"Аларның даны мәңгелек" темасына доклад.
статья на тему

Сугыш бетүгә һәм аларның геройларына багышланган доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon batyr_ul.doc55.39 КБ

Предварительный просмотр:

Аларның даны мәңгелек                                                

                                                 Батыр үлә, үлмәс ат булып,

                                                                      Батырлыклар белән макталып,

                                                     Исемең калсың үзең үлсәң дә,

                                                 Тарихларда укып ятларлык.  

 - дип язып калдыралар  кайнар йөрәкле, батыр сугышчыларыбыз. Шушы юлларны уку белән мин уйга калам. Каршыма мең тугыз йөз кырык беренче елгы сугыш вакыты килеп баса. Авыр елларда әниләребез, әтиләребез, бабаларыбыз, әбиләребез, энеләребез ачы язмышка тап булдылар. Сугыш меңнәрчә балаларга ятимлек, сагыш китерде. Күпме хатын-кыз   балалары белән бергә фашист кылычы астына керде! Сугыш халыкка зур бәхетсезлек, зур кайгы алып килде. Күпме хатыннар тол, күпме аналар баласыз калды. Аларның ул елларда күргән газаплары аркасында чәчләренә чал төште, йөрәкләренә төзәлмәс җәрәхәт урнашты. Дошман мәкерле һәм рәхимсез иде. Ләкин  шуңа да карамастан, нинди генә авырлыкларга очрасалар да безнекеләр бирешмәде. Дошманга артка чигенергә туры килде.

Шуннан соң  нинди генә китап, нинди генә журнал битләрен ачып карама, сугышчыларыбызның батырлыклары турында шигырьләр, язмалар басылды.        

Безнең мәктәптә дә Бөек Җиңүнең 65  елллыгына  багышланган  чаралар уздырыла. Соңгы елларда безнең мәктәбебездә дә, татар теле укытучылары тарафыннан “Кызыл каурыйлар” исемле газета чыгарыла. Газетасында  язучыларның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган материаллар дөнья күрә.   Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган “ Аларның даны мәңгелек”  газетасы  сугыш ветераннарының тормышын чагылдыручы газета буларак дөнья күрде. Àның эчтәлеге балаларның үзләре тарафыннан язылган фикерләре, шигырьләре, эсселәре, сочиненияләре белән тулыландырып тора. Укучылар әби-бабайларның сугыш вакытында күргән авырлыкларын, әбиләребезгә килгән "өчпочмаклы хат"ларын бастыралар. Сугыш ветераннары  белән очрашып, алардан алган  интервьюларын, чыгышларын язалар.

 Татар теле укытучылары Бөек Җиңүгә багышлап  дәрестә диктантлар, әңгәмәләр алып бардылар, фильмнардан өзекләр күрсәттеләр, ветераннар белән очрашуга әзерләнделәр. Рус теле укытучылары тарафыннан да “Алые паруса” исемле газета чыгарыла. Шул газеталарга таянып рус теле һәм әдәбияты укытучысы укучылар белән экскурсия уздыра. Шагыйрьләрнең тормыш һәм иҗат юллары белән таныштыра, шигырьләрен, алар турында истәлекләрен укый.

Класс сәгатьләрендә һәрбер сыйныф җитәкчесе тарафыннан ветераннар чакырылып, сугыш темаларына сөйләшүләр оештырылды. Шулай ук  сыйныфлар арасында Бөек Ватан сугышына багышланган шигырь  уку  бәйгеләре үткәрелде. Шул максаттан чыгып рус теле укытучысы  сугыш вакытында язылган әсәрләрне презентацияләде. Һәрбер укучы башта язучы турында мәгълүмат бирде, әсәрләрдән  кызыклы урыннарын сөйләде, фильмнардан өзекләр каралды.

Шулай итеп, минемчә, бу замана балалары өчен бик зур эш эшләнелә дип уйлыйм, чөнки бу иҗади эш аша без укучыларны Ватанны яратырга, аны сакларга өйрәтәбез, әби-бабаларыбызга карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбиялибез.

                                                                                          Татар теле һәм әдәбияты                                

                                                                                         укытучысы  Маннанова В.Т.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад по защите персональных данных

Перечень материалов, необходимых для организации защиты персональных данных в ОУ...

Доклад "АНАЛИЗ СТАТИСТИЧЕСКИХ ДАННЫХ СУИЦИДА СРЕДИ ПОДРОСТКОВ"

В данном докладе проведён анализ показателей суицида среди  подростков....

Доклад "Технология развития критического мышления. Практическое применение приемов и методов данной технологии на уроках английского языка."

Технология развития критического мышления.Практическое применение приемов и методов данной технологии на уроках английского языка.  Моя цель, как учителя, заключается в том, чтобы научить ре...

Доклад на РМО учителей информатики "База данных"

Теоретический доклад о преподавании данной темы...

Доклад на тему: "Музыкально-слуховые данные детей и способы их выявления перед началом обучения игре на фортепиано", Доклад на тему: «Работа над аккомпанементом в классе фортепиано»

Музыкально-слуховые данные детей и способы их выявления перед началом обучения игре на фортепиано.  Учебный предмет "Концертмейстерский класс" направлен на воспитание разносторонне...