Календарно - тематическое планирование
календарно-тематическое планирование (5 класс) на тему

татар әдәбиятыннан һәм татар теленнән   эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_klass_tat.tele_.docx47.01 КБ
Файл 5_klass_tat.d.docx38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды:                                          Килешенде:                             Расланды:

 Методик берләшмә җитәкчесе     Директор урынбасары            Мәктәп директоры

_________ /Ф.Т.Хәйретдинова      _______/Э.М.Камалова          _______/Э.Н.Сафина

Протокол № 1                                  “27” август 2014  ел                 Приказ № 137

“26” август 2014 ел                                                                            “29”  август 2014  ел

Беренче  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәгыйтова Гөлсинә Гаязовнаның

татар теленнән  эш программасы

       ГБМБУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган   В.Ф.Ежков исемендәге

 Арча 1 нче урта гомуми белем  мәктәбе”

5 класс

                                                                                                     Педагогик совет

                                                                                                     утырышында каралды

                                                                                                     Протокол № 1

                                                                                                     “28 ” август 2014 ел

 

2014 – 2015 нче уку елы

Укыту – тематик планлаштыру

Фән:        татар теле

Класс:       5

Укытучы:          Сәгыйтова Гөлсинә Гаязовна

Сәгать саны:      105,        атнага 3 сәгатьтән  

Бәйләнешле сөйләм үстерү-29  (сочинение – 4,   изложение – 4, диктант – 6,

административ контроль эш – 1, төрле  характердагы текстлар төзү-14)

  Дәреслек:   Татар теле: рус телендә төп гомуми белем  бирү мәктәбенең

5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)  Ф.Ф.Харисов,          Ч.М.Харисова ,  Казан Татарстан китап нәшрияты, 2012.  

                             

                                                 Аңлатма язу

               Татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары:

рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты: укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру .

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары:

1.Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

3. Сөйләм эшчәнлеген белүгә ныклы күнекмәләр булдыру,  туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгын камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

5. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

6. Татар телен башка фәннәрдә белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләрен булдыру.

7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.                                                    

8. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту.

9. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү . Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиеш. Бу бер үк вакытта сөйләм теленә дә, язма телгә дә карый, ягъни укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү максаты куела.

10. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.                            5 нче сыйныфта эш программасы түбәндәге  норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы

2.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

3.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

 4. “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын     укыту программасы”(татар балалары өчен):1 – 11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010.

5.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “ Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы.(Протокол №1, 28 август, 2014 ел)

6.2014|2015 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге.

7.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  ” Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 5нче сыйныфта (татар төркеме) татар теле дәресләренә атнага 3 сәгать ( барысы 105 сәгать) вакыт бирелгән.

                    5 нче сыйныфта белем бирүнең эчтәлеге

. 1Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау (8 сәгать)

Лексикология буенча үткәннәрне кабатлау.

Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр һәм кушымчалар. Кушымчаларның төрләре.

Морфология: исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыльне кабатлау.

Синтаксис: сүзтезмә һәм җөмлә, җөмләнең баш кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, аергыч, тиңдәш кисәкләр, алар янында теркәгечләр, эндәш сүзләр, интонация.

2. Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография.( 34сәгать+1 ад. кон. эш)

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат.Авазларның ясалу урыннары турында төшенчә.

Сузык һәм тартык авазлар классификациясе.Рәт һәм ирен гармониясе.

Тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре.

Иҗек калыплары. Сүз басымы. Сузыкларның кыскаруы. Интонация һәм аның төрләре. Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Татар алфавиты.

Сузык һәм тартык аваз хәрефләре.

Икешәр аваз кушылмасын белдергән (я,ю,е) һәм ь, ъ хәрефләренең дөрес язылышы. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Кабатлау.

3.Лексикология һәм лексикография  ( 24 сәгать)

Лексика турында гомуми мәгълүмат.Сүзнең лексик мәгънәсе.

