Мастер-класс, инновацион педагогик проект
проект по теме

Нурова Рүзилә Альберт кызы

Бу бүлеккә чыгыш ясаган мастер-классларны, инновацион педагогик проектларны урнаштырам.

Инноваөион пед. проект.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

интерактив технологиягә нигезләнеп эшләү.

Гасырлар алышынганда кешелек узганга нәтиҗә ясый, киләчәккә планнар кора. Бу традиция белем бирү сферасын да читләтеп узмады. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә. Мондый юлларны үз эшчәнлегемдә миңа да аз эзләргә туры килмәде. Бүген сезнең игътибарыгызга дәресләремдә актив кулланган интерактив технологияләргә тукталып үтәсем килә. Интерактив технология яңа технологияләрнең берсе булып саналса да, аның тарихы 1969 нчы елга Америка галиме Эдгар Дейл эшчәнлегенә барып тоташа. Эдгар Дейл  укытуның төп  алымнарын өйрәнгән һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килгән:

- лекция тыңлау, яисә предмет буенча материалны үзаллы уку иң аз эффектлы укыту методы;

- башкаларны укыту һәм өйрәнгән материалны тормышта куллану – иң эффектлы укыту методы.

Шушы нәтиҗәләр нигезендә ул Дейл конусы төзегән. Бу конуска нигезләнеп 1970 нче елларда  АКШның милли тренинг лабароториясендә  укыту пирамидасы төзелгән.Бу пирамидада материалны үзлештерүдә укыту методларының йогынтысы сүрәтләнгән.

Бу схемада ачык күренә, бернинди дә рәсемнәр слайдларсыз  сөйләнгән монологның 5 % ты гына үзләштерелә.

1. Монологның, 5 % үзләштерелә. 

2. Укыган мәгълүматның, 10 % гына истә кала

3.Аудио-видео материаллар кулланганда, 20 %  материал үзләштерелә. 

 4. Күргәзмә материаллар кулланганда 30 % истә кала (диаграмма, слайд, макет, модель, буклет, плакат һ.б.)

5. Дискуссиядә катнашкан очракта, 50 % үзләштерелә. Үзеңнең фикерләр, тойгы, хисләр белән группада аралашу мөмкинлеге бар, аларның фикерен белү мөмкинлеге дә бар.

 6. Практик гамәлләр өстендә эшләгәндә 75 % үзләштерелә.  Рольле уеннар, төрле ситуацияләрне сәхнәләштерү, практик эшләр, үзаллы эзләнүләр һ.б.

7. Башкаларны укыткан очракта 90 % истә кала. Башка кешеләргә сөйләгән очракта, үзең дә яхшырак аңлыйсың һәм истә калдырасың.

Югарыда бирелгән 4  төр традицион укытуда киң кулланыла, ә түбәндәге 3 төрне без соңгы елларда, ФДБС кертелгәннән соң, киң куллана башладык.

Җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли , аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы укучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәмгә килә.

Бүген  безнең алда укыту процессын мавыктыргыч һәм файдалы итү проблемасы төп  проблемаларның берсе булып тора.

Укыту методларын укучыларның уку-укыту процессындагы  роленә карап шартлы рәвештә 3 кә бүлеп йөртергә була:                                                                                                                 1)пассив;2)актив;3)интерактив    

Дәрестә пассив методларны кулланганда  укытучы төп ( үзәк) рольне уйный. Мондый дәресләр монологик сөйләм рәвешендә  үтә. Укытучы кирәкле (информацияне ) мәгълуматны  алдан төзелгән  план буенча тәкъдим итә. Укучыларның нинди дә булса мөстәкыйльлек  күрсәтүе  яки  яңа тәкъдимнәр  кертүе , алдан уйлап куелган  планнан читкә китү дип карала. Мондый дәресләрдә  балалар  укытучы йогынтысына  пассив бирелүчән объект буларак  кына  катнашалар.  

Пассив метод аудиториядә, фронталь яки индивидуаль рәвештә тормышка ашырыла.

Уңай һәм кире яклары:

Уңай

Кире

Вакытны экономияләү

Мотивацииянең түбәнәюе

Укучыларның саны ирекле

Түбән кызыксыну дәрәҗәсе

Өстәмә ресурслар таләп ителми

Мәгълүмат чыганакларының тараюы

Җиңел бәяләү

Индивидуаль якын килүнең булмавы

Югары дисциплина

Вариантларның һәм иҗат итү мөмкинлекләренең  булмавы

Материалны җиткерүнең төгәллеге һәм структурасы булу

Материалны үзләштерү проценты югары булмау

Югары теоретик дәрәҗә белән тәэмин итү мөмкинлеге

Аңлауга түгел, истә калдыруга басым ясау

Ә   дәрестә укытуның актив   методларын кулланганда                                                            

  • нинди дә булса бер проблема буенча әңгәмә оештыру;
  • диалог оештыру ;                                                                                                                                                  

    Бу очракта да укытучы  төп рольне уйнаучы булып кала. Әмма укучылар инде пассив тыңлаучылар түгел, алар сорау бирергә, үз фикерләрен белдерергә мөмкиннәр. Бу дәресләр билгеле бер структурага нигезләнеп төзелми.  Дәрес барышында әңгәмәдән соң тема һәм проблема ачыла.

  •  Актив метод  индивидуаль, гомуми яисә команда белән, төркемнәрдә эшләү нигезендә тормышка ашырыла.

Уңай һәм кире яклары:

Уңай

Кире

Өстәмә ресурслар кирәкми

Укытучы күп сораулар буенча фикер алышырга әзер булмаска мөмкин

Темадан тайпылуны кисәтү мөмкинлеге

Кайбер укучылар дәрестә пассив булып калырга мөмкин

Мотивацияне арттыру

Фикер алышуның темадан читкә тайпылдыру куркынычы

Мәгълүмат чыганакларының дөреслеге

Мәгълүмат чыганакларының чикле булуы

Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу

Укытучының авторитеты басым ясау куркынычы

Дәреснең темасын бергә формалаштыру һәм өйрәнү мөмкинлеге

Төркемдә укучыларның саны чикле булу

    Бүгенге көндә укытуның бигрәк тә кызыклы методларының берсе- интерактив методлар. Мондый методлар  кулланып эшләгәндә  дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълуматны  чыганаклардан үзе таба,  ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә, чыганакларны  тәкъдим итә. Укучы актив -  укытучы моның өчен шартлар тудыра.  

Аралашу (элемтә) ысуллары

  • Төп урынны укучылар алып тора
  • Укытучы – оештыручы һәм ярдәмче
  • Фикер алышу кечкенә төркемнәрдә бара
  • Үзара йогынты ясау кемгә дә булса тәэсир итүдән өстелек ала

Интерактив  метод  төркемнәрдә, гомуми яисә команда белән эшләү нигезендә тормышка ашырыла.

Интерактив методларның нигезендә  бергә уку яисә бер-берең белән аралашып уку ята. Бу методларның асылы кытай мәкалендә чагылыш таба:

«Әйт миңа, мин онытмам,

Күрсәт миңа, мин истә калдырымын,

Миңа моны эшләргә рөхсәт ит,

Һәм бу гомерлеккә минеке булыр»

Интерактив дәреснең структурасы:

  • Мотивлаштыру
  • Көтелгән нәтиҗәләрне игълан итү
  • Интерактив күнегү
  • Кирәк мәгълүматләр белән тәэмин итү
  • Нәтиҗәләр ясау

Ә хәзер  сезнең белән интерактив  методларга якынрак тукталып үтик.

1. Дәрес башында, актуальләштерү өлешендә түбәндәге алымнарны кулланырга мөмкин:

- ми штурмы

- синквейн

- кластер

- хук

- иҗади өй эшен тикшерү

2. Мәгънәви өлештә, яңа теманы аңлатканда түбәндәге эш төрләрен кулланырга була:

- төркемнәрдә иҗади эш

- инсерт

- терәк конспект

- карарлар агачы

- бәхәснең төрле формалары

- уен методы

- карусель

- аквариум

- тасвирлау проекты

  1. нче бирем:

Сыйфатлар кулланып кешенең тышкы кыяфәтен сүрәтләгез.

Урамнан бер кеше килә. Аның кулында сумка, башында эшләпә, өстенә плащ кигән.

