Дэрес эшкэртмэсе
презентация к уроку (7 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Дэрес эшкэртмэсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дэрес эшкэртмэсе24.77 КБ

Предварительный просмотр:

                  ТЕМА:          Җәннәт әниләрнең аяк астында.

               (Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча).

Максат:  1.Әдәби әсәр буенча алган белемнәрне билгеле бер системага салу, алдагы дәресләрдә өйрәнгәнне ныгыту, сөйләм телен үстерү.

2. Әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

3. Укучыларда ягымлылык ,җылы караш , гореф-гадәтләргә,йолаларга җаваплылык хисе тәрбияләү.

Метод. Фикер алышу, әңгәмә, сорауларга җавап.

Җиһазлау. Р. Фәхретдин . Балаларга үгет нәсихәт, Ә. Еники әсәрләре.

                                       Дәрес барышы.

Кереш:

Укытучы сүзе: Ә. Еники – чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып санарлык һәм шулай санала да.

Бүгенге сөйләшүебез мәрхәмәтле әниләр – ак яулыклы әбиләребез турында. Ана – дөньяда иң бөек зат. Бала дөньяга килгәнче , ул аны 9 ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага. Әмма үсә төшкәч, ата – аналар белән балалар арасында бик яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар элек – электән, буыннан – буынга күчеп килгән. Язучылар аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырышканнар.

                 Бала өчен.

Бар хәстәрем, бар хәсрәтем – бала өчен,

Хөрмәтем дә, хезмәтем дә – бала өчен.

Үкенүләр,үтенүләр – бала өчен,

Утка – суга тукталуым – бала өчен.

Чыгар юлдан тукталуым – бала  өчен,

Таңнан әүвәл кайнар аш та - бала өчен.

Тәгәрәгән кайнар яшь тә – бала өчен,

Горур башны түбән иям...  бала өчен.

(Фәния Чанышева.)

Әйе, барысы да балам өчен. Үзенең баласы өчен ана күпме йокысыз төннәр үткәрә.

Ана кеше бөтен тормышын, хезмәтен баласына багышлый. Ә балалар, үсеп җиткәч, бөтен  тормышым анам өчен дип әйтәләрме соң? Юк. Картлык көнендә балалары ташлап киткән, кайтып хәлләрен белмәгән, баласыннан ачык йөз күрмәгән аналар бик күп. Безнең бүгенге дәресебез дә шул турыда. Ул  Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре .

Сорауларга җавап бирү.

  1.  Әсәрдә төп герой Акъәби. Ни өчен аңа Акъәби дип исем биргәннәр?

-Акбикә, Аксылу, Аккилен, Акҗиңги, Акъәби . Аның күңеле саф булганга шундый исемнәр белән әйткәннәр. Ул беркайчан да беркемгә дә начарлык эшләмәгән, уйлары яхшы.

  1. Акъәбинең тормышы ничек үтә?

    а) ире Сәлимҗан белән гомер итә .

    б) 4 бала үстерәләр.

     в) балаларын укыталар , кеше итәләр.

  1. Ә балалары кайда эшли?

    Суфиян – полковник

    Гөлбикә – фәнни хезмәткәр

    Сылубикә- врач

    Кече малай – билгесез

а) Олы улы Суфиян турында ниләр әйтә аласыз?

   Суфиян- әтисен алыштырасы кеше- үз балаларына бер авыз башкортча сүз өйрәтми. Үзе марҗага өйләнгән, буыннар чылбыры өзелү кемнән башлана. Хәтта аның телендә анасына карата бер җылы сүз юк. Ул әнисенә солдатларга эндәшкән кебек кенә эндәшә.

Акъәбине шул борчый: буыннар алмашу , аңлашу бетә.  Әби һәм оныклар бер- берсен аңламыйлар.

б) Гөлбикә турында нинди фикердә сез?

    Гөлбикә, бер карасаң, нечкә күңелле, әнисен ярата, ихтирам итә кебек. Авыру әнисен өйләренә алып кайта, тәрбияли, ләкин ул да әнисеннән читләшкән. Әнисе белән ихлас күңелдән сөйләшеп утырырга да вакыты юк: гел ашыга.

в)  Читтәге балалары хакында ни әйтерсез?

    Әйе, ананың читтә врач кызы һәм кече улы бар икәнен беләбез. Болары бөтенләй мәрхәмәтсез дип әйтер идек. Хәтта кече улының  кайдалыгы да билгесез. Алар китеп югалганнар. Әниләре һәм туганнары белән элемтә өзелгән. Ананың аларны ничек кенә күрәсе килсә дә, аларны чакыручы юк.Бу сагыну газабын ана  үзе белән гүргә алып китә. Бу балаларга да әниләре кирәк түгел, югыйсә алар аналарын онытыр иделәрме?!

4) Бала белән ана арасындагы мөнәсәбәт ничек чагыла?

    - Әтиләре үлгәч, әнисе ялгыз кала., ә балалары әниләренең хәлен белергә сирәк кайта. Бер яктан карасаң, аларны да аңларга була: алар эш кешеләре, вакытлары тар.Ләкин аларда аналарына карата игътибарлылык җитеп бетми: аналары белән бер утырып сөйләшергә вакыт тапмыйлар алар, аналарының соңгы сүзләрен дә тыңларга теләмиләр.