Килеп чыгышы һәм кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү  принциплары, алардан дөрес файдалану.

Сүзләргә лексик анализ ясау.

Кабатлау.

4.Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы   (33 сәгать)

Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалардан бәйләгечләр һәм модальлек кушымчалары. Татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе.

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр. Татар телендә сүз ясалу ысуллары:

-ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясалу;

-сүзләр кушылу ысулы белән кушма, парлы һәм тезмә сүзләр ясалу;

-бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы белән яңа сүзләр ясалу;

-сүзләрне кыскарту ысулы;

-фонетик ысул белән яңа сүзләр ясалу;

-сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү юлы белән яңа сүзләр ясалу.

Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

Кабатлау.

         Ел буе үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау  (5 сәгать)

              5.Бәйләнешле сөйләм үстерү

1.Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, кечкенә хикәя төзү.

2.Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, яраткан ел фасылы турында кечкенә хикәя язу.

3.Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, укыган китап яки караган спектакль буенча кара-каршы сөйләшү(диалог төзү).

4.Укылган яки тыңланган әдәби әсәрдән өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, план төзү.

5.Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзеп язу.

6.Бирелгән фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү.

7.Изложение (сочинение) язарга өйрәнү.

8.Төрле характердагы диктантлар язу.

     

             5 нче сыйныф укучыларының татар теленнән   белем дәрәҗәсенә таләпләр

              Фонетика:

1.Сузык  һәм тартык авазларның классификацияләрен, алардагы үзгәрешләрне белү. Сингармонизм законын, рәт һәм ирен гармониясе  үзенчәлекләрен сөйләмдә дөрес  куллану.

2.Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү, тиешле интонация белән сөйләү.

3.Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Алфавитны истә калдыру.

4.Сүзләргә фонетик анализ ясау.

5.Орфоэпик сүзләрдән файдалану.  

         Лексика һәм фразеология:

1.Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе буенча билгели белү.

2.Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә  белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

3.Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.

4.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

5.Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

               Сүз төзелеше һәм ясалышы:

1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

2.Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

                 Сөйләм эшчәнлеге:

1.Укучыларның үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

2.Укыган  яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.

3.Бирелгән план буенча сочинение язу.

4.Әдәби геройларны сурәтләпбирү.

5.Каралган спектакль буенча телдән яки язмача хикәя төзү.

6.Программа буенча укылган китапның эчтәлеген сөйләү яки язу, үз фикереңне белдерү.

7.Эш кәгазьләре язу.

8.Якын дустыңа яки туганыңа хат язу.

9.Укытучы биргән яки укучы үзе сайлаган китапка аннотация язу.

10.Сочинение элементлары булган изложениеләр язу.

11.Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү.

     

Эчтәлекнең темаларга һәм сәгатьләргә бүленеше

Төп темалар

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү

1

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

8

-

6

2

2

Фонетика. Орфоэпия.Графика һәм орфография.

34(+1сәг. ад. кон. эш)

23

1

10

3

Лексикология һәм лексикография

24

15

1

8

4

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

33

23

2

8

5

5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

5

-

4

1

6

Административ контроль эш.

1

-

1

-

7

Барлыгы

105

61

15

29

 

                           

                                     Календарь - тематик план

Бүлекләр һәм темалар

сәгать саны

үткәрү вакыты

план буенча

факт. план буенча

                              Башлангыч  сыйныфларда  узганнарны кабатлау  -8 сәгать

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Туган тел турында әңгәмә.

1

2

Лексикология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.Тел белеме бүлекләре.

1

3

 Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымчалар. Ялгызлык, уртаклык исемнәре.

Зат, тартым, күрсәтү һәм сорау алмашлыклары.

1

4

Сыйфат.  Фигыль.  Хикәя фигыль.

1

5

Диктант. Тикшерү диктанты. Керпе һәм аның балалары

1

6

Синтаксис һәм пунктуация. Сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре;  җәенке һәм җыйнак җөмләләр.

