Мастер-класс
презентация к уроку на тему

Хусаинова Ильсия Ильдусовна

Тема: Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”

Максатлар:

1. Д.Аппакованың тормыш юлы һәм аның “Шыгырдавыклы башмаклар”әсәре белән танышу;

2. Дөрес һәм матур итеп уку, укыганның эчтәлеген сөйләү, аерым темага әңгәмә кора белү,  телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата миһербанлылык, хөрмәт хисе, толерантлык  тәрбияләү.   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_ver.1.0.pptx867.36 КБ
Microsoft Office document icon urok.doc68 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Аерым предметлар ти рәнтен өйрәнелә торган 15 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хусаинова Ил ьсия Ильдусовна Башлангыч сыйныфта, әдәби уку дәресләрендә сингапур методларын куллану.

Слайд 3

Дәрҗия Аппакова Татар балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән прозаик һәм драматург Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова 1898 елның 2нче мартында Уфа губернасының Минзәлә өязе (хәзерге Түбән Кама районы) Байгол авылында дөн ь яга килә. Бала чагы туган авылында үтә. 13 яш ь тулгач Казанга килә.

Слайд 4

1914- 1917нче елларда керәшен татарлары өчен ачылган укытучылар мәктәбендә белем ала. 1919- 1921 елларда керәшен татарлары өчен чыгарылга “ Кызыл әләм” газетасы хәбәрчесе. 1925- 1928 елларда җәмәгать эшлеклесе һәм “Киңәш” газетасының актив хәбәрчесе. 1928-1943 елларда Урта Азиядә яши, балалар укыта. 1943 елда кабат Казанга кайта, гомернең соңгы көннәренә кадәр иҗат эше белән шөгыльләнә.

Слайд 5

Д. Аппакованың беренче әдәби әсәрләре - “Әби карчык җыры” шигыре, “ Ипи көйдерүчеләр” пьесасы. Балалар өчен язылган, бүгенге көндә безнең китапханәләрдә очрый торган “Кечкенә Бануның тарихы” китабы бар. Д.Аппакова 1948 елда, 50 яшендә фаҗигале төстә вафат була.

Слайд 6

Шыгырдавыклы башмаклар – скрипучие башмачк и Сап – сары – желтые - прежелтые Булмас инде – не будет Беркем дә – никто Күңелсез булып китте – стало грустно Сүзлек

Слайд 7

Шыгырдавык лы башмаклар 1. Сап-сары 2. Беркем дә 4. Булмас инде 3. Күңелсез булып китте

Слайд 8

1 . Хикәя кем турында? 2. Нинди вакыйга сурәтләнә? 3. Геройлар кемнәр? Сораулар

Слайд 9

Утырып инде ардык, бераз ял итеп алыйк. Кулларны билгә куеп, башларны чайкап карыйк. Куллар билгә, өскә, янга, утырып – торып алыйк. Куш аяклап сикерик тә, урыныбызга утырыйк. Ял итү



Предварительный просмотр:

Тема: Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”

Максатлар:

1. Д.Аппакованың тормыш юлы һәм аның “Шыгырдавыклы башмаклар”әсәре белән танышу; 

2. Дөрес һәм матур итеп уку, укыганның эчтәлеген сөйләү, аерым темага әңгәмә кора белү,  телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата миһербанлылык, хөрмәт хисе, толерантлык  тәрбияләү.  

Җиһазлау:  Презентация-кояш, Бөек Ватан сугышына  багышланган  презентация, компьютер, мультимедиа, агач рәсеме, Д. Аппакованың портреты

 Дәрес планы

1.Оештыру өлеше.Уңай халәт тудыру.

  • Презентация – кояш

2. Хикәяне кабул итүгә әзерлек:

  • Бөек Ватан сугышына  багышланган  презентация күрсәтү.
  • укытучының кереш сүзе.
  • Дәрҗия Аппакованың иҗаты белән таныштыру

3. Хикәя өстендә эш.

  • сүзлек эше
  • уку
  • эчтәлек буенча әңгәмә
  • рольләргә бүлеп уку

4. Ял итү минуты.

5. Белемнәрне ныгыту:

  • дидактик уен уйнау.

6. Өй эше үтәүгә әзерлек.

7. Рефлексия.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру.

-Хәерле көн укучылар!  Кәефләрегез ничек?

Кояшлы иртә кебек

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә дип килдек!

Утырыгыз.

- Тактага карагыз әле.( Презентация – кояш) . Кояш– безгә елмая. Менә шушы кояш кебек, безнең  бүгенге дәресебез дә якты, иркен сыйныф бүлмәсендә кызыклы узар. Сезнең кәефегез дә яхшы булыр  дип ышанабыз.  

-Беләсезме, быел нинди истәлекле ел? (Бөек Җиңүгә 70 ел тула)

-Әйе, Бөек Җиңүгә 70 ел тула, менә шундый кояшлы матур көндә немец самолетлары күк йозен каплап алалар, сугыш башлана.

2. Актуальләштерү

Бүгенге дәресебездә дә без әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган кыз турында укырбыз. Хикәянең авторы  - Д. Аппакова. Д. Аппакованың да тормыш юлы сугыш елларына туры килә. Ул да үзенең якын кешеләрен фронтка озатып, үз күзләре белән сугышны күргән кеше. Ул балалар турында күп язган. Бүгенге дәресебездә аның сугыш чорына багышлап язылган “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен укырбыз.

-Ә хәзер укучылар “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясенә күчик. Хикәяне аңлау өчен, тактадагы яңа сүзләр белән танышыйк.

Шыгырдавыклы башмаклар- скрипучие башмачки

Сап – сары – желтые - прежелтые

Булмас инде – не будет

Беркем дә – никто

Күңелсез булып китте – стало грустно

-Сүзлекләрне ачыгыз. -Язып куегыз. Ә хәзер бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк, ләкин сүзләр тәртибенә игътибар итегез.( Җөмләләр төзү). Сезнең алдыгызда битләр. Уртада шыгырдавыклы башмаклар – төп сүз. Бит 4 өлешкә бүленгән булырга тиеш. Һәрбер шакмакта берәр сүз. Тактада үрнәк. Җөмләләр төзергә 1 минут вакыт бирелә. (Җөмләләр тыңланыла)

-Укучылар беренче төркем беренче номерлы укучы укый.

Укучылар, хикәяне игътибар белән тыңлагыз.Мин укыганда, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә әзерләнегез. Тактада гади сораулар:

-Хикәя кем турында?

-Нинди вакыйга сурәтләнә?

-Геройлары  кемнәр?

(хикәя укыла)

3. Ял итү минуты.

Утырып инде ардык, бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп, башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга, утырып –торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә, урыныбызга утырыйк.

4. Белемнәрне ныгыту.

Бүгенге көндә дә дөньяда яшәве җиңел түгел. Җир шарының төрле почмакларында сугышлар бара, кешеләр үлә, биналар җимерелә, балалар интегә. Безнең тирә-ягыбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп, алар бездән ярдәм көтәләр. Әйдәгез, бергәләп, уйлап карыйк. Без кемгә нинди ярдәм күрсәтә алабыз?

Сезнең алда “Мәңгелек агач”, әйдәгез аны ярдәм йөрәкләре белән бизик.

Безнең ярдәм

  • ятим балаларга (для детей – сирот)
  • ветераннарга (для ветеранов)
  • инвалидларга (для инвалидов)
  • ялгыз кешеләргә (для одиноких людей)

(Укытучы сөйләгәндә, тыныч, әкрен көй уйный)

Безнең агачыбыз ничек матур итеп бизәлгән.

Карагыз әле, укучылар, бүген дәрескә мәңгелек утның бер ялкынын алып килдем. Ут- хәтер һәм хөрмәт билгесе. Хәзер шушы утка карап, һәрберегез сыйныфташларыгызга үз теләкләрегезне теләкләрегезне җыр формасында җиткерегез әле.

5. Өй эше үтәүгә әзерлек.

 -Укучылар, барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз. Ә хәзер көндәлекләрне ачыгыз, өй эшен язып укыгыз. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен сәнгатьле итеп укырга.

6. Йомгаклау

-Илебездәге күк йөзе аяз булсын, сугышлар булмасын, сау – сәламәт, бер – беребезгә игътибарлы булыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...