5) Акъәбинең оныкларына мөнәсәбәте ничек? Ни өчен әби оныклары белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә алмый? Кем гаепле?

        

   - Әби оныкларын ярата, “Минем балакайларым”-  дип кенә йөртә. Оныклары белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә алмаганга, Суфиян гаепле, беренчедән, ул марҗага өйләнә, икенчедән, балаларын татарча сөйләшергә өйрәтми.

6) Акъәби чирли башлый. Аны шәһәргә алып китәләр. Аның анда тормышы ничек үтә.

   - Яхшы тәрбиялиләр, ләкин әбигә балаларының җылы сүзе, җылы карашы җитми.

7) Әбинең хәлен кем генә аңлый? Ни өчен балалары әниләрен аңламый?

     -Шагыйрь генә әбинең хәлен белә, чөнки ул ана назын күрмәгән, ятимлектә үскән. Ә әбинең балалары “тигез канат” астында.

8)  Әби ни өчен борчыла? Ул үзенең балаларына  нинди васыять әйтергә тели?

   ( китаптан укыйлар.)

9) Акъәби үлгәч, аны халкыбызның гореф – гадәтләренә туры китереп күмәләрме?

       ( китаптан укыйлар.)

10)  Ә балаларының тагын бер ялгышы нәрсәдә?

       - Киемнәрен театр гардеробына тапшыралар.

а)  Акъәби ни өчен үзенең әйберләрен балаларына биреп калдырырга тели?

   - Үзенең төсе итеп саклап торыр өчен, башкорт халкының милли киемнәрен белеп тору өчен, онытмау өчен.

11) Ни өчен аның балалары шундый? Акъәби бит аларны кеше булсын дип тәрбияли. Сәбәбе нәрсәдә?

     - Туган якларыннан аерылганнар. Балалар үсә торган, төрле якларга китә барган. Зур эшләрдә  эшләп, шәһәр кешеләре булып беткәннәр, алар буыннар ялгап торган җепне югалтканнар, авылга сирәк кайталар, аналарының авылны сагынуын да, аның теләген дә , сагышын да аңламыйлар.

       Бер – беребезгә нинди бәгырьсез без

       Хәтта кансыз - кемнән өйрәндек?

       Усалыкка, әдәпсезлекләргә

       Нинди иләк аша иләндек?

       Ата – баба гомер юлымы бу-

       Без нинди соң, нинди юл алдык?

       Аерылдык җирдән, йолалардан,

       Үзебездән үзебез югалдык.

            (Н. Нәҗми).

Ә. Еники фикеренчә, үзеңнең туган төбәгеңне онытмау, ата – анаңның нигезенә мәхәббәт, олыларны хөрмәтләү, нечкә, саф күңелле булу, халкың белән бәйләүче йолаларны үтәү яңа буынга җитеп бетми.

       

12) Әсәрдә кылган һәм учак образлары бар .Алар нәрсәне аңлата?

      - Кылганнар Акъәби  балаларының яшәү рәвешен  аңлата. Җил уңаеннан әле бер , әле икенче якка бөгелеп утырган кылганнар кебек , иманнарын югалтканнар, туган туфрактан, милли яшәештән аерылганнар, үз кыйбласы булмыйча, тормыш уңаена гына яраклашучылар.

   Учак образы тереклекне , тормыш дәвам итүне аңлата. Ул сүнмәсен өчен, буыннар арасындагы бәйләнешне өзми сакларга кирәк.

13) Укытучы сүзе.

Автор хикәяне табигать бирелеше белән башлый: лирик элементлар файдаланып сурәтләнгән дала күренеше. Акъәби аны урап чыга, кизәк җыя. Ләкин бу пролог авторның исе китеп, даланың матурлыгын җырлавы түгел, ә герое Акъәбине гомерен үткәргән дала белән хушлаштырып, карчыкны табигатьнең бер кисәге итеп күрсәтүе.

Йомгаклау:

1)Язучы бу әсәре аша безгә нәрсә әйтергә теләгән?

  • Әти- әниләрне хөрмәт итәргә;
  • Туган җирне яратырга;
  • Туган телне яратырга;
  • Кешелекле булырга;
  • Халкыбызның гореф- гадәтләрен белергә.

2) Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның “Ана рәнҗеше”,- дигән хикәясен уку.

3)  Ф . Чанышеваның “Ана хаты”- шигырен уку.

4) – Кадерле балалар,әйдәгез, һәрчак әниләргә мәрхәмәтле булыйк. Җәннәт бит аналарның аяк астында. Аналарның хакын хаклыйк, иманлы булыйк, әти- бабаларыбызның нигезен, гореф- гадәтләрне , бабаларыбыздан килгән йолаларны онытмыйк.

5) Өй эше:   

    “Ана хакы”- дигән темага сочинение язарга әзерләнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10...

Ачык дэрес планы

Ачык дэрес планы...

"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе

"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе...

татар эдэбиятыннан дэрес эшкэртмэсе

Габдулла Тукайнын "Шурэле"поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары...

9 класста математикадан дәрес эшкэртмэсе:Арифметик прогрессия

9 класста математикадан  дәрес эшкәртмәсе.Тема:Арифметик прогрессияДәрес төре: белемнәрне ныгыту, системалаштыруДәрес максаты:- “Арифметик прогрессия”, “Арифметик прогрессиянең ...