8 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (8 класс) по теме

Тимошенко Валентина Михайловна

Коммуникатив технология буенча  8 сыйныф өчен татар теленнән эш прораммасы 105 сәгатькә каралаган. Ул аңлатма язуы, эчтәлек, тематик план, укытуның тәэмин ителеш өлешләреннән тора. Татар теле укытучылары өчен ярдәм булыр дип ышанып калам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_syynyf_ochen_tatar_telennn_esh_programmasy_.doc289.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән эш программасы

8 нче сыйныф, рус төркеме

Аңлатма язуы

8 сыйныф өчен “Татар теле” курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән

-”Урта (тулы) гомуми белем мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан, 2014 – электрон вариант);

- 8 сыйныф өчен Р. З. Хәйдәрова тарафыннан эшләнгән, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек

“Татар теле”. – Казан: “Татармультфильм», 2014 нигезләнеп төзелде.

Менделеев районы муниципаль бюджет гомуми төп белем бирү оешмасы “Бөрешле гомуми төп белем бирү мәктәбе”нең 2015-2016 нче уку елына укыту планы нигезендә 8  сыйныфында татар теле дәресләренең саны (барлыгы) 105, атнага 3 тапкыр үткәрелә.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

   

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.  


Татар теле укытуның эчтәлеге

                                                                               

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Контроль  төре

Күп укыган – күп белер. (27сәг.)

Классташларның  укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу.

Яхшы уку серләре , яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Интернет аша үз белемеңне күтәрү.

Класташларыңның белем алуга карашын, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйли белү. Яхшы укуга карата мөнәсәбәтнеңне белдерә белү.

Интернет аша үз белемеңне күтәрү турында сөйләшү. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тарихын сөйли белү.

Контроль диктант – 2

Тест - 1

Мин һәм минем яшьтәшләрем. (26 сәг.)

Яшьтәшләрең белән аралашу. Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре. Яшьтәш ләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сый фатлары. Матур киенү серләре. Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку һ.б.

Яшьтәшләрең белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре, нинди кызлар һәм малайлар ошавы турында сөйләшү. Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү. Матур киенү серләре турында сөйләшү.

Яраткан музыкаң, җырчылар, турында сөйли белү.

Тәрҗемә эше – 1

Сүзлек диктанты – 1

Контроль эш – 1

Изложение - 1

Буш вакытымны мин ничек үткәрәм. (13 сәг.)

“Егетлек” проблемасы буенча сөйләшү. Яраткан музыкаң турында фикер алышу. Виртуал аралашуның төрле ысуллары  турында сөйләшү

Нәрсә ул егетлек? Буш вакытны ничек үткәрү егетлек була ала? Миңа күбрәк татарча рэп ошый. Мин “Иттифак” төркеме белән кызыксынам. Минем Интернетта үз сайтым, электрон адресым  бар. Мин Интернеттан файдалы мәглүматлар алам.

Сүзлек диктанты – 1

Диктант – 1

Тест - 1

Табигать һәм кеше. ( 10сәг.)

Табигать төшенчәсе. Бүгенге экологик проблемалар. Табигать байлыгы. Урман – кешенең якын дусты. Табигать һәм без,

 табигатьтәге кызыклы күренешләр

Табигать төшенчәсе, бүгенге экологик проблемалар, табигатькә сак караш турында сөйләшү.

Табигать байлыгы, табигатьтәге кызыклы күренешләр турында мәгълүмат бирә белү

Сүзлек диктанты – 1

Контроль диктант –1

Без Татарстанда яшибез ( 11 сәг.)

Татарстанның табигате. Татарстанның башкаласы Казан, аның  бүгенге йөзе: башкаладагы үзгәрешләр, спорт корылмалары, ял итү урыннары, тарихи урыннары.

Татарстанның табигате турында мәгълүмат бирә белү. Казан шәһәре, андагы яңа үзгәрешләр турында сөйли белү. Казан шәһәрендәге спорт корылмалары, ял итү урыннары, тарихи истәлекләр турында әңгәмәгә керә белү.

Тест - 1

Татарстанның күренекле әдипләре( 17 сәг.) Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш турында сөйли белү, әсәрләрнең эчтәлеген кыскача сөйләү

Габдулла Тукай  1886 елда мулла гаиләсендә туа.

Муса Җәлил – Советлар Союзы Герое. Абдулла Алиш – Җәлилнең дусты

Контроль эш – 1

Арадаш аттестация - 1

Грамматик минимум

1. Сыйфат фигыльнең барлыкта һәм юклыкта заман формалары белән танышу.

2. Хәл фигыльнең дүрт формасын да сөйләмдә куллану.

3. Хикәя фигыльнең тәмамланмаган үткән заман, күптән үткән заман, кабатлаулы үткән заман формаларын тексттан таный белү.

4. Фигыльнең йөкләтү, уртаклык юнәлешләре белән танышу.

5. теләк фигыльне, теләк белдерүнең башка формаларын сөйләмдә куллану.

6. Боерык фигыльнең 3 затта төрләнеше.

7. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.

8. Фразеологик берәмлек төшенчәсе белән таныштыру.

9. Алмашлыкларның сөйләмдә еш кулланыла торган очраклары белән танышу.

10. Сан төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.

11. Сөйләмдәге актив ымлыклар белән танышу.

12. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.

13. Аналитик фигыльләр белән танышу.

14. Атау җөмләләрне сөйләмдә танып белү.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

 Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Рус телле балаларны татар сөйләменә коммуникатив технология нигезендә өйрәтү процессы цикллылыкка корылган. Цикл — уку

материалын диалогик, монологик, ягъни мӛстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр. Ягъни, өйрәнелгән лексик-

грамматик материал тану дәрәҗәсендә генә калмыйча, сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелергә тиеш. Дәре с

тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ),

лексик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛКК),  грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ГКК), диалогик/монологик сөйләм

дәресләре (Д/МС) дип атала. Бу дәресләр циклында өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле

бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә. Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча

диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм  — татарча аралашу

этабына чыгалар.

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе — ул укучыларның белемен контрольгә алу.

Билгеле булганча, контроль — укыту барышын көйли, ягъни, контрольгә карап, укытучы үз эшчәнлеген оештыра. Методика фәне

билгеләгәнчә, контроль объекты булып укучыларның аерым сүзләрне, җөмләләрне тәрҗемә итә белүләре, яисә грамматик категорияләрне

аңлый алулары гына була алмый. Контрольнең төп объекты булып, укучының өйрәнелгән лексиканы һәм грамматиканы кулланып,

мөстәкыйль аралаша алуы тора. Календарь-тематик планның коммуникатив максат графасында күрсәтелгән предмет нәтиҗәләре ба-

лаларның белем дәрәҗәсенең, ягъни татарча сөйләшеп аралаша алу күрсәткече булып тора.

Билгеле булганча, дәреслектә һәр дәреснең структур берәмлеге — күнегү. Дәрескә алынган күнегүләр эчтәлек, катлаулылык ягын-

нан үзара бәйле һәм алар күнегүләр системасын тәшкил итә.

Өстәмә күнегүләрнең төп максаты —- бер үк материалның, төрле эш төрләре аша кат-кат кабатланышын тудырып, истә калдыруны

тәэмин итү.

Методик ярдәмлектә аудирование (ишетеп аңлау күнегүләре) тәкъдим ителә. Бу күнегүләр һәр дәрестә, дәреснең төрле этапларын-

да кулланыла ала. Ишетеп аңлау күнегүләренә таләпләр кечерәк сыйныфлар ӛчен чыгарылган ярдәмлекләрдә киң яктыртылу сәбәпле, кү-

негүләрнең үзләрен бирү белән генә чикләндек.

Дәреслектә киң урын алган күнегү төрләренең берсе  — ситуатив күнегүләр. Бу күнегүләр коммуникатив технологиягә корылган

дәресләрнең төп максатын тәшкил итә, чөнки нәкъ менә ситуатив күнегүләр балаларны тормышта аралашуга әзерли.

Искәртеп үтәргә кирәк, дәреслеккә кертелгән диалоглар буенча эшне укытучы аеруча игътибар белән оештырырга тиеш.

Ӛйрәнелгән лексика, грамматика диалогларда чагылыш табып, диалог кертелгән дәрестә генә түгел, һәр дәрес саен даими рәвештә

кабатланып барырга тиеш.

Уку эшчәнлеген оештыруда парларда, төркемнәрдә эш төрләре дә аеруча әһәмияткә ия.

Тәкъдим ителгән тематик план ел дәвамында ӛйрәнәсе материалның дәресләргә бүленешен күрсәтә.

ЛКФ —- лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК — лексик күнекмәләрне камилләштерү

ГКФ — грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК — грамматик күнекмәләрне камилләштерү

ЛГКК — лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Д/МС — диалогик/монологик сӛйләм дәресләре.

8 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле укытуның календарь-тематик планы

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

сәгать

саны

Үткәрү

вакыты

Искәрмә.

план буенча

фактта

Күп укыган-күп белер

Классташларның  укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу.

Яхшы уку серләре , яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Интернет аша үз белемеңне күтәрү.

1

"Күп укыган - күп белер". 5-7 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

1

2.09

2

Хикәя фигыльнең хәзерге заман формасы .

1

4.09

3

Хикәя фигыльнең үткән заман формалары .

1

7.09

4

Кабатлау. Диктантка әзерлек

1

9.09

5

Кереш контроль диктант  

1

11.09

6

Хаталар өстендә эш. Хәл фигыль

1

14.09

7

Тезмә фигыль

16.09

8

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

18.09

9

 Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

21.09

10

  Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

23.09

11

Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

1

25.09

12

Шарт фигыль. Фразеологик әйтелмәләр

1

28.09

13

Фразеологик әйтелмәләр

1

30.09

14

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

2.10

15

 Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

5.10

16

Сөйләмдә шарт фигыльне куллану

1

7.10

17

Хикәя фигыль

1

9.10

18

Хикәя фигыльнең тәмамланмаган үткән заман, күптән үткән заман, кабатлаулы үткән заман формаларын текстта таный белү.

1

12.10

19

Җөмлә. Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары

1

14.10

20

 Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары .

1

16.10

21

“Фигыль төрләре” темасы  тест.

1

19.10

22

Хаталар өстендә эш. Сыйфат фигыльнең заман формалары .

1

21.10

23

Контроль диктант

1

23.10

24

Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыльнең заман формалары .

1

26.10

25

 Фигыльнең заман формалары

1

28.10

26

  Гади тотрыклы  гыйбарәләр (Фразеологизм берәмлекләр)

1

30.10

27

“Фигыльнең заман формалары”

 темасы буенча күнегүләр эшләү.

1

9.11

Мин һәм минем яшьтәшләрем.

Яшьтәшләрең белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре, нинди кызлар һәм малайлар ошавы турында сөйләшү. Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү. Матур киенү серләре турында сөйләшү.

Яраткан музыкаң, җырчылар, турында сөйли белү.

28

Сөйләмдә теләк фигыль формасын урынлы куллану.

1

11.11

29

Бәйлекләр . Бәйлек сүзләр.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең җөмләдә кулланылышы.

1

13.11

30

Юклык һәм билгеләү алмашлыклары  

1

16.11

31

Хәл фигыльнең юклык формасы .

1

18.11

32

Исем фигыльнең тартым һәм килеш белән төрләнеше .

1

20.11

33

Хат язу “Миңа нинди кызлар \егетләр\. ошый”.

1

23.11

34

Сыйфат  фигыльнең заман формаларын кабатлау  .

1

25.11

35

Фигыльнең йөкләтү, уртаклык юнәлешләре белән таныштыру.

1

27.11

36

 Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы.

1

2.12

37

Буе, буена, күк, кебек бәйлекләрен җөмләдә куллану.

1

4.12

38

Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы.

1

7.12

39

Әйтелү максыты ягыннан җөмләләр

1

9.12

40

Җыйнак һәм җәенке җөмлә.

1

11.12

41

Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр. Кабатлау

1

14.12

42

Контроль диктант

1

16.12

43

 Хаталар  өстендә эш. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Сорау җөмләләр.