2 нче бирем:

Сыйныфташыгызның портретын төзегез. Беренче группа сыйфатлар кулланып, икенче группа  сыфатлар кулланмый гына.

3 нче бирем

Музыканы игътибар белән тыңлагыз һәм рәсемнәрне карагыз. Сездә нинди хис тойгылар туа?

“Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяклап гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә.  “Кешегә бетмәс-төкәмәс иҗат чыганагы  салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый  тормышта урынын  табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”,- дип язган  Л.Н.Толстой.

     Татар теле һәм әдәбиятын  проект методын  кулланып укыту,  белем бирү процессын яңарту – үзгәртү  алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга  мөмкинлек тудыра, әмма  бу очракта  да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакытындагы  кебек уңай нәтиҗә  гарантияләнә. Яңалыкны тормышка ашыру  җиңел эш түгел, чөнки ул, гадәттә, каршылыклы кабул ителә. Кайбер кешеләрнең яңалыкка мөнәсәбәтен  И.В.Гете болайрак бәяли: ”...башта- “бу юк сүз” , аннары –“анда нәрсәдер бар ахры”, һәм соңыннан әлеге идея аңлашылып үзләштерелгәч, “ бу инде яңалык түгел!” –диләр “  

Укучылар мәгълүматны, дәрес материалын яхшы үзләштерсен, истә калдырсын өчен:

  • Лекцияләр үткәрегез, әмма укытучы ролендә сез түгел, ә сезнең укучылар, тыңлап утыручы балалар экспертлар ролендә булсын.
  • Статьялар языгыз, блог яисә веб-страницада укучылар белән туган телдә аралашыгыз.
  • Видеопрограммалар төзегез.
  • Дусларыгыз белән тема өстендә фикер алышыгыз.
  • Башкаларны нәрсәгә өйрәтәсез, шуны үзегез дә эшли алуга эшанычлы булыгыз
  • Барысы да хәрәкәттә, һәм һәрдаим үзгәрешләрдән дә үзгәрми торганрак, бернәрсә дә юк. Конфуций



Предварительный просмотр:

Хәерле көн хөрмәтле коллегалар, жюри әгъзалары!

        Миннән алда чыгыш ясаган коллегаларымның осталык дәресләрен сокланып карап утырдым һәм минем осталык дәресемнән дә үзегезгә кирәкле, файдалы нәрсәләр алырсыз дигән уйда калам. Осталык дәресе һәр укытучының нәрсәгә оста булуын күрсәтү генә түгел, алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу да ул.

        Гадәти укыту технологияләре иҗади эшмәкәрлеккә тулысынча ачылырга мөмкинчелек бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк.

         Безнең нәфис тә, камил дә булган туган телебез, иге-чиге булмаган әдәбият дәрьябыз, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләребез, традицияләребез, бай тарихыбыз бар Мәктәп эчендә баланы шулар белән ничек кызыксындырырга, аларның күңелләренә туган телгә яратуны ничек сеңдерергә дигән сорау елдан-ел актуальрәк яңгырый. Безнең кебек чит төбәктә яшәүче татарлар өчен бу аеруча борчу тудырган мәсьәлә.

Россия Федерациясе мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай да, тормыш бер урында тормый, заманалар үзгәрә бара. Димәк, яңалыкларны да исәпкә алмыйча эш итәргә ярамый. Бүген без техника зур тизлек белән үсеш алган инновацияләр чорында яшибез. Мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады – заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла башлады. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак укытуда инновацияләр кулланудан мин дә  читтә калырга тырышмыйм.

Алдагы әйтелгәннәргә нигезләнеп үземнең осталык дәресемнең темасын “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә электрон китаплар һәм сүзлекләрнең роле” – дип алдым.

Осталык дәресемнең максаты итеп:

1) электорн китап һәм сүзлекләр аша укучыларның туган тел өйрәнүгә мотивациясен арттыру

2) аерым шәхесләрне үзләштерергә ярдәм итүче алымнарның әһәмиятен күрсәтү;

3) электрон дәреслекләр һәм сүзлекләрнең укыту процессындагы уңай якларын күрсәтү дип билгеләдем.

Нәрсә соң ул электрон китап һәм сүзлек?

