Уроки
методическая разработка на тему

Багавиева Рямзия Габдуллазановна

Проведенные открытые уроки

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gayaz_iskhakyy.doc72 КБ
Microsoft Office document icon dreslr.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

                1 нче дәрес.  Татар әдәбияты.  7 нче сыйныф.

                                                

        Тема: Гаяз Исхакый. «Кәҗүл читек» хикәясе.

        Максат: 1) Гаяз Исхакыйның биографиясе һәм иҗаты турында белешмә

                             бирү. «Кәҗүл читек» хикәясен уку.

                          2)Сөйләм телен баету, фикерләү сәләтен үстерү.

                          3)Халкыбызның традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү.

        

        Материал: 7 класс әдәбият дәреслеге,  Г.Исхакый  китаплары.

        Җиһалау:  Г. Исхакый  портреты, проектр, комп ьютер.

                                Дәрес планы

  1. Оештыру өлеше.
  1. - Исәнмсез укучылар, хәерле көннәр сезгә !

 Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә!

-Рәхмәт! Хәерле булсын безнең дәресебез!

Хәерле булсын безнең һәр эшебез!

 - Әйдәгез дәресне башлыйбыз. Без бүген бер серле язучы белән танышырбыз, бәлки  кайберләрегезнең  ишеткәне  дә юктыр. Кем икән ул?  Әйдәгез игътибарлы булыйк, эшкә керешик.

                2.Өй эшләрен тикшерү.

           -Укучылар, узган дәрестә без нәрсә белән таныштык? Сезгә өй эшенә  

          нәрсә бирелгән иде?

    Укучы :

  • Без узган дәрестә “Мин Кисекбашны нинди итеп күз алына  китерәм” дигән темага инша яздык. Иншаны төгәлләп бетерергә иде.
  • Әйдәгез,  бер- ике укучы  иншаны укып карасын, калганнарныкын җыеп, билгеләр куярмын.  ( Уку барышында төзек булмаган җөмлә булса, укучылардан сорала. Укучылар төзәтә, дөрес булмаса, укытучы дөресли.

3.Белемнәрне һәрьяктан тикшерү.

  • Бу поэманың авторы кем булды инде?
  • Габдулла Тукай.
  • Сез Тукайның замандашларыннан  кемнәрне беләсез?
  • Ф.Әмирхан, Г.Камал, Гафур Колахмәтов, Сәгыйть Рәмиев,Дәрдемәнд, Хөсәен Ямашев. (укучылар  санап  чыгалар)

                                   4.Укучыларны яңа материал үзләштерүгә  әзерләү.

(Экранда  20 гасыр башы язучыларының портретлары чагылдырыла, укытучы игътибарны шунда юнәлтә)

-Укучылар, бу язучылар арасында сезгә таныш түгел язучы бармы?

(Кайбер укучылар “бар” дип, кайберләре “юк” дип җавап бирәләр.

-Кайсы язучы таныш түгел?

Укучылар Гаяз Исхакыйны күрсәтәләр.

5. Яңа материал өйрәнү.

  1.  Экранда Г.Исхакый портреты  зурайтып күрсәтелә. Портрет астында кыскача белешмә:

 ”Гаяз Исхакый 1878 нче елның 22 нче февралендә Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында туа. Биш яшендә укырга өйрәнә. Татар укытучылар мәктәбендә Хөсәен Ямашев, Гафур Колахмәтовлар белән бергә укый. 1902 нче елда Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытучы булып эшли. 1904 нче елда Казанга килеп, революцион хәрәкәткә кушылып китә. 1906 нчы елда кулга алынып, Казан, Чистай төрмәләрендә утырып чыга.1907 нче елда кабат кулга алына, өч елга хөкем ителеп,  Архангел губернасына сөргенгә җибәрелә. 1908 нче елның җәендә качып, Петербургка килә, аннары Төркиягә чыгып китә. 1911 нче елда кабат Петербургка кайтып, чит кеше исемендәге паспорт белән яши , 1912 нче елда яңадан кулга алынып, тагын сөргенгә озатыла.1913 нче елда азат ителә.1917 нче елның 22 ноябрендәУфада узган Милли Мәҗлес Г.Исхакыйны Версаль солых конференциясенә делегат итеп сайлый.Әдип шул китүеннән Ватанга әйләнеп кайтмый.  Ул Харбин, Париж, Варшава шәһәрләрендә яши. Гитлер Германиесе Польшага һөҗүм иткәч, Төркиягә чыгып китә.1954 нче елның 22 нче июлендә Анкарада вафат була.”

(Укучылар белешмәне укыйлар).

Укытучы:

-Укчылар, безнең серле язучыбыз кем булып чыкты инде?

-Гаяз Исхакый, Г.Тукайның замандашы.

-Тукайның замандашы булса да, без нишләп моңа кадәр аның турында аз беләбез, Гаяз Исхакый кайларда булган?

(Укучылар парлап эшлиләр. Партада утырган бер укучы елын әйтә, икенчесе кайда булуын.)

   Укучылар, сез Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе белән танышмы?     Әйдәгез, 1 нче бүлекне  укыйк.(Укыйлар)

6.Мөстәкыйль эш.

  Укытучы дәфтәрләренә хикәядәге аңлашылмаган сүзләрне язарга куша.Ике минуттан аларны укыта.

 

    (Укучылар трантас, кәвеш, калач...һ.б сүзләрне язалар, бергәләп сүзлек өстендә эшлиләр.

  Бер укучыга өйләрендә гает  бәйрәмен ничек үткәрүләре турында  кыскача

   гына язарга     куша.

   Бераздан ул да укый.)

        

                       7. Белемнәрне тирәнәйтү (ныгыту)

Сораулар:

        -Без укыган хикәядә нинди вакыйгалар тасвирланды?

        -Әхмәдулланың кәҗүл читек белән бәйләнешле кичерешләре турында

           сөйләгез.

        -Бәйрәм көнне Әхмәдулла ни өчен кыен хәлдә кала?

        -Бу вакыйга турында кем сөйли?

              8. Нәтиҗә

Бу дәрестә нәрсә белдегез?

Бигрәк тә нәрсә исегездә калды?

Бесгә тагын нәрсә белергә кирәк?

               

              9. Билгеләр кую. Өй эше .

 

2нче дәрес.  Татар әдәбияты.  11 нче сыйныф.

          Тема:  Әмирхан Еники. “Матурлык” хикәясе.

Максат: 1. Ә.Еникиның  “Матурлык” хикәясенә анализ.

                 2. Укучыларның сөйләм телен баету, фикерләү сәләтен үстерү.

                    3.  Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.

     Материал: 7, 11 класс әдәбият дәреслеге, Ә.Еники китаплары.

     Җиһаз:   портреты,  компьютер, проектр.

                                        

                        Дәрес планы

                 1.Оештыру өлеше.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгә!
  • Рәхмәт! Хәерле булсын безнең яраткан дәресебез.
  • Әйдәгез, дәресебезне башлыйбыз.

         2.Өй эшләрен тикшерү.

-Укучылар, өй эшен искә төшерик әле.  

- Өй эше  Әмирхан Еникиның “Матурлык” хикәясен укырга иде.

- Укучылар, әйдәгез  башта Ә.Еникиның үзе  турында  искә төшерик  әле. Кем ул? Кайсы чорда яшәгән?

(Бер укучыга өй эше биографиясен сөйләргә дигән  бирем бирелә. Кыскача гына сөйли.)

-“Матурлык” хикәясенең сюжеты ничек?

(Бер укучы кыскача әсәрнең сюжеты белән таныштыра.)

  1. Белемнәрне һәрьяктан тикшерү.

 -Әсәрдәге вакыйганы әдип  кемнәр ярдәмендә ачыклый?

       -Үзәк геройлар  ярдәмендә.

            -Укучылар, хикәянең үзәк геройлары кемнәр?

       -Бәдретдин, Гыйлемдар,  мин дип хикәяләүче, әти-әнисе дип җавап  

   бирәләр

                       4. Укучыларны яңа материал үзләштерүгә әзерләү.

    -Хикәядә иң яраткан  героегыз кем?

    -Бәдретдин.

    -Ни өчен Бәдретдин?

Укучылар Бәдретдиннең уңай сыйфатларын санап чыгалар.  

                                5.Яңа материал өйрәнү

    -Әйдәгез, Бәдретдингә тулысынча бәяләмә бирик. Бер укучы Бәдретдин

      образына  бәяләмә бирә.Калган  укучылар өстәлмәләр кертә.

-Бәдретдин образы аша автор нәрсәләр әйтергә тели?

Укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр.

  • Әнисе ямьсез булса да, Бәдретдин аны  өзелеп ярата дидегез .Әйдәгез шул урынны укып күрсәтегез әле.(Хикәядән табып укыйлар. Алар укыганда укытучы ахыргы җөмләдән  түбәндәге фразаларны  язып куя.

            1)Бик ямьсез ана белән бик матур бала;                                  

  1. Бик матур ана белән  бик ямьсез бала ;

  • Укучылар, сезнең фикерегез ничек? Кайсылары арасында  

мәхәббәт хисләре көчлерәк булыр?

  • Икенчесендә.
  • Бу хикәядә ничек соң?
  • Киресенчә.
  • Әйе. Авторның әйтергә теләгән төп фикере нәрсә булды инде.

(Укучыларның җавабында  матурлык тышкы кыяфәт белән генә бәяләнмәгәне , аны  тоя белергә кирәклеге әйтәлә. Яхшы кешеләрне матур булмаса да яратасың икән диелә.)

                                    6.Мөстәкыйль  эш.

Презентация. “Минем әнием”(Бер-ике  укучыга өй эше итеп бирелгән була, күрсәтәләр.)

                                7.Белемнәрне тирәнәйтү.

        -Әмирхан Еники иҗатының зурлыгын , әһәмиятен билгели торган

         әсәрләрен әйтегез. Кайсыларын укыганыгыз бар?

-7 нче сыйныфта укыган  “Әйтелмәгән васыять” әсәрен искә төшердегез. Ул әсәрнең кайсы яклары сезгә аеруча тәэсир итте. “Матурлык” хикәясендәге ана бәхетлеме, әллә Акъәби бәхетлерәкме? Чагыштырып әйтегез.

-Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники иҗаты башка язучылардан нинди сыйфатлары белән аерылып тора?

                   8. Нәтиҗә.

1. Бүгенге дәрестә нәрсә белдек?

2. Бигрәк тә нәрсә истә калды?

3.Тагын нәрсә белергә кирәк?

                  9.Билгеләр кую. Өй эше бирү.

                        3 нче дәрес.  Татар әдәбияты. 11 нче сыйныф.

Тема: Зөлфәт шигырьләренә анализ.

Максат:1. Зөлфәт шигырьләренә анализ ясау.

  1. Сәнгатьле укырга өйрәнү, фикерләү сәләтен үстерү.
  2. Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Материал : Зөлфәт шигырьләре.

Җиһаз: портреты, компьютер тарихи сүзлек.

                Дәрекс планы.

                1. Оештыру өлеше.

       -  Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгз!

       -Рәхмәт, хәерле булсын яраткан дәресебез!

       -Сез дәрескә әзерме? Әйдәгез эшкә керешәбез!

                     2.Өй эшләрен тикшерү.

 -Укучылар, өй эше нәрсә бирелгән иде?

           -Шагыйрь Зөлфәт шигырьләрен  сәнгатьле укып килергә.

Укучылар алдында Зөлфәт шигырьләре язылган ак битләр.  

  1. Белемнәрне һәрьяктан тикшерү

     Тест биремнәре эшләү.(Зөлфәт тормыш юлы һәм иҗаты буенча)

4.Укучыларны яңа материал үзләштерүгә әзерлек.

