Ачык дэрес планы
презентация к уроку (5 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Ачык дэрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ачык дэрес планы19.61 КБ

Предварительный просмотр:

Класс:  5нче А (татар төркеме)

Предмет: татар теле.

Тема:  ”Тартык аваз хәрефләре. [в],[w],[гъ] һәм [къ] авазларының язуда белдерелүе”.

Дәреснең максаты. Тартык аваз хәрефләре. [в],[w],[гъ]һәм[къ] авазларының язуда нинди хәрефләр белән белдерелүен үзләштерү һәм алардан гамәли файдалана белүгә ирешү.Укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү. Эстетик тәрбия бирү.

Дәреснең тибы: катнаш дәрес.

Дәресне җиһазлау: дәреслек (Татар теле.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5нче сыйныфы өчен дәреслек.Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан “Мәгариф” 2009); такта, ноутбук, проектор һәм экран, карточкалар.

Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше – 1минут.
  2. Укучыларның элек үзләштерелгән белемнәрен актуальләштерү – 5минут.
  3. Яңа материалны өйрәтү- 15 минут.
  4. Материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү – 20 минут.
  5. Дәрескә йомгак – 2 минут.
  6. Өйгә эш бирү – 2 минут.    

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

-  Исәнмесез,укучылар! Кәефләрегез ничек?

-  Кояшлы көн кебек!

Татар телен,Тукай телен

Өйрәнергә без килдек.

  • Бүген төркемдә кем кизү? Барыгыз да бармы?
  • Бүген мин кизү. Төркемдә  ... юк.
  • Бүген нинди число, атнаның кайсы көне?
  • Бүген 9нчы декабрь, дүшәмбе көн.
  • Рәхмәт, утыр.

2. Укучыларның элек үзләштерелгән белемнәрен актуальләштерү.

- Без узган  дәрестә о,ө хәрефләренең дөрес язылышы турында сөйләшкән идек. Хәзер тикшереп карыйк әле, ничек исегездә  калды икән. Әйтегез әле, татар телендә  о һәм ө хәрефләре кайда языла?

- Татар телендә о һәм ө хәрефләре сүзнең 1нче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдәге иренләшкән авазлар калын сүзләрдә ы, нечкә сүзләрдә е хәрефләре белән күрсәтелә: борыч- [бороч], өчле- [өчлө].

- Алынма сүзләрдә о хәрефе төрле иҗекләрдә килә ала һәм сузыбрак әйтелә: почта, вагон.

- Хәзер Сималтиниус Релли Тейбл структурасын файдаланып , карточкалар белән эшләп алырбыз. Һәрберегездә бертөрле карточкалар. Анда хәрефләре төшереп калдырылган сүзләр бирелгән. Күпнокталар урынына [о] һәм [ө] авазларын белдергән хәрефләрне куеп языгыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. 

1нче карточка. Орч…к,  төлк...,  көнд...з,  бор...н,  көзг....,  шом...рт, мөг...з, сол..., оз...н,  көм...ш,  бол...н, көчл...,  орч...к, йөз...м,  дөр...с,  бор...н.

( Ком сәгате куела)

  • Карточкаларыгызны йөзгә-йөз (партнер по лицу) утырган иптәшегез белән алмашыгыз һәм тикшерегез.
  • 1нче өстәлдәге 1нче укучы 1нче баганадагы сүзләрне укый.
  • 2нче өстәлдәге 2нче укучы 2нче баганадагы сүзләрне укый.
  • Хәзер экранга карагыз һәм дөреслеген тикшерегез.

3.Яңа материалны өйрәтү.

- Бүген безнең дәреснең темасы ”Тартык аваз хәрефләре. [в],[w],[гъ]һәм[къ] авазларының язуда белдерелүе”.(Экранда күренә).Числоны һәм теманы дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

- Дәреслекнең 72нче битен ачып, 161нче күнегүне табыгыз. 1нче һәм 3нче баганадагы сүзләрне укып чагыштырыгыз әле.

-1нче баганада –татар, 3нче баганада –рус сүзләре.

-Татар сүзләрендә в хәрефе ирен-ирен тартыгы [w] авазын белдерә, ул сүз һәм иҗек башында кулланыла. Алынма сүзләрдә в хәрефе ирен-теш тартыгы[в] ны белдерә.