Электрон китап – мәглүмати белем бирә торган характердагы продукт. Кәгазь китаптан аермалы буларак. электрон китапны бары тик компьютер ярдәмендә генә карап була. Электрон китап гадәти китаплар кебек үк барлык уку программалары һәм нормаларына тап булырга тиеш. Электон китаплар бирелгән таләпләргә туры китерелеп, кирәкле эш төрләрен, күнегүләрне комплекслы, бер-берсе белән бәйләп һәм текст эчтәлеге нигезендә берләштерелеп кулланырлык итеп төзелеггә тиеш.

Электрон сүзлек – компьютердагы яисә башка электрон җайланмадагы сүзлек. Электрон сүзлек ярдәмендә барлык кирәкле сүзләрне дә тиз генә табарга мөмкин.

Программа буенча өйрәнелә торган язучы, шагырьләрнең тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен электрон китаплар аша үзләштерү эшне күпкә җиңеләйтә.

Мәсәлән, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнгәндә, аңа багышланган электрон китапны кулланмый калу мөмкин түгел. Чөнки бу дәреслек профессиональ программистлар һәм тел белгечләре тарафыннан югары дәрәҗәдә төзелгән. Электрон китап милли мәктәп укучылары һәм рус мәктәпләрендә укыган татар балалрына тагәенләнгән. Бу китапта Г.Тукайның биографиясе диктор тарафыннан төгәл, аңлаешлы, сәгатҗле итеп, әдәби телдә сөйләнелә. Диктор сөйләгән вакытта Тукайның фотоальбомын да күзәтеп барырга була. Бигрәк тә Тукай яшәгән Кырлай авылының табигәте күңелне җәлеп итә. Шул ук вакытта бу китапта мәктәп прогаммасында үтелә торган һәм аңардан тыш әсәрләрнең дә язма текстын табып, кайбер шигырьләрен профессиональ диктор укуында тыңлап була. Г. Тукайның шигырьләренә язылган җырлар аз, шуңа күрә үземнең дәресемдә ул җырларны тыңлатмый калалмыйм.

Үземнең эш дәверендә мин белгечләр тарафыннан эшләнгән электрон китапларны куллану белән генә чикләнмим. Буш вакытымда татар теле һәм әдәбияты укыту программасына яраклы итеп электрон китаплар төзим. Шуларның берсе Каюм Насыйри тормышы һәм иҗатына багышланган электрон китап. Каюм Насыйри иҗаты буенча төзелгән электрон китап 10-нчы сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тәкъдим ителә. Китапны мәктәп укучылары К.Насыйриның тормышын, иҗатын тирәнрәк өйрәнү, аның әсәрләре белән танышу өчен, ә укытучылар дәресләрдә методик кулланма буларак куллана алалар. Электрон китапның беренче бүлегендә К.Насыйриның тормышы турында тулы инфомация, иҗатына кыскача күзәтү белән танышып үтергә була.

                Икенче бүлектә прогамма буенча унынчы сыйныф укучыларына тәкъдим ителгән барлык әсәрләрдән дә үрнәкләрне табып укырга мөмкин. Шулай ук әдипкә багышланган фотоальбомны да карап үтергә була.

        Өченче бүлектә Каюм Насыйри турында әйтелгән күренекле әдипләрнең фикерләре белән, аның музей фотоальбомы белән  танышырга була. Шулай ук бу китапта сүзлек бар, сүзлеккә китапның  теләсә кайсы битен укыганда да мөрәҗәгать итергә була. Әлбәттә китапта кулланылган әдәбият һәм интернет адресларына ссылкалар табырга мөмкин.

1 сыйныф укучылары – мәктәпкә яңа аяк баскан нәни сабыйлар, шуның өчен башка дәресләрдәге кебек үк аларга аеруча игтибарлы булырга кирәк. 1 сыйныфта туган телебезгә сөю, ихтирам һәм кызыксынуны ничек тәрбиялисең, ул югары сыйныфлардада шуңа нигезләнеп үсә. 1 сыйныф укучылары белән эшләгән вакытта электрон сүзлек куллану уңай нәтиҗә бирә. Бу сүзлектә аерым тема буенча күпчелек кулланыла торган сүзләрнең тәрҗемәсе, рәсеме, шул сүзләр кергән сүзтезмәләр һәм җөмләләр бирелгән. Сүзлек белән эшәгәндә төрле биремнәр бирәм: тактадагы сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә, аеруча яхшы укыган укучыларга кыска гына хикәяләр дә төзергә тәкъдим итәм.