     Бүгенге дәрестә без Зөлфәт  шигырьләренә анализ ясыйбыз.

     

                        5 . Яңа материал үзләштерү  

    -  Хәзер берегез “Сөембикәнең хушлашу догасы” шигырен укыгыз,    калганнар игътибар белән тыңлый.(Шигырь интерактив тактада да яктыртыла . Бер укучы шуннан укый)

                     Сөембикәнең хушлашу догасы

Алар җиңде...
Безнең кулдан кылыч төште.
Миңа - әсирәгә - әзерләнде бөят.
Алып китә алар мине түгел, халкым,
Китә алар синең шөһрәтеңне төяп.

Хуш, бәхетсез халкым! Мин калдырам сине
Алларыңда торган мең афәтле килеш,
Киләчәксез килеш мин калдырам сине,
Йөзең канлы килеш, җәрәхәтле килеш...

Утлы кузлар атып яна мәгърур кала.
Елантауда кешни яралы яу аты.
Безнең язмышларны әрдәнәләп өеп,
Безнең данны
алар
шул учакка атты.

Соңгы өметләр дә беттемени янып?
Кайнап бетте Казан... җиңүчегә - табын!
Ташланмадым текә, биек манарадан -
Очты манарадан, халкым, синең даның.

Калаң нигезенә эт күмелгән шәһәр!
Көмеш җырым, Болак! Алтын җырым, Идел!
Инде мәңгелеккә саубуллашкан чакта
Ханың түгел - кызың гафу сорый, Идел!

Гафу сорый кызың - зәңгәр дулкыныңа
Гөрләп аккан канны бик күп куштым, Идел!
Яу китердең миңа, кан дошманым, Идел!
Күп яуларга йөрттең, тугры дустым, Идел!

Кичерә күр, халкым! Сау гына бул, халкым!
Тәхетең дә китте, бәхетең дң бетте -
Хагын-нахакларын чорлар үзе әйтер -
Күк гөмбәзен тишеп безнең уклар үтте.

Чорлар үткәч, күккә
карап искә төшер -
Ук эзләре анда җем-җем җемелдәшер...

1978

               

        -Шигырьдә кем турында сүз бара?

        -Сөембикә турында.

        -Кем соң ул Сөембикә?

        -Казан ханлыгы чорында идарә иткән ханбикә.

          -Укучылар, шигырьнең эчке мәгънәсе нинди?

          -  Шагыйрь халык язмышы турында уйлана, авыр тойгылары белән

   уртаклаша, сәяси мәсьәләләр күтәрә.

       

                 6. Мөстәкыйль эш.

        -Укучылар, шигырьдә аңлашылмаган сүзләр очрадымы? Әйдәгез,

       дәфтәрләрегезгә языгыз.(2 минут вакыт бирелә. Укучылар укый, укыганнан

      соң сүзлектән эзлиләр. Сүзлектә булмаганнарын укытучы аңлата)

                7.Белемнәрне тирәнәйтү.

         (Бер укучыга Сөембикә турында белешмә алып килергә кушылган

       була. Укучы белешмәне укый)  

 

        Әңгәмә өчен сораулар:

  1. Зөлфәт поэзиясенең төп сыйфатлары нидән гыйбарәт?
  2. Иҗатка бер чорда килгән шагыйрьләрдән ул нинди сыйфатлары белән аерылып тора?
  3. Зөлфәт шыгырьләренең уңышы нәрсәдә?

       а)Шагыйрьнең ил, чор вакыйгаларын йөрәге аша уздырып,   халкын

       борчыган мәшәкатьләрнең үзәгендә булырга тырышуындамы?

      ә)Ялкынлы фикерен , язгы су төсле ярларына сыеша алмыйча ыргылган  

       кичерешләрен тормышчан күзәтү белән куша алуындамы?

 

  1.  Нәтиҗә.

1. Бүгенге дәрестә нәрсә белдек?

2. Бигрәк тә нәрсә истә калды?

          3.Тагын нәрсә белергә кирәк?

      ( Укучылар җавап бирәләр)

                Ә хәзер укучылар,  Зөлфәтнең “Ялгыз сандугач”, “Бәхәсләшмик” ,

     “Язгы  ташу “ шигырьләрен анализлыйбыз.( Бу шигырьләргә дә  шул

      тәртиптә анализ ясала. Проблемалы сораулар куела.  Шигырьләрнең  

      барысында да  халык язмышы чагылганын дәлиллиләр)

 

9.Билгеләр кую. Өй эше бирү.

                         

    Ялгыз сандугач

Безнең өскә гүя ниндидер көч
Авыр, кара йолдыз кабызды -
Өер-өер ач бүреләр улый
һәм сандугач сайрый - ялгызы...

Тәкъдирме бу?
Явыз ихтыярмы?
Безнең утны кемнәр сүндерде? -
Үз нәҗесе белән уйный Ватан.
Барып җиттек -
Ватан тилерде.

Үксүеме, сайравымы - белмим,
Әллә инде җанын юата -
Котырган ил сандугачы сайрый
Япа-ялгыз гына Куакта.

Кара гарасатлар кайнаганда
Нинди зәгыйфь бу өн, нинди саф!
Җиһан үзе җимерелер сыман
Шул сандугач тик бер ялгышса..,

Тупландылар кыргый өерләргә
Адәм балалары юлларда.
Шулай уңайлырак - ботарларга,
Шулай уңайлырак - уларга.

Күзләр - куздай!
Сырт йоннары торган!
Тешне кычыттыра мең афәт -
Портретың шушы,
Яна заман,
Шушы, бәндәм, безнең кыяфәт.

Шул булырмы соңгы сурәтебез
Безнең - сөя белгән халыкның?
Син кайлардан килдең, кара йолдыз?
Нигә безнең күктә калыктың?

