Ачык дэрес
план-конспект урока (8 класс) на тему

Васильева Гульназ Фазиловна

Төрле - төрле темаларга ачык дәресләр күрсәтү - тәҗрибә белән уртаклашу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

 Субаш урта гомуми белем  мәктәбе

Төзеде: югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы   Васильева Гөлназ Фазил кызы

Тема: «Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне кабатлау»

        Максат: Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау; теркәгечле һәм теркәгечсез җөмләләләрне күнегүләрдә аера белү һәм сөйләмдә куллану күнекмәсен ныгыту, синтаксик анализ ясау, системага салу; иҗади фикерләү сәләтен, һәм әхлак сыйфатлар тәрбияләү.

      Җиһазлау: Тестлар, мәкальләр, җөмләләр, схемалар язылган карточкалар,картина «Гаилә тормышы», М.Мөхәммәтҗанов «Ташны ярып үскән гөлләр», таблицалар.

      Дәрес төре: катнаш

      Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

      Метод: әңгәмә, эзләнү-проблемалы, милли-төбәк компоненты

      Алым: иҗади, индивидуаль, дифференциаль эш

План.

 I Оештыру өлеше. 1.Сыйныф белән исәнләшү

                                   2.Уңай психологик халәт булдыру

                                      Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

    Менә тагын яңа көн туды. Һәр яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез арта.  Без моның белән бик бәхетлебез. Иртәнге таң җилләре безгә аяз көннәр, имин эш көннәре алып килсен. Кутәренке рух, күңелле кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.  (елмаю)

 II.        Актуальләштерү.

  1.Өй эшен тикшерү. «Көмеш кыңгырау», «Ялкын» журналы битләреннән теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр язып килергә.

  2. Проблемалы сорау. «Бүгенге дәрестә нинди теманы кабатларбыз?( Көтелгән җавап: «Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне кабатлау)

3.        Телдән  тезмә кушма җөмләләрне искә төшерү(акыл штурмы ярдәмендә)

— Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала? (Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә тезмә  җөмлә дип атала.)

  • Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? (Тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре нинди чаралар ярдәмендә бәйләнүенә карап, ике төргә бүленә: теркәгечле тезмә кушма җөмлә һәм теркәгечсез тезмә  җөмләләргә.)
  • Нинди җөмлә теркәгечле тезмә  җөмлә дип атала? (Гади җөмләләре теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән  җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала.)
  • Нинди җөмлә теркәгечсез тезмә җөмлә дип атала? (Гади җөмләләре үзара интонация ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала)
  • Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә җөмләләр нинди теркәгечләр белән бәйләнә? (Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр тезүче теркәгечләр белән бәйләнә)
  • Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә җөмләләр үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр? (Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйләүче чаралар: санау һәм каршы кую интонациясе.)

—Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә җөмләләр арасына нинди тыныш билгесе куела? (Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр гади җөмләләр өтер белән аерыла.)

  • Кайсы очракта нокталы өтер куела? (Гади җөмләләрнең үз эчләрендә өтер булса, җөмләләр нокталы өтер белән аерыла.)
  • Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына кайсы очракта сызык куела? (Кискен каршы куюны һәм вакыйгалар алмашынуын белдергән җөмләләр арасында сызык куела.)
  • Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасына нинди тыныш билгеләре куела?( Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән өтер белән аерыла )
  • Кайсы очракта өтер куелмый? (Һәм теркәгече ярдәмендә бәйләнгән җөмләләрдә аларның һәр икесе өчен дә уртак кисәк булганда, һәм алдыннан өтер куелмый).

Нәтиҗә ясау. (белдерүче чара, тыныш билгесе)


        III Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

         1. Бирелгән мәкальләрне дәвам итәргә һәм төрен билгеләргә.(Укытучы баш өлешен әйтә, укучылар дәвам итәләр) (Слайд№1).

Эшләгән тук булган, ... (эшләмәгән юк булган.) (Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.)

     Тырышкан табар... (ташка кадак кагар.) (Гади җөмлә.)

       Тырышлык — зурлык,... (ә ялкаулык—хурлык.) (Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.)                  Матурлык туйда кирәк,(ә мәхәббәт көн дә кирәк) (Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.)

Хезмәтнең тире ачы-(җимеше татлы) (Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.)  

-Укучылар, игътибар итсәгез, халык авыз иҗаты никадәр бай хикмәтле һәм гыйбрәтле мәкальләргә ия. Аларда үзебезгә көндәлек кылган эш-гамәлләребезгә, әдәби сөйләме-безгә кабул итеп алырлык мәкальләр бик күп.  Мәкальләр безне әдәп-әхлак сыйфат-ларына тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.

    2. Тест (укучыларның белем дәрәҗәләре исәпкә алына, IV төрле вариантта. Җаваплар дөрес билгеләнсә, «Балтач» дигән дөрес сүз чыгарга тиеш. Эшләр бәяләнә).