1

7

Җөмләнең иярчен  кисәкләре. Җөмләнең тиңдәш кичәкләре, алар янында тыныш билгеләре.

Теркәгечләрне дөрес куллану.

Эндәш сүзләр һәм интонация.

1

8

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Өйрәтү характерындагы изложение язу. “Әбугалисина” (12бит)

1

                   Фонетика, орфоэпия, графика, орфография -34 сәгать+1 админс. конт. эш

9

Хаталар өстендә эш. Фонетика  һәм орфоэпия.

1

10

Авазларның ясалу урыннары.

1

11

Сузык авазлар. Сузыкларның классификациясе.

1

12

Сузыклар гармониясе. Рәт гармониясе.

1

13

Ирен гармониясе.

1

14

Аңлатмалы диктант. Сак булыгыз!

1

15

Тартык авазлар.  Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

16

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Китапны  ничек укырга?

1

17

[w] һәм [в] тартыклары.

1

18

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Туган ягым – Арча.

1

19

[һ] һәм [х] тартыклары.

1

20

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Һәйкәлләр ни сөйли?

1

21

[г], [гъ], [к], [къ] тартыклары. Ясалышы.

1

22

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Безнең бакчада.

1

23

[м], [н], [ң] тартыклары

1

24

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Туган телем- әнкәм теле.

1

25

[ч], [ц], [щ] тартыклары

1

26

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Циркта

1

27

[ , ] (һәмзә) тартыгы

1

28

Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре. Авазлар чиратлашу.

1

29

Борын ассимиляциясе.  Ирен ассимиляциясе.

1

30

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Изложение язу. Бигрәк тәмле бәрәңге.

1

31

Иҗек.  Иҗек төрләре.

1

32

Иҗек калыплары

1

33

Бәйләшенле сөйләм үстерү. Казан – безнең башкалабыз.

1

34

Сүз басымы.

Сүз басымының  төрле иҗеккә төшкән очраклары.

1

35

Интонация.  Интонация төрләре.

1

36

Картина буенча сочинение. А. М. Родионовның “Кышкы кич” картинасы.

1

37

Графика һәм орфография.  Алфавит.

1

38

Сузык аваз хәрефләре: А хәрефе

Э хәрефе. О,ө хәрефләре.

1

39

Икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең (я.ю.е) дөрес язылышы.

1

40

Тартык аваз хәрефләре.  В хәрефе.

1

41

К,г хәрефләре.

ь, ъ хәрефләре

Сүзләргә фонетик анализ ясау тәртибе.

1

42

 Фонетика, орфоэпия, графика, орфография бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

1

43

Административ контроль эш.

1

                                                 Лексикология -24сәгать

44

Лексика һәм лексикология турында

төшенчә. Хаталар өстендә эш.

1

45

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

1

46

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Минем яраткан ел фасылым.

1

47

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр.

1

48

Алынма сүзләр. Гарәп һәм фарсы алынмалары.

1

49

Интернациональ сүзләр.

1

50

Аңлатмалы диктант. Сары, әче һәм файдалы

1

51

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумхалык ,һөнәрчелек сүзләре.

1

52

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.Чын дус.

1

53

Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.  Актив һәм пассив сүзләр.

1

54

Искергән сүзләр.

1

55

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әдәби әсәрләрдәге искергән сүзләрнең яңа вариантларын табу.

1

56

Неологизмнар.

1

57

Фразеологик әйтелмәләр.

1

58

Фразеологик әйтелмәләрне дөрес куллану.

1

59

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемә итү.

1

60

Контроль диктант. Таңны каршылау

1

61

Лексикография.

1

62

Сүзлекләр. Аларның төзелү принциплары.

1

63

 Төрле типтагы сүзлекләр белән  эшләү.

1

64

Лексик анализ ясау тәртибе.

1

65

Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту.

1

66

 Бәйләнешле сөйләм үстерү. Белешмә язу.

