Аларның даны мәңгелек. Урок по сингапурской методике
план-конспект урока (11 класс) на тему

 Урок по сингапурской методике

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_po_singapurskoy_metodike_v_11_klasse.docx23.26 КБ

Предварительный просмотр:

М. Вахитов исемендәге гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызы

Аларның даны мәңгелек

(11 а сыйныфында әдәбият дәресе)

Максат: 1.Сингапур методикасына нигезләнеп, М. Җәлил һәм Ф. Кәрим иҗатларын  искә төшерү. 2.Фикерне әңгәмәдәшеңә аңлаешлы, төгәл җиткерә белү. 3.Язма сөйләмне эзлекле башкару. 4.Укучыларда туган илгә, шигърияткә, М. Җәлил һәм Ф. Кәрим иҗатына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Әдәбият дәреслеге, әдәбияттан хрестоматия, М. Җәлил, Ф. Кәрим иҗатларына слайдлар.

Методлар: ТЭЙК ОФ - ТАЧ  ДАУН, СТЕ ЗЕ КЛАСС,  КОНЭРС, ТАЙМД ПЭА ШЭА, РАУНД ТЭЙБЛ, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ.

Дәрес барышы.

1. МЭНЭДЖ МЭТ  ярдәмендә укучылар, бер төркем булып, парта артында үз урыннарына утыралар.

2. ТЭЙК ОФ - ТАЧ  ДАУН – («встать – сесть») структурасы

- Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләр иҗаты белән кемнәр таныш?

- М. Җәлил һәм Ф. Кәрим шигырләрен кемнәр яттан сөйли белә?

- Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясен анализларга кемнәр әзер?

3. СТЕ ЗЕ КЛАСС – (“перемешай класс”) структурасын кулланып, Бөек Ватан сугышы чоры турында сөйләшәбез. “Ни өчен сугыш елларындагы әдәбиятны “солдат әдәбияты” дип атыйлар?  (Укучылар 30 секунд эчендә сорауга җавапларын язалар; “ХАЙ ФАЙВ”  - күл күтәреп,  әңгәмәдәше белән сөйләшәләр; яңа фикерләрне яза баралар).

Мәсәлән,

1. Күп язучылар сугышка китә.*

2. Ул вакытта язучының һәр сүзе әһәмиятле.

                                                                                     *      

3.

4.                                                                      

3. КОНЭРС – (“углы”) структурасын кулланып,  сугыш чоры поэзиясен, ягъни М. Җәлил һәм Ф. Кәрим иҗатын анализлауга керешәбез.

1 төркем -- М. Җәлил иҗаты;

2 төркем – Ф. Кәрим иҗаты турында сөйләшер.

Хәзер дәфтәргә бүгенге числоны, теманы, үзегез сайлаган почмакның исемен языгыз.

-Үзегез сайлаган  почмак янына килегез.

-Ни өчен бу почмакны сайлавыгыз турында үз парыгыз белән сөйләшегез. Сөйләшүне кемнең буе озынрак, шул башлый.

4. ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы 

 Сөйләшү өчен 1 минут вакыт бирелә.

Рольләрне алмашабыз. Сезгә дә 1 минут вакыт бирелә.

1 нче укучыга сорау: М. Җәлилнең батырлык юлы турында иптәшең ниләр сөйләде?

2 нче укучыга сорау: Ф. Кәримнең патриот шагыйрь булуы турында ниләр сөйләштегез?

5. РАУНД ТЭЙБЛ структурасы

Хәзерге структура өчен партага 1 кәгазь бите, 1 ручка кирәк булачак. №1 башлый, 30 секунд эчендә үз фикерен яза, аннан № 2 гә бирә. Төркем беткәнче шулай дәвам итә.Эш сәгать уңаена башлана.

- М. Җәлил һәм Ф. Кәрим шигырьләренең исемнәрен языгыз.

- Ахырдан эш җыелып алына.

6. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ  («ОДНОВРЕМЕННЫЙ РАУНД-ТЕЙБЛ») структурасын кулланып, бер үк вакытта төркемдәге 4 укучы да язма эш башкаралар.  4 укучы – 4 ручка. Кәгазьләр түгәрәк буенча бер укучыдан икенчесенә бирелеп бара. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә. Укучы иптәшенең фикерен дәвам иеп тә яза ала.  

1     2     3      4  

1 нче сорау - Ф. Кәримнең “Сөйләр сүзләр” шигырен дәвам итеп языгыз.

Сөйләр сүзләр бик күп алар, Иренмичә сөйләсәң,

Озын сүзнең кыскасы шул: күп яшәргә теләсәң,

Үлем турында уйлама, илең турында уйла,

Илең турында уйласаң, гомерең озын була.

2 нче сорау – М. Җәлилнең “Җырларым” шигыреннән өзекне   язып бетерегез.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.

3, 4  нче сорау – М. Җәлил һәм Ф. Кәрим шигырьләренең әһәмияте нидә? Сорауга җавап языгыз.

Дәрескә йомгак. Укучылар, бүген кайсы структураларны кулландык?

Ниләр белеп калдык? Укучылар үз фикерләрен укыйлар. Дәфтәрләр җыеп алына.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по сингапурской методике в 6 классе на тему "Программа телепередач"(из цикла "Хобби") по М.З. Биболетовой

В данном уроке были использованы такие сингапурские приёмы, как Релли Робин, Тик Тэк Тое (карточки были заготовлены заранее), Континиус Раунд Робин, Финк Райт Раунд Робин...

"Аларның даны мәңгелек" темасына доклад.

Сугыш бетүгә һәм аларның геройларына багышланган доклад...

Открытый урок по Сингапурской методике

План - конспект урока по Сингапурской методике . декабрь 2014г...

"Расцвет Древнерусского государства при Ярославе Мудром" - Открытый урок по Сингапурской методике

Открытый урок по Сингапурской методике, который был дан мною в рамках конкурса "Учитель года" в феврале 2014 года.  На данном уроке большая роль уделялась групповой работе учеников, где они сами ...

Открытый урок по сингапурской методике "Достопримечательности Лондона и Оксфорда"

Тема урока: «Достопримечательности  Лондона  и Оксфорда»Цель урока: систематизация и обобщение знаний, умений и навыков обучающихся по теме «Достопримечательности Лондона и Оксфорда».Задачи:...

Технологическая карта урока по сингапурской методике на тему "Минем буш вакытым" (7 класс)

"Минем буш вакытым" темасына 7нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсен тәкъдим итәм.Бу дәрескә, Сингапур методикасына нигезләнеп, технологик карта төзедем. Әлеге матери...