Антоним ачык дэрес
учебно-методический материал (5 класс)

Шакурова Гэлфания Хатиповна

Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл antonimy_temasy_zamancha_.docx43.45 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Антонимнар

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

 Шәхескә кагылышлы:укучыда телне ѳйрәнү кирәклеген аңлау күнекмәләре булдыру; тѳркемнәрдә аралашуның әһәмиятен аңлап шѳгельләнү.

Метапредмет:

Танып белү УУГ: логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү;

Коммуникатив УУГ: тѳркемнәрдә эшли белү,сорауларга җавап бирә алу,тѳгәл һәм дѳрес итеп фикерләрне җиткерә белү;

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя белү, эшне планлаштыру,үзбәя.

Предмет нәтиҗәләре:капма-каршы мәгънәле сүзләрнең антоним дип аталуын, сѳйләмдә аларның контраст картиналар бирү ѳчен кулланылуын белү; грамматик яктан антонимнарның бер сүз тѳркеменә керүләрен аңлау; сүзләрнең антоним парларын тиз һәм дѳрес таба белү.

Дәреснең тибы: яңа тѳшенчәләр формалаштыру.

Тѳп тѳшенчәләр: синоним,антоним,капма-каршы,даими,контекстуаль.

Предметара бәйләнеш:татар әдәбияты.

Эшне оештыру:фронталь,тѳркемнәрдә,индивидуаль.

Чыганаклар:Татар теле.5сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары ѳчен уку әсбабы/Ч.М.Харисова,Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов;-Казан:Татар.кит.нәшр.,2015.-44-45нчебит

Дәрес барышы

I Оештыру,мотивлаштыру.

1.Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру.

Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә.

Укытучы:

  • Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Укучылар теләкләр телиләр:

  • Яңа көн тынычлык алып килсен!
  • Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!
  • Әти=әниебезгә ягымлы булыйк!
  • Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

-Хәлләрегез ничек?

-Бүген ничәнче число һәм нинди кѳн?

-Сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта бүген мин дежур.Дәрестә барыбыз да бар.

II Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.

Көтелгән җавап: Алдагы дәрестә без синонимнарның мәгънәдәш сүзләр икәнен һәм төрле сүз төркеменә караган сүзләрнең үзара синонимлаша алмавын белдек.

1.Өй эшен тикшерү, индивидуаль карточкалар белән эшләү

Укытучы: Укучылар, сезнең карточкаларыгызда сүзләр бирелгән. Шул сүзләр арасыннан үзара синоним булган сүзләрне генә сайлап алып язырга кирәк.

Карточка №1

Матур, карт, чибәр, ямьсез, зур, гүзәл.

Карточка №2

Бару, утыру, кайту, атлау, йоклау, хәрәкәт итү.

Карточка №3

Зур , кечкенә, олы, яшел, киң, дәү,

Карточка №4

Аска, кырыйга, түбәнгә, өскә,еракка, төпкә.

Карточка №5

Талант, булдыксыз, сәләт, җитез, осталык, ялкау.

Карточка №6

Зал, урам, түр як, аш бүлмәсе, олы як, өй

Карточка №7

Курчак, кыю, ямьсез, гайрәтле, тырыш, батыр.

Карточка №8

Шифалы, дәвалы, шифаханә, дару, файдалы, кызыклы.

  1. Үзбәя

Укытучы: Балалар, җавапларыгызны экранга карап  тикшерегез. (1 нче слайд) Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенең билгеләр дәфтәренә -“5”ле, кемнең бер хата –“4”, ике хата җибәргән укучы – “3”ле билгесе куя.

III Уку  мәсьәләсен кую.

Уку мәсьәләсен билгеләтү.(Тема буенча фаразлар ясыйлар,уку мәсьәләсен билгелиләр).

Укытучы: Укучылар, алдагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз.

Бирем: Бирелгән мәкальләрнең икенче өлешендә төшеп калган сүзләрне куеп, мәкальләрне тулыландырыгыз. (2 нче слайд)

 Яхшы сүз көн кебек, ... сүз ... кебек

 Батыр бер үләр, ... мең үләр.

 Дошман боерса – барма, ... боерса – калма.

 Аз сөйлә, ... эшлә.

 Эшләгән үлмәс, ... көн күрмәс.

 Тырышлык – зур бәхет, ... – хурлык.

Укытучы: Җавапларыгызны алдагы слайдка карап тикшерегез (3 нче слайд). Нинди сүзләргә карап, төшеп калган сүзләрне билгеләдегез?

Көтелгән җавап: яхшы – яман, көн – төн, батыр – куркак, дошман – дус, аз – күп, эшләгән – эшләмәгән, тырышлык – ялкаулык.

Укытучы: Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз, укучылар?

Көтелгән җавап: Бу сүзләр – антонимнар, алар капма-каршы мәгънәдә.

Укытучы: Димәк, без бүген дәрестә нинди тема үтәчәкбез?

Көтелгән җавап: Антонимнар.(4 нче слайд)

Укытучы: Молодцы!

Үзбәя.

Укытучы: Уку мәсьәләсен бер хатасыз куйган укучы – “5”ле, бераз ялгышкан – “4”ле, күбесен күчереп кенә язган укучы үзенә ”3”ле билгесе куя.

Дәреснең темасын тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

IV Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Яңа теманы аңлату моментының төп максаты – укучыларның антонимнарны  үзләре таба алуларына ирешерлек итеп уку эчтәлеген оештыру.

  1. Модельләштерү

а) 85 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү: мәкальләргә тѳшеп калган сүзләрне ѳстәп күчереп языгыз;

Укытучы:  Алинә, биремне укып чык эле.

Укучы: Мәкаль һәм табышмакларны укыгыз. Җавапларын әйтегез. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне табыгыз, парлап язып ялыгыз.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Күнегүне тикшерү өчен беренче төркемгә сүз бирәбез.

Көтелгән җавап: юк– бар, аз – күп, кѳзен– язын, яман – яхшы, бар – юк, былтыр-быел.(5 нчы слайд) Бу – капма–каршы мәгънәдәге сүзләр – антонимнар.

ә) сорауларга җавап бирү;

б) сорауларга нигезләнеп модель тѳзү.Модельдан чыгып,антонимнарга тулы билгеләмә бирү;

Укытучы: Сүзләр кайчан антоним була ала?

Көтелгән җавап: Әгәр дә сүзләрнең икесе дә бер үк сүз төркеменнән булса, алар антоним була ала.

Укытучы: Нинди сүз төркемнәре  антоним була ала?

Көтелгән җавап: Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль сүз төркемнәренә кергән сүзләр антоним була ала.

б) Сорауларга нигезләнеп модель төзү.

Укытучы: Ә хәзер сорауларга нигезләнеп белгәннәрне модельләштерәбез.

  • Модельнең шапкасы? (Антонимнар)
  • Алар нинди мәгънәдәге сүзләр? (Капма-каршы мәгънәдәге)
  • Нинди сүзләр антоним була ала? (Бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә)
  • Нинди сүз төркемнәре  антоним була ала? (Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль)

(6 нче слайд)

в) Үзбәя

Укытучы: Минем барлык сорауларыма да дөрес җавап биргән һәм язып өлгергән укучы үзенә – “5”ле, кем бераз ялгышкан һәм язып өлгермәгән – “4”, бер сорауга гына дөрес җавап биргән һәм күчергән укучы үзенә “3”ле билгесе куя.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар модель буенча билгеләмәне чыгарабыз. (Төркемнәрдә эшләү)

Укытучы: Төркемнәр әзерме? Сүзне икенче төркемгә бирәбез.

Көтелгән җавап: Бер сүз төркеменә кергән капма-каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала.

Укытучы: Билгеләмәне эчтән әйтеп карагыз.

г) Үзбәя

Укытучы: Әгәр дә билгеләмәне модельгә карамыйча әйтә аласыз икән, үзегезгә “5”ле куя аласыз, бер тапкыр гына модельгә карап алсагыз – “4”ле, модельгә генә карап билгеләмәне әйтә алсагыз – “3”.

V.Ял минуты.

VI.Белемнәрне ныгыту.

а) 86 нчы күнегү буенча әңгәмә үткәрү.

Укытучы:Ильдан, биремне укып чык әле.

Укучы: Мәкальләрдән антонимнарны табыгыз.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Сүзне беренче төркемгә бирәбез.Икенче тѳркем дәвам итә.

Көтелгән җавап: (олыларга – кечеләргә, ак – кара, читтә – үз илеңдә, тѳштә– ѳндә, елап укы – елмаерсың, кечкенә – зур, үзеңә– бүтәннәргә, зур – кечкенәне,сѳйдергән-биздергән,татлы-ачы).

 (7 нче слайд)

ә) Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату.

б) Үзбәя

Укытучы: Барлык сүзләрнең дә антонимнарын дөрес тапсагыз  – “5”ле, бер хата җибәргән булсагыз – “4”ле, ике хата җибәрсәгез  “3”ле билгесе куярсыз.

4. Слайдта бирелгән мисаллардан даими һәм кониекстуаль антонимнарны дәфтәргә күчереп языгыз.

1. Яманга да яхшы була белдек.(Р.М.).

2.Тыңлаучыга караганда сѳйләүчеләр күбрәк.(Ф.Я.)

3.Тик ни файда,кѳчең филдәй булып,

  Эшең булса чыпчык тезеннән.(М.Җ.)

4.Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым,кайгым минем.(Г.Т.)

5. Кош — канат белән, кеше дуслык белән көчле. 

Көтелгән җавап: Даими антонимнар:яманга-яхшы,тыңлаучыга-сѳйләүчеләр,шатлыгым-кайгым;

Контекстуаль антонимнар:( кѳчең филдәй-эшең чыпчык; кош канат белән-кеше дуслык белән.)(8нчы слайд)

5. Мѳстәкыль эш.

а) 87нче күнегү буенча эш.

Укытучы: Алсу, биремне укып бир эле.

Укучы: Шигырьләрдән контекстуаль антонимнарны табып әйтегез.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Укучылар, антонимнар ни өчен кулланылган дип уйлыйсыз?

  • Сүзлек хәзинәсен баету өчен.
  • Сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтү өчен.
  • Чагыштырып карау өчен.

г) Үзбәя

VII  Өйгә эш бирү.

Өй эше биремен аңлату

а) 88нче күнегү 45нче бит;(9нчы слайд)

ә)антонимнар кертеп, кечкенә хикәя тѳзеп языгыз.

VIII. Рефлексия.(10нчы слайд)

Тест үткәрү,һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгеләү.Укучылар,максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып,үз-үзләрен, сыйныфташларын бәялиләр.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.

Тест

1. Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәләр?

а) мәгънәдәш сүзләргә;

б) капма-каршы мәгънәдәге сүзләргә;

в) охшаш сүзләргә.

2. Нинди сүзләр антоним була ала?

а) төрле сүз төркеменә кергән сүзләр;

б) язылышлары бер төрле булган сүзләр;

в) бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.

3. Кайсы сүз төркемнәре антоним була ала?

а) исем, сыйфат;

б) фигыль, рәвеш;

в) барысы да.

4. Җылы сүзенең антонимын табыгыз

а) матур

б) салкын

в) кечкенә

Үзбәя

Укытучы: Тест биремнәренең җавапларын экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.(10 нчы слайд) Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз.  Кем бүгенге дәрестә үзенә “5”ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә “4”ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә “3”ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)

Укытучы: Молодцы, укучылар. Сез бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз.  

 

Кушымта

Индивидуаль биремле карточкалар

Карточка №1

Матур, карт, чибәр, ямьсез, зур, гүзәл.

Карточка №2

Бару, утыру, кайту, атлау, йоклау, хәрәкәт итү.

Карточка №3

Зур , кечкенә, олы, яшел, киң, дәү,

Карточка №4

Аска, кырыйга, түбәнгә, өскә,еракка, төпкә.

Карточка №5

Арзан, кыйммәт, җиңел, очсыз, авыр, түбән бәяле.

Карточка №6

Зал, урам, түр як, аш бүлмәсе, олы як, өй

Карточка №7

Курчак, кыю, ямьсез, гайрәтле, тырыш, батыр.

Карточка №8

Шифалы, дәвалы, шифаханә, дару, файдалы, кызыклы.

Карточка №9

Талант, булдыксыз, сәләт, җитез, осталык, ялкау.

Карточка №10

Гомер итү, яшәү, уйнау, гомер, көн күрү, уен.

Тест

1. Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәләр?

а) мәгънәдәш сүзләргә;

б) капма-каршы мәгънәдәге сүзләргә;

в) охшаш сүзләргә.

2. Нинди сүзләр антоним була ала?

а) төрле сүз төркеменә кергән сүзләр;

б) язылышлары бер төрле булган сүзләр;

в) бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.

3. Кайсы сүз төркемнәре антоним була ала?

а) исем, сыйфат;

б) фигыль, рәвеш;

в) барысы да.

4. Җылы сүзенең антонимын табыгыз

а) матур

б) салкын

в) кечкенә

Укытучы: Шакурова Гөлфәния  Хатип кызы

Предмет: Татар теле

Класс: 5

Дәрес темасы: Антонимнар

Дәрес тибы: Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Өстәмә материал: индивидуаль карточкалар, тест биремнәре.

Дәреснең максатлары:

  1. Белем бирү максаты

а) антонимның мәгънәсен аңлату;

б) антонимнарның ни өчен кулланылуын билгеләү;

в) капма-каршы мәгънәдәге сүзләрнең кайчан антоним булу-булмавын ачыклау;

г) антонимнарның сөйләмне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуын аңлату.

     2. Үстерү максаты

         а) төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;

          б) сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

     3. Тәрбияви максат

         а) туган телгә ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау

Дәрескә кыскача аннотация

       “Антонимнар” темасына программа буенча (“Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа” (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010) бер дәрес вакыт бирелгән. Дәрес сигез этаптан: оештыру, белемнәрне тигезләү, уку мәсьәләсен кую, уку мәсьәләсен адымлап чишү, ял минуты, ныгыту, ѳй эшен бирү, рефлексиядән тора. Мәгълүматны үзләштерүне җиңеләйтү максатыннан дәрес презентация белән бергә алып барыла. Укучылар үзләренә билге куйганда, презентациягә карап, җавапларны чагыштырып карый һәм хаталарын төзәтә алалар. Дәрестә укучылар белән индивидуаль эш һәм төркемнәрдә эшләү каралган. Алдагы дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү һәм кабатлау максатыннан индивидуаль карточкалар әзерләнгән. Яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест биремнәре кулланылган. Презентацияне һәм тест биремнәрен шулай ук антоним темасын кабатланда да кулланырга мөмкин.

Эшне оештыру формалары:

  1. индивидуаль якын килү
  2. төркемнәрдә эшләү

Техник чаралар:

  1. компьютер
  2. проектор
  3. презентация (MS Power Point)

Дәреслек:Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов “Татар теле” 5 нче сыныф, К.,татар.кит. нәшр., 2015.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

Ачык дэрес планы

Ачык дэрес планы...

Ачык дэрес. 4 сыйныф.Сыйфат.

4 сыйныфта "Сыйфат" темасына үткәргән ачык дәрес план -конспекты....

Ачык дэрес

Төрле - төрле темаларга ачык дәресләр күрсәтү - тәҗрибә белән уртаклашу...

Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)

quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә....

Биологиядән ачык дэрес Чәчәк төзелеше 6 класс презентация

Укучыларны чәчәк төзелеше, чәчәк төзелешенең күптөрлелеге, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә әһәмияте белән таныштыру.Фәнне өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда үз-үзләренә ышаныч , табигатькә сакчыл ка...