авторские программы
элективный курс (10 класс) на тему

Умнова Лилия Ивановна

 

Поэтика и стилистика татарского языка

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorskaya_prgramma.doc102.5 КБ

Предварительный просмотр:

Педсовет

ПЕДСОВЕТ.ORG

Живое пространство образования

 Ресурс опубликован на сайте Педсовет ру.2009 год.

 «Татарская  лингвистическая стилистика и поэтика» Элективный курс для   10-11  классов.  

Ссылка:

           http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/link_id,13329/

Тукай районы Мәләкәс урта

 мәктәбенең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Умнова Л.И.

тел-89061249647

Сүз сәнгате.

Татар теленең

лингвистик стилистикасы

hәм

поэтикасы

Аңлатма язуы

Пояснительная записка

10-11 сыйныфлар

35 сәг

Әлеге курс 10-11 сыйныф укучыларының танып белү эшчәнлеген hәм үйлау сәләтен үстерү максатыннан кулланыла. Әлеге теманың актуальлеген заманча белем  стандартлары үзе таләп итә.Курс эшчәнлеге шәхес тәрбияләүгә нигезләнә. Шулай ук программада мәктәп дәреслегендә булмаган әсәрләрнен алынуы да баланың  логик фикерләү сәләтенә уңай тәэсир итә. Информацион ташкыннан үзенә кирәген сайлап алып, аны эшкәртә белергә өйрәтә.

Әлеге электив курс белән эшләү барышында түбәндәге күнекмәләр алына hәм ныгытыла.

- беренчел чыганаклар белән эшләү ( дәреслек, хрестоматияләр, белешмәләр, фәнни- популяр басмалар, дистанцион белем бирү чаралары)

-фикер алышуларда катнашу ;

- чыгышлар әзерләү, фәнни- тикшеренү эшләре алып  бару. Аларны дөрес итеп язу hәм тәкъдим итеп яклау.

-  яңа информацион –техник чараларны  куллану hәм файдалану.

Укучыларның белемнәре , әлеге эликтив курс барышында, аларның активлыкларын , чыгышларын, докладларын исәпкә алып бәяләнә.

Сөйләм стильләре билгеле бер тел җирлегендә hәм ярдәмендә  барлыкка килә.

Лингвистикада стиль- тел чараларын билгеле бер рәвештә куллану нәтиҗәсе, hәм шуңа күрә hәр төр стиль – үзенә бер система тәшкил итә. Стилистика исә сөйләмдәге менә шул стиль системаларын hәм телнең төзелешендәге стилистик мөмкинлекләрен өйрәнә.      Ул телнең җанлы халәтен өйрәнеп, сүз, җөмлә, аваз, hәм интонациянең мәгънә hәм тәэсир көче нечкәлекләренә игътибар юнәлдерә, тел хәзинәсендәге байлыкларның кайсы кайда, ничек hәм нинди максат белән файдаланылуын билгели.

Лингвистик стилистика сөйләм төрләренең төзелешен, сөйләмдәтел  төрләренең төзелеше , сөйләмдә тел чараларының куллану рәвеше белән шөгыльләнә .

Әлеге  курста укучыларга сөйләм типларының hәм стиль төрлелекләренең төзелеше, аларны барлыкка китерүдә сүзнең, грамматик форма яки фонетиканың ни рәвештә кулланылуын тикшерү эше тел белеменең бер тармагы стилистика икәне аңлатыла. Риторика (нотык сөйләү сәнгате) буенча тория бирелә. Лигвистик поэтика үзенчәлекләре, лигвистик стилистиканың тармаклары, hәм аның анализы күрсәтелә. Лингвистик стилистика телнең җанлы халәтен, кулланылышын өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә, телнең тасвирлау hәм сурәт ясау мөмкинлекләрен тулырак ачарга ярдәм итә.

Тел чаралары белән сөйләм төрләре үзара бәйлнештә  ныклы бер система тәшкил итә. Стилистик система - бердән , сөйләм типларының hәм стильләренең hәркайсы үзләренең төзелешендәге аерып күрсәтә алырлык лингвистик hәм экстралингвистик үзенчәлекләргә ия булуга кайтып калса , икенчедән , стилистик система ул- телдәге грамматик, фонетик hәм аеруча лексик чараларның hәм фразеологиянең әлеге шул сөйләм типлары hәм стильләре белән аерылгысыз бәйләнеше дигән сүз.

