" Кышкы урман"
методическая разработка (6 класс) на тему

Галимова Гөлнара Хаҗип кызы

6 нчы сыйныфта сингапур методикасы белән үткәрелгән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyshky_urmandatemasy_buencha_bylneshle_soylm_usteru.doc42.5 КБ
Файл kyshky_urman.pptx817.3 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :     “Кышкы урманда”темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.  

Максат:  1) Сыйфат темасын кабатлау;  

                  2) Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

                  3) Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.  

Җиһазлау:   компьютер, слайдлар, укучылар язган сочинениеләр,   эпиграф

 Материал:   6нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге,  

Дәреснең төре: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Яңа методлар:  компьютер технологиясен, сингапур структураларын куллану

Кулланылган структуралар: СИ-ФИНК-УАНДЭ, ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН, РАУНД РОБИН .

 

 Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше. (ХАЙ ФАЙВ)  тынычлану сигналын куллану.

 Укучыларда уңай психологик халәт булдыру. Тема, максатны билгеләү.

Укытучы:Хәерле көн, укучылар.Татар теле дәресен башлыйбыз.Бер-берегез белән исәнләшегез (укучылар төркемдә каршы як һәм ян парлары белән исәнләшәләр).

2.Белемнәрне актуальләштерү.

 -Әйтегез әле сез нинди укучылар?  ( акыллы, тәрбияле, әдәпле, матур, тырыш, уңган...)

-Сез яңа гына әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

 

- Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз, белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү буенча эшләрбез. Ә хәзер әйдәгез кышкы урманга сәяхәткә.

( экранда рәсем, кышкы урман турында шигырь укыла)

СИ-ФИНК-УАНДЭ  структурасын.

      Укучылар: 1) Мин нәрсә күрәм?

                     2) Мин нәрсә уйлыйм?

                     3) Мин нәрсә турында уйланам?

- дигән сорауларга җавап бирәләр.

1 нче текст:                                     “Кышкы урманда”

    Кышкы урманда гаҗәеп тынлык. Аяк асларында   кар шыгырдый. Менә әкрен генә  җил сызгыра башлады. Һавада кар бөртекләре бөтерелә. Бераз вакыт үткәч,  буран күтәрелеп, урман  күренми башлады. Бар дөнья карга уралды...

2 нче текст:

“Кышкы урманда”

    Кышкы урманда гаҗәеп тынлык. Аяк асларында  көмештәй кар шыгырдый. Менә әкрен генә салкын җил сызгыра башлады. Һавада ап-ак йомшак кар бөртекләре бөтерелә. Бераз вакыт үткәч, көчле буран күтәрелеп, куе урман  күренми башлады. Бар дөнья ак күбәләк карга уралды...

Ике текст бирелә. Укучылар сәнгатьле укыганнан соң, кайсы текст матур һәм ни өчен шуны аңлатырга тиеш.

Тексттан сыйфатлар сыйфатланмышлары белән  табыла.

Икенче текстка нинди сүзләр өстәлгән? Кар нинди? Кем белә тагы нинди кар була? Тагы нинди сыйфатлар кулланып карны сүрәтли алабыз?

  •  Көмештәй, ап-ак, йомшак, ак күбәләк кар.
  • Ябалак-ябалак, мамыктай, кырпак, энҗе бөртекләре (кырпак — беренче вак кар)
  • Ә гүзәл, чибәр кар дип әйтәбезме?
  • Һава нинди?
  • Агачлар, чыршылар нинди ?

Алар сөйләмдә ни өчен кулланыла?

3.Кабатлау, ныгыту.

Физкультминутка:

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (встать-сесть) – “бас”-“утыр” . Укучылар дөрес дип тапкан җавапларына басалар.

1) Сыйфат мөстәкыйль  сүз төркеме.

           2) Сыйфат эш-хәлнең билгесен белдерә.

    3) Сыйфат нинди? Кайсы? сорауларга җавап бирә.

    4)Сыйфат предметның   хәрәкәтен, санын белдерә.

         5) Исемне ачыклап килгән сүз сыйфатланмыш дип атала.

             

- Әйе, дөрес, балалар

Өстәлдәге карточкаларны алабыз, төшеп калган сыйфатларны матур, пөхтә, хатасыз язып куябыз һәм укыйбыз.

_________________ карлары, _______________ бураннары белән ______________ кыш килде. Әйе, кыш безнең кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә, борыннарны кызарта. Кояш та, аз гына күренеп тора да, ашыга-ашыга офыкка кереп югала. ________________күк йөзен тоташ болыт каплап ала. Ә кышын табигать бик _______________була. Аеруча, кыш көне урман бик_______________ һәм _____________. Куаклар ___________ бүрек кияләр. Нарат — чыршылар ______________күлмәкләре өстеннән ______________шәл ябыналар. Алар, әйтерсең лә, моңсуланып, ____________ уйга чумганнар.

(көчле, зәп-зәңгәр, матур, якты, ап-ак, яшел, мамык, тирән, )

РАУНД РОБИН структурасы буенча укучылар чиратлашып фикерләре белән уртаклашалар.

 

4.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

5. Билге кую.

6.Өй эше.

“Кышкы урманда”темасына сыйфатлар кулланып, кечкенә күләмле хикәя язарга.

 Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау-сәламәт булыгыз.

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 4

“ Кышкы урманда” Кышкы урманда гаҗәеп тынлык. Аяк асларында кар шыгырдый. Менә әкрен генә җил сызгыра башлады. Һавада кар бөртекләре бөтерелә. Бераз вакыт үткәч, буран күтәрелеп, урман күренми башлады. Бар дөнья карга уралды...

Слайд 5

“Кышкы урманда” Кышкы урманда гаҗәеп тынлык. Аяк асларында көмештәй кар шыгырдый. Менә әкрен генә салкын җил сызгыра башлады. Һавада ап-ак йомшак кар бөртекләре бөтерелә. Бераз вакыт үткәч, көчле буран күтәрелеп, куе урман күренми башлады. Бар дөнья ак күбәләк карга уралды...

Слайд 6

“Кышкы урманда” Кышкы урманда гаҗәеп тынлык. Аяк асларында көмештәй кар шыгырдый. Менә әкрен генә салкын җил сызгыра башлады. Һавада ап-ак йомшак кар бөртекләре бөтерелә. Бераз вакыт үткәч, көчле буран күтәрелеп, куе урман күренми башлады. Бар дөнья ак күбәләк карга уралды...

Слайд 7

Өй эше “Кышкы урманда” хикәя язарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урман яшәү чыганагы

Урман яшәү чыганагы (кичә):...

Кышкы урман.

Гарәфи Хәсәнов иҗаты аша балаларда кышкы урманның серле көчен күрсәтү....

Экологик кичә "Урман -зур байлык".

Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең  кеше тормышында әһәмиятен ачу.2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үс...

Шигырь "Бәлки урман беләдер..."

Стихотворение  про лес....

Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."

Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."...

Урман шатлыклары3класс

Табигать байлыгы...