Җилкәннәр җилдә сынала!
проект (9 класс) по теме

Эчтәлек

1.     Кереш................................................................................3

2.     Проектны тормышка ашыру планы...............................5

3.     5-9 нчы сыйныфлар катнашуында  “Терәк барын тоеп иҗат итсәң, җилкәннәрне җилләр каермас” сыйныф сәгате.................................................................................6

4.     6–7 нче сыйныфларда “Син үлемсез әни бу дөньяда.” Ф. Яруллиның иҗатында ана образына багышланган музыкаль – әдәби кичә....................................................14

5.     Ф.Яруллин иҗаты буенча 8 – 9 нчы сыйныфларда искә алу кичәсе........................................................................19

6.     4-5 нче сыйныфларда Ф.Яруллин исемендәге конференциягә әзерләнү өчен оештырылган түгәрәк өстәл.................................................................................24

7.     7-8 нче сыйныфларда Ф.Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга багышланган сыйныф сәгате..........................29

8.     Йомгаклау........................................................................35

9.     Кулланылган әдәбият.....................................................37

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл проект эше68.35 КБ

Предварительный просмотр:

Проект эше

Сыйныфтан тыш чаралар ярдәмендә Фәнис Яруллиның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү

Эшләделәр:

Гильмутдинова Г.Ф.,Казан шәһәре

Яңа Савин районы170 нче мәктәп,

Шамеева Э.М., Казан шәһәре

Яңа Савин районы 170 нче мәктәп,

Казан 2014.

Эчтәлек

  1. Кереш................................................................................3
  2. Проектны тормышка ашыру планы...............................5
  3. 5-9 нчы сыйныфлар катнашуында  “Терәк барын тоеп иҗат итсәң, җилкәннәрне җилләр каермас” сыйныф сәгате.................................................................................6
  4. 6–7 нче сыйныфларда “Син үлемсез әни бу дөньяда.” Ф. Яруллиның иҗатында ана образына багышланган музыкаль – әдәби кичә....................................................14
  5. Ф.Яруллин иҗаты буенча 8 – 9 нчы сыйныфларда искә алу кичәсе........................................................................19
  6. 4-5 нче сыйныфларда Ф.Яруллин исемендәге конференциягә әзерләнү өчен оештырылган түгәрәк өстәл.................................................................................24
  7. 7-8 нче сыйныфларда Ф.Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга багышланган сыйныф сәгате..........................29
  8. Йомгаклау........................................................................35
  9. Кулланылган әдәбият.....................................................37

Кереш

Фәнис Яруллин – башкаларга охшамаган, бөек шәхес иде. Ул күп еллар үзенең язмышы белән көрәшеп яшәде. Шуңа күрә аңарда башкаларга караганда ихтыяр көче, рух ныклыгы бик зур булды.  Язучының иҗаты безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлы ыгы-зыгылардан өстен булырга өйрәтә, чын мәгънәсендәге кеше булырга чакыра, җаныбызны сихәтләндерә.Әдәбиятыбызның күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин үзенең тормышчан иҗаты, язмышны буйсындырырлык  холкы белән  бүгенге болгавыр заманда кыенлыкларга очраганнар өчен маяк була ала. Аның геройлары безне җилкәннәребезне җилләр сынаганда да бирешмәскә, алга барырга өнди, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтә.

Әлбәттә, шундый олы шәхес турында күбрәк беләсе, укучыларда аңа карата, аның әсәрләренә карата кызыксыну уятасы килә. Моны әдәби уку (башлангыч сыйныфларда) һәм әдәбият (урта һәм зур сыйныфларда) дәресләрендә генә гамәлгә ашырып бетереп булмый. Шуның өчен дә безгә әлеге шәхеснең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнүдә сыйныфтан таш чаралар ярдәмгә килә. Әлбәттә, сыйныфтан тыш чаралар да Федераль дәүләт стандартлары нигезендә алып барыла. Проект эшебезнең максаты да шуннан гыйбарәт:Татарстан Республикасы халык шагыйре, язучы, драматург, публицист Фәнис Яруллинның тормыш юлын һәм иҗатын сыйныфтан тыш чараларда тирәнтен өйрәнү.

Нәкъ әнә шул максат белән әлеге теманы сезнең игътибарыгызга  тәкъдим итәргә булдык. Куйган максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны үтәдек:

  • Укучыларда Фәнис Яруллин шәхесенә һәм аның иҗатына карата кызыксыну уяту;
  • Укучыларда эзләнү - тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;
  • Укучыларның мөстәкыйль иҗади эшләү сәләтен үстерү;
  • Үзләрен кызыксындырган сорауларга, өстәмә әдәбият кулланып, җавап табу, үз фикерләрен кызыклы итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;
  • Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ихтыяр көче, тугрылык хисләре тәрбияләү.

Пректны башкарганда түбәндәге эш төрләре кулланылды:

     1) 5-9 нчы сыйныфлар катнашуында  “Терәк барын тоеп иҗат итсәң, җилкәннәрне җилләр каермас” сыйныф сәгате;

     2) 6–7 нче сыйныфларда “Син үлемсез әни бу дөньяда.” Ф.Яруллиның иҗатында ана образына багышланган музыкаль – әдәби кичә;

     3)  Ф.Яруллин иҗаты буенча 8 – 9 нчы сыйныфларда искә алу кичәсе

     4) 4-5 нче сыйныфларда Ф.Яруллин исемендәге конференциягә әзерләнү өчен оештырылган түгәрәк өстәл;

5)7-8 нче сыйныфларда Ф.Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга багышланган сыйныф сәгате.

Проектны тормышка ашыру планы

Эшнең эчтәлеге

Үткәрүвакыты

5-9 нчы сыйныфлар катнашуында  “Терәк барын тоеп иҗат итсәң, җилкәннәрне җилләр каермас” сыйныф сәгате

Октябрь ае

6–7 нче сыйныфларда “Син үлемсез әни бу дөньяда.” Ф. Яруллиның иҗатында ана образына багышланган музыкаль – әдәби кичә.

Ноябрь ае

Ф.Яруллин иҗаты буенча 8 – 9 нчы сыйныфларда искә алу кичәсе

Февраль ае

4-5 нче сыйныфларда Ф.Яруллин исемендәге конференциягә әзерләнү өчен оештырылган түгәрәк өстәл.

Февраль ае

7-8 нче сыйныфларда Ф.Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга багышланган сыйныф сәгате.

Март  ае

ҖИҺАЗЛАУ: Ф.Яруллин портреты,фотолар, укучыларның иҗади эшләре, плакатлар,китап күргәзмәсе, рәсемнәр һәм иллюстрацияләр,стена газетасы,компьютер,экран.

Көтелгән нәтиҗәләр: татар әдәбияты белән кызыксыну уяту, татар әдәбияты буенча белемнәрне тирәнәйтү. Материалны дәрестә һәм сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чаралар ярдәмендә Татарстан Республикасы халык шагыйре, язучы, драматург, публицист Фәнис Яруллинның тормыш юлын һәм иҗатын сыйныфтан тыш чараларда тирәнтен белүгә ирешү.

1.Тема:«Терәк барын тоеп иҗат итсәң,

Җилкәннәрне җилләр каермас»

(сыйныф сәгате)

Сыйныф сәгате укучыларны үзләрендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, хөрмәт хисен уяту, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү максатыннан үткәрелә.

        Аңа әзерләү чорында язучыларның шушы темага багышланган әсәрләре, шигырьләре белән танышырга тәкъдим ителә. Тактага түбәндәге язма эленә:

Кеше булу кыен түгел,

 Кешелекле булу кыен.