1

67

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Картина буенча сочинение язу.

1

                                           Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы -33сәгать

68

Тамыр һәм кушымчалар.

1

69

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар.

1

70

Тамырдаш сүзләр.

1

71

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

1

72

Бәйләгеч кушымчалар.

1

73

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сабантуй.

1

74

Модальлек кушымчалары.

1

75

Төрле сүз төркемнәрендәге модальлек кушымчалары.

1

76

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мәктәптә узган бәйрәм.

1

77

Кушымчаларның сүзгә дөрес ялгану тәртибе.

1

78

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Изложение. Кояштагы тап (292 нче күнегү).

1

79

Сүзнең нигезе.

1

80

Тамыр һәм ясалма сүзләр.

1

81

Сүз төзелешен тикшерү тәртибе.

1

82

Сүз төзелешен тикшерү.

1

83

Сүз төзелеше бүлеген  гомумиләштереп кабатлау.

1

84

Диктант. Урман чишмәсе

1

85

 Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы. Төрле сүз төркемнәре ясалу. Хаталар өс.эш.

1

86

Төрле сүз төркемнәре ясалу.

1

87

 Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр.

1

88

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Укылган китап буенча әңгәмә

1

89

Сүзләр кушылу ысулы. Парлы сүзләр

1

90

Сүзләр кушылу ысулы. Тезмә сүзләр

1

91

Тезмә сүзләрдән кушма сүзләр ясалу.

1

92

Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы.

1

93

Төрле сүз төркемнәре ясау.

1

94

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  5 нче сыйныф  укучылары өчен йомгаклау контроль эше

1

95

Сүзләрне кыскарту ысулы.

1

96

Фонетик ысул.

1

97

Сүзнең мәгънәсе үзгәрүе белән яңа сүз ясалуы.

1

98

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение  "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый".

1

99

Сүз ясалышын гомумиләштереп кабатлау.

1

100

Административ контроль эш

1

                Ел буе үтелгәннәрне кабатлау -5 сәгать

101

Хаталар өстендә эш.Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау. Исем, фигыль.

1

102

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау. Фонетика.

1

103

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Кушымчалар.

1

104

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Күңелле җәй.

1

105

Йомгаклау.

1

           

                                 Укытуның методик тәэмин ителеше

               Өстәмә әдәбият

1. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. /З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. - Казан, "Мәгариф" , 2001.

2. Изложениеләр җыентыгы. /(татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен). Казан, "Мәгариф" , 2003.

3.Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, "Мәгариф" , 2005.

4.Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы (татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма). /Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина. - Казан, "Мәгариф" , 2005.

5.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. - Казан: "Раннур", 2000.

6.Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, "Мәгариф" , 1994.

7.Эш кәгазьләре үрнәкләре. /З.В.Вәлиев. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1999.

Электрон ресурслар исемлеге:

1. Л.Вәлиева, Г.Җәлилова сайтлары.

2. Электрон китапханә



Предварительный просмотр:

Каралды:                                          Килешенде:                               Расланды:

Методик берләшмә җитәкчесе      Директор урынбасары              Мәктәп директоры

_________ /Ф.Т.Хәйретдинова      _______/Э.М.Камалова              _____/Э.Н.Сафина

Протокол № 1                                  “27” август 2014 ел                     Приказ № 137

“26” август 2014 ел                                                                               “29”  август 2014 ел

Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                          Сәгыйтова Гөлсинә Гаязовнаның

татар әдәбиятыннан  эш программасы

       ГБМБУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган   В.Ф.Ежков исемендәге

 Арча 1 нче урта гомуми белем  мәктәбе”

5 класс

                                                                                                     Педагогик совет

                                                                                                     утырышында каралды

                                                                                                     Протокол № 1

                                                                                                     “28” август 2014 ел

 

2014 – 2015 нче уку елы

Укыту – тематик планлаштыру

Фән:          татар әдәбияты

Класс:              5

Укытучы:             Сәгыйтова Гөлсинә Гаязовна

Сәгать саны:                  35:        атнага 1 сәгатьтән  

Әсәрне уку һәм өйрәнү:  27          

Класстан тыш уку :            2                

Бәйләнешле сөйләм үстерү:    6  

 Дәреслек: Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5нче сыйныфы  өчен дәреслек(татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Исламов - Казан:Мәгариф, 2012

Аңлатма язуы

              Әдәбият  дәресләренең төп максаты һәм бурычлары:

1.Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

2.Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3.Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләрдәге        милләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.

