1-8 сыйныфлар өчен, программада каралган текстлар.
план-конспект занятия (8 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

текстлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мин һәм минем гаиләм.

 Минем исемем - ............ . Фамилиям - .............. .  Миңа унбиш яшь.

Мин Татарстан Республикасы  Алабуга шәһәрендә яшим. Сигезенче сыйныфта укыйм. Безнең гаиләбездә .....(ике, өч, дүрт) кеше бар. Бу - әтием, әнием, апам, абыем, энем, сеңлем һәм мин. Әниемнең исеме - ........  Аңа кырык биш яшь. Ул – (кассир, укытучы,табиб, хисапчы,  хореограф, сатучы, вакытлыча эшләми).

Әтиемнең исеме - .......... Аңа 42 яшь. Ул (шофер, йөк ташучы, каравылчы, эретеп ябыштыручы, электрик.)  Абыемның исеме - ....  Аңа 25 яшь.  Ул Алабугада эшли.  Апамның исеме - ....   Аңа 20 яшь. Ул Алабугада техникумында укый.  Энем - .......... Ул Алабуга 1 нчеурта мәктәбенең  5 нче сыйныфында укый.

Сеңлемнең исеме- ......... . Аңа 5 яшь. Ул балалар бакчасына йөри.

     Мин ..... ( спорт, тарих, әдәбият, география, музыка, дизайн, математика, бию) белән кызыксынам.

 Мин рус телендә яхшы сөйләшәм, татар телен өйрәнәм.   Безнең гаиләбез дус һәм тату яши. Мин үземнең гаиләне яратам.

______________________________________________________________________________

Яраткан ел фасылым

  Дүрт ел фасылы бар: кыш, яз, җәй, көз.

  Һәр ел фасылы үзенчә матур. Кышын Яңа ел бәйрәме, Раштуа була. Яз көне агачлар яфрак яра, кошлар җылы яктан кайталар. Җәй көне без елгада су коенабыз, урманда җиләк , гөмбә җыябыз. Көз көне бакчаларда алма, слива, бәрәңге, кәбестә, кишер өлгерә.

  Ә миңа күбрәк кыш айлары ошый.

  Кышын көннәр салкын була. Урамнарны кар күмә. Елгаларны боз каплый. Кышын балалар чанада, чаңгыда, тимераякта  шуалар.Алар кар бабай ясыйлар, хоккей уйныйлар. Кыш көне укучыларның һәм студентларның каникуллары була. Алар күңелле ял итәләр. Кышкы каникулда без мәктәптә Яңа ел бәйрәме үткәрәбез. Анда Кыш бабай һәм Кар кызы килә. Бәйрәм күңелле үтә. Без анда җырлыйбыз, биибез, ял итәбез.

____________________________________________________________________________

Татарстан Республикасы.

   Безнең республикабыз – Татарстан. Ул -  минем туган ягым. Татарстан – зур һәм бай дәүләт. Аның табигате дә төрле – зур урманнар, киң болыннар, елга-күлләр күп. Татарстан территориясендә 4 зур елга ага. Болар – Идел, Кама (Чулман), Агыйдел һәм Нократ (Вятка).  Татарстанның кара алтыны – нефть. Нефть шәһәрләре - Әлмәт, Баулы. Безнең республикабызда КамАЗлар, вертолетлар, самолетлар, шиналар,радиоприборлар, Чистай сәгатьләре, сабын-порошок, медицина җиһазлары җитештерелә. Бездә шикәр заводлары да бар.

   Татарстанның беренче президенты – Шәймиев Минтимер Шәрипович. Ә хәзер Республикабызның җитәкчесе – Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич.

   Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәре. Республикада 4 миллионга якын кеше яши. Татарстан – күпмилләтле республика. Анда татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар яшиләр. Татарстанда бик тырыш һәм эшчән халык яши.

_______________________________________________________________________________________

Минем дустым.

1. Минем дусларым күп.

2. Ә иң якын дустым берәү генә.

3. Аның исеме – Маша. Фамилиясе – Иванова.

4. Маша – минем  классташым, яшьтәшем.

5. Без Маша белән 8 нче сыйныфта укыйбыз.

6. Машага да, миңа да 14 яшь. Аның туган көне 15 нче февральдә.

7. Без Татарстан Республикасы Алабуга районы Алабуга шәһәрендә яшибез.

8. Маша  минем  ышанычлы дустым, чөнки ул сер саклый белә.

9. Маша –эшчән кыз. Өйдә ул әти-әнисенә булыша: яшелчәләргә су сибә, чүп утый, өй җыештыра, пироглар пешерә.