     Укучы Ф.Яруллинның "Гомернең һәрбер көнендә" исемле шигырен укый.

- Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне   нәтиҗәле, мәгънәле, Ф.Яруллин әйткәнчә, "Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар" дип үткәрергә кирәк.

         Укучылар, бүген без сезнең белән Татартстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗатына күз салырбыз.

         Балалар, 9 нчы февраль көнне Фәнис ага Яруллинның тууына 76 ел була.Фәнис Яруллин 1938 елда Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенә чактан ук «китаплар укырга ярата, әдәби әсәрдәге вакыйгалар аны оныттырып башка дөньяга алып кереп китә. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфны Баулыда тәмамлый. 1954 елда "Татнефть" берләшмәсенең Баулы элемтә оешмасында монтер булып эшли башлый. 1957елда гаскәри хезмәткә алына. Анда һава укчы-радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Күнегүләрнең берсендә,  турниктан  егылып, умыртка сөяген имгәтәһәм гомергә йөри алмас хәлдә  кала.

          Озак  еллар  урын өстендә ятуына карамастан, Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен  үзләштерүгә  юнәлтә: 1963 елда экстерн  тәртибендә урта белем ала, 1970 елда читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.  Уку һәм озакка сузылган дәвалану белән бергә, ул шигырьләр, проза, драма  әсәрләре иҗат итә. Аның кешелеклелек, халыкчанлык, тормышчанлык белән сугарылган әсәрләре әдәбият сөючеләр арасында уңыш казана.

       1964-2000 елда әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигырь китабы басыла. Шулардан "Аерылмас дустым" (1975) һәм "Сулыш" (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан яшьләр оешмасының Муса Җәлил исемендәге  премиясенә,  лирик шигырь һәм поэмалары тупланган "Җан авазы" (1994) исемле  китабы  өчен 1995 елда Татарстан  Республикасының  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

       Ф.Яруллин – балалар һәм өлкәннәр өчен әкиятләр язу остасы да. Аның "Зәңгәр күлдә ай коена", "Өе балчык, иясе - карчык", "Биюче бака" исемле әкиятләр җыентыгы басылып чыкты. Балаларга багышланган китаплары белән танышканда авторның төрле рольләргә керә белүе гаҗәпләндерә. Бала күзләре белән дөньяга гаҗәпләнеп карап торганда да, ул нәни укучысына кирәкле сүзләрне әйтергә өлгерә:

Челән килгән безнең күлгә,

Белмим, нинди челәндер.

Нинди булса да, мөгаен,

Безне сагынып килгәндер.

Сыңар тәпиенә басып,

Кузгалмый ул көнозын.

Балыкчы кебек сабыр ул,

Сунарчы кебек түзем.

...Явыз малайлар да аңар

Таш атмыйлар нигәдер.

Күрәсең, матурлык шулай

Явызлыкны җиңәдер.

("Челән")

          Әдипнең  иҗатында  Татарстан  һәм  Башкортстан театрларында  куелган дистәдән артык сәхнә әсәрләре дә бар.

       Татарстан  әдәбиятын үстерүдәге зур уңышлары өчен Фәнис Яруллинга Татарстан  Президенты  М.Шәймиевнең  2001 ел 13 февраль Указы белән "Татарстан Республикасының халык шагыйре" дигән исем бирелде. Ул шулай ук 1985 елдан "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем йөртә, халыклар дусты ордены кавалеры (1985).

        Укучылар белән бергәләшеп Ф.Яруллинның иҗатына багышлап чыгарган стенгазетага мөрәҗәгать ителә. Биредә Ф.Яруллинның тормыш иптәше белән төшкән фоторәсеме бар. Укучылар белән әдипкә гомер буе терәк булып яшәгән Нурсөя ханым турында әңгәмә уздырыла.

Нурсөя ханымның  Ф.Яруллин  өчен  чын  дус та, аңа  һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган иң якын кешесе дә булганлыгына басым ясала.    

       Авторның  сөю хисе – мәхәббәт  турында язылган шигырьләре бик күп, шуларның кайберләрен укып китик әле.

"УЛ" БУЛЫР

Мәхәббәт турында шигырь,

Яз әле миңа, дисең.

Сөю үзе иң шәп шигырь,

Әллә шуны белмисең?

Сөй генә син йөрәгеңнән

Шигырь торыр агылып.

“Ул” диярсең, битләреңә

Җил китсә дә кагылып.

Кошлар кунса да агачка,

"Ул" дип йөгереп чыгарсың.

Җырлаганың булмаса да,

Кошка кушылып җырларсың.

Күкрәгеңә шатлык тулыр,

Йөрәгеңә моң тулыр.

Җирдә бүтән кеше калмас,

Бердәнбер тик "Ул" булыр.

Иртә булыр, соң булыр,

Ятсаң-торсаң "Ул" булыр.

Мәхәббәт турында шигырь

Синең өчен шул булыр.

МӘХӘББӘТ

Шатлык, кайгы алмашынып тора,

Кичерәбез һәркөн мең халәт.

Бар нәрсәдән безне өстен итә,

Олы итә бары мәхәббәт.

Гомер буе йөрәк түребездә

Йөртер идек купме җәрәхәт

-Назлы кулы, җылы тыны белән

Терелтмәсә әгәр мәхәббәт.

Сүндек дигәч, бер карашы белән

Кабыза алганнарга мең рәхмәт.

Бетмәс серең белән ымсындырып

Яшәтәсең безне мәхәббәт.

        Шигърият офыкларының киңлеге, сурәтләү чараларының чикләнмәгән байлыгы әйтергә теләгән уй-фикереңне шунда ук укучыга җиткерергә мөмкинлек бирә. Шул исәптән, менә мондый "ялгышучыларга" да җавап табыла:

Минем хакта берәү болай диде

(Мөһим түгел аның исеме):

"Җәлләп кенә аны күтәрәләр,

Әллә аны шагыйрь дисеңме...

...Кура да бит сынгач көй чыгара

Төзек чакта - кура моңсыз ул.

Язмышына рәхмәт әйтсен инде,

Яза алмас иде шунсыз ул".

Җавап биреп тормыйм бу кешегә,

Әрнетсә дә йөрәк ярасын.

Бирә алам бары сынык кура,

Булдыралса уйнап карасын....

           ("Берәүгә")

    Ф.Яруллинның  шигъри  дөньясы  һәртөрле  абстракт, буш, төссез, җимсезсурәтләрдән азат. Аның өчен кешенең хәле-халәте, яшәү рәвеше әһәмиятле.

Каты чирдән бераз хәл алгачтын,

Тәрәзәмне эретеп тын белән,

Озак итеп тышка карап тордым

Әллә нинди сагыш, моң белән.

...Җир өстенә хисләр түшәлгәннәр,

Агачларга моңнар эленгән.

Дөнья үзе җырлый тып-тын гына –

Дөнья сүзсез җырга күмелгән.

("Авырудан соң")

     - Әдип үз тормышының мизгелләреннән әнә шул олы дөньяга, яшәү мәгънәсе турында уйлатырлык хакыйкатьләргә килеп чыга.

     Шагыйрь бөтен гомере буена кешеләргә ышанып яшәде, үз замандашын гел матур һәм олы итеп күрергә теләде:

Ә мин менә, мәҗүсидәй,

Табынып яшим һаман утка.

Нинди көчле давылда да,

Коеп яуган явымда да

Сүнми торган сихри утка –

Кешеләрнең күңелендәге

Нур сибүче яктылыкка.