Ач өерләр туеп ял итәрләр,
Ырылдашып җирдә җан кыйгач,
Һәм шуларны
ярлыкауны сорап,
Өзгәләнер ялгыз сандугач...

1992

 Бәхәсләшмик, дустым.

Бәхәсләшмик, дустым...

Ярар, дустым, авылың юк синең.
Анда сулы кое калмаганмы?
Калса кое, авыл тереләчәк
Савыгыр һәм көтәр яңа таңны!
Югалтулар чоры бәндәсе без.
Без барында күпме юк булды!
Әйтерсең ачык җир тишеге -
Барчабыз да шунда убылды!
Менә шуны гына аңлау кирәк -
Югалтулар дәверенә юлыктык.
Ник бу чирне үтеп чыктык икән,
Нигә бирге ярга без чыктык?
Авыл түгел, дустым, ил югалттык
һәм дә хәтта чырай сытмадык.
Барысына барып җиттек бугай.
һәм туктыйсы җирдә тукталдык.

14.02.04.

Язгы ташу

Без дә ялтыр түгел идек ал чакларда,
Без дә ефәк ялан түгел лә!
Язгы ташу сыман булды гомер...
Кая киткән? Кая түгелгән?
...Яшен кирәкмәгән күк юлыкты,
Дөньялыкның шушы төшендә.
Яшен килеш чатнап яшьнәмәгән
Яшәү насыйп булды кешеңә.
Язгы ташу сыман булды гомер-
Актарылып, ташып югалды.
...Ә бит бар гомерен баглаучылар
Айкап-байкауга бу дөньяны.
Юк, без булмадык ефәк ялан,
Язгы ташу булдык шикелле...
Ходай санап кына биргән гомер
Шул ташкындай бик тиз үтелде.
Юк, бел, ялтыр түгел идек ал чакларда,
Без дә ефәк ялан түгел лә!
Белмим: кая киткән язгы ташу?
Кайсы дәрьяларга түгелгән?

                            

                        4 нче дәрес.  Татар әдәбияты. 11 нче сыйныф.

Тема: Зөлфәт Хәким шигырьләренә анализ.

Максат: 1)Зөлфәт Хәкимнең  “Төнге сәяхәт”, “Бөдрә таллар”, “Газиз

                  халкым”,”Тәүбә” шигырьләренә анализ.

               2) Сәнгатьле укырга өйрәнү, фикерләү сәләтен үстерү.

                         3)Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, кеше кичерешләрен (сагыну,

                             мәхәббәт хисләрен) бәяләргә  өйрәнү.

        Материал: З.Хәкимнең форматка чыгарылган шигырьләре.

        Җиһаз:  Портреты, проектр, компьютер.

                        Дәрес планы

                    1. Оештыру өлеше.

                  -Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгз!

                 - Рәхмәт, хәерле булсын яраткан дәресебез!

                  -Сез дәрескә әзерме? Әйдәгез эшкә керешәбез!

                     2.Өй эшләрен тикшерү.

                -Укучылар, өй эше нәрсә бирелгән иде?

               -Зөлфәт Хәким шигырьләрен табарга.

               -Таптыгызмы?

     - Әйе. (Укучылар алдында түбәндәге шигырьләр тора.)        

                3.Белемнәрне һәрьяктан тикшерү

     -Укучылар, автор  тагын нәрсәләр яза?

   -Драмалар яза, шул ук вакытта композитор һәм язучы.

                4.Укучыларны яңа материал үзләштерүгә әзерлек.

  • Бүгенге дәрестә без Зөлфәт Хәким шигырьләренә анализ ясыйбыз.

     Хәзер берегез “Төнге сәяхәт” шигырен укыгыз, калганнар игътибар белән

    тыңлый.

                        5 . Яңа материал үзләштерү

     

                                

                                    Төнге сәяхәт

Төн ябынгач йолдызлы юрганын, дәшә мине Шигырь-Төнгизәр.

Көмеш сулы яп-якты елгада бер кечкенә салда мин йөзәм.

Ике яктан кычкыралар миңа, яңгыратып ярлар арасын;

Сал чайкала, йөзә бата-калка, ләкин килми ярга борасым.

Җырларымда үрелгән салымда, дулкыннарда да уен- шаяру.

Җирдәгеләр тора аптырап- уемда юк җиргә таяну.

Ике яктан кычкыралар миңа, яңгыратып ярлар арасын;

Сал чайкала, йөзә бата- калка,ләкин килми ярга борасым.

Тик һәрвакыт таң атарга ашыга, гүя мине кояш сагына.

Көн, шатланып, суза кулларын минем нәни , кыю салыма.

Ике яктан кычкыралар миңа, яңгыратып ярлар арасын;

Сал чайкала , йөзә бата-калка, ләкин килми ярга борасы.

                        Бөдрә таллар

Ашыкма син! Ерагайма!

Үткәннәрнең моңын кем тыңлар?

Балачагың гөрләп үткән инеш буйларында

Зарыгып көтә сине , сагынып, бөдрә таллар.

Ашыкма син! Тайгак юллар.

Хәл алырга ирек бирми алар.

Мең шифалы булыш белән сине дәваларга

Офыкларга карап көтә бәдрә таллар.

Ашыкма син ваз кичәргә

Өмет булып сызылып ата таңнар.

Заманыңның давылында хакың юк үләргә

Сине сагынып көтә монда бөдрә таллар.

Онытма син- гомер кыска

Кошлар булып күктә оча еллар.

Гөнаһларың күптер диеп, синең өчен һаман

Су буенда намаз укый бөдрә таллар.

Ашыкма син! Ерагайма!

Үткәннәрнең моңын кем тыңлар?

Балачагың гөрләп үткән инеш буйларында

Зарыгып көтә сине , сагынып, бөдрә таллар.

                        Газиз халкым.

Ачы язмыш йөген сөйри бер мосафир,

Әйтче миңа җирдә яшәү хакын.

Мең кат сорыйм, һаман әле җавап ишетелми-

Нәрсә булды сиңа , газиз халкым.

Вәхши дөнья , кансыз аның кануннары,

Бу дөньяда үз юлында һәркем хаклы.

Тик шулай да җан ачысы белән синнән сорыйм:

Ничек сиңа ярдәм итим , газиз халкым?

Барыр юлың кай тарафка – кемнәр әйтер?..

Үзәгеңдә бармы әллә янар ялкын?

Бүген миңа  сулыш кебек тавышың ишетү кирәк,

Дөньяга бер аваз бирче , газиз халкым.

                                        Тәүбә

Бу кайгылы хәлдә таң атамы әллә?..Тагын өмет биреп ява кар.

Китмә, китмә , китмә. Хушлашырга иртә, минем сиңа әйтер сүзем бар.

Нигә кирәк сүзләр? Нигә һаман күзләр өмет белән күккә багалар?

Сукма, сукма, язмыш, үтерерсең ялгыш. Минем әле җырлар зарым бар.

Дөнья чиксез булса, вакыт һаман узса, нигә миңа бүген дөнья тар?!

Күккә әйттем фөрьяд. Кичерерсең ,Ходай- Минем сиңа бирер  җаным бар.

Бу кайгылы хәлдә таң атамы әллә?..Тагын өмет биреп ява кар.

Китмә, китмә , китмә. Хушлашырга иртә, минем сиңа әйтер сүзем бар.

                         3.Белемнәрне һәрьяктан тикшерү

                   -  Укучылар, автор  тагын нәрсәләр яза?

                   -  Драмалар яза, шул ук вакытта композитор һәм язучы.

   

                               4.Укучыларны яңа материал үзләштерүгә әзерлек.

            Бүгенге дәрестә без Зөлфәт Хәким шигырьләренә анализ ясыйбыз.

         Хәзер берегез “Төнге сәяхәт” шигырен укыгыз, калганнар игътибар белән

          тыңласын.

                        5 . Яңа материал үзләштерү

      -Укучылар, шигырьнең эчке мәгънәсе нинди?

     Укуычылар табигатьнең матурлыгына сокланганын, аны бик матур итеп

     сүрәтли белүен әйтәләр.

      -Табигать белән бәйләп, лирик геройны нинди кичерешләр чолгый?

      -Укучылар:  Ул суда йөзә. Дулкыннар шаярып, салны никадәр батырырга

       теләсә дә, аның җиргә борылып карыйсы килми. Ул җирдәге

       гаделсезлеккә , тупаслыкка, туйган . Җир ул- пычрак оясы, ә су чиста .

                            

                           6. Мөстәкыльэш.

    -Әйдәгез укучылар икегә бүленәбез.   Бу рәттәге укучылар   күчерелмә

   мәгънәдәге сүзләрне  , икенче рәттәгеләр эпитетларны табып дәфтәрләрегезгә

   языгыз.

       (Укучылар ике минуттан эшләрен укыйлар.)

     -Ә хәзер шигырьдәге эмоциональ каршылыкларны табыйк. Укучылар

      таба).

 

  Ә хәзер “Газиз халкым” шигыре турында сөйләшик.

-Шагыйрь бу шигырендә нәрсәгә өнди?

- Зөлфәт Хәкимнең бу шигырендә күтәрелгән төп мәсьәлә – халык язмышы. Татар халкына тавыш бирергә куша. Милләтнең язмышы үз кулыбызда, безгә беркем дә ярдәм итми.  Үзебез тырышмасак, безнең телебез юкка чыгарга мөмкин, милләтебезне саклап калырга тиешбез дип, халыкка кәтәрелергә өнди. Шагыйрьнең  халык язмышына җаны әрни, никадәр тырышса да, ул үзе генә берни дә эшли алмый .

  • Татар халкына күтәрелергә өндәп язылган тагын нинди шигырьләр бар?  
  • Мондый юлларны без СәгыйтьРәмиевнең “Таң ату” шигырендә очратабыз.

         “Тәүбә” шигырендә мәхәббәт темасы. Җирдә “Мәхәббәт” хисеннән  өстен бернинди хис тә юк. Мәхәббәтең яныңда булганда  таңың матур булып ата. Сөйгән яр ташлап китсә, дөнья тарая. Лирик геройның әле хушлашасы килми, аның әйтер сүзе , җырласы җыры калган. Ул һаман өмет белән яши. Ап-ак кар аның күңеленә өмет чаткылары өсти.

  “Бөдрә таллар “шигырендә сагыну хисе. Ашыкмаска өнди. Тормыштан читләшеп барган лирики герой бәхетле балачакны  искә төшерә. Яшьлек тә узган.  Ләкин алар әрәмгә узмаган , нинди дә булса эз калдырып узганнар. Бөдрә таллар сине шуңа  сагына. Кеше гомере бик кыска, еллар кошлар кебек кенә оча.Кеше җирдә яшәгәндә үзеннән нәрсә булса да калдырырга тиеш.  

   

                                 7 Белемнәрне тирәнәйтү.

    Сораулар бирелә.

                                   8. Нәтиҗә.

        

 

 



Предварительный просмотр:

          Татар әдәбияты .   8 нче сыйныф.

Тема:  Халкымның күңел байлыгы.

Максат:    1) Г.Бәшировның «Туган ягым яшел бишек» повестен йомгаклау.

  1. Сөйләм телен баету, фикерләү сәләтен үстерү.
  2. Яшь буында халкымның милли традицияләренә ихтирам, әхлак сыйфатлары, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы: Йомгаклау, кабатлау—ныгыту дәресе.

Алымы: анализ алымы.

Материал: 8 класс әдәбият дәреслеге, «Мәгариф» журналы.

Җиһазлар: Гомәр Бәшировның портреты, Арча ягы язучыларының портретлары. DVD, диско,

                   плакат, чигүле сөлгеләр, татар халык  киемнәре.

                                  Дәрес барышы:

  1. Исәнләшү.     Кереш сүз.    Укытучы сүзе. Эпиграф  укыла:

«Халкымның гасырлар буена туплана килгән,искерми торган күңел җәүһәрләре беркайчан да тутыкмас, һичшиксез, яңа тормышка да хезмәт итәр» .

    DVD дискта  татар халык җыры «Авыл киче» уйнатыла.

    Халкыбыз гомер-гомергә җырлап яшәгән, биеп яшәгән. Борын-борын заманнарда әле язу сәнгате туганчы ук , халкыбыз төрле-төрле мәкаль-әйтемнәр, җыр-бәетләр, әкиятләр, мәзәкләр уйлап чыгарган. Татар халкы тырыш булган, эшчән булган, рухи яктан да бай булган.

  Татарстан  мөстәкыйльлек алганнан соң, әдәбиятыбызда халык традицияләрен , гореф-гадәтләрен чагылдырган әсәрләр калкып чыкты. Менә без дә шундый әсәрләрнең берсен -Г.Бәшировның «Туган ягым-яшел бишек» повестен укып бетердек. Шул повестьны йомгаклап китәбез.

  1. Кабатлау-ныгыту.   Укучыларга алдан өй эше итеп сораулар бирелеп куелды.  

  1. Әсәрдә халкыбызның нинди гореф-гадәтләре чагылдырылган? (Укучылар җавап бирәләр.)
  2. Табигать белән кешеләр арасындагы бергәлек ничек бирелгән?  (Табигать күренешләрен чагылдырган өзекләр укыла).
  3. Әсәрдә бик матур итеп татар халкының милли бәйрәме -Сабан туе сүрәтләнә. Алар аңа ничек әзерләнгәннәр? (Сабан туен чагылдырган өзекләр укыла.)
  4. Ни өчен бүләк җыючы егетләр яшькилен төшкән йорт булмаса да Бәшир агалар капка төбенә туктыйлар?  Өммикамал нәрсә белән дан тотоа? (Җаваплар бирәләр)
  5. Бәшир ага улына карата нинди тәрбия алымы куллана?
  6. Чәчүгә чыгасы көнгә ничек әзерләнәләр? (Өзек укыла)
  7. Бәшир ага гел эштә. Бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Үзе шикелле балалары да эшчән. Шул ук вакытта бәйрәм дә итә беләләр.Әсәрдәге  кунакка йөрүнең тәртипләрен  сөйләгез.  ( Укучылар «Аулак өй» күренешеннән өзек куялар.)

   

  1. Йомгаклау.Укытучы сүзе.

1)  Г.Бәширов турында сөйләп , укучыларның белемен тирәнәйтү.

а) Революциягә кадәрге тормыш.

б) Тормыш алып баруы авыр. Бәшир аганың чыдамлыгы. Хезмәткә хөрмәт, гаделлек.

в) Табигать күренешләре.

г)Г.Бәшировның калган китаплары белән таныштыру.

д) DVD дисктан «Җидегән чишмә» җырын тыңлату.

2) Арча ягы язучылары белән таныштыру. (Портретларын күрсәтеп сөйләү)

3)Укучыларның белемнәрен бәяләү.

  1. Өй эше.Г.Бәширов әсәрләрен укуны дәвам итү.

 


7нче  сыйныф  татар  әдәбияты.

Тема: “Туган  нигез  дәшеп  кайтара”.

Максат: 1) Рафис  Корбанның  тормыш юлы,иҗаты, эшчәнлеге  белән

                таныштыру.

                2)Сөйләм  телен  баету, сәнгатьле  сөйләргә өйрәтү

                3)Туган  якка  мәхәббәт, якташ  шагыйребезгә  ихтирам  хисләре

                 тәрбияләү.

Дәрес тибы:  Яңа  материал  өйрәнү.

Методы:  Укытучы  сүзе, телдән  журнал.

Материал:  “Балачак әдипләре”,  “Яра”,”Алмалы  төн”  китаплары.

Җиһазлау:  Портрет, плакат, кулдан  ясалган  журнал, телевизор, DBD,

                     китаплар  күргәзмәсе,   тактада  сүзлек:

-Җидегән йолдыз-төньякта  зур  чүмечкә  охшап  урнашкан һәм  ел  буена  күренә  торган җиде  йолдыздан  торган  йолдызлар төркеме.

-Ашканда-артып, ташып чыгу, омтылу.

-драма- вакыйгаларны  геройларның эш һәм  хәрәкәтләре  аша  ачуга  корылган  диалог  формасындагы  сәхнә  әсәре.

-Сыкталам-җиңелчә  ыңгырашу.

-Марш-сафта  торучыларга кузгалып  китәргә  команда  биргәндә  кулланыла  торган  сүз  яки  көй

-Нигез- ата-баба  корган  йорт.

                           Дәрес  барышы:

I.  Актуальләштерү.

1). Оештыру.Исәнләшү, башлап  җибәрү.

2).Өй  эшләрен  тикшерү.Узган  дәрестә  Ф.Хөснинең “Йөзек  кашы”  повестена  йомгак  ясалган. Өй эше  итеп  167 нче  биттәге  биремнән  “Егерме  беренче  гасыр  егетеннән  (кызыннан)  Айдарга  хат”  язарга  кушылган. Хатлар  укытыла.

     II.  Яңа  материал  өйрәнү.

1)“Шигрият күге”  дигән  плакат  өстендә  шагыйрьләрне  баскычлап  күрсәтү. Зәңгәр  күк  төсендәге  плакатка  кызыл  йолдызлар  ябыштырылган. Алар  безнең  танылган  шагыйрьләребез.  Иң  биектә  Тукай  җемелди.  Арада  бер йолдыз  сары  төстә. Ул  башка  йолдызларга  караганда  яктырак  яна. Менә  шул  якты  йолдыз –безнең үз  йолдызыбыз-  Рафис Корбан.

2)Телдән  журнал  битләрен ачу.

а ) журналның  беренче  битендәге  Рафис  Корбан  биографиясен  үзебезнең  як  кешеләренә  бәйләп  сөйләү.

б ) Икенче  биттә  Р.Корбанның  эшчәнлеге  турында  язылган. “Кайда  гына эшләмәсен, үзен  гел  яхшы  яктан  гына  күрсәтә. Һәрбер   җирдә  тырышып  эшләп, абруй  казанды”,-дип  нәтиҗә  ясала.

в ) Өченче  биттә  Р.Корбан шигырьләре. “Туган  нигез”, “Гомер буе кайтам”, “Туган җирем”,  “Туган җирне ярату”, “Шагыйрь булу  мөмкинме” шигырьләрне укып әңгәмә кору.

  Аннан  соң  укучылар  “Сагыну”, “Битаман”, “Ашыт”, “Мин бер генә яшим дөньяда” шигырьләрен яттан  сөйлиләр.

г ) Журналның дүртенче битендә  Р.Корбанның  драматургиясе. Шуның  белән таныштырыла.

д ) Бишенче  битендә Р.Корбанның  җырлары  язылган.  Укытучы  “Кәкүкләр моңая” дигән  җырны башкара.

III.Яңа  материалны ныгыту.

  1. Р. Корбан турында  өстәмә мәгълүмат бирү.

      а  ) Шагыйрьнең  мәктәп еллары турында  класс җитәкчесе  Б.Дания  сөйли.

      б ) Балачак хатирәләрен сабакташы  Садыков  Гомәр сөйли.(Алар дәрескә чакырылды).

   IV.  Йомгаклау.  Билгеләр кую.

    V.  Өй эше. “Яратам  мин  туган  авылымны”  дигән  инша  язарга

                               Татар әдәбияты  .8 нче сыйныф.

Тема:  Муса Җәлил. “Тик булса иде ирек”, “Соңгы җыр” шигырьләрен укып

           анализлау.

Максат:  1) М.Җәлилнең сугыш чоры иҗаты белән таныштыру.Шигырьләрен

                  укып анализлау.

                2) Сәнгатьле укырга өйрәнү.

                3) Татар шагыйре Муса Җәлилгә  тирән ихтирам хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы:  Яңа материал өйрәнү

Методы:  Уку, анализ, укытучы сүзе.

Материал:  8 нче сыйныф әдәбияты, “Мәгариф” журналы, Р.Мостафин,

                    М.Җәлил китаплары.

Җиһазлар: Муса Җәлил портреты, плакатлар, DVD, диско.

                  Дәрес барышы:

I .   Актуальләштерү.Исәнләшү. Оештыру өлеше.

1) DBD дискта “Җырларым” җыры яңгырый. Укучылар, бу җыр кем сүзләренә язылган? Кем соң ул Муса Җәлил? Сез аның нинди шигырьләрен беләсез? (Укучылар җавап бирәләр)

         2) Шигырьләрдән өзекләр укыла.

             а) “Вәхшәт” шигыреннән

             б)”Чәчәкләр” шигыреннән

             в)”Дару” шигыреннән

             Бу шигырьләрне беләсезме?

             бармы?

       3) Сез Муса Җәлилнең тормыш юлы, язмышы турында беләсезме?

II.   Яңа материал өйрәнү.

1) Муса Җәлилнең кыскача биографиясенә тукталу.

 а) М.Җәлилнең татар поэзиясендә тоткан урыны.

 б) М.Җәлил турында башка милләт язучылары.

в) иҗатының башланып китүе

г) сугыш башлану белән фронтка китүе

д) 1942 нче ел.Волхов фронтында әсирлекккә төшүе

е) фашистларга каршы яшерен көрәш алып баруы.

ж) аларның төрмәгә ябылуы,хөкем ителүе.(Җәлилчеләрне плакаттан күрсәтү)

д) сугыш чорында да оптимистик рухта шигырьләр язуы.

2)”Тик булса  иде ирек” шигырен уку һәм анализлау.

а) сүзлек өстендә эш.

-Җидегән йолдыз-төньякта зур чүмечкә охшап урнашкан һәм ел буена күренә торган , җиде йолдыздан гыйбәрәт йолдызлар төркеме.

-Чулпан йолдыз-кояш тирәсендә әйләнә торган ”Меркурий”белән Җир арасындагы планета, русчасы-Венера.

-Дәрья-зур су, елга.

-Ашканда-артып ташып чыкканда,омтылу.

-Сөмбел-хуш исле, кыңгырау сымаграк чәчәкле үсемлек

-Аргамак- чабышкы ат.

-Көмеш ял-күчерелмәмәгьнәдә-ат ялы

-Кынымда- кылыч салып куя торган савыт

-Карабиным- автоматым

-Сулам-кибәм, шиңәм

б) Шигырне яттан уку.

в) балаларга укыту

г) куплетлап эчтәлеген анализлау

  1. “Соңгы җыр” шигырен уку.

а) яттан уку (укытучы)

б) балаларга укыту

в) анализлау.

III. Яңа материалны ныгыту.

1) М.Җәлил турында белемнәрне тирәнәйтү.Советлар Союзы Герое исеме бирелү, Ленин премиясе белән бүләкләнүе.

2) Аның эзләре буйлап йөргән Рафаэль Мостафин, Гази Кашшаф турында сөйләү.

3) М.Җәлилнең китапларын укырга тәкъдим итү.

IV.  Йомгаклау. Укучыларга билгеләр кую.

V. “Соңгы җыр” яки “Тик булса иде ирек” шигырен ятларга.  


7нче  сыйныф  татар  әдәбияты.2007 нче ел.

Тема: “Туган  нигез  дәшеп  кайтара”.

Максат: 1) Рафис  Корбанның  тормыш юлы,иҗаты, эшчәнлеге  белән  таныштыру.

               2) Сөйләм  телен  баету, сәнгатьле  сөйләргә өйрәтү.

               3) Туган  якка  мәхәббәт, якташ  шагыйребезгә  ихтирам  хисләре  тәрбияләү.

Дәрес тибы:  Яңа  материал  өйрәнү.

Методы:  Укытучы  сүзе, телдән  журнал.

Материал:  “Балачак әдипләре”,  “Яра”,”Алмалы  төн”  китаплары.

Җиһазлау:  Портрет, плакат, кулдан  ясалган  журнал, телевизор, DBD,  китаплар  күргәзмәсе,

                    тактада  сүзлек:

-Җидегән йолдыз-төньякта  зур  чүмечкә  охшап  урнашкан һәм  ел  буена  күренә  торган җиде  йолдыздан  торган  йолдызлар төркеме.

-Ашканда-артып, ташып чыгу, омтылу.

-драма- вакыйгаларны  геройларның эш һәм  хәрәкәтләре  аша  ачуга  корылган  диалог  формасындагы  сәхнә  әсәре.

-Сыкталам-җиңелчә  ыңгырашу.

-Марш-сафта  торучыларга кузгалып  китәргә  команда  биргәндә  кулланыла  торган  сүз  яки  көй

-Нигез- ата-баба  корган  йорт.

                           Дәрес  барышы:

  1. Актуальләштерү.

1). Оештыру.Исәнләшү, башлап  җибәрү.

2).Өй  эшләрен  тикшерү.Узган  дәрестә  Ф.Хөснинең “Йөзек  кашы”  повестена  йомгак  ясалган. Өй эше  итеп  167 нче  биттәге  биремнән  “Егерме  беренче  гасыр  егетеннән  

(кызыннан)  Айдарга  хат”  язарга  кушылган. Хатлар  укытыла.

     2.Яңа  материал  өйрәнү.

  1. “Шигрият күге”  дигән  плакат  өстендә  шагыйрьләрне  баскычлап  күрсәтү. Зәңгәр  күк  төсендәге  плакатка  кызыл  йолдызлар  ябыштырылган. Алар  безнең  танылган  шагыйрьләребез.  Иң  биектә  Тукай  җемелди.  Арада  бер йолдыз  сары  төстә. Ул  башка  йолдызларга  караганда  яктырак  яна. Менә  шул  якты  йолдыз –безнең үз  йолдызыбыз-  Рафис Корбан.
  2. Телдән  журнал  битләрен ачу.

а ) журналның  беренче  битендәге  Рафис  Корбан  биографиясен  үзебезнең  як  кешеләренә  бәйләп  сөйләү.

б ) Икенче  биттә  Р.Корбанның  эшчәнлеге  турында  язылган. “Кайда  гына эшләмәсен, үзен  гел  яхшы  яктан  гына  күрсәтә. Һәрбер   җирдә  тырышып  эшләп, абруй  казанды”,-дип  нәтиҗә  ясала.

в ) Өченче  биттә  Р.Корбан шигырьләре. “Туган  нигез”, “Гомер буе кайтам”, “Туган җирем”,  “Туган җирне ярату”, “Шагыйрь булу  мөмкинме” шигырьләрне укып әңгәмә кору.

  Аннан  соң  укучылар  “Сагыну”, “Битаман”, “Ашыт”, “Мин бер генә яшим дөньяда” шигырьләрен яттан  сөйлиләр.

г ) Журналның дүртенче битендә  Р.Корбанның  драматургиясе. Шуның  белән таныштырыла.

д ) Бишенче  битендә Р.Корбанның  җырлары  язылган.  Укытучы  “Кәкүкләр моңая” дигән  җырны башкара.

3.Яңа  материалны ныгыту.

  1. Р. Корбан турында  өстәмә мәгълүмат бирү.

      а  ) Шагыйрьнең  мәктәп еллары турында  класс җитәкчесе  Б.Дания  сөйли.

      б ) Балачак хатирәләрен сабакташы  Садыков  Гомәр сөйли.(Алар дәрескә чакырылды).

   4.  Йомгаклау.  Билгеләр кую.

    5 Өй эше. “Яратам  мин  туган  авылымны”  дигән  инша  язарга.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка: предполагаемый план проведения урока - При подготовке к уроку использовать как вспомпгательный ориентир для каждого этапа урока. Презентация отражает создание условий для учебных действий на уроке.

При подготовке к уроку использовать как вспомпгательный ориентир для каждого этапа урока.  Презентация отражает  создание условий для учебных действий на уроке....

Конспект открытого урока по технологии в 6 классе. Тема урока: Игровые технологии на уроках обслуживающего труда. Одежда и требование к ней. Снятие мерок для построения чертежа юбки. (Презентация к уроку)

Разработка урока с презентацией помогает учителю более доступно и понятно познакомить учащихся с историей юбки. На уроке используются игровые технологии, что помогают учащимся лучше усвоить материал у...

Урок изобразительного искусства в 5-ом классе.Тема урока: « Деревья как люди». Вид работы: рисование по представлению Тип урока: комбинированный, урок – сказка

Тема урока: « Деревья как люди».Вид работы:  рисование по представлениюТип урока:  комбинированный, урок – сказка Цель урока:ü Средствами   изобразительного языка   ...

Класс 9 Урок №24. Тема урока: Системы счисления. Перевод чисел Тип урока; Урок «построения » системы знания.

Урок для учащихся 9 класса по теме "Системы счисления. Перевод чисел". Урок в разделе программы по счету третий. Цель:Образовательная: систематизация и расширение знаний обучающихся о операциях п...

Урок обобщающего повторения по теме Южная Америка.Урок-игра.Особый колорит уроку придаёт просмотр ролика"Танго и футбол", вопрос от шеф повара с угощением мамалыгой и синквейн. Легенда рассказанная в начале урока настраивает ребят на работу.

Урок географии в 7-м классе по теме "Южная Америка". Подготовила и провела: учитель географии 1квалификационной категории Васильева Елена Тихоновна  в МБОУ СОШ №21 г. Коврова, в рамках подго...