      4.Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша,  яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә            мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.      

5 нче сыйныфта  эш программасы түбәндәге  норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы

2.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

3.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

 4. “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын     укыту программасы”(татар балалары өчен):1 – 11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010.

5.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “ Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы.(Протокол №1,  28 август,  2014 ел)

6.2014|2015 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге.

7.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  ” Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 5 нче сыйныфта (татар төркеме) татар әдәбияты дәресләренә атнага 1 сәгать

 ( барысы 35 сәгать) вакыт бирелгән.

     

                 5 нче класста белем бирүнең эчтәлеге

Татар халык авыз иҗаты. Әкиятләр, алардагы тылсымлы сюжет. "Зирәк карт", "Җил арба" әкиятләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү. Мәкаль һәм әйтемнәрнең табигатенә хас сыйфатлар. Алардагы мәгънә тирәнлеге һәм тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы. Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткечләр . (3 сәгать)

Габдулла Тукай. Башлангыч сыйныфта үткәннәрне тирәнәйтү. "Эшкә өндәү", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Су анасы", "Сабыйга" шигырьләре.”Һәрнәрсәнең үз урыны бар”хикәясе. Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве. Мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте.”Ана догасы”шигыре. Шигырь турында төшенчә. (2 сәгать)

Әнвәр Бакиров. Иҗаты турында белешмә. “Су анасы” балеты. Балет музыкасыннан өзек тыңлау. “Тукай һәм музыка”темасына сөйләшү. (1 сәгать).

Скульптор Садри Ахун. Скульптор иҗаты турында белешмә. Рәсем сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре.”Казанда Тукай һәйкәлләре”дигән темага әңгәмә. (1 сәгать)

Әхмәт Фәйзи.. Тормыш юлы турында белешмә."Тукай " романыннан өзекләр. Тукайның бала чагы һәм язмышының халык тормышына бәйлелеге. (1 сәгать)

Нәҗип Думави. Тормыш юлы турында белешмә. "Айлы төн" шигыре. "Син-кеше" шигыре. Табигатьнең матурлыгын сурәтләү чараларн табу. Шигырьдә кешене бөек зат буларак бәяләү чаралары. (1 сәгать)

 Нәкый Исәнбәт. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре.  "Туган ил”, "Син сазыңны уйнадың" шигырьләре.

Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе. (1 сәгать)

Гаяз Исхакый. Тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек” хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше. Хикәя турында төшенчә. (1 сәгать)

Мәҗит Гафури. Әдипнең тормыш юлы турында белешмә. “Гөлләр бакчасында” шигыре, “Кыр казы” хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсе, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. (2 сәгать)

Галимҗан Ибраһимов. Әдипнең тормыш юлы турында белешмә. “Яз башы” хикәясе. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә эшләнеше. (1 сәгать)

Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы турында белешмә. “Йолдызкай” хикәясе. Йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү, алар турында мәгълүмат бирү. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләренең актуальләштерелүе. (1 сәгать)

Гөлсем Сөләйманова. Тормыш юлы һәм җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә. Ул башкарган җырларның язмаларын тыңлау, фикер алышу. (1 сәгать)

Фатих Кәрим. Тормыш юлы турында белешмә. “Гармунчы аю белән җырчы Маймыл” әкияте. Әкияттә хайваннар образының бирелеше. “Үлем уены” поэмасы. Үлемне җиңгән кечкенә солдат образы. (2 сәгать)

Абдулла Алиш. Тормыш юлы турында белешмә. “Сертотмас үрдәк” әкияте. “Чуар тавык” хикәясе. Йорт кошлары, аларның үзенчәлекләре. Хикәянең теле. (2 сәгать)

Фатих Хөсни. Тормыш юлы турында белешмә. “Малай белән солдат”, “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрләре. Малайның әтисенә мәхәббәте. Өлкәннәр һәм бала психологиясен ачу.