("Табыну")

        Тормышның  һәр  күренеше  илһам  чыганагы  була ала. Аларны сайлап алу әлләни кыен эш түгел. Әмма Ф.Яруллин шигърияте иң беренче нәүбәттә шагыйрьнең югары гражданлык позицияләренәһәмгуманистик карашларына нигезләнә. Нәрсә турында язса да, ул гаҗәеп самимиһәмихлас күңелле, үзе шикелле гади укучының дустыһәмтеләктәше булып кала.

        Шул ук вакытта бу автор беркайчан да укучының күңелен аяп, "тукта, моны шигъри дулкыннарымда тибрәтеп, юатыйм әле" дигән исәп белән эш итми. Гүя бу шигъри юллар аша һәркайсыбызга намуслылыгыбызны, кешелек дәрәҗәбезнең чамасын, микъдарын үлчәп карарга форсат ачыла.

Кычкырасы килә кайчак:

"Коткарыгыз, батабыз!" –

Алда - сазлык, артта - упкын,

Торабыз бер чатта без.

.. .Кычкырасы килә әрнеп:

"Коткарыгыз, батабыз"!

.. .Кем коткарсын? –

Упкыннарга

Бер-беребезне тартабыз,

Бергәләшеп батабыз.

("Кычкырасы килә")

Дөньядагы рәнҗетелгәннәрне, яклаусыз калганнарны, мәхрүм-мескеннәрне күрә, кызгана, шундыйларга күпләрнең игътибарын юнәлдерә белгән бөек шәхесләрдән Виктор Гюго, Кнут Гамсун, Ф.М.Достоевский, Н.В.Гоголь, Мәҗит Гафури, Габдулла Тукайларның,  хәзерге чорда  яшәгән  Фәнис Яруллин кебекләрнең эшчәнлеге тирән ихтирамга лаек. Алар тормышта гаделсезлекнең, мәрхәмәтсезлекнең гадәти бер хәлгә әйләнеп баруына тирән ачуларын, килешмәүчәнлекләрен белдерделәр һәм моның белән җәмгыятьнең вакытлыча томаланган күзләрен ачарга ярдәм иттеләр. Шуңа күрә дә бу кыю, талантлы, зирәк һәм  кеше кайгысына аеруча сизгер әдипләргә, аларның игелекле эшчәнлегенә карата һәркемнең күңелендә иң изге хисләр җанлана.

        Шулай итеп, укучылар, бүген без Ф.Яруллин иҗатына багышлап үткәргән дәресебезне тәмамлыйбыз. Әлеге әдипнең тормышы, иҗат итү рәвеше, көчле рухы сезне уйландырырга  мәҗбүр  итәр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

  1. Тема: “Син үлемсез, әни, бу дөньяда...”

(Фәнис Яруллин иҗатында ана образы)

6-7 сыйныфлар өчен әдәби – музыкаль кичә.

 Ф.Яруллинның иҗат тематикасы бай һәм күпкырлы. Ә мин Ф.Яруллин иҗатының бер өлешенә тукталдым: “Ф.Яруллин иҗатында ана образы”. Бу кичәне әниләр көне белән дә бәйлисем килде. Әлеге кичәнең сценариен игътибарыгызга тәкъдим итәм.

Максат: укучыларны шагыйрь Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру, аның шигырьләренең үзенчәлекле якларын төшендерү, әниләргә багышланган шигырьләрен укый, күрә,матурлыкка соклана белүләренә ирешү.

Җиһазлау: Ф.Яруллин портреты, китап күргәзмәсе, аудио аппаратура,  мультимедия тактасы (чөнки кичә барышында презентация күрсәтелде).

Кичә  барышы.

1А.б. Кем куллары өйне, җирне ямьли, игелеген үлчәп бетергесез! Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы, тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз! Әйе, ул – ана, тормыш бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл зат!

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Әниләргә багышланган кичәбезне башларга рөхсәт итегез!

2а.б. Юк, рөхсәт итмим! Әниләр бәйрәме үтте бит инде.

1а.б. Әйе, Илшат,чынлап та әниләр бәйрәме узды да китте, ләкин,бергә уйлап карыйк әле: һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кеше баласына якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә.

 2а.б.Кеше авырлык белән очрашканда да һәрчак анасын телгә ала. “Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас” диелә бит татар халык мәкалендә. Әниләр турында күпме шигырьләр, күпме җырлар язылган.

                                               Җыр: “Әниләр” Р.Яхин көе,  М.Ногман сүзләре.

 1а.б. Илшат, сиңа җыр ошадымы ?

2а.б. Бик ошады.   Мин  аңладым, Гүзәл. Без Фәнис Яруллин иҗатында әни образы турында сөйләшербез.  

1а.б.  Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның  Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туа.Җидееллык белемне туган авылында ала. Өч елдан артык “Татнефть” берләшмәсендә монтер булып эшли. 1957елда армия сафларына чакырыла. Шунда хәрби радист булырга әзерләнә, спорт белән шөгыльләнә.

... 1958 елның кояшлы, көләч, җылы көне.

Хәрби күнегүләр. Совет армиясе солдаты, радист Ф.Яруллин өчен әнә шул көләч кояш кинәт сүнде. 20 яшьлек егет  караңгы, ерак бушлыкка очты... Аннары... Аннары госпиталь. Үле куллар, үле аяклар, үле гәүдә... Бары тик коңгырт кара күзләр хәрәкәтләнәләр дә, авыз бераз кыймылдый. Муен һәм арка умырткалары сынган. Йокысыз төннәр. Операция бүлмәләре. Перевязкалар. Әнисенең яшьле күзләре.

1968 елда Ф. Яруллин әнисенә, Гафифә апага, багышлап “Ана” дигән баллада яза.

                                              “АНА” балладасы.

1а.б. 1962 елда язучы Марс Шабаев ярдәме белән Ф.Яруллин әнисе белән Казанга китәләр. Шунда ул больница палатасында урта мәктәп программасын тәмамлый. Кичке яшьләр мәктәбе укытучылары,һәркөнне хастаханәгә килеп, аңа белем бирәләр, ярдәм кулы сузалар.

2а.б. 1964 елда аның “Мин тормышка гашыйкмын” исемле беренче китабы басыла. Аңа төрле җирләрдән хатлар килә. Бу инде танылу, җиңү. Шул ук вакытта Ф.Яруллин Казан дәүләт Университетында югары белем ала һәм аны уңышлы тәмамлый.

1а.б. Әдип җыр өлкәсендә дә күп эшли. Аның кайбер җыр текстлары халыклашып китә. “Мин бит синең Илдарың”, “Гел шулай керәсең төшемә” шундыйлардан. Әниләргә багышланган җырлары әллә ни күп булмаса да хатын-кызларга багышланган җырлары шактый.

 Ф.Яруллин сүзләре, В. Әхмәтшин көе “РӘХМӘТ СЕЗГӘ” җыры яңгырый.

2а.б. 1968 елда Ф.Яруллинның “Май төне” исемле хикәяләр җыентыгы, тагын 2 шигырь китабы укучыларга барып ирешә. Шуннан соң ел саен диярлек шигырь, хикәя, повестьлары басылып тора.

1а.б. Әдипнең иҗатында балалар әдәбияты да өлкәннәр өчен язылган әсәрләр белән тыгыз үрелеп бара. Аның шигырьләр дәфтәрендә кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен язылган шигырьләр гел аралашып бара.

2а.б. Бала өчен ана – иң кадерле газиз зат. Шушы олы хисне, ата-анага булган мәхәббәтне бала күңеленә гомергә сеңдереп калдырырга теләгән әдип шигъриятендә тәрбияче ролен дә оста файдалана.

