Тема: Дәрдемәнд «Бузлэәрем маналмадым» шигыре.
план-конспект урока на тему

Фархутдинова Разиля Яббаровна

Сәнгатьле уку кунекмәләрен ныгыту.   Әсәрнең идея - тематик  эчтәлген табу. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен анализлау.  Дәрдемәнд шәхесенә хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon drdemnd.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

                         Ачык дәрес планы.  

Тема: Дәрдемәнд «Бузлэәрем маналмадым» шигыре.

Максат: а)Сәнгатьле уку кунекмәләрен ныгыту.   б) Әсәрнең идея - тематик  эчтәлген табу.

в) Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен анализлау.       г) Дәрдемәнд шәхесенә хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләу.

Җиһазлау:

1. Китап кургәзмәсе, шунда ук  шагыйрьнең рәсеме.

2. Магнитафон язмасы.

3. Тактада тема һәм сузлек.

                   1.Ил катар - кеше рәтендә

                   2.Хазлар – өлеш

                   3.Мәгъшука – гашыйк

                   4.Васләт – кавышу

                   5.Фәләк – язмыш

                   6.Нан – икмәк

                   7.Бузардым – агардым

                   8.Таналмадым – курмәмешкэ салыша алмадым

                   9.Каналмадым - юана алмадым

                 10.Зәука әлхан – сөю ләззэәте

                 11.Мәэмул чишмэи әбелхәят –  мәңгелек чишмә

                 12.Биэре милләт – милләт комы

                 13.Маэи-зәмзәм – зәмзәм суы

                 14.Дәфен – куму, җирләу

                 15.Буз – бәз, ак материал, кәфенлек

(гариб, фәкыйрь, Мәҗнун, Фәрхад, сәхәр – телдән)

4. Шигырьнең русча варианты.

I. Оештыру моменты.    Исәнләшу, кунаклар б/н исәнләшу 

II.Узган дәрес материалын актуальләштеру.У- Алдагы дәрестә Д-нд биографиясе һәм кайбер шигырьләре б\н танышкан идек. Биографиясенең иң мөһим моментларын гына искә төшерик әле.

С.- Нинди  кеше булып куз алдына килеп басты шагыйрь?

С.- Башка без өйрәнгән язучылардан кайсы яклары белән аерыла Д-д?

Җ.- (миллионер - Рәсәйнең иң бай 100 кешесе исемлегендә;  псевдонимы уйлап чыгарылган; күп еллар дәвамында әсәрләрен яшерен исем-псевдоним астында яшереп  бастыра; кабере билгеле түгел; революциядән соң бар булган байлыгын үз теләге белән яңа властька бирә)

С.-Кайсы шигырьләрен укыдык?

С.-Өйрәнелгән шигырьләрдә уртаклык курдегезме?

III. Яңа тема:

У-Буген без Д. «Б.м.а.» дигән шигырен өйрәнәбез.  Уку, аңлау өчен шактый катлаулы шигырьгә анализ ясарбыз.

У.Безнең максат:  Әсәрнең поэтик эшләнешен анализлап, шигырьнең идея-тематик эчтәлеген табу, телен, сәнгатьчә эшләнешен тикшерерү.

а) Язылу вакыты, тарихы.

У.«Б.м.а.» шигырен Д. 1908нче елда 49 яшендә яза. Ул аны 1908 «Шура» журналында «Д.» псевдонимы астында бастыра.

 б) Сузлек өстендэ эш.

У.Сузлектә сузләр куп. Каләм белән кырыена, өстенә, язып барыгыз. Тактадагы сузләр белән эш. (Җәя эчендәге сузләргә телдән аңлатма бирергә.)

в) Әсәрне уку.

- Эчтән ярымпышылдап уку.          

- Русча варианты б\н чагыштырып уку.

-Магнитофон тасмасыннан Прозат Исәнбәт укуында сәнгатьле яңгырашын тыңлау.  

С. -Нинди интонация б\н укыды артист?   Җ.(салмак интонация)

г) Жанры һәм сәнгатьчә эшләнеше.

С.- Ничек уйлыйсыз, укучылар, жанры ягыннан нинди әсәр бу?

С.- Сезнең уйлавыгызча, бу әсәрнең лирик герое автор уземе, әллә башка образмы?

С.- Лирик шигырь, куңел лирикасы дидек. Ә менә шигырь шигырь булсын өчен ншрсә шарт?

Җ. ( Рифма – охшаш яңгырашлы сузләр.)

У.- Рифманы билгеләүче сузләрне табабыз.  Җ. ( Ритм – ижекләр саны.)

С. - Нинди улчәмдә бу әсәрнең ритмы?   Җ. (8-7 улчәмендә.)

д) Магнитофон  язмасы тыңлау.  С. Хәким сузләре б\н әйтсәк: «…»

IV. Тема, идеяне ачыклау.

У.-Димәк, Д-ң бу шигырен лирик әсәр дип билгеләдек.

С.-Лирик әсәрдә нәрсә булырга тиеш?     Җ. (Хис)

С.- Кем хисе? Җ.  (Л.г. хисе)

С.- Ә хиснең нәрсәсе була?   Җ. әбәбе)

Хис һәм сәбәпне табу максатыннан тубәндәге бирем эшләү.

а) Мәгънәви өлешләргә булү 

С.- Ничә өлеш? Ничә строфа?   Җ. (7 өлеш)

б) Бирем парлап эшләнә

У. - Парларга буленеп, строфаларның  эчтәлеген 1 җөмлә б\н әйтергә әзерләнәсез (берегез җөмлә әйтсен,икенчегез хисне әйтерсез).

Көтелгән җаваплар

1өлеш. Л.г. бар булып саналса да, дан алмаган,

            мәхәббәттә янса да, мәхәббәт герое була алмаган.

2өлеш Л.г. өметләре акланмаган,уң кул түгел, сул кулдан да алмаган.

3өлеш Л.г.илнең бәхетсезлеге борчый.

4өлеш Бу илнең хатын-кызлары да бәхетсез икән,

           Л.г. аларның бәхетләрен күреп юана алмаган.

5өлеш Л.г. илдән килгән хәбәрләр дә сөендерми, куаныч китерми.

6өлешЛ.г.тормышны,милләт язмышын үзгәртер өчен зәм-зәм 

           суын эзләп караган,әмма таба гына алмаган.

7өлеш Л.г. үләр вакыты җитә,тормышны үзгәртә алмый,

           бурычларын үти алмый.

С.-Димәк, һәр строфада нинди хис ярылып ята?

Җ.(канәгатьсезлек, укену, өметсезлек, куңел төшенкелеге)

С.- Бу хисне автор нинди сузләр аша бирә?

С.- Нинди алым курдегез?   Җ.(кабатлау)

С.- Ни өчен кабатлый дип уйлыйсыз? Җ.(Әлбәттә, хис дәрәжәсен, драматизмын курсәтер өчен).

С.- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,ни өчен сызлана шагыйрь жаны, л.г. куңеле? Җ. (Хис)

б) Хис сәбәпләрен таптыру.

Тактага язабыз    1.Сан алмаган. (канәгатьсезлек)    

                               2.Мәхәббәт герое да тугел. (канәгатьсезлек)

                               3.Язмыш б\н бәйле өмете акланмаган. (өметсезлек)    

                              4.Бәхетсез илгә гашыйк. (күңел төшенкелеге)  

                        5.Хатын-кыз язмышы борчый (борчылу)  

                              6.Илдән килгән хәбәрләр борчый (борчылу) 

                              7.Милләт язмышын узгәртә алмаган (үкенү)

V. Йомгаклау:

С.- Димәк, л.г. нинди кеше булып куз алдына килеп баса?  Җ.әхетсез кеше)

С.- Ә нинди шарт булса л.г. узен бәхетле хис итәр иде?

 Җ. (Әгәр дә милләте, иле бәхетле булса, шагыйрь дә бәхетле булыр иде)

А) Нәтиҗә чыгару   

Төп фикер, идея    (тактада)

Ил бәхетле - л.г. бәхетле

Ил бәхетсез - л.г. бәхетсез

Димәк, л.г. узен милләт б\н бербөтен итеп хис итә

Б) Исем б\н эчтәлек бәйләнеше

У. -Шигырьнең соңгы юллары: “Б.м.а” дип бетә, шул ук вакытта бу шигырьнең исеме .

С. -Ни өчен шигырьгә шушы исемне бирде микән? Ничек аңлыйсыз?

Җ. әтта улгәндэә дә узен бәхетле хис итә алмаган, өмете тормышка ашмаган, уләр вакыты җиткәндә дә милләт алдындагы бурычын ути алмаган).

В) Г.Тукай б\н чагыштыру.

С. -Укучылар, Г.Тукайның без өйрәнгән кайсы шигырен хәтерләтә бу әсәр?  Җ.(“Өзелгән өмид”)

Җ.   (Охшаш мотивлар. Әсәрләрнең мотивлары ошаш, хисләр бер ук)

С. - үзләренең тормыш шартлары буенча нинди шәхеслэр?  

Җ.(Икесе ике полюста) (Беренчесе: Россиянең иң бай кешеләренең берсе - З.Рәмиев,                   Икенчесе: кайтып керергә уз фатиры да булмаган Г.Тукай)

С. -Нинди нәтижә чыгарырга була?

Җ.  (Кеше куңеле, шагыйрь куңеле матди байлыкка бәйле тугел)

Д) Вакыт калса   

*  Сорауларга җавап бирү

С. –Нәрсә турында бу әсәр?          

 С.- Д.-ң  язмышы турында ниләр белдегез, укучылар?

 С. -Димәк, темасы?  Идеясе?

* Сәнгатьле уку .

VI. Өй эше:

 а)Сәнгатьле укырга.

б)Кыска шигырьләрне укып, анализлап карарга.

в)Бугенге көндәге замандаш  милләтпәрвәрләрне белеп килергә.

VII. Билгеләр.

Нәтиҗә чыгару

У.-Тормышы һәм шигырьләреннәндәге  хис –кичерешләреннән чыгып, Д-кә карата нинди хис  туды узегездә?   -Хисегезнең сәбәбен дә әйтсәгез бигрәк әйбәт булыр. (Горурлык, хөрмәт һ.б.)орур

У. – Димәк, башында биографиясеннән чыгып, ә дәрес ахырында “Б.м.а.” дигән шигъри әсәреннән чыгып, без татар милләтендә мондый милләтпәрвәр – иле, милләте өчен янучы кешеләр барлыгына горурланып яшәргә тиеш.

У.- КЕШЕ,  ШАГЫЙРЬ,  ГРАЖДАНИН буларак Дәрдемәнд исемен һәрьяклап баш хәрефтән язар мөмкин.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

Һ. Такташ."Мокамай" шигыре

7нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Р.Вәлиевнең "Ике"ле шигыре белән танышу.

7нче сыйныфның рус телле балалары өчен татар теле дәресләрендәкомпьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Шигырь бәйрәме.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насирова Н.Н. иҗатына багышланган бәйрәм...

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына

Урок татарской литературы в 7 классе на тему «Судьба народа в творчестве Дардеманда»...

"Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы .Камалова Эльмира 3 урын(8нчеА сыйныфы укучысы)

."Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы.Хат формасында язылган солдат хаты  Камалова Эльмира 3 урын...