Нәби Дәүли. Тормыш юлы турында белешмә. “Бәхет кайда була?” шигыре. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. “Кар нинди җылы” хикәясе. Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр. (2 сәгать)

Нури Арсланов. ормыш юлы турында белешмә. “Казан” шигыре. Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте, Казанның үткәне һәм киләчәге. (1 сәгать)

Гамир Дәүләтшин. “Гасырлар тирәнлегеннән”. Татар халкының борынгы тарихы, аны өйрәнү һәм саклау. (1 сәгать)

Гомәр Бәширов. Тормыш юлы турында белешмә. “Нинди ул Татарстан?” – республика турында мәгълүмат бирү. (1 сәгать)

Саҗидә Сөләйманова. Тормыш юлы турында белешмә. “Кайный, шаулый Казан урамнары”. Казанга бәйле бөек шәхесләр турында өстәмә мәгълүматлар бирү. “Ялгыз торна” хикәясе.Халыктагы ырымнар һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы. (1 сәгать)

Шәүкәт Галиев. Тормыш юлы турында белешмә. “Алтын куллар”, “Телләр белүче каләм”, “Магнитофон онытмый” шигырьләре. Һөнәрле, белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгы.Шигырь турындагы төшенчәне ныгыту. (1 сәгать)

Рабит Батулла. Тормыш юлы турында белешмә. “Дуслар дус булып кала” әкияте.Дусларны табу һәм саклый белүнең әһәмияте. (1 сәгать)

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы турында белешмә.”Кояштагы тап” әкияте.Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы. (2 сәгать)

Солтан Шәмси. Тормыш юлы турында белешмә.”Табигатьнең газиз баласы” хикәясе. Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, изгелек. (1 сәгать)

     5 нче сыйныф укучыларының әдәбияттан  белем һәм күнекмәләренә төп  таләпләр

   Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:

 1.Әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү.

2.Язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләре.

3.Мәкальләр һәм табышмаклар. Укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның роле.

   Әдәбият теориясеннән:

1.Хикәя, фантастик хикәя, повестьны аера белү.

2. Шигырьнең үзенчәлекләрен белү.

3.Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү.

4.Уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү.

5.Әдәби әсәрдән сурәтләү чараларын таба белү.

Татар мәдәниятеннән:

Татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү.

2. Әдәбиятка бәйле рәвештә балет,рәссам, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү.

3.Милли орнаментларны аера белү.

   Сөйләм эшчәнлеге:

1.Текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары.

 2.Укылган текст турында әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу.

3.Өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү.

4.Укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу.

 5.Тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү.

6. Уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау.

7.Балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана белү.

                 

Сәгатьләрнең темаларга бүленеше

Төп темалар

Барлыгы

Әсәрне уку һәм өйрәнү

К.т.у.

Б.с.ү.

1

Татар халык авыз иҗаты. Аның жанрлары.

3

2

1

2

Габдулла Тукай

2

2

3

Әнвәр Бакиров. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Тукай һәм музыка

1

1

4

Скульптор Садри Ахун.

Бәйләнешле сөйлим үстерү. Казанда Тукай һәйкәлләре.

1

1

5

Әхмәт Фәйзи.

1

1

6

Нәҗип Думави.

1

1

7

Нәкый Исәнбәт.

1

1

8

Гаяз Исхакый.

1

1

9

Мәҗит Гафури. Б.с.ү. “Чәчәкләр - тормыш бизәге”

2

1

1

10

Галимҗан Ибраһимов.

1

1

11

Дәрҗия Аппакова.

1

1

12

Гөлсем Сөләйманова.

1

1

13

Фатих Кәрим.

2

2

14

Абдулла Алиш.

Б.с.ү. Мин яраткан йорт хайваны.

2

1

1

15

Фатих Хөсни.

2

2

16

Нәби Дәүли.

2

2

17

Нури Арсланов. Гамир Дәүләтшин.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Безнең якның ерак тарихы.

2

1

1

18

Гомәр Бәширов.

1

1

19

Саҗидә Сөләйманова.

1

1

20

Шәүкәт Галиев.

1

1

21

Рабит Батулла.

1

1

22

Фәнис Яруллин. Класстан тыш уку. Серле дөнья.

2

1

1

23

Солтан Шәмси.

2

2

24

Йомгаклау  контроль эше

1

Барлыгы

35

27

2

6

Календарь – тематик план

Темалар

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Фактик

1

Татар халык авыз иҗаты. Әкиятләр .

1

2

Мәкаль һәм әйтемнәр. Табышмаклар

1

3

Класстан тыш уку. Татар халык әкиятләре

1

4

Габдулла Тукай "Эшкә өндәү" , "Эш беткәч уйнарга ярый", "Сабыйга" шигырьләре.

1

5

"Су анасы", “Ана догасы” шигыре.

“Һәр нәрсәнең үз урыны бар” хикәясе

1

6

Әнвәр Бакиров.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Тукай һәм музыка

1

7

Скульптор Садри Ахун.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Казанда Тукай һәйкәлләре”.

1

8

Әхмәт Фәйзи. “Тукай” романы.

1

9

Нәҗип Думави. “Айлы төн”, “Син- кеше!” шигырьләре.

1

10

Нәкый Исәнбәт. "Туган ил”, "Син сазыңны уйнадың" шигырьләре.

1

11

Гаяз Исхакый. “Кәҗүл читек” хикәясе.

1

12

Мәҗит Гафури. “Гөлләр бакчасында” шигыре.

1

13

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Чәчәкләр - тормыш бизәге”

1

14

 Мәҗит Гафури. “Кыр казы” хикәясе

1

15

Галимҗан Ибраһимов. “Яз башы” хикәясе.

16

Дәрҗия Аппакова. Йолдызкай” хикәясе. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе.

1

17

Гөлсем Сөләйманова.

1

18

Фатих Кәрим. “Гармунчы аю белән җырчы Маймыл” әкияте.

1

19

Фатих Кәрим. “Үлем уены” поэмасы.

1

20

Абдулла Алиш.  “Сертотмас үрдәк” әкияте.

1

21

Абдулла Алиш. “Чуар тавык” хикәясе. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мин яраткан йорт хайваны.

1

22

Фатих Хөсни. “Малай белән солдат” хикәясе.

1

23

Фатих Хөсни. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре.

1

24

Нәби Дәүли. “Бәхет кайда була?” шигыре.

1

25

Нәби Дәүли. “Кар нинди җылы” хикәясе.

1

26

Гамир Дәүләтшин. “Гасырлар тирәнлегеннән”.

1

27

Нури Арсланов. “Казан” шигыре.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Безнең якның ерак тарихы

1

28

Гомәр Бәширов. “Нинди ул Татарстан?”

1

29

Саҗидә Сөләйманова. “Кайный, шаулый Казан урамнары”

1

30

Шәүкәт Галиев. . “Алтын куллар”, “Телләр белүче каләм”, “Магнитофон онытмый” шигырьләре.

1

31

Рабит Батулла. “Дуслар дус булып кала” әкияте.

1

32

Фәнис Яруллин. .”Кояштагы тап”  әкияте

1

33

Фәнис Яруллин.

Класстан тыш уку. Серле дөнья.

1

34

Солтан Шәмси. .”Табигатьнең газиз баласы” хикәясе.

1

35

Йомгаклау.Үткәннәрне кабатларга

1

                         

        

                       Өстәмә әдәбият        

1. Гайфуллина Ф.А. Әдәбият дәресләрендә. Казан, «Яңалиф»,  2006

 2.Абдрахимова Я.Х. Татар әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. 5-7 сыйныфлар.- Казан, «Мәгариф» 2007 ел.

3.Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре. - Казан: Мәгариф, 2000.

4.Р.К.Әхмәтҗанова. Матурлык иленә юл.- Казан: Мәгариф, 2001.

5.Татар халык иҗаты: Хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 2004.

6.Балалар фольклоры .- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2009.

7.Татар балалар әдәбияты.Шигырьләр һәм пьесалар.- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2003.

8.Хәзерге балалар шигърияте: Беренче җыентык .- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2004.

9.Хәзерге татар хикәяләре .- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2012.

10.Бөек Ватан сугышы чоры прозасы .- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2002.

11. Әдәбият белеме сүзлеге (төз.  ред.  А.Г.Әхмадуллин).-Казан:Татар кит. нәшр.,1990.

Электрон ресурслар исемлеге:

Төре

Әсбап

Сыйныф

Мультимедияле программа

"Г.Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты"ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2005.

5-11 нче сыйныфлар

Фонодәресләр комплекты

"Нәҗип Җиһанов", "Алмаз Монасыйпов", "Салих Сәйдәшев", НПК "Школьник", ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән.

5-11 нче сыйныфлар

10 СD тан торган комплект

"Күренекле шәхесләр", "Аксу" студиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2006.

5-11 нче сыйныфлар

Мультимедияле программа

"Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты", ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән.

5-11 нче сыйныфлар

Мультимедияле программа (татарча, русча,инглизчә)

"Гасырларда калыр батырлык" (М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты), "Мастер" ҖЧҖ тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2006.

5-11 нче сыйныфлар

6 СD тан торган комплект

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия, "Аксу" студиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2008.

5-11 нче сыйныфлар

3 DVD и 1 СDдан торган җыентык

«Габдулла Тукай», «Вамин» Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, 2009.

5-11 нче сыйныфлар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарно-тематическое планирование для 8 класса по Информатике и ИКТ / Авторы: Семакин И.Г., Залогова Л.А., Русаков С.В., Шестакова Л.В.

В документе дано календарно-тематическое планирование по Информатике и ИКТ в рамках УМК авторов: Семакина И.Г., Залоговой Л.А., Русакова С.В., Шестаковой Л.В. в соответствии с требованиями Государстве...

Календарно-тематическое планирование планировании курса Истории России конец 16- 18 век. 7 класс.По УМК Данилов А.А.

Данное календарно-тематическое планирование составлено по учебнику ДаниловаА.А ,Косулиной Л.Г История России 7 класс.Тематическое планирование развёрнутое....

Учебно-методический комплекс по курсу "Основы мировых религиозных культур" для 5 класса: Рабочая программа по модулю, Календарно-тематическое планирование, Поурочное планирование.

Учебно-методический комплекс по курсу "Основы мировых религиозных культур" для 5 класса:Рабочая программа по модулю "Основы мировых религиозных культур",Календарно-тематическое планирование с поясните...

календарно-тематическое планирование планирование ОБЖ 5 класс

Развернутое поурочное планирование по предмету "Основы безопасности жизнидеятельности" для учащихся 5 классов . Учебник А.Т.Смирнов, Б.О.Хренников. на 2012-2013 учебный год....

Клендарно-тематическое планирование профильного учебного материала по физике в 10кл.Календарно-тематическое планирование профильного учебного материала по физике в 11кл.

Календарно-тематическое планирование профильного учебного материала по физике в 10клКалендарно-тематическое планирование профильного учебного материала по физике в 11кл...