1а.б. Ф.Яруллинның кечкенәләр өчен язган әниләр турындагы берничә шигырен тыңлап үтик.

 1.“Шунысы начар”

 2.”Әниләр бәйрәмендә”

 3.”Бушлык”.

1а.б. Әниләр шундый алар. Безгә бары тик бәхет телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак – алар да шатлана, без елмайсак – алар да елмая, без еласак – аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Әниләр шундый алар!

2а.б. Әниләрне шатландырыр өчен, аларның өметен аклар өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Иң элек әнине чын күңелдән яратырга кирәк. Ә ярата белгән кеше үз әнкәсен ихтирам итәргә беркайчан да, беркайда да онытмый.

        Ф. Яруллинның “Әниемнең кызы юк бит” шигыре укыла.

1а.б. Фәнис абый Яруллин әниләрнең әниләре, безнең әбиләребез турында да шигырьләр язарга онытмаган.

  “Әйбәт тә минем әби” шигыре.

1а.б. Әни!

Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез. Авырып китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да, әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да тизрәк әни янына ашыгабыз.

Ә әниләргә бездән күп кирәкме? Алар бу хакта әйтмиләр. Әмма әйткән сүзләрен, йомышларын тыңласак, алар чиксез шатлык хисе кичерәләр. Идәнне себереп һәм юып чыгарсак, гөлләргә су сипсәк, тәмле аш пешерсәк, әниләр йөзенә куаныч-сөенечтән якты елмаю куна. Ләкин арабызда ялкаулар да бар. Ф.Яруллин андыйларны  да  төшереп калдырмаган, алар турында да яза.

“Ялкау ялы” шигыре.

2а.б.Әни, әниләр... Без аяка басып, тәпи-тәпи атлап киткән көннән башлап, кабаланабыз, этешәбез-төртешәбез; кайчакларда тукталып әниләребезне искә төшерергә, аларга: “Әнием, мин яратам сине!” –дип әйтергә вакыт таба алмыйбыз. Аларга бит бары бер җылы сүз дә җитә.

Фәнис абый Яруллин юмор аша, көлү аша безнең кимчелекләребезне: ялкаулыкны, тыңламаучанлыкны, кирелегебезне ача һәм безне тәртипле, әдәпле бала булырга өнди.

1а.б. Ф.Яруллин лирикасында дөньядагы иң кадерле кешегә – аналарга багышланган шигырьләр  бик күп. “Көрсенмә син, әнкәй!”, “Иң матур балалар”, “Әнкәй тирбәтә бишек”, “Бердәнберем” һ.б. шигырьләрендә аналарның бөеклеге, газизлеге һәм бердәнбер икәнлеге сурәтләнә. Ә бүген яңгыраган шигырьләрдә:

- Ана тормышның тоткасы;

- Ана үзенә бөтен яхшылыкны туплап киләчәк буыннарга тапшыручы;

- Ана бөеклек, сафлык, керсезлек символы булуына инандык.

  1. Тема. Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе.

Максатлар:1. Шагыйрь Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру.

2. Укучыларда әсәрләрне укуга кызыксыну уяту.

3. Иҗатының күпкырлы булуын, лирикасының үзенчәлеген, фикер тирәнлеген җиткерү.

4. Укучыларда ихтыяр көче, төшенкелеккә бирелмәү, кешеләргә файда китерергә омтылу хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: китапларыннан күргәзмә, портреты, аудиоязмалар, “Сабантуй” газетасындагы таблица, “Ватаным Татарстан” газетасы.                                

Кичәнең барышы.

  Укытучының кереш сүзе. (Г.Тимерҗанова репертуарыннан “Йолдызларяңгыры” җыры яңгырый)

- Менә шундый матур-матур җырлар, тирән эчтәлекле, рухи ныклыкны чагылдырган шигырьләр иҗат итүче, корыч ихтыярлы шагыйрь Фәнис Яруллин арабыздан китеп барды.

  Фәнис Яруллин 1938 нче елның 9 нчы февралендә Баулы районының Кызылъяр авылында туган.

  Ул яшьли әтисез кала. 1942 нче елда сугыш кырыннан әтисенең һәлак булуы турында кәгазь килә. Әнисе Гафифә апа 6 баланы берьялгызы үстерә. Фәнис абыйга ачлыгын да, ялангачлыгын да татырга туры килә. Ул сигезьеллык мәктәпне авылда тәмамлый. Аннан монтёрлар әзерләү курсында укый. 3 ел монтёр булып эшли. Тормыш катлаулы бит ул. Аның кайбер сикәлтәләре сине гаҗәеп зур сынаулар алдына китереп куя. Фәнис абый белән дә шулай була.

1 нче укучы. 1958 нче елның кояшлы көләч, җылы көне. Хәрби күнегүләр. Совет Армиясе солдаты, укучы-радист Ф.Яруллин өчен әнә шул көләч кояш кинәт сүнде. Егерме яшьлек егет караңгы, ерак бушлыкка очты.Аннары госпиталь. Үле куллар, үле аяклар, үле гәүдә... Бары тик коңгырт-кара күзләр хәрәкәтләнәләр дә, авыз бераз кыймылдый. Муен һәм арка умырткалары сынган. Йокысыз төннәр. Операция бүлмәләре. Әнисенең яшьле күзләре. Тагын больницалар: Урыссуда, Баулыда, Казанда.

2 нче укучы. Казанда... Казан больницаларына кадәр Фәнис Яруллинның тормышында зур үзгәреш була. Ул шигырьләр яза башлый.

        Башта үз авыруы, үз язмышы турында күбрәк язарга тырышып, кулына каләм алган Фәнис абый шигърият диңгезенең зур, тирән икәнен аңлый. Ул авыртуларыңны да оныттыра, тормышка мәхәббәт тә бирә икән.

                                  Яхшы шигырь – шул ук дару бит ул.

                                  Димәк, шагыйрь – күңел докторы.

                                  Матур җыр ул, көчле дару кебек,

                                  Йөрәкләргә үтә туп-туры...

        1962 нче елда язучы марс Шабаев ярдәме белән аны Казанга китерәләр. Татарстан Язучылар союзы аңа квартира юллап бирә.

3 нче укучы. Ә ул үзе больница палатасында урта мәктәп программасы белән укый башлый. Аның тирәсендә һәрвакыт ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр була.

                                 Кешеләргә бурычым бар:

                                 Алга юллар салыштылар, - дип яза ул үзенең бер шигырендә.

        1964 нче елда аның “Мин тормышка гашыйк” исемле юка гына китабы басыла. Аңа төрле җирләрдән хатлар килә. Бу инде танылу. Ул иҗат шатлыгы белән бергә яшәү шатлыгы да кичерә.

4 нче укучы. Иң элек югары белем алырга кирәк була. Аның университетта укырга теләвен ишеткәч, әнисе “аһ” итә. “Тәнеңдә чыкмаган җаның гына бит, балакаем!” – дип өзгәләнә ана. Ләкин Фәнис абый үзенекен итә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

        1968 нче елда аның “Май төне” исемле хикәяләр җыентыгы, тагын 2 шигырь китабы укучыларга барып ирешә.

        Шуннан соң ел саен диярлек аның шигырь, хикәя, повестьлары басылып тора. Чит телләргә тәрҗемә ителә.

5 нче укучы. Шагыйрь үзенең беренче укытучысы Шакирә апаны, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңнур апаны, Казандагы 18 нче яшьләр мәктәбенең әдәбият укытучысы Наилә ханымны зур соклану, ярату, хөрмәт белән искә ала. Ул, укытучыларга багышлап, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен иҗат итә. Әхмәт Хәйретдинов аңа көй яза. (“Сез иң гүзәл кеше икәнсезҗырын укучылар башкара)

6 нчы укучы. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: Фәнис абый гади итеп яза, халыкчан итеп яза. Аның күп кенә шигырьләре халык җырларыннан үсеп чыккандыр шикелле. Бәлки, шуңа күрәдер дә соңгы елларда аның шигырьләренә композиторлар еш мөрәҗәгать итәләр. Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар сәхнәләрдән, радиодан еш яңгырый.

( Асаф Вәлиев репертуарыннан“Яшермә син күзләреңне” дигән җыр тыңлана)

  7 нче укучы.  Ул шулай ук балалар өчен дә бик актив яза. Аның исемен без “Ялкын” җурналы һәм “Сабантуй” газетасы битләрендә әледән-әле очратып тордык.

        Мәсәлән, Фәнис Яруллинның әкиятләрендә мәрхәмәт, шәфкать төшенчәләре зур урын алып тора. Ә кансызлык, куркаклык, алдау юлы белән максатка ирешү катгый рәвештә тәнкыйтьләнә. Әкиятләре тормышка якын булуы белән аерылып тора.

        “Биюче бака”, “Канатлы ат”, “Яралы торна”, “Урман әкияте” һ.б. әкиятләрен нәниләр бик яратып тыңлыйлар, укыйлар.

  -Ә хәзер Ф.Яруллинның “Ак яфрак” дип аталган әкият-пьесасыннан бер өзек карарбыз.(Театр түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән өзек күрсәтелә)

8 нче укучы. Авторның балалар өчен язган шигырь-поэмаларын укысаң, аны барлык иҗатын балаларга гына багышлаган язучы итеп күз алдына китерәсең. Нәниләргә багышланган шигырьләрендә җорлык, шуклык, тапкырлык авторның табигатеннән киләдер. Мәсәлән, “Өйдә калам” шигыре. (Шигырьне укучы яттан сөйли).

 9 нчы укучы. “Әйбәт тә минем әби” шигырен сөйли.

10 нчы укучы. Фәнис абыйның дөньяда иң якын, иң изге, иң кадерле кешеләребезгә - әниләргә багышланган шигырьләре аерым урын алып тора. Чөнки Ф.Яруллин өчен иң авыр көннәрдә аның янында газиз әнисе була. Ана аны сабый баланы караган кебек карый. ( “Күчтәнәч”, “Әнкәй тирбәтә бишек”, “Һәркем аңлый” шигырьләре тыңлана).

11 нче укучы. Шагыйрьнең шигырьләре арасында тормыш иптәше, таянычы Нурсөягә багышланганнары да шактый     (6 нчы слайд). Фәнис абыйның бер канаты Гафифә апа булса, ә икенче канаты – аның сөеклесе.  Алар, пар канатлар булып, 45 ел бергә яшәделәр. Ул шагыйрьгә илһам өстәүче дә, газапларын җиңеләйтүче дә, олы мәхәббәте дә булды:

                       Тормышым – авыр арба,

                       Йөгем гел артып бара.

                       Арбам күптән туктар иде,

                       Мәхәббәт тартып бара. (7 нче слайд)

12 нче укучы. “Ак чәчәк” шигырен укый.

  - Нурсөя исән булса, мин яшәрмен, ул юк икән, яши алмам. Сусыз калган гөл кебек шиңәрмен, сулырмын, - дип әйткән иде Фәнис абый тормыш иптәше турында.

(“Ватаным Татарстан” газетасының 2008 нче ел, 25 нче гыйнвар санында басылган  интервьюны уку)

13 нче укучы. Аның каләменә күп жанрлар буйсына. Ул “коеп куйган шагыйрь” генә түгел, кызыклы прозаик та, драматург та. Автобиографик характердагы “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан тыш, аның “Яшел утрау хуҗалары”, “Язмышлар язылганда”, “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра”, “Яралы язмышлар” исемле повестьлары да бар.

  - “Җилкәннәр җилдә сынала” исемле повестенда Фәнис Яруллин укучыларына мөрәҗәгать итеп болай ди:

14 нче укучы. “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”.

Укытучы. Әйе, түземнәр генә бәхеткә лаек. Гомеренең һәр тәүлеген аяусыз көрәштә үткәргән шагыйрь инде арабызда юк. 2011 нче елның 9 нчы декабрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин вафат булды. Ул – һәркемнеке иде. Һәркем аны үзенеке дип санады. Ә ул берәүне дә кире какмады, дөньяны, кешеләрне яратты. Шул уңайдан без аның үткән тормышына, әдәби иҗат эшчәнлегенә бик кыска гына бер караш ташлап алдык. Күп эшләгән Фәнис Яруллин, гаять күп! Әгәр исән булса, алга таба да  укучыларны еш сөендерер, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәр иде. “Халыкның кадерлесе” диләр аның турында. Ни өчен кадерле икәне барыбызга да аңлашыла.

        Ә кичәбезне Ф.Яруллинның “Калдырасы иде шигырьдә” исемле шигыре белән тәмамлыйбыз.

  1. 4-5 нче сыйныфларда түгәрәк өстәл.
    Максат : 1. Ф. Ярулинның иҗатын һәм тормыш юлынөйрәнү.
    2. Әдип турында мәгълүмат бирә, әсәрләрен анализлый белү.
    3.Укучыларга үзләрендә шәфкатьлелек, намуслылык, кыюлыксыйфатлары тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү һәм шуны үз яшьтәшләренә җиткерә белү.
    Материал: Ф. Яруллин портреты, әсәрләре,шигырьләрбелән диск, Ф.Яруллин иҗатына багышланган видеофильм.
                                        Түгәрәк өстәл барышы.
    1.Хәерле көн ! Исәнмесез !
    Мин бүгенге очрашуыбызны шигырь юллары укудан башлыйсым килә.
    Чишмә кебек Синең иҗат юлың,
    Диңгез кадәр синдә сабырлык.
    Үзеңнән соң сүнмәс исемең калса,
    Шул түгелме иң зур батырлык?
    Олы җанлы ,матур,батыр булып,
    Йөрәгенә кердең һәркемнең.
    Сокландыргыч изге исемең белән
    Горурлыгы булдың халкымның.
    Кыен чакта безгә ярдәм итә
    Син тудырган изге саф хисләр.
    Туган илдә күбрәк булсын иде,
    Күбрәк тусын иде Фәнисләр! 
    -Укучылар, шигырь юлларында нинди исем телгә алынды?
    -(Фәнис)
    -Бу исем сезгә нәрсә турында әйтә?
    -(Фәнис абый Яруллин турында. Ул язучы, шагыйрь...)
    -Дөрес, без бүгенге очрашуыбызны Ф.Яруллинга һәм аның иҗатына багышлыйк. Бу очрашуны без түгәрәк өстәл рәвешендә үткәрергә булдык һәм аны Ф.Яруллин исемендәге конференциягә әзерлек итеп алыйк. Укучылар, ә хәзер, әйдәгез, Ф.Яруллин турында сөйләшүебезне дәвам итик.Мин әле генә укып киткән шигырь юлларында Ф.Яруллинның нинди сыйфатлары ачык итеп бирелгән?
    (-Олы җанлы, сабыр, халыкның горурлыгы,сокландыргыч изге исемле итеп бирелгән).
    -Дөрес, бу чыннанда шулай. Ф.Яруллин – халык язучысы, шагыйрь,драматург, күп санлы китаплар авторы, публицист. Без хәтта аның портретына карап та аңа хас булган сыйфатларны әйтә алабыз, шулай бит?
    (-Ул бик ягымлы, сабыр, итәгатьле, намуслы, кешелекле, балаларны яратучан, эчкерсез елмаюлы кеше итеп сурәтләнгән.)
    Без инде башлангыч сыйныфлардан бирле Ф.Яруллинның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныша киләбез. Бу очрашуда без аның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әсәрен анализларбыз, әсәрләренә салынган төп фикерне, яңалыкны табып, башкаларга да аңлатырга өйрәнербез. Башта,әйдәгез, искә төшерер өчен, Ф.Яруллинга багышланган фильмнан өзек карап китик әле.
    Ф.Яруллинның иҗаты - күпкырлы һәм киң колачлы.Башта без аның “Зәңгәр күлдә Ай коена” исемле әкиятен анализларбыз. Әкияттә аңлашылмый торган сүзләр очрарга мөмкин, шуларны карап китик:
    ышкый-ышкый-натирая, җәтмә – сеть, ишеп ясалган-свитый, миң – родинка, сукыр тычкан-крот, гөберле бака – жаба, өрергә тотынды-начал дуть, бәладән башаяк – от греха подальше, галәмәт - здесь :необычайное, бака ефәге – водросль.

Әкиятне укымыйча, анализлап булмый, шулай бит? Әйдәгез, укып чыгыйк.
(- әкиятне укучылар чиратлап кычкырып укыйлар)

Хәзер инде әкият турында сөйләшсәк тә була.
1. Ни өчен әсәр хикәя түгел,ә әкият дип атала?
(Чөнки әкияттә тере булмаган предметлар, табигать, күк җисемнәре сөйләшә, аңлый һәм фикерли ала, ә хикәядә бары кешеләр генә моны эшли. Бу әкияттә дә  Ай, Чуртан,Гөберле бака сөйләшә.)
2.Эчтәлекне аңлау дәрәҗәсен тикшерү.
(Сораулар алдан кәгазьдә языла.Укучылар сорауларны алып укыйлар һәм җавап бирәләр.)
3.Уңай һәм тискәре геройларга характеристика бирү.
(Уңай герой – Ай, тискәре геройлар – Чуртан, Гөберле бака һ. б. Ни өчен, нинди эшләренә карап, без аларны уңай яки тискәре дип әйтә алабыз?дигән сорауга җавап эзлиләр).
-Тормышта да шундый ук уңай һәм тискәре геройлар очрый.
Эзләнү нәтиҗәсендә укучылар үзләре “Һәрвакыт кешелек сыйфатларын югалтмыйча,  Кеше булып калырга кирәк”, дигән фикергә килергә тиешләр.
4. Кешедә булган уңай сыйфатларны барлау: ягымлы, юмарт, шәфкатьле, гадел, тырыш, әдәпле, түземле, ярдәмчел, булдыклы, кешелекле, миһербанлы. 
5.Әкиятләрдә һәрвакыт яхшылык җиңеп чыга.Ә бу әкияттә нәрсә өстен чыгар икән?(Яхшылык.) 
-Ни өчен?
-Чөнки яхшылык кешене бизи, кире яхшылык булып үзеңәәйләнеп кайта.
6.Мәкальләр уку.
-Яхшылык җирдә ятмый.
-Эше яхшының үзе яхшы.
-Яхшылыкка – яхшылык (укучылар укылган әкият мисалында һәр мәкальне анализлап аңлаталар).
Әйтелгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясап карыйк әле, Ф.Яруллин бу әсәре белән укучыларга, кешеләргә нәрсә әйтергә теләгән?

-Игелек кыл.
-Гафу итә бел.
-Үзеңне башкалар урынына куеп кара.
-Үзеңнән мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыш.
Бу әкиятне укып, без нинди яңалык алдык?Бүген сөйләшкәннәр безгә киләчәк тормышыбызда кирәк булырмы? (укучыларның җавапларын тыңлау)

Ә хәзер, бу әкиятне конкрет конференция материалы итеп алсак, без аны тыңлаучыларга ничек җиткерергә тиеш булабыз. Әлбәттә, без аны укып утыра алмыйбыз, шуның өчен, иң баштан автор турында мәгълүмат биргәннән соң, без әкиятнең кыскача эчтәлеге белән таныштырып китәбез. Шуннан соң гына әкиятне анализлый башлыйбыз. Моның өчен без бүген сөйләшкәннәрне кулланып, образларга (әкият геройларына) характеристика бирәбез, аларның әсәрдә тоткан ролен әйтәбез, әсәрдә яшеренгән, автор әйтергә теләгән төп фикерне табып күрсәтәбез, әкиятнең әһәмиятен (тормышта безгә кирәкме ул, юкмы? Ни өчен кирәк булуын) әйтәбез, мисал итеп татар халык мәкальләрен китерә алабыз һәм ахырда, нәтиҗә ясап, үз фикеребезне җиткерәбез (без бу әсәр турында нәрсә уйлыйбыз? Бу әкиятне башкаларга укырга тәкъдим итәр идекме без, әллә юкмы?)

Шуның белән без бүгенге түгәрәк өстәл артында очрашуыбызны тәмамларбыз. Киләсе очрашуларда да без бүгенге үрнәк нигезендә әдипнең башка әсәрләрен, шигырьләрен анализларбыз, аны башкаларга җиткерергә, конференцияләрдә чыгыш ясарга өйрәнербез.
«Җырдан салынган һәйкәл» (“Нурсөя” поэмасына нигезләнеп үткәрелгән сыйныф сәгате).

(7-8 нче сыйныфлар)

        Сыйныф сәгатенең төп максаты булып, Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗатында иң төп урын алып торган кеше – хатыны Нурсөя ханым белән якыннанрак танышу, язучының аңа багышлап язылган поэмасы белән танышу тора.

        Аңа әзерләү чорында язучының шушы пэмасы белән танышырга тәкъдим ителә. Экранда Фәнис Яруллин һәм Нурсөя ханымның бергә төшкән фотосы һәм шигырь юллары бирелә:  

Нурсөя белән сөюнең

    Мәгънәсен яшәрттегез.

Тарихта калачак бит ул

    Сезнең мәхәббәтегез.”

                       Айдар Хәлим.

Иң беренче эш итеп, әдипнең биографиясен искә төшереп китәбез, аның нинди әсәрләрен беләбез (укучылар үзләре сөйлиләр). Алга таба Нурсөя ханымның кем булуы турында сөйләшәбез, аның Фәнис Яруллинның иң кадерле, якын кешесе булуын әйтәбез.

Фәнис абыйның танылган шагыйрь, язучы һәм драматург булып ирешүендә, аның яшәү һәм иҗат итү өчен бетмәс ихтыяр көче таба алуында, һичшиксез, аның хатыны – Нурсөя ханымның өлеше бик зур.  Нурсөя исемле яшь кыз Яңа Бистәнең мехкомбинат кичке мәктәбендә укыганда аларга ниндидер «гарип» шагыйрьнең өенә барып укыту кирәклеге турында сөйли башлыйлар. Укытучыларына ияреп, кызлар да шул шагыйрь янына баралар. Аннан соң инде аның янына үзләре генә йөри башлыйлар. Бу турыда Нурсөя ханым үзе Айдар Хәлим белән булган әңгәмәдә: “Үзем татарча укымаган булсам да, Фәнисне укыту һәм шигырьләрен күчереп язу өчен татарча укырга-язарга өйрәндем. Ышанасызмы, мин аны бөтен бәхетсезлеге һәм таланты белән яраттым. Мин Мари республикасының Әлмәмәт авылында туып-үскән татар кызы, ниндидер мәрхүмлекләргә дучар ителеп булса да, шундый ук татар егетен бәхетсез итә алмый идем. Көтеп-көтеп, Фәнис аякка баса алмагач, без 1965 елдан бергә яши башладык. 1967 елда язылыштык. ЗАГС хезмәткәрләре өйгә килделәр. Өйләнешкәч, тәмсез телләр — алар татарда җитәрлек! — Казанны тутырдылар: имеш, фатиры, акчасы һәм даны өчен кияүгә чыкканмын... Менә утыз ел инде бергә яшибез. Аллага шөкер, мин үземне бәхетсез дип исәпләмим. Фәнис тә шулай бугай...” – дип сөйли. Нурсөя ханым ярдәме белән Фәнис Яруллин читтән торып Казан университетының татар филологиясе бүлегендә укый. Аның белән бергә әдәбиятка башка яшь шагыйрьләрне һәм язучыларны алып керәләр. Үзенең сөекле хатыны турында сөйләгәндә Фәнис абый: “Нурсөягә килгәндә... Минутлык батырлыкны, бәлки, һәр юләр дә эшли аладыр, ә гомер буе мондый батырлыкны һәркем эшли аламы? Ел саен туган авылыма алып кайта. Күтәреп чыгара, күтәреп кертә. Әйтергә дә онытканмын, безнең бит «Запорожец» дигән машинабыз бар... Минем өчен өйрәнде Нурсөя машина йөртергә...” ди.

Фәнис Яруллинның Нурсөя ханымга чиксез рәхмәте һәм хөрмәте, күңелендә булган җылы хисләре “Нурсөя” поэмасында чагыла. Поэма тугыз бүлектән тора, һәр бүлек эпиграф белән башлана һәм бүлекләрдә шул эпиграф ачыклана, аның мәгънәсе ачыла.

Хәзер, әйдәгез, поэмага игътибар юнәлтик. Яхшырак аңлашылсын өчен, әйдәгез, башта поэманы укып чыгыйк (берничә укучы чиратлап поэманы укыйлар). Уку барышында поэманың һәр бүлеген аңлатып, анализлап барырбыз.

Поэманың башында автор икесе ике юлдан очып барган ике кош турында яза. Ул үзен һәм үзенең хатынын шул ике ирекле кош итеп сурәтли. Кошлар – ирекле җан ияләре, алар чиксез күкләрдә очалар, беркемгә дә, бернәрсәгә дә буйсынмыйлар һәм бәйләмиләр. Фәнис Яруллин да аяклары белән йөри алмаса да, күңеле һәм рухы белән бик күпләргә караганда ирекле һәм көчле ихтыярлы. Шул ук сыйфатларга Нурсөя ханым да ия, дисәк, бер дә ялгышмабыз.

          Карап торсаң, гади генә кошлар,

          Очышлары нинди югары!

Алга таба әдип үзенең сөекле хатынын ихлас йөрәгеннән чыккан җылы сүзләр белән мактап яза. Аның нинди яхшы, киң күңелле булуын, аның кебек кешеләрне башка бер җирдә дә таба алмавын гаҗәеп матур сүзләр белән сурәтли. Бу изге җанның күңел байлыгын сурәтләү өчен хәтта сүзләр таба алмавына көенеп тә куя:

     Сиңа атап күпме шигырь яздым,

     Уйлар мең кат дөнья урады.

     Ләкин синең күңел байлыгыңны

     Ачар сүзләр табып булмады.

Әдип иң якын дусты да, киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә булган сөекле хатынын беркемнән дә читенсенмичә, күкләргә чөеп мактый.

Поэма авторның үз тормыш халәтен сурәтләү белән дәвам итә. Ул да, башкалар кебек, “сөю җимешен” эзли, “ак болытларда”, ягъни хыял диңгезендә йөзә. Ләкин башкалардан аермалы буларак, ул җаны, уе, хыялы белән генә эзли ала шул. Инде эзләп тә таба алмагач, “өмет чаткылары” сүнә башлый, поэмада ул моны “карурманнарда калу” дип атый. Карурман дип, агачларның кояш яктысы аз гына үтеп керә алырлык, куе булып үскән урманны әйтәләр. Әдип тә үзенең өметсезлеген әнә шул яктылык үтеп керә алмаслык карурман белән чагыштыра. Ә үзен “яралы бөркет җаны” дип атый. Бөркет – иң ирекле, көчле, җирне биектән генә күзәтүче кош. Фәнис Яруллин да шул бөркет кебек ирекле, көчле ихтыярлы. Ләкин өметсез калуын ул шул бөркетнең яралануы белән тиңли.

          Аларның мәхәббәте бер дә гади түгел шул. Бу мәхәббәт олы хөрмәт, тугрылык, бер-береңне аңлый белү кебек олы сыйфатларга нигезләнгән. Тик ул мәхәббәтне ерактан, “Кояштан яки Айдан” эзләргә кирәкми, киресенчә, ул кешенең янында йөри, аны бары күрә белергә генә кирәк. Синең гомерлек ярың булырлык кеше тышкы кыяфәте белән “бик гади Җир кызы”, ә “җаны белән бөек, йөрәге белән гали” булырга мөмкин. Әнә шундый кешене эзләргә, күрә һәм таный белергә кирәк дип әйтергә тели автор.

Гадилеге белән Җир кызы булса, ә самими, урман һавасыдай саф күңелле, урман чәчкәләредәй гүзәл, җиләкләрдәй татлы телле булуы урман кызын хәтерләтә. “Иңнәрендә ике толым”, “бик нурлы гәүдә”ле итеп бирә ул аны. Чыннан да беренче тапкыр Фәнис янына килгәндә Нурсөя шундый гүзәл, ике озын толымлы, яшь, чибәр кыз була. Бу матурлыкның тышкы кыяфәттә генә түгел, күңел матурлыгы да икәнен автор поэмада берничә тапкыр кабатлый.

Фәнис Яруллин бәхетнең нигезендә тугрылык, җаннардагы олылык, сабырлык, күңелдәге матурлык һәм, әлбәттә инде, мәхәббәт булуын әйтә. Ләкин бу бәхетне, бу олы мәхәббәтне табу гына түгел, саклый да белергә кирәк дип искәртә әдип:

    Мәхәббәтне табу җиңел,

    Авыр ләкин саклавы.

    Җиңел түгел гомер буе

    Гел-гел бергә атлавы.

Ә Фәнис белән Нурсөя мәхәббәтне таба белгән кебек, аны саклый да беләләр. 50 ел буе алар иңне-иңгә куеп, бер-берсенә сердәшче, киңәшче, бер җан булып матур гомер кичерәләр. Бу ике яр “матур яшәүнең тирән сер” булуын бик яхшы аңлыйлар. Бу сергә алар “бөтенесен тигез бүлеп”, бергә янып һәм көеп төшенәләр.

Һәрвакыт авыр гына яки җиңел генә булып тормый, төрле вакытлар була. Нинди генә вакыт булса да, җаннарны җылыткан мәхәббәтне, серле учак – гаилә учагын сүндермәс өчен ике йөрәкнең бертигез януы кирәк, ди автор. Бер-береңне аңласаң, күңелең матур булса, мәхәббәтнең канатларын бернинди дә авырлыклар сындыра алмас. Шул вакытта гына серле учак сүнмичә янар, аның яктысы әллә кайларга күренер, күпләрне сөендерер һәм сокландырыр.

