Кагыйдәләр
материал на тему

Фәйзрахманова Сиринә Нурислам кызы

Татар теле

Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, А.К. Җәләлиева

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pamyatka.docx18.09 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле

Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, А.К. Җәләлиева

Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф дәреслегендәге кагыйдәләр ( татар балалары өчен)

Мин әлеге кагыйдәләрне  яңа тема үткән саен укучыларга таратам.Укучылар аларны кагыйдәләр альбомына җыялар.

********************************************************************

-Сүзләр авазлардан тора.Авазлар язуда хәрефләр белән белдерелә.

-Сүзләр бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә.

-Сүзләрне юлдан юлга күчергәндә, бер генә хәрефне аерып калдырырга ярамый.

-Ъ, ь хәрефләре үзләреннәналда торган хәрефтән аерып күчерелми: Мәр - ям, аль-бом, кулъ-яулык.

-Кеше исемнәре, фамилияләре, шәһәр, авыл, елга исемнәре баш хәрефтән языла:Камилә Исламовна, Казан шәһәре, Кушлавыч авылы, Кама елгасы.

- Татар алфавитында 39 хәреф бар. Алфавитта хәрефләр билгеле бер тәртиптә килә.Һәр хәрефнең үз исеме һәм урыны бар.

- Татар  алфавиты

А а      Ж ж      Н н       У у       Щ щ
Ә ә      Җ җ       ң         Ү ү        ъ
Б б      З з       О о      Ф ф       Ы ы
В в      И и      Ө ө       Х х        ь
Г г       Й й       П п         һ        Э э
Д д      К к       Р р       Ц ц       Ю ю
Е е      Л л       С с       Ч ч       Я я
Ё ё      М м      Т т        Ш ш
 

-[а]-[ә], [у]-[ү,] [о]-[ө], [ы]-[э], [и] – сузык авазлар.

О, ы, э хәрефләре икешәр аваз белдерә. Татар  сүзләрендә алар кыскарак, рус сүзләрендә сузыбрак әйтелә.

Татар телендә калын һәм нечкә сузыклар бар:

[а],[у],[о],[ы] - калын сузыклар,

          [ә],[ү],[ө],[э],[и] – нечкә сузыклар

Калын сузык булган сүзләр калын әйтелә. Аларны калын сүзләр дип  атыйлар: урам, бакча. Нечкә сузык булган сүзләр нечкә әйтелә. Алар нечкә сүзләр дип атала: бәйрәм, энем.

-[а] - калын сузык аваз.

Татар сүзләрендә беренче иҗектәге[а] авазы [о] авазына якын әйтелә:[алма], [апа], [балалар].

- [ә] – нечкә сузык аваз.

-[о] – калын сузык аваз. Ул татар телендә кыска әйтелә.О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә языла:бо-лын, йол-дыз.Рус сүзләрендә [о] авазы сузыбрак әйтелә, о хәрефе төрле иҗекләрдә языла:   о-рел, ки-но.

Беренче иҗектә [о]авазы булган татар сүзләрендә икенче һәм өченче иҗекләрдә ы хәрефе языла: озын дип языла, [озон] дип укыла.

[ө] – нечкә сузык аваз. Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла: тө-зе-леш, көз-ге, төл-ке. Калган иҗекләрдә е хәрефе языла: [көзгө] дип языла,[көзгө]дип укыла.

[у] -калын сузык аваз.

[ү]-нечкә  сузык аваз.

[ы] – калын сузык аваз. Ул татар  сүзләрендә кыскарак әйтелә:[къыш],[чыршы]. Рус сүзләрендә[ы] авазы сузыбрак, озынрак әйтелә:[сыр].[мыло].

[э] – нечкә сузык аваз. Язуда [э]авазын белдерү өчен, сүз башында э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла: эшче[эшчэ], энем[энэм]. Татар теленең үз сүзләрендә [э] авазы кыскарак әйтелә:[эшчэ], рус телендә ул сузыбрак, киң әйтелә:[этаж].

[б], [в],[w],[г],[гъ],[д],[ж],[җ],[з],[й],[л],[м],[н],[ң],[р] – яңгырау тартыклар. Алар, яңгырап, тавыш һәм шау белән әйтеләләр.

[п],[ф],[к],[къ],[т],[ш],[ч],[с],[х],[һ],[ц],[щ], [,](һәмзә) – саңгырау тартыклар. Алар шаудан гына торалар. Һәмзә тартыгының махсус хәрефе юк. Ул маэмай, мәсьәлә кебек сүзләрдә кулланыла.

 э, ъ, ь хәрефләре белән белдерелә.

К хәрефе язуда ике авазны белдерә. Калын сүзләрдә ул каты укыла:[къабакъ],[къалын], нечкә сүзләрдә йомшак укыла: [кишэр],[кәбэстә].

Сүздә [а],[о],[у],[ы] сузыклар булса, к хәрефе [къ] авазын  белдерә.

Г хәрефе ике авазны белдерә. Калын  сүзләрдә ул  каты  укыла: [агъач], [къаргъа], нечкә сүзләрдә  йомшак  укыла:[гөл],[дөгө].

В хәрефе татар  телендә [в] һәм [w] авазларын  белдерә. Рус теленнән кергән сүзләрдә

[в] авазы рус телендәгечә әйтелә:[ванна].  Татар сүзләрендә в хәрефе [w]авазын белдерә:[саwыт],[wәли].

Сүзләрне аваз ягыннан тикшерү тәртибе:

Урман - 5 аваздан тора:

[у], [а]- калын сузыклар

[р] - яңгырау тартык

[м] - яңгырау тартык

[н] - яңгырау тартык

 Бу калын сүз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Татар теле кагыйдәләре

Татар телен өйрәнү өчен татар теле кагыйдәләре....

Булыйм дисәң исән-имин, өйрән юл кагыйдәсен!

Юл өйрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәрестән тыш чара эшкәртмәсе...

Яшел светофор (юл йөрү кагыйдәләре буенча класстан тыш чара)

Башлангыч класс укучылары өчен. Максат: Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм аларны куллану кирәклеген аңлату.Җиһазландыру. Юл чаты схемасы төшерелгән плак...

Укучылар өчен кагыйдәләр

Укучылар өчен кагыйдәләр...

Кагыйдәләр

Татар теле дәресендә куллану өчен рус телле укучыларга ярдәмлек....