Эликтив курс программасы  да «Сөйләм стильләре», «Лексик стилистика», «Грамматик стилистика», «Фонетик стилистика » бүлекләрен ү эченә алган.

Фәннең башка тармакларындагы кебек үк , стилистиккада да хәл ителәсе яки бәхәсле мәсьәләләр җитәрлек.

Максат: Телнең коммуникатив hәм экспрессив мөмкинлекләре турында төп мәгълүмат бирү. Әлеге мәгълүматларны телнең кулланылыш шартларында, ягъни сөйләм эшчәнлегендә шартларында өйрәнтү. Укучыларны фәнни- тикшеренү эшенә тарту.

Бурычлар: 1.Лингвистик стилистиканың төп категорияләрен бирү.

2. Татар телендә сөйләм стильләре hәм чаралары булуын hәм аларның бер- берсеннән аерып торучы үзенчәлекләрен, сөйләм төрен hәм стильне барлыкка китерүдәтелнең грамматик hәм фонетик чаралары ни рәвешле кулланыла икәнен ачыклау.

3. Телнең үзенең билгеле бер мәгънә яки тойгы белдерүдә, кеше аңына, уй – кичерешләренә тәэсир итүдәге көч- куәтен hәм мөмкилекләрен күрсәтү.

4. Лингвистик поэтика hәм лингвистик анализның төп үзенчәлекләрен аңлату.

Курсны тәмамлаганнан соң тәкъдим ителүче чыгарылыш эш темалары hәм төрләре.

1 Фәнни- тикшеренү эшләре:

  1. Шигырь ритмикасы + презентация ,диаграмма
  2. Н. Гыйматдинова  әсәрләрендә тел- стиль үзенчәлекләре. + презентация диаграмма
  3. Ф. Хөснинең «Йөзек кашы » әсәрендә фразеологизнар hәм троплар. + презентация, диаграмма
  4. Г Тукай иҗатында омонимнар. + презентация, диаграмма
  5. Г. Исхакыйның «Остазбикә » әсәренең тел- стиль үзенчәлекләре. + презентация ,диаграмма
  6. Әдәби әсәрләрдә тиңдәш кисәкләр кулланылышы
  7. Әдәби әсәрләрдә тулы hәм ким җөмләләр.
  8. К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» драмасында фигыль формалары
  9. Мөхәммәдьяр иҗатында парабола.
  10. Г. Тукай иҗатында күчерелмә мәгънә.
  11. Бүгенге көн поэзиясендә эндәш сүзләр.
  12. Бүгенге көн балалар шигъриятенең төп стиль үзенчәлекләре.

2 Зачет өчен темалар..

Лексик стилистика

Сүзлек хәзинәсенең теге яки бу катламына караган сүзләр.

Фразелогик әйтелмәләр hәм сүзнең күчерелмә мәгънәсе. Троплар.

Чагыштыру, метафора, эпитет, метонемия.

Гипербола hәм литота, ирония. перифраз, оксюморон,

Грамматик стилистика

Исем hәм сыйфат

Алмашлык

Фигыль

Раслауны, инкарьны hәм сорауны белдерүдәсинтаксик күчерелмә мәгънә

Инверсиянең hәм аерымлануның мәгънәви әhәмияте.

Әдәби әсәрләрдә тиңдәш кисәкләр кулланылышы

Синтаксик фигуралар.

Шигъриятле сөйләмдә тезем.

Фонетик стилистика .

Сөйләшү стиленең фонетик үзенчәлекләре

Сәхнә сөйләме

Шигырь ритмикасы

Фәнни- тикшеренү эшләренә таләпләр белә таныштыру, консультация

2 нче өлеш

Тематик бүленеш

Тема

Сәгать саны

Эш формалары

1

Кереш

1

лекция

Телнең коммуникатив hәм экспрессив мөмкинлекләре турында төп мәгълүмат бирү. Әлеге мәгълүматларны телнең кулланылыш шартларында, ягъни сөйләм эшчәнлегендә шартларында өйрәнү.

1.Лингвистик стилистиканың төп категорияләрен бирү.

