Ана - бөек исем.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Открытый урок.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ana_boek_isem.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:      Ана – бөек исем

Максат: 1. Укучыларда шәфкатьлелек, ягымлылык, җылы караш

                       формалаштыру.

                  2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

                  3. Өлкәннәргә ярдәм итү – шатлык икәнлегенә инандыру. Әниләрне

                      рәнҗетү – зур гөнаһ икәнлеген аңлату.

                   4. Безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам,

                       хөрмәт, көчле мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Һ. Такташ сүзләре (плакатта), “Әнкәй – иң зур кеше” (плакат), аудио-

                     кассета, агач рәсеме (мәкальләр), әниләрдән хат (рәсем – схема).

Дәрес барышы:                    I. Дәресне оештыру 

Дәресне әнкәй турында җыр белән башлап җибәрү (укучылар баскан килеш тыңлый).

Исәнмесез!

Утырыгыз.

 - Хәерле көн, укучылар! Җырдан тыңлап үтелгәнчә, бүгенге дәрестә без сезнең белән иң кадерле, иң якын кешеләребез турында сөйләшүебезне аңлагансыздыр инде.

- Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, шушы яхшы мөгаләмәдә дәресебезне башлап җибәрәбез. Аңлашылганча, дәресебезнең темасы “Ана – бөек исем”, ә алга куелган максатларыбыз безнең иң кадерләребез булган әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт, көчле мәхәббәт хисләре тәрбияләрбез, шәфкатьлелек, ягымлылык, җылы караш формалаштырырбыз, өлкәннәргә ярдәм итү шатлык икәнлегенә инанырбыз, әнкәйләрне рәнҗетү зур гөнаһ икәнлеген аңлап китәрбез.

                                                 II. Актуальләштерү   

Шуннан чыгып, тактадагы плакатка күз салыгыз әле. Әйдә, Гөлчәчәк, укып бир әле.

                                 

                                 Ана –

                                 Нинди бөек исем.

                                 Нәрсә җитә ана булуга!

                                 Хатыннарның бөтен матурлыгы,

                                Бөтен күрке ана булуда...

Әйе, укучылар, Һ. Такташ шигыреннән күренгәнчә, “Ана – бөек исем” дип язылган. Ана  образы сәнгатьнең бөтен төрендә изге итеп сүрәтләнә. Үсеп балигъ булгач та, картайгач та,  без ана өчен барыбер бала булып калабыз. Әни кеше картаеп бара торган улына да, кызына да “балам” дип дәшә.

- Хәтерләсәгез, үткән сыйныфтан тыш уку дәресләрендә Ибраһим Сәләховның “Ана тавышы” исемле хикәясен укыган идек. Шул форсаттан чыгып, мин сезгә өй эше итеп, үзегезнең әниләрегезне ничек яратуыгыз турында язып килергә кушкан идем. Әйдәгез, сөйләшеп алыйк әле (укучыларның әниләре турында язганнарын укулары).

Дөрес, сезнең әниләрегез һәрберегезгә якын, һәрберегезгә бер генә.

                                                III. Яңа дәрескә күчү

Әниләр – гомер буена безнең җан юлдашыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз. Шигырьдә дә язылган бит

                                   Өйләр якты булсын өчен әни кирәк,

                                    Йокы татлы булсын өчен әни кирәк.

                                    Җил – давылдан саклар өчен әни кирәк,

                                    Усаллардан яклар өчен әни кирәк.

Ә язмыш кушуы буенча төп йорттан аерылгач, әниләрнең кирәклеге, кадере тагын да арта. Шагыйрь әйткәнчә, әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйсың, аларны искә төшерәсең, сагынасың, аларны рәнҗетүеңә, ачуландыруыңа үкенәсең дә. Шул форсаттан чыгып, тактадагы агачка күз салабыз. Агачтагы яфраклар гади генә түгел, ә тылсымлы. Әгәр дә шул сүзләрне дөрес итеп куеп карасак, нинди сүзләр килеп чыгар икән (укучыларның тактага чыгып, яфракларны ачып укулары).

Укучылар, нинди сүз килеп чыкты? Мәкаль.

1. Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.

2. Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.

3. Ана йөрәгенең тирәнлеген бала белми (Мәкальләрне аңлата барулары).