-  Хәзер 2нче баганадагы сүзләрне карыйк инде.Анда -ау//-әү кушылмасына беткән сүзләр бирелгән. Аларга сузык аваздан башланган кушымча ялгарга кирәк. Мәсәлән, тартым кушымчасын. Исегезгә төшерегез әле: дәфтәр-тетрадь.Моя тетрадь-минем дәфтәрем. Китап –книга.Моя книга-минем китабым. Буяу-краска. “Моя краска” ничек булыр?

- Минем буя[w]ым-буявым.

-Димәк, -ау//-әү кушылмасына беткән сүзләргә сузыктан башланган кушымча ялганганда, аның алдыннан ирен-ирен [w] тартыгы әйтелә, язуда в хәрефе кулланыла.

- Хәзер мондый сорау: ау//-әү кушылмасына беткән сүзләргә тартыктан башланган кушымча ялганса, үзгәреш булырмы? Мәсәлән, керне нәрсәгә элдем? Нәрсәдән алдым?

- Бауга , баудан- үзгәрми.

-Безнең дәрес темасының икенче өлеше- [гъ]һәм[къ] авазларының язуда белдерелүе. Бу авазлар өчен татар телендә аерым хәрефләр юк. [г]һәм[к] тартыклары нечкә сүзләрдә,[гъ]һәм[къ] авазлары калын сүзләрдә әйтелә. Язуда к һәм г хәрефләре белән белдерелә: кар, гөл.

 Микс Фриз Груп структурасы.

  • Барыгыз да урыннарыгыздан торыгыз, урындыкларны өстәл астына этеп куегыз. Музыка астында класс буйлап хәрәкәт итегез. (Музыка яңгырый)
  • Музыка туктады. Өч кеше белән группа ясагыз. Бездә хәзер кыш.Шуның матурлыгын күрсәтеп, “Кыш” темасына җөмләләр уйлагыз.
  • Уйлаган җөмләләрегезне иптәшләрегезгә сөйләгез. Кемнең чәче карарак,шул башлый.
  • Молодцы,утырыгыз.

     4. Материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү.

- ... , әйт әле, к һәм г хәрефләре нинди авазларны белдерә?

   - [г]һәм[к] тартыклары нечкә сүзләрдә,[гъ]һәм[къ] авазлары калын сүзләрдә әйтелә. Язуда к һәм г хәрефләре белән белдерелә: кар,гөл.

- Дөрес. Белемнәрне ныгыту өчен Сималтиниус Раунд Тейбл структурасын кулланырбыз. Өстәлләрдә сүзләр язылган карточкалар һәм А4 форматында 4кә бүленгән битләр бар. Карточкалардагы сүзләрне шул битләргә язарга кирәк. 1нче укучы 1нче бүлемдәге 1нче юлны тутыра. 2нче укучы 2нче бүлемдәге 1нче юлны тутыра.3нче укучы 3нче бүлемдәге 1нче юлны тутыра. 4нче укучы 4нче бүлемдәге 1нче юлны тутыра.

2нче карточка. Чигә, көлә, кара, кирәк, кыз, багана, гөмбә, ике, сигез, тугыз,ким,карый,күмәч,кайта,китә,ага,иген,кармак,бүген,югары,иртәгә, кырык,дага,сагыз.

- Хәзер битләрне алыштырабыз. Барыгыз да хәзер үз бүлемнәрендә 2нче юлны тутырасыз.

- Тагын алышабыз һәм 3нче юлны, аннары 4нче юлны тутырабыз.

- Тикшерәбез. ... өстәлдән ...нче укучы 1нче юлны укый. (Шул рәвешле башка юллар да тикшерелә).

- Экранга карагыз әле.Дөрес язгансызмы-чагыштырыгыз.

- Телдән 162нче күнегүне эшләү.Шигырьне сәнгатьле итеп уку-укыту. В хәрефе белдергән авазларга мисаллар табып,үрнәктәгечә аңлатырга.

5. Дәрескә йомгак.

- Татар сүзләрендә в хәрефе ирен-ирен тартыгы [w] авазын белдерә, ул сүз һәм иҗек башында кулланыла. Алынма сүзләрдә в хәрефе ирен-теш тартыгы[в] ны белдерә.

   - [г]һәм[к] тартыклары нечкә сүзләрдә,[гъ]һәм[къ] авазлары калын сүзләрдә әйтелә. Язуда к һәм г хәрефләре белән белдерелә: кар,гөл.

- Билгеләр кую.

6. Өйгә эш бирү.” Кыш” темасына кечкенә хикәя язып килергә.