Нәби Дәули"Кар нинди җылы хикәясе". 5 нче сыйныф өчен әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Н.Дәүли “Кар нинди җылы ” хикәясе.

Максат.Укучыларны Н.Дәүли иҗаты белән кыскача таныштыру. Хикәяне аңлап йөгереп укып фикер алышу. Кайгы, шатлык төшенчәләренең асылына төшенү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kar_nindi_zhyly_5kl_dbiyat.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре 175 урта мәктәбенең татар теле һәм

 әдәбияты укытучысы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы

 5а сыйныфы  әдәбият дәресе

Н.Дәүли “Кар нинди җылы ” хикәясе.

Максат.Укучыларны Н.Дәүли иҗаты белән кыскача таныштыру. Хикәяне аңлап йөгереп укып фикер алышу. Кайгы, шатлык төшенчәләренең асылына төшенү.

Җиһаз: картина, дәреслек, презентация

Дәрес барышы.

 Оештыру өлеше.

Актуалләштерү.

 Өй эшен тикшерү. А Пластов картинасы буенча әңгәмә оештыру.

-Картинаның алгы, арткы планында нәрсәләр күрәсез?

-Рәссам нинди буяулар кулланган?

-Очучының ерткычлыгын безгә нәрсә күрсәтә?

-Сугыш вакыты икәнен безгә нәрсә күрсәтә?

Яңа темага кереш.

 Әйе балалар, сугыш – ул бик куркыныч. Илебезгә андый кара кайгы  килмәсен иде. Күгебездә  һәрвакыт кояш балкысын. Ил көннәребез тыныч булсын иде.  Бүген без авыр сугыш елларының беренче көнендә үк фронтка киткән язучы Нәби Дәүли  белән танышып үтәрбез. Аның “Кар нинди җылы ”хикәясен укырбыз.

Яңа тема

Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстан АССРның Әлки районы) Мәүләшә (Иске Камка) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Дүрт яшендә чакта аның әтисе, бераздан өнисе үлеп китә, Нәбиулла ятим кала. 1921 елда ул Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендә балалар колониясенә эләгә. Шунда җидееллык белем ала, ФЗӨдә укый, беренче әдәби әсәрләрен бастыра. Озакламый Донбасс ягына китеп, «Пролетар» исемле татар газетасы редакциясендә эшли. 1931–1933 елларда ул Винница шәһәрендәге хәрби мәктәптә укый, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1935 елда Н. Дөүли Казанга килеп матбугат органнарында эшли, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 1939 елда ул СССР Язучылар союзына член итеп алына. Н. Дөүли Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә, 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла. 1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. 1945-1956 елларда ул Казанда художник-бизәүче булып эшли. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат эшеннән аерылмады.

Н. Дәүли 1989 елның 18 маенда вафат булды.

“Кар нинди җылы ” хикәясендә Илгиз исемле малайны  нинди кайгысы бар икән ? Бу сорауга без хикәяне укыганнан соң җавап бирербез.  Ә хәзер парларда эш. Нәрсә соң ул- ШАТЛЫК? Нәрсә ул- Кайгы?Фикерләрне тыңлау.Шатлык- ул -гаилә -сәламәтлек ,Туган көн, Янәшәдә туганнар, яхшы уку, тәмле әйбер ашау, матур кием алу. Кайгы ул- -ятимлек, -якын кешеңне югалту, -дусларың булмау, -начар билге алу, - авыру, -сугыш.......

Сүзлек өстендә эш

-күреште- исәнләште

-сыпырылган- юкка чыккан

-исе китте- удивился

-баштанаяк- с головы  до ног

-җәт кенә-  бик тиз

-фаҗига- трагедия

карар- решение

 Ял итү минуты.

Ә хәзер хикәяне  чылбырлап укыйбыз. Сораулар биреп бару, хикәянең эчтәлеген ныгыту.

Илгиз белән Гариф – кемнәр алар?

Гариф җәй буе кайда булган?

Илгиз белән  җәй көне нәрсә булган?

Балалар шатлык белән кайгының нәрсә икәнен аңлыйлармы?

Гарифның нинди кайгысы бар?

Дәресләрдән соң алар кая  китәләр?

Ныгыту.

Хикәянең төп геройлары кемнәр? Аларга характеристика бирегез.

Өй эше. Хикәяне өйдә укып бетерергә.

 Билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе."Батыр егет-ил күрке".(Бәйләнешле сөйләм үстерү)

6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе."Батыр егет-ил күрке"....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.3.Төп...

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы.

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы....

"Сертотмас үрдәк",Абдулла Алиш.Сингапур алымнары кулланып төзелгән, 5 сыйныф өчен, әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе.

Эчтәлек аркылы балаларга тәрбия бирү, әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләрен өйрәтү;телебезнең камиллегенә ирешү, коллективизм сыйфатын тәрбияләү, логик фикерләү, уйлау сәләтен, диалог...