 10. Маша мәктәптә  бик яхшы укый.

11. Маша китаплар (газета – журналлар)  укырга (рәсем ясарга, чигәргә, бәйләргә, компьтерда уйнарга, гөлләр үстерергә, музыка тыңларга, биергә, җырларга, балык тотарга, шахмат уйнарга, волейбол уйнарга, хоккей уйнарга, футбол уйнарга, фотога төшерергә, пироглар пешерергә, турникта атынырга) ярата.

12. Җәй көне без аның белән су коенабыз, урманга гөмбәгә, җиләккә йөрибез.

13. Кыш көне тимераякта һәм чаңгыда шуабыз.

14. Маша  киләчәктә (юрист укытучы, тегүче, төзүче, тракторчы, сатучы, пешекче, табиб, эретеп ябыштыручы, шофер, архитектор, дизайнер, артист, хисапчы, икътисадчы, эшмәкәр, китапханәче) булырга тели, шуңа күрә тарих һәм рус телен (физиканы, химияне, биологияне) тырышып өйрәнә.

15. Машаның характеры да яхшы. Ул гадел, кызыксынучан, эшчән, ярдәмчел, түземле, максатчан, намуслы, таләпчән кыз. Аның бу сыйфатлары миңа ошый.

16. Машаның яраткан ризыгы – бәлеш. (өчпочмак, кыстыбый, токмачлы аш, манты, пилмән, чәк-чәк, белен, гөбәдия)

17. Маша – озын буйлы , зәңгәр күзле, кыска чәчле кыз.

18. Сезнең дә минеке кебек якын  дустыгыз булсын.

____________________________________________________________________________

Казан шәһәре.

    Казан – Татарстанның башкаласы. Казан – борынгы һәм зур шәһәр. Казанда тарихи урыннар бик күп. Казан Кремле – ЮНЕСКО һәйкәле. Аның территориясендә Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете, Президент сарае урнашкан.

    Казан Университеты иң зур һәм борынгы университет. Ул 1804нче елда ачылган. Анда бик күп студентлар укый. Казанда 20 югары уку йорты бар. Шуңа күрә Казан – яшьләр шәһәре дә.

   Казан шәһәрендә музейлар бик күп – Тукай музее, М.Җәлил музее, Толстой, Камал, Боратынский музейлары, Милли музей, Сынлы сәнгать музее.

    Казан урамнарында бик күп атаклы кешеләргә һәйкәлләр куелган – Шаляпин, Җәлил, Пушкин, Тукай, Ленин, Салих Сәйдәшев һәм башкалар.

   Казан – спорт башкаласы. 2013нче елда Казанда Универсиада булды.

Казан матур һәм бай шәһәр. Бик күп туристлар Казанга киләләр.

2005нче елда Казан шәһәренә 1000 яшь тулды.

________________________________________________________________________________________

                                                           Җәйге ял.
  Уку елы тәмамлангач, укучыларның җәйге ялы башлана. Җәй—елның иң җылы, иң матур вакыты, шуңа күрә каникулларыбыз күңелле үтә. 
   Гадәттә, июнь аенда мин авылга кунакка кайтам. Анда әбием һәм бабам яши. Мин аларга булышам: су китерәм, бакчадагы яшелчәләргә су сибәм, чүп утыйм. Авылда минем дусларым күп. Без алар белән күлдә су коенабыз, көймәдә йөрибез, балык тотабыз.  Кич- ләрен урамда төрле уеннар уйныйбыз. Еш кына урманга барабыз һәм анда җиләк-җимеш, гөмбә җыябыз. Мин авылда булганда, анда Сабантуй бәйрәме үтә. Мин бигрәк тә ат чабышын, милли көрәш, кул көрәше, багана башына менү, чүлмәк ватуны карарга яратам. Үзем дә төрле уеннарда, спорт ярышларында катнашам. 
 Авылдан кайткач, мин әтием һәм әнием белән  ял итәргә барам. Анда су керәм, кояшта кызынам, яңа дусларым белән аралашам, күңелле ял итәм. 
  Июль аенда мәктәптә җәйге практика була. Без мәктәпне яңа уку елына әзерлибез: сыйныф бүлмәләрен җыештырабыз, тәрәзәләрне юабыз, парталарны буйыйбыз, мәктәп бакчасында эшлибез. Практика 10 көн дәвам итә. 

______________________________________________________________________________

Сәламәтлек—зур байлык

   Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы. 
  Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2—3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала.Салкын су белән коенсаң, организмга бик файдалы. 
 Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы. 
Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга бирешмәскә кирәк. 
Сәламәтлек— зур байлык ул. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, диләр. 

_____________________________________________________________________________
Мәктәптә.

  Мин Алабуга шəҺəренең 1 нче номерлы мəктəбендə укыйм. Безнең мəктəп зур, чиста Һəм матур. Мəктəбебез дүрт катлы. Тышкы яктан ал төскə буялган.

  Беренче катта: директор, сəркатип бүлмəлəре бар. Татар теле, хезмəт, җыр кабинетлары урнашкан. Ашханə, музей эшли.  

  Икенче ката: актлар залы, спорт залы, табиб бүлмəсе бар. Химия, биология, чит теллəр кабинетлары урнашкан.

  Өченче катта: укытучылар бүлмəсе, татар теле инглиз теле,  математика, информатика, физика кабинетлары урнашкан. Башлангыч сыйныф укучылары кабинетлары да бар

  Дүртенче катта: рус теле кабинетлары, рəсем сəнгате, тарих, татар теле кабинетлары, ки-тапханə урнашкан. Мәктәбебездә хореография залы эшли. Логопед бүлмәсе дә дүртенче катка урнашкан. Мəктəпнең директоры Оленева Р.Д.. Мин үземнең мəктəпне яратам.

_________________________________________________________________________________________

Көндәлек режим

Иртән торгач, мин юынам. Юынгач, иртәнге ашны ашыйм. Ашагач, мин әнигә рәхмәт әйтәм һәм мәктәпкә китәм. Дәресләр беткәч, мин өйгә кайтам. Кайткач, мин кулларымны юам, көндезге ашны ашыйм. Ашагач, мин бераз ял итәм, музыка тыңлыйм, журналлар карыйм. Ял иткәч, мин урамга чыгам. Анда саф һавада йөрим, дусларым белән уйныйм. Уйнагач, мин өйгә керәм, юынам һәм кичке ашны ашыйм. Аннары мин дәресләремне әзерлим. Өй эшен эшләгәч, мин әнием белән сөйләшәм, әтием белән шахмат уйныйм. Сәгать тугыз тулгач, мин йокларга ятам.

Яшәү режимын — хезмәтне һәм ялны дөрес оештырырга кирәк. Сәламәтлек өчен бу бик әһәмиятле.

Көндәлек режимны төгәл үтәү — сәламәтлекнең нигезе.

____________________________________________________________________________________________

Беренче сентябрь — Белем көне

 Беренче сентябрьдә укулар башлана. Бу көн — Белем бәйрәме. Бу көнне мәктәпләрдә, гимназияләрдә, лицейларда, колледжларда, техникумнарда, институтларда, университетларда беренче дәресләр, беренче лекцияләр башлана.

 Мәктәпкә беренче мәртәбә баручылар өчен бу көн бигрәк тә истәлекле. Балалар матур киенеп, чәчәкләр тотып киләләр. Мәктәп тә матур, чиста. Балаларны укытучылар, сыйныф җитәкчеләре каршы ала.

 Бу көн — ата-аналар өчен дә бәйрәм. Алар, бигрәк тә әниләр, балаларын матур киендереп, мәктәпкә озаталар, тәмле ашлар пешерәләр.

Без белем иленә сәяхәткә чыктыгыз. Күп нәрсә беләчәкбез, яңалыклар белән танышачакбыз. Яңа әсәрләр укырбыз, язучылар, шагыйрьләр белән очрашырбыз. Тарихи вакыйгаларны аңлаячакбыз, математика, алгебра, геометрия кебек катлаулы фәннәр өйрәнәчәкбез; табигать серләренә төшенәчәкбез.

Белем бәйрәме котлы булсын!

Уңышлар юлдаш булсын!

_________________________________________________________________________________________

Базарда

Радик әти-әнисе белән базарга килде. Менә бу рәттә яшелчә бик күп. Кәбестә, кишер, чөгендер, кыяр, помидор, суган, сарымсак, баклажан саталар.

Җиләк-җимеш тә күп. Кәрзин-кәрзин алма, әфлисун, лимон, чия, карлыган, җир җиләге, кара җиләк, слива, кура җиләге...

Әнисе салат өчен яшелчә, кайнатма өчен кура җиләге, карлыган сатып алды. Бу базарда бәяләр очсызрак икән.

Ит рәтендә сыер, сарык, дуңгыз итләре, тавык саталар. Әнисе бер тавык алды. Кич белән тәмле токмач булачак! Радик токмачны бик ярата.

Радикның әбисе өрек белән чәй эчәргә ярата. Шунда ук йөзем, күрәгә, әстерхан чикләвеге, как, кара җимеш, хөрмә, кипкән алма, груша, инҗир дә бар икән. Ләкин һәммәсе бик кыйбат!..

Базарда чәчәкләр дә күп икән. Шундый матурлар!

Өстәлләрдә төрле-төрле гөмбәләр: ак гөмбә, гөреҗдә, каен гөмбәсе, әтәч гөмбәсе, майлы гөмбә...

Әнә бер әби көнбагыш сата. Стаканы 3 сум. Әнисе Радикка бер стакан көнбагыш алды.

__________________________________________________________________________________________

Табигать һәм кеше

Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Җирдән без файдалы казылмалар алабыз, кырларда иген үстерәбез. Урман безгә агач, тиреләр, җиләкләр, гөмбәләр бирә. Димәк, кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. Табигатьне саклау — һәр кешенең изге бурычы.

Табигать безнең тормышыбызны бизи. Күпме шатлык китерә ул безгә! Кошлар сайрый, чишмә ага, урман шаулый... Киң басуларда игеннәр үсә, елгалар ага, зәңгәр күлләр ялтырап ята.

Әмма табигать байлыклары чиксез түгел. Кеше ул байлыкның кадерен белергә, аннан акыллы файдалана белергә тиеш.

Табигатьне саклау турында дәүләт законы бар. Туган җирнең табигатен саклау, табигый байлыклардан дөрес файдалану һәр кеше өчен мәҗбүри.

____________________________________________________________________________

Һөнәрләр.

Безнең сыйныфта 23 укучы укый. Без бүген «Нинди һөнәр сайларга?» дигән кичә үткәрдек. Кичәгә әтиләр һәм әниләр килде. Алар үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.

Ленаның әтисе — инженер, ул оптика заводында эшли. Әнисе — укытучы. Ул инглиз теле укыта.

Сашаның әнисе компьютерда эшли. Әтисе — поездда машинист.

Маринаның әнисе — хат ташучы. Әтисе — трамвай йөртүче. Ул 5 нче трамвайларны йөртә.

Коляның әтисе заводта тимерче булып эшли. Аның хезмәте бик авыр. Әнисе — хастаханәдә шәфкать туташы.

Валяның әнисе ашханәдә официант булып эшли. Валяның әтисе елга портында эшли. Ул — капитан.

Костяның әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әтисе — спортчы.

Раяның әнисе генә бар. Ул институтта эшли, химия укытучысы.

Васяның әнисе килгән. Ул кибеттә сатучы булып эшли. Әтисе өйдә юк икән: Хабаровскига киткән, ул — очучы.

Катяның әтисе — профессор. Ул университетта биология укыта.

Безгә әтиләр, әниләр үз һөнәрләре турында сөйләделәр. Һөнәрие дөрес сайлау бик җаваплы, бик әһәмиятле икән. Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә тиеш.

____________________________________________________________________________

Чисталык

Минем ике кулым бар. Ике кулда бишәр бармак. Бармакларда тырнаклар.

Бу — баш. Бусы — чәч. Иртә белән дә, кич белән дә мин чәчемне тарыйм.

Минем ике күзем бар. Күз өстеңдә каш бар. Ул күзне тузан керүдән саклый.

Ә болары — колакларым. Монысы — муен. Болары — аяклар. Аякларда да бармаклар бар.

Авызда тешләр бар. Иртән һәм кичен мин аларны чистартам.Ә монысы — тел.

Мин иртән дә, кичен дә салкын су белән юынам. Сөлге белән сөртенәм.  Һәм атнада мунчага барам. Киемнәремне дә чиста тотарга тырышам. Минем сәламәт буласым килә.

____________________________________________________________________________

Кибеттә .

Һәр кеше кибеттә чиратка басарга тиеш. Авырулар, инвалидлар, балалы кешеләр чиратсыз алырга хокуклы.

Сатучы сатып алучылар белән сөйләшә яисә акча исәпли икән, аны борчымаска, сорау бирмәскә кирәк. Әз генә көтегез. Сатучыга карата ихтирамлы булыгыз. Истә тотыгыз: кеше күп җирдә канәгатьсезлек, тыйнаксызлык күрсәтмәгез, күңелсезлек башкаларга да тәэсир итә.

Азык-төлек кибетендә дә, кием кибетендә дә товарлар белән сак булыгыз, әйберләрне кул белән тотмагыз.

Товарны, ошамаса, беркайчан да хурламагыз.

Әдәпле генә итеп, «без бүген алмыйбыз» яисә «акча җитми» дип әйтә аласыз. Сатучыга рәхмәт әйтергә онытмагыз, гафу үтенегез.

Сатучы этикасы кибеткә кергән сатып алучыларга зур игътибар таләп итә. Сатучы кечкенәләргә да, зурларга да ихтирамлы булырга тиеш, алар белән теләп сөйләшергә, әйбер сайларга ярдәм итәргә тиеш. Без сатучылардан моны таләп итәргә хаклы.

____________________________________________________________________________

Хайваннар

Табигатьтә хайваннар күптөрле. Күп хайваннар кешегә тире, ит бирәләр.

Хайваннарның саны, кызганыч, кими бара. Пошилар, кешләр, зубрлар, сусарлар азая. Дәүләт, бу хайваннарны арттыру өчен, әлбәттә, төрле эшләр алып бара. Аерым тыю-

лыклар бар. Мәсәлән Воронеж тыюлыгындагы далада төлкеләр, сусарлар, аслар, затлы боланнар, кыр кәҗәләре яши. Бу тыюлыклар аеруча кондызлары белән танылган.

Кондызлар — төзүче хайваннар. Алар тыныч урман инешләрендә плотиналар төзиләр.    Ак төлке, кеш, сусар, тиеннәрне,   күбәйгәч,   башка җирләргә күчерәләр. Россиягә, Татарстанга, мәсәлән, чит илләрдән нутрия һәм ондатра китергәннәр. Алар яхшы гына үрчиләр.

Урманнарыбызда, бәхеткә, кошлар да күп. Алар табигатьне бизиләр, безне матур тавышлары белән шатландыралар. Сыерчыклар, песнәкләр, каргалар, күгәрченнәр, саесканнар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар, карчыгалар, лачыннар, бөркетләр, тилгәннәр, мәче башлы ябалаклар, торналар, челәннәр, аккошлар, көртлекләр, кыр казлары, кыр үрдәкләре — нинди генә кошлар юк безнең Татарстанда! Аларны, һичшиксез, сакларга кирәк.

__________________________________________________________________________________________

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борын-борыннан килгән Сабантуй, Җыен, Корбан, Рамазан, Нардуган, Нәүрүз кебек күркәм бәйрәмнәре инде күптән бөтен дөньяга танылдылар, күпчелек төрки халыкларның уртак тамашасына әверелделәр.

Язгы кыр эшләрен халык Сабантуй бәйрәме белән төгәлләгән. Көзге икмәкне җыеп алгач, зурлап Сөмбелә бәйрәме үткәргәннәр.

Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле алтын-сары толымлы сылу кыз булган. Уңыш: алиһәсе Сөмбеләне авылдашлары иң уңган, иң чибәр кызлар арасыннан сайлап алганнар. Сөмбелә ни әйтсә, шуны тыңлаганнар, ни кушса, үтәгәннәр. Кызлар аның башына алтын башаклардан Сөмбелә такыясы үреп кидергәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән биек тәхеткә утыртканнар. Аның каршында уеннар, бию булган, уңган игенчеләргә дан җырланган.

___________________________________________________________________________

Татар халкының күренекле шәхесләре

Муса Җәлил

(1906-1944)

Безнең илебездә М. Җәлилне белмәгән кеше юктыр.

Шагыйрьнең тормышы фашистларның «таш капчыгы»нда — төрмәдә фаҗигале тәмамлана. Үлем аша Җәлил үлемсезлеккә атлады.

1945 нче елның апрелендә совет солдатлары Моабит төрмәсенең ишегалдында Җәлилнең китап битенә язылган хатын табалар. Җәлил бу хатта үзен үлемгә хөкем итүләрен хәбәр иткән. Хат күрсәтелгән адрес буенча Мәскәүгә Язучылар союзына җибәрелә...

Җәлил Германия үзәгендә антифашистик оешмада эшләгән. Бу оешма Берлин, Дрезден, Гамбург, Познань шәһәрләрендә әсирләр арасында патриотик эш алып барган.

Яшерен оешма 1943 нче елның 14 нче августында әсирләр восстаниесен әзерли, әмма гестапо аларны кулга ала.

1944 нче елның февралендә Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Суд аларны үлем җәзасына хөкем итә. Җәлилне һәм җәлилчеләрне 25 нче августта Плетцензее төрмәсендә гильотинада үтерәләр.

Җәлилнең 93 шигыре туган илгә кайткан...

М. Җәлил — Советлар Союзы Герое.

____________________________________________________________________________

Габдулла Тукай

(1886—1913)

Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Аңа бит үлгәндә нибары егерме җиде яшь кенә була. 1886 нчы елның апреле һәм 1913 нче елның апреле. Яз аенда туган, яз аенда үлгән...

 Ул 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага дүрт ай ярым булуга, ул үлә. Әнисе, аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылы (Балтач районы) мулласына кияүгә чыга. Менә шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана. Габдулла авыр язмыш кичерә: ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр...

1895 нче елны Габдулланы әтисе ягыннан апасы Уральск шәһәренә алдыра. Анда ул мәдрәсәдә һәм бер үк вакытта өчьеллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштерә, рус телен дә өйрәнә. Бу аңа Европа әдәбияты белән танышырга мөмкинлек бирә. Габдулла Тукай 1907 нче елның көзенә чаклы Уральскида яши, аннан Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казанда була. Без аның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Гали” әсәрләрен яратып укыйбыз.

___________________________________________________________________________________________

Ашханәдә

Безнең мәктәптә ашханә бар. Ул беренче катта урнашкан. Пешекче апалар тәмле ашлар пешерәләр. Укучылар  көн саен ашханәдә кизү торалар. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз.Ашар алдыннан кулларыбызны юабыз, бер-беребезгә “ашыгыз тәмле булсын” - дибез.  Безгә ашханә ошый. Тәрәзә төпләрендә матур гөлләр үсә. Ашханәдә меню төрле-төрле була.Укучыларга кәбестә ашы да, токмачлы аш та пешерәләр. Ә боткалар компот белән тәмле була. Аннан соң без чәй, кесәл , какао эчәбез.Теләгән кеше камыр ризыкларын сатып ала. Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез

__________________________________________________________________________________________

 Һөнәрләр.

Җир йөзендә бик күп төрле һөнәрләр бар. Болар – укытучы, табиб, эшче, сатучы, официант, юрист, хисапчы, очучы һәм башкалар. Хәзерге вакытта яңа һөнәрләр дә барлыкка килде: менеджер, риэлтор, мерчендайзер, дизайнер, программист, брокер, банкир, секретарь – референт.

Һөнәр сайлау – бик җаваплы эш, шуңа күрә мин бу турыда еш уйлыйм. Һөнәр сайларга миңа әти-әнием һәм укытучылар да булыша.

Безнең гаиләдә күп төрле һөнәр ияләре бар. Минем әтием – эретеп ябыштыручы. (шофер, слесарь, агроном) Ул совхозда эшли. Әнием – сыер савучы. (хисапчы, кассир, укытучы, хоеограф) Ул да совхозда эшли. (Ул Казанда, клубта эшли.). Минем әбием пешекче (сыер савучы, кассир, тегүче), бабам – шофер.(тракторчы, комбайнчы, атчы, терлекче).

Тугызынчы сыйныфтан соң мин Казанга укырга китәргә телим. Киләчәктә минем шофер (фармацевт, тегүче, парикмахер, төзүче) буласым килә. Аның өчен мәктәптә тырышып укырга кирәк.

____________________________________________________________________________________________

Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.

«Әдәплелек» сүзен син ничек аңлыйсың? Әдәплебулу – башка кешеләргә карата игътибарлы булу, дөрес аралаша белү дигән сүз. Әдәпле кеше белән аралашу рәхәт, шуңа күрә андый кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу – әдәплелек сыйфатлары.

. Әдәпле булу «Исәнмесез» сүзеннән, кешеләрнең бер-берсе белән елмаеп исәнләшүеннән башлана. Тәрбияле, әдәпле кешегә башкалар, гадәттә, яхшылык белән җавап бирәләр. Шундый кешенең генә ышанычлы дуслары, танышлары була.

Әдәплелек кагыйдәләре бик күп. Өйдә, мәктәптә, урамда, транспортта, кибеттә, подъездда, лифтта - кыскасы, һәркайда үзеңне әдәпле яки әдәпсез тотарга була.

Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннарына, дусларына һәм бер дәт аныш булмаган кешеләргә дә ярдәм итәргә әзер. Әдәплелек кагыйдәләрен үтәргә үнегергә кирәк.

____________________________________________________________________________________________

Җəйге ялыгыз турында сөйлəгез.

Мин җəйне яратам. Җəй көне каникуллар була. Гаилə белəн без урманга ял итəргə барабыз. Урманда җилəклəр, гөмбəлəр, чəчəклəр җыябыз. Дусларым белəн елгага балык тотарга йө-рибез. Эссе көннəрдə елгага су коенырга йөрибез, комда кызынабыз. Мин лагерьда ял итəргə яратам. Анда төрле уеннар, кичəлəр, дискотекалар оештырыла. Без анда дару үлəн-нəре җыябыз. Спорт ярышларында катнашабыз. Мин туризмны яратам. Җəен гаилə белəн экскурсиялəргə йөрибез. Дусларыма төрле сувенерлар алып кайтам. Җəен без еш бакчага йөрибез. Мин əниемə чүп утарга, су сибəргə, җилəк җыярга булышам. Җəйге каникулның күп вакытын авылда үткəрəм. Анда əбиемə булышам: су сибəм, бакчада эшлим, чебилəрне ашатам. Шулай күңелле итеп җəйне уздырам

___________________________________________________________________________________________

Бакчада

Безнең мәктәбебез янында бакча бар. Укучылар мәктәп бакчасында эшлиләр. Яз көне алар  җир казыйлар һәм түтәлләр ясыйлар. Аларга яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. Җәй көне һәр сыйныф укучылары хезмәт практикасын үтә.Һәр сыйныфка үз кишәрлеге бүленеп бирелә. Сыйныфлар арасында иң матур кишәрлеккә конкурс үздырыла. Малайлар түтәлләргә су сибәләр, кызлар чүп утыйлар. Бакчада төрле матур чәчәкләр, кишер, чөгендер, бәрәңге үстерелә.Чәчәкләр тирә-якка ямь бирә, кешеләрне куандыра.

Көз җиткәч, укучылар бакчада уңыш җыялар. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне мәктәп ашханәсенә тапшыралар.

 Балалар мул уңышка шатланалар.Көз көне бакчаны төрле чүпләрдән чистарталар, кышка әзерлиләр.

____________________________________________________________________________________________

Без әти –әнигә булышабыз.

 Безнең гаилә бик дус һәм тату. Без әти-әнигә бик булышабыз.Мин әниемә булышырга яратам. Мин әнием белән аш бүлмәсендә төрле тәмле ризыклар пешерергә яратам.  Аннан соң бик теләп әниемә бүлмәне җыештырырга булышам. Ял көннәрендә без пироглар, бәлешләр пешерәбез. Шимбә көннәрендә, мәктәптән кайткач, без өйне ялт иттереп җыештырабыз. Башта тузан суырткыч белән бөтен почмакларны, келәмнәрне чистартабыз. Аннан соң тузанны сөртәбез, идәннәрне юабыз.Энем чүп чыгара һәм кибеткә бара.Өйнең һавасы чистарып, яхшырып китә. Әти дә, эштәнкайткач, бик шатлана, безгә рәхмәт әйтә.Ял көннәрендә без бакчада эшлибез. Мин түтәлләргә су сибәм. Әтием һәм энем җир казыйлар. Су ташыйлар. Бергә эшләү күңелле һәм рәхәт.

____________________________________________________________________________________________

Кунакта

    Татар халкы – бик кунакчыл халык . Татарлар кунак каршыларга һәм сыйларга бик яраталар.Төрле бәйрәмнәрдә туганнар бер-берсенә кунакка йөриләр. Кода- кодагыйны кунакка алу үзе бер бәйрәм кебек уза.Сабантуйда, юбилейларда, милли бәйрәмнәрдә төп йортка бик күп кунаклар кайта. Кунакка баруның һәм кунакта үзеңне тотуның кагыйдәләре бар. “Кунак булсаң – тыйнак бул”,- ди  халык мәкале.

Беренче чиратта, матур итеп исәнләшергә, хәлләрен сорашырга кирәк. Гадәттә, кунакка барганда күчтәнәч алып баралар. Кунакка баргач, үзеңне бик тыйнак һәм әдәпле тотарга кирәк. Өстәл янында утырганда, кычкырып сөйләшмәскә, авызыңны чапылдатып ашамаска, ризыкларны алдыңа тартып алмаска кирәк. Кунакта бик озак булырга кирәк түгел.  Хуҗаларга рәхмәт әйтергә һәм кайтып китәргә кирәк.Хуҗалар  белән саубуллашкач, аларны да кунакка чакырырга кирәк.

Ашханәдә

Безнең мәктәптә ашханә бар. Ул беренче катта урнашкан. Пешекче апалар тәмле ашлар пешерәләр. Укучылар  көн саен ашханәдә кизү торалар. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз.Ашар алдыннан кулларыбызны юабыз, бер-беребезгә “ашыгыз тәмле булсын” - дибез.  Безгә ашханә ошый. Тәрәзә төпләрендә матур гөлләр үсә. Ашханәдә меню төрле-төрле була.Укучыларга кәбестә ашы да, токмачлы аш та пешерәләр. Ә боткалар компот белән тәмле була. Аннан соң без чәй, кесәл , какао эчәбез.Теләгән кеше камыр ризыкларын сатып ала. Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез

____________________________________________________________________________________________

Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.

«Әдәплелек» сүзен син ничек аңлыйсың? Әдәплебулу – башка кешеләргә карата игътибарлы булу, дөрес аралаша белү дигән сүз. Әдәпле кеше белән аралашу рәхәт, шуңа күрә андый кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу – әдәплелек сыйфатлары.

. Әдәпле булу «Исәнмесез» сүзеннән, кешеләрнең бер-берсе белән елмаеп исәнләшүеннән башлана. Тәрбияле, әдәпле кешегә башкалар, гадәттә, яхшылык белән җавап бирәләр. Шундый кешенең генә ышанычлы дуслары, танышлары була.

Әдәплелек кагыйдәләре бик күп. Өйдә, мәктәптә, урамда, транспортта, кибеттә, подъездда, лифтта - кыскасы, һәркайда үзеңне әдәпле яки әдәпсез тотарга була.

Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннарына, дусларына һәм бер дәт аныш булмаган кешеләргә дә ярдәм итәргә әзер. Әдәплелек кагыйдәләрен үтәргә үнегергә кирәк.

____________________________________________________________________________________________

Җəйге ялыгыз турында сөйлəгез.

Мин җəйне яратам. Җəй көне каникуллар була. Гаилə белəн без урманга ял итəргə барабыз. Урманда җилəклəр, гөмбəлəр, чəчəклəр җыябыз. Дусларым белəн елгага балык тотарга йө-рибез. Эссе көннəрдə елгага су коенырга йөрибез, комда кызынабыз. Мин лагерьда ял итəргə яратам. Анда төрле уеннар, кичəлəр, дискотекалар оештырыла. Без анда дару үлəн-нəре җыябыз. Спорт ярышларында катнашабыз. Мин туризмны яратам. Җəен гаилə белəн экскурсиялəргə йөрибез. Дусларыма төрле сувенерлар алып кайтам. Җəен без еш бакчага йөрибез. Мин əниемə чүп утарга, су сибəргə, җилəк җыярга булышам. Җəйге каникулның күп вакытын авылда үткəрəм. Анда əбиемə булышам: су сибəм, бакчада эшлим, чебилəрне ашатам. Шулай күңелле итеп җəйне уздырам

____________________________________________________________________________________________

Без әти –әнигә булышабыз.

 Безнең гаилә бик дус һәм тату. Без әти-әнигә бик булышабыз.Мин әниемә булышырга яратам. Мин әнием белән аш бүлмәсендә төрле тәмле ризыклар пешерергә яратам.  Аннан соң бик теләп әниемә бүлмәне җыештырырга булышам. Ял көннәрендә без пироглар, бәлешләр пешерәбез. Шимбә көннәрендә, мәктәптән кайткач, без өйне ялт иттереп җыештырабыз. Башта тузан суырткыч белән бөтен почмакларны, келәмнәрне чистартабыз. Аннан соң тузанны сөртәбез, идәннәрне юабыз.Энем чүп чыгара һәм кибеткә бара.Өйнең һавасы чистарып, яхшырып китә. Әти дә, эштәнкайткач, бик шатлана, безгә рәхмәт әйтә.Ял көннәрендә без бакчада эшлибез. Мин түтәлләргә су сибәм. Әтием һәм энем җир казыйлар. Су ташыйлар. Бергә эшләү күңелле һәм рәхәт.

___________________________________________________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5-10 сыйныфлар өчен татар теленнән контроль эш текстлары

Биредә укучыларның татар теленнән алган белемнәрен тикшерү өчен заман таләпләренә туры китереп төзелгән язма эш текстлары тупланган...

Рус төркеме укучылары өчен якынча еллык йомгаклау контроль эш текстлары

Эш программаларына урнаштырылган якынча еллык йомгаклау контроль эш текстлары...

7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен диктант текстлары

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен диктант текстлары. 7 нче сыйныф...

Фонетика буенча контроль күчереп язу өчен текстлар

Фонетика  буенча 5-9 сыйныфлар өчен текстлар...

1-4 сыйныфлар өчен диктант текстлары

Башлангыч сыйныф укучылары өчен диктантлар...

1-4 нче сыйныфлар өчен диктант текстлары.

1-4 нче сыйныфлар өчен диктант текстлары....