Урок татарского языка в 3 классе "Антонимы"
план-конспект урока по теме

Урок татарского языка в 3 классе "Антонимы"в татарской группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл antonimy.docx17.99 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Тема: Антонимнар.

Максат: Антонимнар турында мәгълумат бирү, сөйләмдә аларны дөрес куллану күнекмәләрен булдыру, өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Презентация, дидактик материаллар (уен өчен  ясалма йортлар, омоним, синоним, антоним  кисмә сүзләр), биремле карточкалар. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, (татар балалары өчен, Казан “мәгариф-вакыт” нәшрияты 2013), эш дәфтәрләре.

Дәрес планы:1) Исәнләшү.

 2) Өй эшен тикшерү. 66 нчы күнегү. Синонимнар һәм антонимнарны искә төшерү. Берничә укучы кагыйдәләрне әйтә,  калганнары мисаллар китерә.

3) Яңа темага кереш. Рәсем буенча әңгәмә оештырыла. 

Рәсем экранда күрсәтелә.

Укытучы сораулар бирә:

- Рәсемдә кемнәр сүрәтләнгән?

- Алар нишлиләр?

- Малайлар нинди?

- Әби белән бабай нинди?

- Нинди агачлар үсә?

- Балалар нинди агачлар утырталар?

Капма- каршы сүзләрне укучылар әйтәләр.

Сүзләр экранда күрсәтелә.

Зур – кечкенә

Яшь – карт

Ак – кара

Әби – бабай

  • Сүзләрне укыгыз, сүзтезмәләр төзеп карыйбыз.
  • Бу нинди сүзләр икән? Моны белер өчен 40 нчы биттәге диалогны рольләргә бүлеп укыйбыз һәм җавап эзлибез.

  • Димәк, капма – каршы мәгънәле сүзләр ничек дип атала?

     АНТОНИМНАР

Экранда күрсәтелә.

  • Кагыйдәне укыйбыз, 40 нчы бит.
  • Дәфтәрләрегезне ачыгыз, язып куегыз, бүгенге числоны, сыйныф эше. Тактадагы сүзләрне дәфтәрегезгә күчереп языгыз.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

4) Мәкальләр белән эш. 69 нчы күнегүдә бирелгән мәкальләрне укучылар кычкырып укыйлар. Аларның мәгънәләре хакында фикер алышалар. Укытучы нәтиҗә ясый.

- ТЫРЫШ, БЕЛЕМЛЕ, ЭШЛЕКЛЕ, АКЫЛЛЫ булу өчен, һәр уйлаган эшне уйлап башкарырга кирәк һәм олыларның киңәшләрен дә тыңларга кирәк. Сез минем белән килешәсезме?

- Мәкальләрдәге антонимнарны табып дәфтәрегезгә языгыз.

Аз - күп,  башланган – беткән,  тырышлык – ялкаулык,  ялкау – уңган,  алга – артка.

Күнегү телдән тикшерелә.

5) – Әйдәгез әле сезнең белән уен уйныйбыз “Адашкан сүзләр”

Синоним, антоним, омоним сүзләр үз йортларына урнаштырылалар. Уенда актив катнашкан укучыларга приз бирелә.

6) Белемнәрне ныгыту. Карточкаларда эшләү.

7) Дәрескә нәтиҗә ясала.

8) Өй эше. Дәреслектәге 73 нче күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок татарского языка

Обобщающий урок татарского языка для русскоязычной группы по теме "Татарстан"...

Применение инновационных технологий для развития коммуникативных способностей у русскоязычных учащихся на уроках татарского языка и литературы

В последние годы все чаще поднимается вопрос о применении новых технологий в средней школе. Это не  только технические средства, но и методы преподавания, новый подход к процессу обучения...

Использование новых информационных технологий на уроках татарского языка

Я считаю, что презентация - это самый оптимальный вариант изложения учебного материала на каждом этапе урока. В процессе обучения я регулярно применяюмультимедийный проектор. Использование доски позво...

«Употребление модальных глаголов в речи с использованием лексики по теме “Одежда» Интегрированный урок (татарский язык, английский язык)

Интегрированный урок (татарский, английский язык) для русскоязычных учащихся "Употребление модальных глаголов в речи с использованием в лексики по теме "Одежда", 7 класс.Цели урока:- обобщить все ранн...

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

Презентация урока татарского языка на тему "Ө хәрефе" (татарская группа), 2 класс

Тема: Ө хәрефе. Максат:1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.3. Активлык хисен тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, ...