Әдипнең бу әсәр белән Нурсөясенә булган чиксез мәхәббәтен, хөрмәтен, рәхмәтен белдерүен күрдек. Поэманы Нурсөягә мәдхия дип әйтсәк, без бер дә ялгышмабыз. Үзенең бер язмасында Фәнис Яруллин: “Язмышымның иң зур бүләге – Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” — ди. Гомерлек тормыш иптәше, тугры юлдашына булган йөрәгендәге барлык җылы хисләрен, рәхмәт сүзләрен шигырь юлларына күчерә ул. Ә поэманың соңгы юлын ул: “Җырдан салынган һәйкәл син, Урман кызы, Нурсөя”, - дип тәмамлый. Бу юлларда поэмага салынган төп фикер дә, олы мәхәббәт тә, Фәнис абыйның олы бәхете дә чагыла.

Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Ә Фәнис абый һәм Нурсөя апаның мәхәббәте, аларның тормышы безнең өчен үрнәк, ә Фәнис абыйның әсәрләре – шул мәхәббәт белән сугарылган хәзинә. Аларның тормышы һәм әдипнең әсәрләре безне дә көчле, сабыр булырга, бер-беребезне, олыларны, кешеләрне хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтә.

Дәресебезнең ахырында, нәтиҗә ясап, язучы Айдар Хәлимнең сүзләрен китерәсе килә: “Сау-сәламәт килеш, зиннәтле фатирларда яшәп, кыйбатлы машиналарда йөреп, мәхәббәтне дефицитка әйләндергән йөзләгән милләттәшләребезгә бер бөек сабак бу язмыш. Шуның өчен алар безгә яңадан кайтачак. Җирдә тормыш һәм милләт булганда, бу ике сөекленең бер илаһи язмышы безгә гел-гел кайта торачак.

Йомгаклау

Әлеге проект эшебезгә нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: Фәнис Яруллин иҗаты әдәби уку (башлангыч сыйныфларда) һәм әдәбият (урта һәм зур сыйныфларда) дәресләрендә тирәнтен өйрәнелми, әлбәттә, моның өчен вакыт та җитмәс иде. Шуңа күрә проект эшебезнең максаты Фәнис Яруллинның тормыш юлын һәм иҗатын сыйныфтан тыш чараларда тирәнтен өйрәнү иде һәм шул максатка ирешү өчен билгеле бер бурычлар да куелган иде. Куйган максатыбызга ирешүдә биш эш төре күрсәтелде:  

1) 5-9 нчы сыйныфлар катнашуында  “Терәк барын тоеп иҗат итсәң, җилкәннәрне җилләр каермас” сыйныф сәгате;

     2) 6–7 нче сыйныфларда “Син үлемсез әни бу дөньяда.” Ф. Яруллиның иҗатында ана образына багышланган әдәби – музыкаль кичә;

     3)  Ф.Яруллин иҗаты буенча 8 – 9 нчы сыйныфларда искә алу кичәсе;

     4) 4-5 нче сыйныфларда Ф.Яруллин исемендәге конференциягә әзерләнү өчен оештырылган түгәрәк өстәл;

5) 7-8 нче сыйныфларда Ф.Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга багышланган сыйныф сәгате.

Бу эш төрләрен гамәлгә ашырып, һәр сыйныф сәгатендә, түгәрәк өстәл артында очрашуда, искә алу кичәсендә һәм әдәби – музыкаль кичәдә укучыларның әдип турында булган белемнәрен тирәнәйтүгә һәм алган белемнәрне кулланырга, башкаларга җиткерергә өйрәнүгә ирештек. Моңа ирешүдә безгә төрле җиһазлар ярдәмгә килде: компьютер, проектор, әдипнең портреты, фотолар, шигырьләре, китаплары, аудио һәм видео язмалар, видеофильм, укучылар тарафыннан эшләнгән иллюстрацияләр. Проект эшебезнең көтелгән нәтиҗәләре: татар әдәбияты белән кызыксыну уяту, татар әдәбияты буенча белемнәрне тирәнәйтү. Материалны дәрестә һәм сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чаралар ярдәмендә  Татарстан Республикасы халык шагыйре, язучы, драматург, публицист Фәнис Яруллинның тормыш юлын һәм иҗатын сыйныфтан тыш чараларда тирәнтен белүгә ирешү. Без бу нәтиҗәләргә ирештек дип саныйбыз.

Язмышларга буйсынмас җанны

Калдырасы иде күңелләрдә...

Нәкъ әнә шул максат белән әлеге теманы сезнең игътибарыгызга  тәкъдим итәргә булдык. Әдәбиятыбызның күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин үзенең тормышчан иҗаты, язмышны буйсындырырлык  холкы белән  бүгенге болгавыр заманда кыенлыкларга очраганнар өчен маяк була ала. Аның геройлары безне җилкәннәребезне җилләр сынаганда да бирешмәскә, алга барырга өнди, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтә.

Кулланылган әдәбият

  1. Д.Ф. Заһидуллина, Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод.кулланма. –Казан.Мәгариф, 2000.-335 б.
  2. Проектирование основной образовательной программы образовательного учреждения. - М.: Академкнига, 2010
  3. Фәрит Хатипов, Әдәбият теориясе. – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000.
  4. С.Г.Хәкимова, Фәнис Яруллин. Томыш һәм иҗат батырлыгы. Казан. “Идел-Пресс”, 2007.-192б.
  5. Чернобай Е.В. Технология подготовки урока в современной информационной образовательной среде. – М. “Просвещение”, 2013.
  6. Ф.Яруллин, Сайланма әсәрләр (өчтомлык). – Казан, Татарстан дәүләт ”Мирас” китап нәшрияты, 1994.
  7. Ф.Яруллин, Әсәрләр: 3 томда. – Казан: Тат кит. нәшр., 2007.
  8. Ф.Яруллин, Сайланма әсәрләр. 5 томда. – Казан: Тат кит. нәшр., 2004.
  9. Ф.Г. Яруллин, Сайланма әсәрләр. Казан. Татарстан Республикасы, “Хәтер” Нәшрияты, 2002.-255б.
  10. Ф.Г. Яруллин, Зәңгәр күлдә ай коена: Әкиятләр.-Казан. Тат.кит.нәшр., 1990.-272.
  11. Интернет-ресурслар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Отчизны верные сыны

Сценарий классного часа...

Презентация "Отчизны верные сыны"

Презентация к классному часу - http://depositfiles.com/files/l119fucml...

Литературный вечер "Кубани славные сыны", посвященный памяти героев Великой Отечественной войны

Литературный вечер "Кубани славные сыны" посвящен памяти героев Великой Отечественной войны. Мероприятие предназначено для учащихся 9 классов. На данное мероприятие рекомендуется пригласить героев Вел...

Классный час в 6 классе : « Сыны Отечества. Защитники земли русской».

Этот классный час был проведен в 6 классе. Он посвящен маршалу Г.К.Жукову. Интересен подготовительной исследовательской работой....

"Сказка о царе Салтане, о сыне его славном и могучем богатыре князе Гвидоне Салтановичеи о прекрасной царевне Лебеди" урок- КВН

Данный урок проводится либо в конце первой четверти, либо после изучения темы "Карты", "Горные породы", "Координаты"....

"Сказка о царе Салтане, о сыне его славном и могучем богатыре князе Гвидоне Салтановичеи о прекрасной царевне Лебеди" урок- КВН

Данный урок включает обобщение по теме :"Карта, полезные ископаемые, путешественники....