Дэрес планы
план-конспект урока по теме

Даутова Кадрия Нургаяновна

ФГОС буенча дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tyaz_dautova_k.n._fgos._dres_plany_2.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                  Даутова Кадрия Нургаян кызы

1 нче урта мәктәпнең I квалификацион категорияле

                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

3 нче сыйныф, рус төркеме, татар теле  дәресе эшкәртмәсе

Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова , Л.Ә.Гыйниятуллина

“Күңелле татар теле”, икенче кисәк,  3 нче сыйныф,

Текст

Чыршы бәйрәме

    Бүген мәктәптә чыршы бәйрәме була. Бәйрәм көндезге сәгать икедә башлана. Безнең белән икенче, өченче сыйныф укучылары булалар.

    Без бәйрәмгә концерт әзерләдек. Мин шигырь сөйлим. Марат, Олег, Наташа җырлыйлар. Ләлә белән Валя бииләр. Энҗе Кар кызы була. Азат һәм Петя куян булып киенәләр, ә Сергей, Илнур аю булып киенәләр.

Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәг. бирелгән:

1 нче дәрес – ЛКФ

2 нче дәрес – ЛГКК

3 нче дәрес – Д/МС

Циклдагы 1 нче дәрес.

Лексик күнекмәләр формалаштыру(ЛКФ)

Дәреснең планы

Тема: “Чыршы бәйрәме” текстындагы яңа лексика.

Дәрес тибы:ЛКФ

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты:

-“Чыршы бәйрәме” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру.

Үстерү максаты:

-чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү максаты:

-мәктәптә үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүгә уңай мөнәсәбәт уяту.

Дәреснең предмет нәтиҗәсе:

-чыршы бәйрәме турында хәзерге заман хикәя фигыльләрен төрле затларда кулланып сөйли белү, куян булып киенә төзелмәсен куллана белү,чыршы бәйрәме турында сөйләү өчен кирәк булган лексиканы өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек (10-11 нче битләр); методик ярдәмлек (31-32нче битләр),презентацион материал, Р.З.Хәйдәрова “татарский язык в таблицах”.

Дәрес барышы

I.Оештыру.

1) Уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

II. Өй эшен тикшерү.

Конэрс структурасы.

1 – яз

2 – көз

3 – җәй

4 - кыш

III .Актуальләштерү.

Күрсәтмә материаллар аша кыш ел фасылы турында лексиканы искә төшерү, Яңа ел бәйрәменә бару, бармау турында, бәйрәмнең сәгать ничәдә башлануы турында дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү.

IV.Яңа сүзләр белән таныштыру.

көндезге

әзерләдек

 булып киенә

шигырь сөйли

җырлый

бии

1.Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау.

2.Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- Сүзне кабатлау;

-сүзтезмә әйтү: көндезге сәгать икедә, концерт әзерләдек, куян булып киенә, шигырь сөйли һ.б.

-2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү:

1) Без көндезге сәгать икедә ашадык.2) Тәмле аш әзерләдек.3) Марат шигырь сөйли.

3.Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү.

Скажите что:

  • сегодня будет праздник;
  • праздник начинается в 2 часа дня;
  • мы подготовили концерт;
  • кто кем одевается;
  • кто что делает;

4.Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш:

- хаталар профилактикасы үткәрү;

-хәтер диктанты язу.

5. Дәреслек буенча эшләү, 10 нчы бит. 7 нче күнегүне эшләү.

Ял моменты.

Тэйк-оф-тач-даун структурасы

6.Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу; берничә сүзне татарча – русча сүзлектән карау.

V. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

Таймд-пэа-шэа структурасы.

1. “Тәрҗемәче” уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

2.Сүзләрнең антоним парларын табу

көндезге-....

бүген- ....

була-....

башлана -...

кыш-...

салкын -......

3. Презентацион материал белән эш.

4.Уен уйнап алу: “салкын” сүзләр әйтегез (кар, Кар бабай, Кар кызы, салкын, боз, чана. чаңгы, тимераяк)

5. Иң матур диалог сөйләүчегә конкурс. Дәреслектәге 10 нчы күнегү буенча эш.Укучылар диалогны укыйлар, парталарда бер-берсенә сөйлиләр, аннан соң такта алдына чыгып сөйләү оештырыла, җиңүчеләр билгеләнә.

VI.Өй эше.Дәреслек, 10 нчы бит, 9 нчы күнегү, язмача эшләү. Рәсемнәр урынына сүзләр, нокталар урынына кышымчалар куеп язу.

 Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10...

Дэрес эшкэртмэсе

Дэрес эшкэртмэсе...

Ачык дэрес планы

Ачык дэрес планы...

"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе

"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе...

Дэрес планы

дэрес эшкэртмэсе...