3.Дәфтәрләрдә эш.(милли-төбәк компоненты) Мәгъсүм Мөхәммәтҗановның «Ташны ярып үскән гөлләр» китабын тәкъдир итү. Бөек Ватан сугышы елларында Балтач районы Яңгул авылында ятим балалар өчен балалар йорты ачыла.  Әлеге китапта шушы ятим балаларның аянычлы язмышлары, ил өстенә төшкән фаҗигаләр сурәтләнә. Шулай ук Балтач районы өчен кадерле булган Хәбра Рахман турында да истәлекләр бирелә.(Слайд №2-3) Карточкаларда бирелгән җөмләләрнең  схемаларын төзергә, исемен язарга.

     Iвариант. Авылда кечкенә ике бала белән калган әни тормышны авырдан алып барды, тик салымнар вакытында түләнде.

    IIвариант. Әле беребез чыгып җырлый, әле беребез чыгып бии иде.

    III вариант. Аш пешерүчеләрнең хезмәте авыр, әмма һәрбер ятим баланың тамагы тук була иде.

  IV вариант. Алар яшелчәләрне җәй буе карап үстерделәр, һәм көз көне

мул табын әзерлиләр иде.

V вариант. Бөек Ватан сугышы алдыннан Х.Рахман «Шомырт чәчәкләре» исемле повесть өстендә эшли, ләкин повесте тәмамланмыйча кала.  

   

       Физкульминутка

Язганда туры утырам,

Тигез тора җилкәләр,

    Күзләргә массаж ясыйм,

    Бармакларымны язам.

    Ручканы дөрес тотам,

    Дәфтәремне авыш итеп,

    Яза башлыймын хәрефләрне

    Чиста һәм матур итеп.

4. Китап белән эшләү ( бер укучы тактада). 53 нче күнегү. Тыныш билгеләре куярга.

5. Карточкалар белән эш. (Җөмләләр һәм схемалар бирелә, туры килгән схеманы сайларга, белем дәрәҗәсе исәпкә алына.)

I вариант

а) Безнең урамга ямь-яшел чирәм чыкты, тик каз бәбкәләре генә күренмәде.(Ш.М.)

б)Җәй җитте, һәм мин зур дәрт белән калага юл алдым. (М.М.)

в) Әллә болытлар куерды, әллә караңгы төшә башлады.(М.Х.)

г) Я татар телендә шигырьләр укыла, я җырлар башкарыла

иде.(Р.М.)

е) Аны күреремен дип канатланып килгән иде- өйдә булмады(С).

а) Я [  ], я [  ].  б) [  ], тик [  ].  в) [  ]- [  ].  г) [  ],һәм [  ].  е) Әллә [  ], әллә[  ].

II вариант

а) Ни җыелыш булмады, ни   кино күрсәтмәделәр.(Г.И.)

б) Әле кар яуды, әле салкын яңгыр сибәләде.(Г.И.)

в) Арыды, талчыкты, әмма күңеле күтәренке иде Кирамның. (М.Ә.)

г) Зөбәйдә әби ел саен күп итеп казлар үстерде, ә Галиулла бабай иген икте, мал карады.(З.З)

е) Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр- икешәр каз элгәннәр,тик кунак кызының гына куллары буш.(Г.Б.)

а) [  ], ә  [  ].  б)Ни [  ], ни [  ].   в) [  ], тик [  ]. г) Әле[  ], әле [  ]. е) [  ], әмма [  ].

6. Иҗади эш. Картина буенча миниатюр хикәя төзү «Гаилә тормышы» (картина буенча хикәя төзү).

  … Гаилә- ул иң зур асылташ, кешедә булган иң әйбәт, кыйммәтле җәүһәрләрнең берсе. Өйдә, гаиләдә без үзебезне тыныч хис итәбез, гүзәллек, җылылык һәм

мәрхәмәтлелек учагында яшибез. Гаилә тормышы бер-беребезгә терәк, таяныч булганда гына тыныч, имин булачак…( дәвам итәргә).

IV. Йомгаклау. Бу дәрестә нинди эчтәлектәге эшләр эшләдек?  

-Тезмә кушма җөмләләр буенча йомгак

Билгеләр кую, укучылар эшчәнлегенә анализ ясау.

V. Өй эше:  Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә  кушма җөмләләр кулланып, бирелгән тема буенча хикәя төзергә: I вариант «Сәламәтлек-җәүһәр, ләкин ул тиз югала».

                          II вариант «Тугры бул, холкың да кешеләргә изгелек эшли торган булсын».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10...

Ачык дэрес планы

Ачык дэрес планы...

Ачык дэрес. 4 сыйныф.Сыйфат.

4 сыйныфта "Сыйфат" темасына үткәргән ачык дәрес план -конспекты....

Биологиядән ачык дэрес Чәчәк төзелеше 6 класс презентация

Укучыларны чәчәк төзелеше, чәчәк төзелешенең күптөрлелеге, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә әһәмияте белән таныштыру.Фәнне өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда үз-үзләренә ышаныч , табигатькә сакчыл ка...

Антоним ачык дэрес

Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә....