Тамчы-шоу
план-конспект занятия (8 класс) по теме

8 нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy_shou_el_akhyry.docx76.64 КБ

Предварительный просмотр:

Беләге юан –  берне егар, белеме булган – меңне егар!

(“Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үрнәгендә VIII сыйныфлар өчен уен-дәрес)

        

                                                                                   Башкарды:

Галиәхмәтова Айгөл

Тема: Беләге юан –  берне егар, белеме булган – меңне егар! (“Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үрнәгендә VIII  сыйныфлар өчен уен-дәрес)

Максатлар:

1. Укучыларның әдәбияттан алган белемнәрен ныгыту, тикшерү һәм  бәяләү,    әдәби әсәрләр укырга кызыксыну уяту, татар телен өйрәнергә өндәү. Язучыларның рухи-әхлак мирасны саклауга, аларның бүгенге һәм киләчәк буыннарга җиткерүгә керткән өлешен ачыклау.

2. Укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен үстерү. Аларның хәтерен, җитезлеген, тапкырлыгын  тикшерү.

3. Укучыларда туган җиргә, әти-әнигә, туган авылга, шәһәргә, гореф-гадәтләргә, йолаларга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Укучыларны белемле итү, ярдәмчел, Ватанны һәм халыкны яратучан, югары әхлак сыйфатларына ия булган кешеләр итеп тәрбияләүне дәвам итү. Укучыларда ягымлылык, җылы караш, эстетик зәвык формалаштыру.

Материал: VIII сыйныф өчен әдәбият дәреслеге һәм хрестоматия.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедиа проектор, магнитофон, агач чүкеч.

Дәреснең тибы: кабатлау дәресе.

Дәреснең методы:  уен-дәрес.

ДӘРЕС ПЛАНЫ

I  Кереш өлеш.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларны барлау, дежурны билгеләү.

II Актуальләштерү.

  1. Оештырылачак уен турында кереш сүз сөйләү.
  2. Дәреснең бурыч һәм максатлары белән таныштыру.

III Кабатлау.

  1. Командалар белән танышу.
  2. Уенны башлап җибәрү.
  3. VIII сыйныф дәреслеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга җаваплар таптыру.
  4. Әсәрләрдән өзекләр уку.
  5. “Дәвам ит...” – капитаннар бәйгесе.
  6. “Язучылар турында беләсезме?” бәйгесе.
  7. “Мөстәкыйльлек” сүзеннән яңа сүзләр төзү.

IV Йомгаклау.

  1. Укучыларга сораулар бирү, фикер алышу.
  2. Җиңүчеләрне билгеләү.
  3. Бүләкләү.
  4. Йомгаклау сүзе әйтү.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

    Укытучы: Исәнмесез, балалар!

    Укучылар: Исәнмесез, саумысез!

    Укытучы: Хәерле иртә, балалар!

                        Имин үтсен көнегез.

                        Кәефләрегез ничек соң?

     Укучылар: Кояшлы иртә кебек.

                          Тукай телен, анам телен

                           Өйрәнергә дип килдек.

     Укытучы: Бик әйбәт, мин бик шат, укучылар!  Дежурный, дәрестә барыгыз да бармы?

     Укучы: Әйе, бүген дәрестә барыбыз да бар.

Укытучы: Без әдәбият дәресен башлап җибәрербез. Дәрескә барыгыз да әзерләнеп килгәнсездер дип ышанам. Безнең бүгенге дәресебез “Тамчы- шоу” уены үрнәгендә барачак, әдәбият сөюче ике команда көч сынашачак. Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез. (Командалар алдан ук билгеләп куелган була, һәр командада 7 шәр укучы катнаша.)

      I команда:     Безнең команданың исеме - Дуслык

                     Безнең девиз: Дуслык - безнең бәйрәм бизәге,

                                                  Дуслык - безнең җиңү теләге.

Тамчы-шоуга килдек без

Сынап карарга көчне.

Уңган диләр, булган диләр

Барлык эштә дә безне!

II  команда:       Безнең команданың исеме - Ялкын

                       Безнең девиз:    Ялкындай янып яшәргә,

                                             Җиңәргә-бирешмәскә. 

Командабыз бердәм безнең,

Тапкырлар һәм булганнар.

Киләчәктә җиңү яулау

Алга куйган планнар.

Укытучы: Рәхмәт, укучылар! Менә командалар белән дә якыннанрак танышып уздык. Хөрмәтле жюри әгъзалары белән дә танышып үтик әле. Алар: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйләева Римма Шакир кызы һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Рузия Зөфәр кызы.

Әйдәгез, уеныбызны башлап җибәрик. (Экранда слайдлар күрсәтеп барыла.)

    I тур “Сорау – миннән, җавап – сездән”

     Укучыларга сораулар укыла. Җавапны тизрәк тапкан команда агач чүкеч белән өстәлгә суга. Җавап тыңланыла. Әгәр укытучыны җавап канәгатьләндерсә, командага 3 балл өстәлә, җавап ялгыш яки тулы булмаса, җавап бирү хокукы икенче командага бирелә. Җаваплар төгәл һәм кыска булырга тиеш.

  1. Нәрсә ул дастан? Мисаллар китерергә.
  2. Татар әдәбиятында беренче музыкаль драманы кем язган? Әсәрнең исемен әйтегез.
  3. “Туган ягым – яшел бишек” әсәренең төп герое кем? Аңа кыскача характеристика бирегез.
  4. Муса Җәлилнең берәр шигырен яттан сөйләп күрсәтегез.
  5. Киң күңеллелек төшенчәсен аңлатып карагыз. Кешеләрне һәм тормышны бизи торган бу сыйфат без быел укыган әсәрләрдә ничек тасвирлана? Сез кайсы геройларны киң күңелле дип әйтә аласыз?
  6. Бөек Ватан сугышын тасвирлаган нинди әсәрләрне беләсез? Санагыз.
  7. Н. Фәттахның “Ител суы ака торур” әсәре кайсы жанрга карый? Ни өчен икәнен аңлатыгыз.
  8. Мәгърифәтчелек әдәбиятына нинди төп сыйфат-билгеләр хас? Мәгърифәтче язучылардан кемнәрне беләсез? Аларның нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?
  9. “Акчарлаклар” повестендагы сезонлы эшчеләрнең тормышы, шөгыльләре, өметләре турында сөйләгез. Ни өчен без әсәрдә “бәхет эзләү темасы чагыла” дип әйтәбез?
  10. Нәрсә ул идея? Билгеләмә бирегез.

Бирелгән җаваплардан чыгып, баллар куела. Жюри баллар белән таныштыра.

    II тур “Кош каурые белән күркәм, кеше – белеме белән”

    Укучыларга VIII сыйныфта үтелгән әсәрләрдән өзекләр укыла, алар әлеге өзекнең кайсы әсәрдән алынганлыгын һәм авторын әйтергә тиеш булалар. Һәр дөрес җавапка 2 шәр балл куела.

  1. “...Җәй башының бер иртәсендә сандугачны үле хәлендә таптылар. Миңа, яланаяклы пырдымсыз малайга, монда искитәрлек берни дә юк иде. Бакчаларда, әвен тирәләрендә андыйны азмы очраткан! Әтинең зур гәүдәсе, сакаллы башы белән шушы кеп-кечкенә кошчыкның үле гәүдәсе өстенә иелүен, аны дәү куллары белән кадерләп тотуын күрүгә, мин сәерсенеп калдым...” (Г. Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”)
  2. “...Өлкәннәр Тотышны шулай башсз дип, явыз дип уйласалар да, үзен ул бер дә алай дип белми иде. Ул яшь иде, көчле, кыю иде. Аның бертуктаусыз каядыр йөгерәсе, чабасы килә, нидер эшлисе, кырасы-ватасы килә. Аның йөрәге беркайчан да тынгы белми шикелле...” (Н. Фәттах “Ител суы ака торур”)
  3. “...Хатыннар Сабирәттәй чанасы тирәсенә җыйналгач, мин үзебезнең өс-башыбызның нинди таланган, йолкынган иске-москы булуына игътибар иттем. Ябык идек без, ямьсез идек. Кояшлы март көнендә, тау өстендәге ап-ак кар арасында барсы аермачык күренде, йончынган идек без, арыган идек...” (А. Гыйләҗев “Язгы кәрваннар”)
  4. “...Сыек кына томан белән өртүле диңгез өстендә очынып йөргән акчарлакларның гыйгылдап көлгән шикелле үткен һәм күңелне кытыкландыра торган тавышлары, диңгез өстендә асылынып торган әллә нинди тылсымлы сарайлардан ишетелгән шатлык шаркылдауларына охшый иделәр...” ( Ш. Камал “Акчарлаклар”)
  5. “...Сугыш – ул ялкын белән ут сүндерү. Исән калу турында өметләнеп үлемгә бару. Сәйрин сугышның нәрсә икәнлеген аңларга тырышып карады. “Юк, бүтән күрергә язмасын инде”,-дип уйлады Сәләхов һәм тирә-якны күзәтергә кереште...”  (М. Юныс “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)
  6. “ - Егет кеше, дәрт иткән эшне эшләмәенчә, һич куярмы? Яткан җиремнән торып, акрын гына күпергә таба бара башладым, кызлар һәмишә чегәннәрне сәер итеп торалар иде. Тәмам күпер өстенә барып җиткәнчегә кадәр, мине күрмәделәр...” (Ф. Кәрими  “Салих бабайның өйләнүше”)

Жюри баллар белән таныштыра.

Укытучы: Укучылар, уен кызганнан-кыза бара. Алдагы конкурсларда да сынатмассыз дигән өметтә калам! Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Рәхим итеп, сезнең концерт номерларыгызны карыйбыз. ( Һәр командадан берәр концерт номеры тәкъдим ителә. )

Уеныбызны дәвам итәбез.

III тур Капитаннар бәйгесе “Дәвам ит...”

     Мәкальнең башы укыла, азагын капитан әйтеп бетерергә тиеш. Әлеге конкурс бик кызу темплар белән башкарыла. Бер мәкальне дөрес әйтү 1әр балл белән исәпләнә.

I командага:

  1. Ана теле ... (бер булыр)
  2. Җиде кат үлчә ... (бер кат кис)
  3. Сүзе хакның ... ( йөзе ак)
  4. Иртә көлсәң кешедән ... (кич көләрләр үзеңнән)
  5. Бер телдә ун хикмәт ... (ун телдә йөз хикмәт)
  6. Белем – бәхет ачкычы ... (дәрәҗәнең баскычы)
  7. Укыган үлмәс ... (укымаган көн күрмәс)

 II командага:

  1. Туган телем – үзем өчен ... (башка тел – көнем өчен)
  2. Ана сөте белән кермәгәнне ... (тана сөте белән кермәс)
  3. Авыздагы сүзгә син ия ... (авыздан чыккач – сүз ия)
  4. Ни чәчсәң ... (шуны урырсың)
  5. Яхшы сүз ... (яу кайтарган)
  6. Җире нинди ... (икмәге шундый)
  7. Сыеры барның ... (сые бар)

IV тур “Язучылар турында беләсезме?”

Экранда түбәндәге язучыларның портретлары күрсәтелә:

     Укучылар, әлеге язучыларның фотоларына карап, аларның кем булуларын әйтергә тиеш булалар. Һәр команда, үзе теләгән язучыны сайлап алып, аның әсәрләрен санап күрсәтергә тиеш.

   ТАБЫШМАК:

  1. Ул – сатирик повесть, шаян хикәяләр, шигъри парчалар һәм эпиграммалар авторы, күренекле драматург, җитез журналист, публицист , депутат, җәмәгать эшлеклесе. Чыгышы белән Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылыннан. Без аның “Авыл эте Акбай”,  “Әлбермештән Әлмәндәр”, “Без китәбез, сез каласыз”, “Әниләр һәм бәбиләр” исемле спектакльларын бик яратып карыйбыз. Кем ул?         (Т. Миңнуллин)
  2. Ул – шагыйрә, матур гына хикәя һәм повестьлар авторы. Чыгышы белән ул Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылыннан. “Туган җирем, эчкән суым”, “Кеше”, “Кеше барыбер кошлар нәселеннән” кебек шигырьләре тирән фәлсәфи фикерләр белән сугарылган. Аннан мирас булып калган күңел байлыгы китап киштәләренә җыентыклар булып тезелгән: “Бәхетне үзем табам”, “Яшәү хакы”, “Гөлбадран”, “Сабыр канатлары” һ.б. (С. Сөләйманова)

V тур Кем күбрәк сүзләр төзи?

    Укучыларга МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК сүзе бирелә. Алар шушы сүзгә кергән хәрефләрдән яңа сүзләр төзергә тиеш булалар. Яңа сүзләр бары тик исем сүз төркеменә генә карарга тиешләр!

Жюри нәтиҗәләр белән таныштыра. Җиңүче команда билгеләнә. Истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Укытучы: Шулай итеп, безнең уен-дәресебез ахырына якынлашты, укучылар! Барыгызга да бик зур рәхмәт! Әдәбият фәнен бик яхшы үзләштергәнсез икән. Бүген һәммәгез дә бик актив булдыгыз, сезгә “5” билгеләре куям!

   Дәресебез тәмам, укучылар, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

Тамчы шоу

      7нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән һәм әдәбияттан Тамчы шоу уены эшкәртмәсе.   укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш бул...

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уен

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы...