План урока по теме "Фонетика"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Батталова Люция Акрамовна

Урок повторения изученного материала на основе обрядового праздника "Сабантуй"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fonetika.docx18 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Фонетика бүлеген кабатлау

 Максат: 

«Фонетика,орфоэпия, дифтонг»бүлегендә алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау,тирәнәйтү;

Дөрес язу һәм матур сөйләү күнекмәләре булдыру өстендә эшләүне дәвам итү;

Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү;

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, телгә ихтирамлы һәм игътибарлы булу.

Җиһазлау: конвертлар,белдерү , видео җыр, тест.

Дәрес планы

  1. Психологик уңай халәт тудыру.
  • Исәнмесез,хәерле көн укучылар! Кәефләрегез ничек?
  • Балалар,әйдәгез бер-беребезгә карадык, матур итеп елмайдык, хәерле көн теләп утырдык. Мин сезне күрүемә бик шатмын. Дәрестә сезгә уңышлар телим.
  • Бүгенге дәрес темасын билгеләү өчен сезгә сорауга җавап бирергә кирәк. Татар теленең кайсы бүлеге авазларны өйрәнә?

Слайд №1 

  • Димәк, укучылар,без бүген сезнең белән  фонетика турында алган белемнәребезне ныгытырбыз, җөмләләр төзербез,мәкальләр әйтербез. Бу дәресне без “Сабантуй”рәвешендә уздырырбыз.  Ә сабантуй бәйрәме кайчан үтрәкелә? Әлбәттә, сабантуйда батыр була һәм тиешле бүләкне ала. Менә сезгә дә бүген бу бүләкләрне яулап алырга кирәк. (Агач таякка кулъяулыклар,китап,ручка эленгән)
  • Сабантуй авылдан ике чакрым ераклыктагы акланда була. Анда без автобус белән барабыз. Ягез әле,укучылар, сезнең кайсыгыз автобус йөртер икән? Туган тел турында кем сәнгатьле итеп шигырь укый, шул автобус йөртә.
  • Юлга чыкканчы үзебезнең максатыбызны һәм девизыбызны әйтик.

Слайд №2

Максат: фонетиканы кабатлау;

  • Әйдәгез дәреснең девизын бергәләп укыйк.

Слайд №3

Девиз: “Тырышкан ташка кадак каккан”

  • Ә хәзер,әйдәгез,автобуска билетлар алыгыз. Билетлар тылсымлы сүзләргә генә сатыла. Мәсәлән, “рәхмәт,зинһар һ.б.”

Юлда барганда күңеллерәк булсын өчен әйдәгез җырлап барыйк.

          Слайд №4

Диктор. Хәерле көн,дуслар! Бүген 5 сыйныфта “Фонетик сабантуй”уздырыла. Бөтенегезне дә сабантуй бәйрәме белән котлыйбыз. Бәйрәм күтәренке кәеф белән күңелле үтсен,дуслар!

Укытучы. Нинди ярышлар,уеннар үткәреләчәге турында менә бу белдерүдә язылган.

  • Әйдәгез бергәләп укыйк.

Слайд №5

Белдерү.

Хөрмәтле,дуслар! Бүген шундый ярышлар үткәрелә:

    1.“Баганага менү”

    2. “Йөгерүчеләр ярышы”

3.Җепкә тагылган конвертларны кисеп алырга. Конверттагы биремнәрне тактага язып эшләргә.

4. Табышмаклар әйтү ярышы.

5.Конкурс-эстафета.

6.Концерт номерларына конкурс.

-Укучылар,1нче ярышка рәхим итегез.

.“Баганага менү”чене билгеләү өчен сезгә “Кызыклы әлифба”уены тәкъдим ителә.

  • Мин сезгә шигырь юллары укыйм,сез ахырын әйтегез. Шул сүздә булган сузык авзларны бер баганага, тартык авазларны икенче баганага язарга кирәк. Җиңүчене  бүләк көтә.

1.Ахырын тап!

Безнең әби бик уңган,

Иртүк тора йокыдан.

Куллары тора уйнап

Пешереп куя...(коймак)

2.Бүген бар да мине котлый,

Һәммәсе бирә бүләк.

Әти курчак алып кайткан,

Әнием теккән...(күлмәк).

Сандугачлар,карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка,...(көньякка)

Әтием басуга барып,

Иген ура көн саен.

Бик сорагач алып кайткан

Миңа да бер ...(комбайн)

Җиңүчегә  бүләк бирелә.

2нче ярыш. Йөгерүчеләр ярышы.

  1. Уен “Кем тизрәк?”.
  • Хәзер “Кем тизрәк?” уены үткәрелә.
  • Нинди сүз бер генә аваздан тора?(Ә)
  • Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? (Казанда)
  • Карлыганны карлыгачка әйләндерү өчен нишләргә? Н-ч
  • Кабактан кадак ясап буламы? Б-д
  • Нинди ике нота бакчада үсә? Фасоль
  • Кайсы нотага бер аваз кушсаң, шәһәр исеме барлыкка килә? Уфа
  • Кайсы бодайдан кортлар бал ала? Карабодай
  • Нинди дәүләтне башка киеп йөриләр? Панама
  • Кайсы җир бервакытта да искерми? Яңа җир
  • Көн белән төн нигә бетә,шуны әйт әле. Н га бетә.

3нче ярыш. Конвертлар кисү.

1 нче конверт.

Калын сузыклы сүзләрне бер баганага, нечкә сузыклы сүзләрне икенче баганага язарга.

Карама,кукуруз,тәрәзә,үтүк,себерке,чыбыркы,ирис.

2нче конверт.

Калын әйтелешле сүзне нечкә әйтелешле сүзгә әйләндереп яз.

Кул,тыш, тора,ана,тоз,кыр

3нче конверт.

Сүзләрнең дөрес язылышын аңлат.

Төтен болыт төлке борылыш

4 конверт. Бирелгән җөмләнең хаталарын тап.

Төссөз соро көннәр үтеп китте.

Слайд №6

 Ял итү. Физминутка

Җил исә, исә,

Агачлар селкенә.

Җил тына,тына,

Агачлар үсә,үсә

4нче ярыш. Табышмаклар ярышы.Җавапларын баганалап язу.1нче баганага нечкә сузыклы; 2нче баганага калын сузыклы булган  сүзләрне язу.

Лампа түгел, яктырта,

Мич түгел,җылыта.(кояш)

Үзе кып-кызыл,

Күлмәге ямь-яшел.(карбыз)

Тәрәзәсе юк,ишеге юк,

Эче тулы корт.(кыяр)

Җир астында алтын казык.(кишер)

Йөз кат кием,барысы да төймәсез.(кәбестә)

Энәсе бар, ә тегә алмый.(керпе)

Җәен суда йөзә,

Кышын ятып тора.(көймә)

 “н”га бетсәм,бакчадагы куак мин,

“ч”га бетсәм, сездә җәйге кунак мин.(карлыган,карлыгач)

  1. Исемемне укып була

      Ике яктан да,

      Тик кулыңа суга күрмә,

      Мине какканда(кадак)

  1. Авызы өстә, күзе төптә,

Күрсәң дә кайда гына.

Адашсалар хәрефләре,

Киярсең аягыңа(кое,оек)

         3.Кайдан башлап укысаң да-

Укучының төп эше.

Мең дә берне белә,диләр,

Аның белән дус кеше(уку)

5 нче ярыш. Конкурс –эстафета. Китап буенча күнегүләр эшләү.

 157       нче күнегү.

  158      нче күнегүне эшләтү.

6нчы ярыш. Концерт номерларына конкурс. Быел әдәбият елы дип игълан ителде,шуңа күрә кайсыларыгыз шигырьләр укый?

Укучылар туган тел турында җырлар һәм шигырьләр укыйлар.

Укытучы. Укучылар,ярышлар тәмамланды. Хәзер бөтен ярышларга бергә йомгак ясыйбыз.

Слайд №7

Жетоннар санала. Җиңүче билгеләнә.Ул сабантуйның батыры була. Батырга һәм җиңүчеләргә бүләкләр бирелә. Билгеләр куела.

Укытучы. Хәзер,укучылар,автобуска утырып, җырлый-җырлый өйгә кайтабыз.

Слайд №8

Өй эше бирү.     159    нчы күнегүне эшләп килү.

Слайд №9


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разнообразие растений. Урок биологии в 6 классе. (план урока)

Урок биологии в 6 классе по изучению многообразия растений....

План урока "Свойство углов треугольника" (1 урок). 5класс

На уроке в 5 классе для освоения новой темы используется проблемная ситуация через выполнение практических заданий.(УМК под редакцией И.И.Зубаревой  и  А.Г. Мордковича)...

ПЛАН УРОКА (Экономическая социализация 10 класс) Тема урока: Умение вести переговоры

Курс преподавание "Экономической социализации" в основной школе -интегрированный курс, информационно насыщенный мультипредметными связями,включающими и жизненный опыт старших школьников и ранее приобр...

Сценарный план урока Тема «Уроки нравственности в рассказе В. Г. Распутина «Уроки французского».

     На уроках литературы мне интересно работать с детьми над изучением произведений художественной литературы, героями которых являются их сверстники, оказавшиеся в условиях нра...

План урока русского языка в 8 классе с казахским языком обучения. Тема урока:"Сложные прилагательные"

Урок построен на основе групповых форм организации учебной деятельности, с применением критериального оценивания...

план урока по теме "Умножение" 5 класс, урок №2

План содержит технологическую карту по ФГОС, конспект урока и презентацию....

План конспект урока. Требования к плану урока.

План конспект урока математики. Требования к плану урока.Система планирования урока включает:-годовое и полугодовое планирование;-тематическое планирование;-поурочное планирование.Необходимо уделять б...