Укучылар белән электрон китап аша көн дә шөгыльләнергә мөмкин, әмма шуны да истән чыгарарга ярамый, башлангыч сыйныф укучылары белән нибары 7-8 минут, ә югары сыйныф укучылары белән 20 минуттан да артык шөгыльләнергә рөхсәт ителми.

Электорн китап укучыларга нәрсә бирә соң?

  • Берничә тапкыр электрон китап яки сүзлекне карап укучы тизрәк истә калдыра.
  • Рәсемне һәм авазны туры китерергә өйрәнә;
  • Диктор артыннан кабатлап сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнә;
  • Сөйләм телен үстерә
  • Тирә-якны классификацяләй, төрле предмет һәм әйберләрне уртак билгеләре буенча берләштерергә өйрәнә
  • Сүзлек байлыгын арттыра
  • Яңа мәгълүматлар ала
  • Белемен тикшерә ала.

Электрон китаплар ниндидер сәбәпләр аркасында дәрестә булмаган

укучыларга яңа материалны үзләштерергә зур ярдәм күрсәтәләр. Дәрестә булмаган укучыларга электрон китапларны дискка яздырып бирәм. Шул ук вакытта диск белән бергә төрле дәрәҗәдәге биремнәр дә бирәм. Укучы электрон китапны үзалга өйрәнеп, биремнәргә җавап әзерләп килә.

Электрон дәреслекләр яисә сүзлек белән эш иткәндә мин өлешчә эзләнү яисә эзләнү- тикшеренү методларына таянам.

Өлешчә эзләнү методы белән эш иткәндә, материал логик эзлеклелектәге өлешләргә бүленә. Шуларның кайберсе укытучы тарафыннан я күрсәтмәле аңлату, яки проблемалы аңлату ысулларының берсе белән җиткерелә, калганнары буенча танып белү бурычы куела, проблемалы ситуация тудырыла. Аны чишү – гипотезалар төзү укучылар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә эшләнә. Дөреслеген тикшерү укытучы тарафыннан башкарыла.

Эзләнү –тикшеренү методын сайлаганда аерым проблемалардан торган яңа материал шулай ук логик эзлеклелектәге өлешләргә бүленә, барысы буенча да яки аерым өлеше буенча гына эзлекле төстә танып белү бурычы куела, проблемалы ситуация барлыкка китерелә. Укучылар тиешле күрсәтмәлелек һәм ярдәмче дидактик материаллар белән тәэмин ителәләр, кирәксенгән укучыларга дифференциацияле индивидуаль ярдәм күрсәтелә. Ниһаять, мөстәкыль эшләр, фикерләү операцияләре процессында укучылар проблеманы үзләре чишәләр: гипотезалар төзиләр, аларны дәлилләргә омтылалар. конкрет белем шул гипотезаларның проблеманы иң тулы канәгатьләндерелгән варианты, я грамматик билгеләмә яки кагыйдә, яисә аңлатма бирү рәвешендә хәтердә калдырыла, аны төрле ситуацияләрдә куллану күнегүләре ярдәмендә ныгытыла.

Ә хәзер хөрмәтле коллегалар, мин сезнең ярдәм итүегезне сорыйм. Миңа 4 укучы роленә 4 укытучы кирәк булачак. Рәхим итеп шушы ноутбуклар артында урын алуыгызны сорыйм. Без сезнең белән электон китаплар һәм сүзлек ярдәмендә эзләнү тикшеренү методын тормышка ашырып караячакбыз.

4 укучыга индивидуаль бирем бирәм бу биремнәргә җавапны электрон китаплар һәм сүзлек буенча материал туплап , алар белән безне дә таныштырып китүләрен сорыйм.

Әгәр дә инде электрон дәреслек белән эш иткәндә авырлык туса, миңа мөрәҗәгать итергә була, мин сезгә ярдәм күрсәтермен.