2. Татар телендә сөйләм стильләре hәм чаралары булуын hәм аларның бер- берсеннән аерып торучы үзенчәлекләрен, сөйләм төрен hәм стильне барлыкка китерүдәтелнең грамматик hәм фонетик чаралары ни рәвешле кулланыла икәнен ачыклау.

2-3

Лексик стилистика

2

Практик дәрес. Сөйләшү стиленә генә хас сүзләр. Язма сөйләмгә хас сүзләрнең үзенчәлекләрен күрсәтү. Терминлашкан сүзләр , терминлашмаган сүзләр.

4-5

Сүзлек хәзинәсенең теге яки бу катламына караган сүзләр.

2

Диспут дәрес . Искергән ,яңа, жаргон, диалекталь, алынма сүзләр.Синоним, антоним , омонимнарның әдәби әсәрләрдә кулланылышы.

6-7

Фразелогик әйтелмәләр hәм сүзнең күчерелмә мәгънәсе. Троплар.

2

Чыганак өстендә эш дәресе. Әдәби әсәрләрдән фразелогик әйтелмәләр hәм сүзнең күчерелмә мәгънәләрне табу..

( әсәрләр индивидуаль сайлана)

8-9

Чагыштыру, метафора, эпитет, метонемия.

2

Чыганак өстендә эш. Практик дәрес. Чагыштыру, метафора, эпитет, метонемияне тексттан табу.

( әсәрләр индивидуаль сайлана)

10-11

Гипербола hәм литота, ирония. перифраз, оксюморон,

2

Чыганак өстендә эш. Практик дәрес. Гипербола hәм литота, ирония. перифраз, оксюморон, тексттан табу.

( әсәрләр индивидуаль сайлана)

12-13

Грамматик стилистика

Исем hәм сыйфат

2

Практик дәрес.  исем hәм сыйфат категорияләренең стиль үзенчәлекләренен күрсәтү роле. Тексттан мисаллар белән аңлату. И. Сәлахав «Колыма хикәяләре»

14-15

Алмашлык

2

Практик дәрес.  Алмашлыкларның стиль үзенчәлекләренен күрсәтү роле, кулланылыш дәрәҗәсе. Тексттан мисаллар белән аңлату.Ә. Еники «Матурлык»

16-17

Фигыль

2

Лекция дәрес.фигыльләрнең стиль үзенчәлекләренен күрсәтү роле, кулланылыш дәрәҗәсе. Тексттан мисаллар белән аңлату. А. Гыйлаҗев «Җомга көн кич белән»

18-19

Раслауны, инкарьны hәм сорауны белдерүдәсинтаксик күчерелмә мәгънә

2

Әдәби әсәрдә раслауны, инкарьны hәм сорауны белдерүдә синтаксик күчерелмә мәгънәне белдерүче чаралар. Дискуссия дәрес.

20-21

Инверсиянең hәм аерымлануның мәгънәви әhәмияте.

2

Практик дәрес. Инверсиянең hәм аерымлануның мәгънәви әhәмияте hәм аның шартлары.  Поэзия.

22-23

Әдәби әсәрләрдә тиңдәш кисәкләр кулланылышы

2

Практик дәрес.  Тиңдәш кисәкләрнең мәгънәви әhәмияте hәм аның шартлары.

Текст өстендә эш. Г. Ахунов «Идел кызы»

24-25

Синтаксик фигуралар.

2

Дискуссия дәрес. Кабатлау алымы яки репиза,анафора,эпифора,,эпистрофа градация, антитеза, хиазм төшенчәләрен бирү. Ә .Фәйзи «Тукай» романы.

26-27

Шигъриятле сөйләмдә тезем.

2

Чыганак өстендә эш дәресе. Период, гади тезмә сөйләм, уртак сөйләмнәрнең төп үзенчәлекләрен бирү.

28-29

Фонетик стилистика .

Сөйләшү стиленең фонетик үзенчәлекләре

2

Тезмә әсәрдә сузык hәм тартык  авазлар әйтелеше. Аларның яңгырашка тәэсире.

30-31

Сәхнә сөйләме

2

Практик дәрес. Укучылырны сәхнә сөйләме интонацияләре белән таныштыру.

32-33

Шигырь ритмикасы

2

Лкеция hәм беренчел чыганак өстендә эш.Силлабик, аруз, катнаш үлчәмле шигырь, ирекле, ак шигырьләр. Рифма.

(Р. Фәйзуллин иҗаты буенча.)

34-35

Фәнни- тикшеренү эшләренә таләпләр белә таныштыру, консультация

2

1 дәрестә

Лингвистик стилистиканың төп категорияләрен бирү.

Татар телендә сөйләм стильләре hәм чаралары булуын hәм аларның бер- берсеннән аерып торучы үзенчәлекләрен, сөйләм төрен hәм стильне барлыкка китерүдәтелнең грамматик hәм фонетик чаралары ни рәвешле кулланыла икәнен ачыклау. Әлеге тармакның үсеше, нигез салучы галимнәре белән таныштыру

2-3 дәресләрдә Сөйләшү стиленә генә хас сүзләр. Язма сөйләмгә хас сүзләрнең үзенчәлекләрен күрсәтү. Терминлашкан сүзләр , терминлашмаган сүзләр.

4-5 дәресләрдә Искергән ,яңа, жаргон, диалекталь, алынма сүзләр.Синоним, антоним , омонимнарның әдәби әсәрләрдә кулланылышы.

6-7 дәресләрдә Әдәби әсәрләрдән фразелогик әйтелмәләр hәм сүзнең күчерелмә мәгънәләрне табу..

( әсәрләр индивидуаль сайлана)

8-9 дәресләрдә Чагыштыру, метафора, эпитет, метонемияне тексттан табу.

( әсәрләр индивидуаль сайлана)

10-11 дәресләрдә Гипербола hәм литота, ирония. перифраз, оксюморон, тексттан табу.

( әсәрләр индивидуаль сайлана)

12-13 дәресләрдә исем hәм сыйфат категорияләренең стиль үзенчәлекләренен күрсәтү роле. Тексттан мисаллар белән аңлату. И. Сәлахав «Колыма хикәяләре»

14-15 дәресләрдә Алмашлыкларның стиль үзенчәлекләренен күрсәтү роле, кулланылыш дәрәҗәсе. Тексттан мисаллар белән аңлату.Ә. Еники «Матурлык»

16-17 дәресләр фигыльләрнең стиль үзенчәлекләренен күрсәтү роле, кулланылыш дәрәҗәсе. Тексттан мисаллар белән аңлату. А. Гыйлаҗев «Җомга көн кич белән»

18- 19 дәресләрдә Әдәби әсәрдә раслауны, инкарьны hәм сорауны белдерүдә синтаксик күчерелмә мәгънәне белдерүче чаралар.

20-21 дәресләрдә Инверсиянең hәм аерымлануның мәгънәви әhәмияте hәм аның шартлары.  Поэзия.

22-23 дәресләрдә Тиңдәш кисәкләрнең мәгънәви әhәмияте hәм аның шартлары.

Текст өстендә эш. Г. Ахунов «Идел кызы»

24-25 дәресләрдә  Кабатлау алымы яки репиза,анафора,эпифора,,эпистрофа градация, антитеза, хиазм төшенчәләрен бирү. Ә .Фәйзи «Тукай» романы.

26-27 дәресләрдә Период, гади тезмә сөйләм, уртак сөйләмнәрнең төп үзенчәлекләрен бирү.

28-29 дәресләрдә Тезмә әсәрдә сузык hәм тартык  авазлар әйтелеше. Аларның яңгырашка тәэсире.

30-31 дәресләрдә Укучылырны сәхнә сөйләме интонацияләре белән таныштыру.

32-33 дәресләрдә беренчел чыганак өстендә эш.Силлабик, аруз, катнаш үлчәмле шигырь, ирекле, ак шигырьләр. Рифма.

(Р. Фәйзуллин иҗаты буенча.)

34-35 Фәнни- тикшеренү эшләренә таләпләр белә таныштыру, консультация

Фәнни- тикшеренү эшләренә таләпләр.

1 Фәнни хезмәт басма рәвештә12-15 биттән артмаска, электрон hәм кәгазь вариантта язылган булырга ;

2 Эчтәлек, кереш, төп өлеш, нәтиҗә, кулланылган әдәбият hәм фәнни хезмәтнең тезисы, сылтамалар ( сноснки)  булырга , битләр билгеләнергә тиеш.

Фәнни- тикшеренү эшләрен бәяләү критерийлары ( максималь бал 30 бал)

  1. теманың актуальлеге
  2. максаты hәм бурычлары дөрес куелу.
  3. кулланылган әдәбият 3 тән ким булмавы
  4. эзләнү яки эксперимент өлешләре булу.
  5. Фәнни эшнең бизәлеше таләпләргә туры килүе.
  6. Укучының чыгышы 5-7 минуттан артмаска тиеш hәм күрсәтмәлекләрдән дөрес файдалану бәяләгәндә исәпкә алына.

Укучылар өчен әдәбият.

  1. Бәширова И. Язучы- тел остасы // Герой. Стиль. Осталык.// Казан  Тат., кит., нәшр.,1974
  2. Зәкиев М.З.Татар теле  синтасисы.// Казан // Мәгариф 2005
  3. Курбатов Х.Р.Татар теленең лингвистик стилистикасы hәм поэтикасы // Казан // Мәгариф 2002
  4. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле // Казан // Мәгариф 2005
  5. «Казан утлары», «Сөембикә», «Мәйдан» журналлары.

Укытучылар өчен әдәбият.

  1. Бәширова И. Язучы- тел остасы // Герой. Стиль. Осталык.// Казан  Тат., кит., нәшр.,1974
  2. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары .// Казан // Мәгариф 2002
  3. Заhидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы .// Казан // Мәгариф 2002
  4. Заhидуллина Д.Ф.Татар әдәбияты Теория. Тарих.// Казан // Мәгариф 2004

  1. Зәкиев М.З.Татар теле  синтасисы.// Казан // Мәгариф 2005

6    Курбатов Х.Р.Татар теленең лингвистик стилистикасы hәм поэтикасы         // Казан // Мәгариф 2002

7   Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле // Казан // Мәгариф 2005

8    «Казан утлары», «Сөембикә», «Мәйдан» журналлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа учебного курса «Информатика и ИКТ» для 6 класса на 2012-2013 уч.год. Программа составлена на основе авторской программы Босова Л.Л. для базового уровня 6 класса. Рассчитана на 35 учебных часа

Рабочая  программа  учебного курса    «Информатика и ИКТ»  для 6 класса на 2012-2013 уч.год. Программа составлена на основе авторской программы Босова Л.Л. для базового уровня...

Рабочая программа , составленная на основе Авторской программы основного общего образования по математике под редакцией В.И. Жохова, УМК Н.Я. Виленкин и др Составила программу Тычкова И.В.

Рабочая программа по математике для 5 класса В составлена на основании  следующих нормативно-правовых документов:Федерального компонента государственного стандарта среднего (полного) общего образ...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 6 КЛАСС, География. Природа и люди, Программа разработана на основе авторской программы: А.И. Алексеева, Е.К. Липкиной, В.В. Николиной. Москва «Просвещение», 2008г.,

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 6 КЛАСС, География. Природа и люди, Программа разработана на основе авторской программы: А.И. Алексеева, Е.К. Липкиной, В.В. Николиной. Москва «Просвещение», 2008г.,...

рабочие программы по физической культуре на основе Примерной программы и авторской программы «Комплексная программа физического воспитания учащихся 1–11 классов» В. И. Ляха, А. А. Зданевича. (М.: Просвещение, 2011).

Рабочие программы по физической культуре на основе Примерной программы и авторской программы «Комплексная программа физического воспитания учащихся 1–11 классов» В. И. Ляха, А. А. Зданевича. (М.: Прос...

Рабочая программа по литературе для 11 класса разработана на основе Примерной программы основного общего образования по литературе, соответствующей Федеральному компоненту государственного образовательного стандарта и авторской программы. Программа по лит

Рабочая программа по литературе для 11 класса разработана на основе Примерной программы основного общего образования по литературе, соответствующей Федеральному компоненту государственного образовател...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ПРЕДМЕТУ ИЗОБРАЗИТЕЛЬНОГО ИСКУССТВА УРОВНЯ ОСНОВНОГО ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ ДЛЯ 5-7 КЛАССОВ (составлена на основе авторской программы «Изобразительное искусство и художественный труд» авторского коллектива под руководством Б. М. Нем

РАБОЧАЯ ПРОГРАММАПО ПРЕДМЕТУ  ИЗОБРАЗИТЕЛЬНОГО ИСКУССТВА УРОВНЯ ОСНОВНОГО ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ ДЛЯ  5-7  КЛАССОВ(составлена на основе авторской программы «Изобразительное искус...