Шушы мәкальләрне файдаланып,  әдәбият дәфтәрләрегезгә кечкенә генә дүрт-биш җөмләдән торган инша язабыз. Сезгә уйларга уңайлырак булсын өчен, мин сезгә Хәния Фәрхи башкаруында “Онытма әнкәй” исемле җырны куям.

Әйдәгез, хәзер язганнарыбызны укыйбыз (укучыларның укуы).

Шушы минутта дәресебезне туктатып торабыз, басып әзрәк ял итеп алабыз.

Утырыгыз, укучылар. Дәвам итәбез.

Әйе, әни! Һәркем өчен иң якын, иң кадерле изге исем бу. Телебез “әни” дигән сүз белән ачыла. Туган телебезне дә  “ана теле” дип юкка гына әйтмибез. Нинди генә китап битләрен ачма, нинди генә газета-журнал битләрен ачма, әнкәйләр турында нинди генә җырлар, мөнәҗәтләр, шигырьләр юк. Әйдәгез, берничәсен тыңлап китик әле. Әйдә, Гөлчәчәк башла.

                              Ана күңеле мәңге күләгәсез

                              Ана күңеле мәңге бозланмый

                              Кирәк икән ул баласы өчен

                              Яшьлеген дә, саулыгын да,

                             Гомерен дә хәтта кызганмый.

Укучылар, бу шигырь белән автор безгә нәрсә әйтергә тели? (укучыларның җаваплары). Икенче шигырьне, Альберт, син сөйлә.

                           Әниләрдән газиз кем бар җирдә?

                           Алар – күңелендә - изгелек.

                            Әниләрне, зинһар, саклый белик,

                            Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.

Бу шигырь нәрсә турында бара? (укучыларның җаваплары).

Өченче  шигырьне кайсыгыз сөйли? Әйдә, Алсинә, сөйлә.

                             “Балам!” – диеп ана гомер буе,

                              Яши бара бала хакына.

                               Телик аңа бәхет – шатлыкларны,

                               Рәхмәт әйтеп барсы-барсына.

Бу шигырьне ничек аңлыйсыз? (укучыларның җаваплары).

Димәк, укучылар, ана кешегә һәрвакыт бәхет – шатлыклар гына теләп калабыз. Алар бары тик безнең өчен генә яшиләр. Безгә изгелекләр генә телиләр. Менә шуннан чыгып, әнкәйләр безгә хат җибәргәннәр. Мин аны кичә генә алдым. Ләкин сизәм, ниндидер изге сүзләр.

“Балаларыбызны намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән итеп үстерик!” Димәк, хатта әниләребезнең кадерле, чын йөрәктән  әйткән сүзләре язылган.

Шулай итеп, сөйләшүебезне тәмамлаганда игътибарыгызны Фаяз Дунай сүзләренә юнәлтәсем  килә. Кешелекле булу – һөнәр түгел, теләсә кемнең кулыннан килә торган нәрсә. Яшәүнең нигезе – игелек, бер-береңә ярдәм кулы сузу. Хәтта кабер ташларына: “Кеше, игелек эшләргә ашык!” – дип язылган.

Шулай булгач, әниләргә карата, гомумән, олыларга карата, игътибарлы, ихтирамлы, ярдәмчел булырсыз дип ышанып калам.

Дәрестә катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бу дәресне икенче дәрестә дәвам итәрбез. Шулай да кайбер укучыларга билгеләр куям. Өй эше итеп, газета-журналлардан әниләр турында 4-5 мәкаль язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

Исем фигыль

6 нчы сыйныфның татар балалары өчен татар теле дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме)

Тема: Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме) Максат: Исем хәбәр төрләрен аерырга өйрәтү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә сакчыл караш т...

Презентация "Исем"

Татар теле дәресенә "Исем" темасы буенча презентация....

татар теле дәресе. Исем темасын гомумиләштереп йомгаклау

"Исем темасын гомумиләштереп кабатлау" дәресе үткәрелде...Бу дәрес презинтация белән алып барылды. Исем темасын тулысынча кабатлау дәресе.Дәрес-сәяхәт формасында үтте....үзебезнең Нурлат буенча ...

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....