1 бирем

2 бирем

3 бирем

4 бирем

Күреп үтүебезчә һәр укучы, бирем гә җавап тапты, җавабы белән башкаларны да таныштырды. Моның өчен безгә нибары 5 -10 минут вакыт кирәк булды. Шул ук биремгә җавапны китаптан да табып була, ә менә компьютер артында эшләү укучыларга күпкә кызыклырак, чөнки алар барысы да компьютерны яхшы белә. Һәм яхшы белеүләрен башкаларга күрсәтәсе килә. Бу китаплар ялкаурак укучаларны да эшкә җигәргә булыша.

Мәсәлән, минем дәрестә Яметов Радмир “Мин барысын да беләм” - дип утыра, эшләсе килми. Шул вакытта аңа икенче укучы: “Әгәр дә белсәң син эзләп табыр идең” – дип әйтә. Һәм укучы беләм дигән сүзен исбатлар өчен эзләргә мәҗбүр була. Мондый дәресләр укучыларның иҗадилыгын үстерергә дә ярдәм итә.Белемнәрне иҗади юл белән үзләштерү тагы да яхшырак нәтиҗә бирсен өчен биремнәрне дифференциацияләп берничә вариантта биреп була. Гадәттә төрле аврлыктагы эшәрдән төзелгән өч вариант кулланыла: беренчесе – предметны уртача һәм авыррак үзләштерүчеләр өчен. икенчесе – көчлерәк укучыларга, ә өченчесе – аеруча көчле, телне бик яратып өйрәнүчеләргә адреслана.

Барлык әйтелгәннәремә йомгак ясап шуны әйтәсем килә:

1. Үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә электрон китаплар куллану укучыларның туган телгә кызыксынуын арттыра, иҗади фикерләү сәләтен, сөйләм телен, сүзлек байлыгын үстерә.

2. Коллегаларга шундый тәкдимем бар: Электрон дәреслекләрне бергәләп төзеп, системалаштырып куллансак безнең эшебез берникадәр җиңел булыр иде. Электрон китапларның, әлбәттә югары дәрәҗәдә эшләнгәннәре дә күп, әмма алар татар мәктәпләре өчен файдалырак (программасына туры килә) Ә без сезнең беләнрус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен, безнең дәреслекләргә кертелгән әдипләр, аларның әсәрләрен алып, үзебезнең балалар кабул итә алырлык дәрәҗәдә эләсәк бик уңай булыр иде.

3. Әгәр мөмкин булса, шуны үзгәртер идем:

Мин һәрбер татар теле һәм әдәбияты кабинетына интерактив такта һәм компьютер куйдырыр идем, туган телләргә берәү булса да җитер иде.

Киләчәктә мин электрон китаплар һәм сүзлек төзү эшемне дәвам итергә уйлыйм. Әле төзегән китапларымның җитешсезлекләре юк дип әйтә алмыйм, мин боларның һәрберсе өстендә алда эләячәкмен, алдагы көннәрдә бу дәреслекләргә видеоматериал кертүне дә күздә тотам. Эш барышымда әлеге китапларны мин кулландым, бик уңайлы дип саныйм һәм сезгә дә тәкдим итәм.



Предварительный просмотр:

Инновацион эш тәҗрибәсе белән таныштыру.

Фән, техника һәм культураның гаять тиз үсүе нәтиҗәсендә, соңгы елларда инновацин технологияләр куллану көннән көн арта. Инновация термины латин сүзе novatio һәм in кушымчасы ярдәмендә барлыкка килгән. novatio  -“яңару” һәм “үзгәрү”, in – “юнәлдерү” дигәнне аңлата,  “яңалыкка һәм үзгәрешкә юнәлдерү” дип турыдын туры тәрҗемә ителә. Инновация нинди дә булса яңалык. Бу өлкәдә бик күп фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла. Инновацион технология буларак мәгълүмәти-аралашу технологиясе, шәхескә юнәлдерелгән технологияләр уңышлы кулланыла.

XX гасырның 80-90 нчы елларында барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә традицион булмаган дәрес формалары кулланыла башлады. Ул вакытта яңа технологияләргә дәрес-семинар, дәрес-сәяхәт, дәрес-уенны кертәләр иде... Соңрак компьютер технологияләрен куллану, дәрес-презентацияләре мөһим урын ала башладылар. Бүгенге көндә исә инноацион техология буларак, дәрес-телекүпер бик уңышлы кулланыла. Бүген мин сезне дәрес телекүпер оештыру  тәҗрибәм белән таныштырып үтәсем килә.

Нәрсә соң ул дәрес-телекүпер?

Мондый дәресләрне ничек тормышка ашырырга?

Нинди методик аспектларга таянырга?

Телекүпер – грек сүзе “теле”- ерак һәм күпер сүзләреннән алынган. Телекүпер –  ике яки берничә ераклаштырылган обектларның икеяклы аудио һәм видеобәйләнешен тәэмин итергә юнәлтелгән техник оештыру чараларының җыелмасы.

Дәрес-телекүпер оештыру өчен иң беренче чиратта, мәктәпләрдә компьютер техникасы, интернет челтәре һәм Skype программасының булуы мөһим. Теләсә кайсы мәктәптә дәресләрне компьютер технологияләреннән башка күз алдына китереп булмый. Компьютер технологияләре укыту-тәрбия эшенең мөһим бер өлеше. Компьютер, электрон дәреслекләр, белешмәләр, интернет челтәре мөмкинлекләре – барысы да югары нәтиҗәгә ирешү өчен кулланылалар!

Икенчедән, дәрес-телекүпер үткәрү өчен ике якның булуы мөһим. Алар бер үк шәһәрнең ике мәктәбе, яисә төрле шәһәрләрнең, илләрнең  мәктәләре булырга мөмкин. Мондый дәресләрне тормышка ашыру беренче карашка бик җиңел тоела. Skype программасына керәсең дә аралашырга теләгән иптәшеңә яки мәктәпкә видеозвонок җибәрәсең. Әмма бу бик җиңел эш түгел. Бу күренешне интернет челтәрендә аралашырга теләүчеләрнең саны күп булу белән аңлатып була.

Дәрес телекүпергә әзерләнгәндә, без дәреснең аралашу һәм информация алышу өчен генә үткәрелгән күнел ачу чарасы түгел икәнлеген истә тотарга тиешбез. Бу дәресләрдә башка дәресләрдәге кебек үк уку-укыту һәм тәрбия масатларының булуы мотлак. Мондый дәрескә әзерлек этабы кызыклы һәм шул ук ватытта бик авыр да. Материал җыйганда, дәреснең төзелеш һәм эчтәлеге өстендә эшләгәндә түбәндәге мөһим сорауларны күздә тотарга кирәк:

1.Күпернең теге ягындагы кешеләргә без нинди яңалык җиткерә алабыз?

 Информация яңа, кызыклы һәм ул җирлек өчен берникадәр чит, ят һәм таныш булмаска тиеш.

2.Без нәрсә күрсәтә алабыз?

Без үзебезнең мәктәп, шәһәр, регион йөзенә кызыллык китермәскә тиешбез. Тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясарга тиешбез. Шулай ук берникадәр ярышу элементы да чагылырырга тиеш!

3.Аралашу уңай булсын өчен, без ничек аралашырга тиешбез?

Аралашучыларны сүзләр белән дә, хәрәкәтләр белән дә кимсетергә ярамый. Он-лайн режимда телекамерадан файдаланганга күрә, дәрестә ниләр булганын яшереп булмый. Күпернең ике ягындагы укучылар һәм укытучылар үз сүзләре һәм хәрәкәтләре өчен тулы җаваплылык күрсәтергә тиешләр! Сорауның эстетик ягы да бик мөһим, шуңа күрә әзерлек этабында без аралашу кагыйдәләрен искә төшерегә тиешбез.

4.Ике шәһәр арасындагы спутник аша элемтәне ничек сакларга?

Бу сорау интернет челтәренең эшләү тизлеге белән бәйле. Кайбер оракларда бәйләнеш бөтенләй була алмаска да мөмкин. Дәрес планын төзегәндә моны күздә тотырга кирәк.

5.Безнең презентация һәм видеосюжетларны ике якта да карарга мөмкинчелекне ничек тудырырга?

Дәрес башланыр алдыннан жиһазларның әзерлеген тикшерергә кирәк. 1-2 көн кала техниканың эшләвен сынау өчен махсус тоташып карау зарур.

 Дәрес-телекүпер башланды. Ике якта да педагоглар тәрбия һәм белем бирү максатларын чишә. Тик дәрестә тагын бер яшерен максат чишелә, монсыз бер дәрес тә мөмкин түгел: бер-береңә карата ышаныч һәм дуслык атмосферасы тудыру. “Рәхмәт!”, “Бик яхшы!”, “Рәхмәтемне белдерәм!” кебек сүзләр укытучыларның да укучыларның да телендә булырга тиешләр.

Дәрес башланыр алдыннан игътибарны дикция өстендә эшләүгә дә юнәлтергә кирәк. Һәрбер җавап, сорау төгәл булырга һәм дөрес әйтелергә тиеш.

Бүгенге көндә дәрес-телекүпер – техник яктан оештыру өчен бик авыр чара, ләкин ул укытуда яңа нәтиҗәләргә ирешүгә, аралашуны, белем һәм күнекмәләрне, танып-белүне, гомумән, тирә-як турында күзаллауны үстерүгә юнәлтелгән.

Мондый дәрестә төрле танып-белү эшчәнлеге өстенлек итәргә мөмкин: фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль эш. Дәрес укучыларның иҗадилыгын үстерергә ярдәм итә. Укучылар үзләренең интернет тормышында катнашуларына инаналар.

Техник яктан бик авыр чара булуына карамастан, бүгенге көндә дәрес телкүпер үткәрү өчен барлык мөмкинчелекләр тудырылган:

-Дәрес-телемостны үткәрү өчен иң башта элемтә булдыру өчен икенче бер мәктәп укытучысы яки администрациясе белән бәйләнешкә керергә кирәк.

-Дәреснең үткәрү көнен, сәгатен билгеләргә кирәк.

Күптән түгел без өченче мәктәп укучылары белән Казан шәһәренең 116 нчы лицей укучылары арасында бәйләнеш уздырдык.

Әлбәттә бәйләнешкә чыгар алдыннан дәресебезнең темасын һәм максатын билгеләдек. Беренче дәрес буларак дәресебезнең темасын “Танышу” дип алдык һәм алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

1) Казан шәһәренең 116 нчы санлы лицей укучылары белән танышу;

2) Сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру;

3) Башка шәһәрләрнең татар балаларында кызыксыну уяту.

Әзерлек этабында һәр укучы үзе белән таныштыруга әзерләнде.

Һәм менә көтеп алган көн... Казан шәһәренең 116 нчы санлы лицей укучылары... Дәрес-телекүпер, уңай тәэсирләр калдырып, сизелми дә үтеп китте. Алда безне яңа дәресләр, яңа аралашулар көтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Мастер-класс "Использование инновационных технологий на уроках русского языка и литературы""

В рамках обобщения опыта В рамках обобщения опыта был проведён мастер-класс для учителей русского языка и литературы. На данный мастер-класс были приглашены коллеги со всего района. Их вниманию был пр...

Мастер-класс "Зеркало инновационных преобразований"

Актуальный вопрос сегодняшнего  дня – внедрение новых ФГОС. В основе Стандарта лежит системно-деятельностный подход, который предполагает:&bull...

Мастер-класс «Использование инновационных форм работы на уроках русского языка и литературы»

Применение технологии критического мышления (прием Кроссенс), технологии «Кейс-стади», технологии «Интеллект-карты» на уроках русского языка и литературы при подготовке к ...

Статья "детский мастер-класс как инновационная форма развития коммуникативных компетенций личности ребёнка "

Развитие коммуникативных компетенций одаренных детей через  использование в обучении такой формы как детский мастер -класс –является инновацией педагогического процесса. Этот метод заключае...

Мастер-класс «Зеркало инновационных преобразований»

Мастер- класс " Зеркало инновационных преобразований"...

Мастер-класс «Использование инновационных форм работы на уроках русского языка и литературы»

Цель: повышение профессионального мастерства педагогов-участников мастер-класса в процессе активного педагогического общения по освоению опыта работы по применению инновационных форм работы на ур...

Разработка мастер класса "Использование инновационных приемов в формировании глобальных компетенций на уроках обществознания.

Данная разработка мастер - класса связана с темой, которая изучается  в курсе 7 класса по обществознанию "Экологические проблемы человечества"....