1

18.12

44

Сан төркемчәләре. Микъдар һәм тәртип саннары.

1

21.12

45

Бәйлек сүзләрне төрле килешләрдә куллану.  Сүзлек диктанты

1

23.12

46

Хаталар өстендә эш.

Хәл фигыльнең-ып/-еп/-п; -гач/-гәч, -кач/-кәч; -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче формаларын кабатлау.

1

25.12

47

Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре .

1

28.12

48

Гади,  җәенке җөмләләр .

1

11.01

49

Контроль эш “ Җөмлә төрләре. Сүз төркемнәре”

1

13.01

50

Хаталар өстендә эш.

.Бер составлы җөмлә төрләре.

1

15.01

51

Бер составлы гади фигыль хәбәрле җөмлә

1

18.01

52

 “Дуслыкны саклау үзеңнән тора” тыңлап аңлау.

1

20.01

53

Изложение “ Дуслык көче”

1

22.01

Буш вакытымны ничек үткәрәм?

Табигать төшенчәсе, бүгенге экологик проблемалар, табигатькә сак караш турында сөйләшү.

Табигать байлыгы, табигатьтәге кызыклы күренешләр турында мәгълүмат бирә белү

54

Татар теленең авазлар системасын кабатлау .

1

25.01

55

Хәл фигыльнең төрле формаларының ясалышын кабатлау.

1

27.01

56

Рәвеш төркемчәләре .

Күләм-чама,охшату-чагыштыру,урын рәвешләре.

1

29.01

57

Сүз ясагыч кушымчалар .

1

1.02

58

Сүзлек диктанты.

1

3.02

59

Биремле диктант “Урман тургае”

1

5.02

60

Киләчәк заман сыйфат фигыль

 

1

8.02

61

Кереш сүзләр. Бәлки, билгеле, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә, кызганычка каршы, бәхеткә каршы кереш сүзләренең сөйләмдә кулланылышы.

1

10.02

62

Инфинитив формасының модаль сүзләр белән кирәк/кирәк түгел,тиеш/тиеш түгел,

ярый/ярамый сөйләмдә кулланышы.

1

12.02

63

Ярдәмче фигыль(икән)

15.02

64

 “Ялганның да була төрлесе” темасы буенча сөйләшү.

1

17.02

65

 Аналитик фигыльләр. Процессның башлануын,дәвам итүен,

Тәмамлануын (уый башлады,укып тора,укып бетерде) белдерә торган  модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланышы.

1

19.02

66

Атау җөмләләрне сөйләмдә танып белү “Буш вакытымны ничек үткәрәм?”

  темасын кабатлау . Тест эшләү

1

22.02

Табигать һәм без (Табигать һәм кеше)

Табигать төшенчәсе, бүгенге экологик проблемалар, табигатькә сак караш турында сөйләшү.

Табигать байлыгы, табигатьтәге кызыклы күренешләр турында мәгълүмат бирә белү

67

Ясалышлары буенча исемнәрнең төрләре.Сүзлек диктанты

1

24.02

68

Хаталар өстендә эш.

 Бәйлек сүзләрнең килеш белән төрләнеше

1

26.02

69

Эчендә, өстендә  бәйлек сүзләрен кулланып җөмләләр төзү.

1

29.02

70

Затланышлы һәм затланышсыз фигыль формалары .

1

2.03

71

“Бер хәзинә” әсәре буенча диалогик сөйләмгә чыгу

1

4.03

72

Ясалма сыйфатлар.

1

7.03

73

“Антонимнар”

1

9.03

74

Соң  бәйлеге

Билгелү алмашлыклары

1

11.03

75

Табигать һәм кеше” темасын кабатлау  .

1

14.03

76

Контроль диктант.

1

16.06

Туган җирем-Татарстан (Без Татарстанда яшибез.)

Татарстанның табигате турында мәгълүмат бирә белү. Казан шәһәре, андагы яңа үзгәрешләр турында сөйли белү. Казан шәһәрендәге спорт корылмалары, ял итү урыннары, тарихи истәлекләр турында әңгәмәгә керә белү.

77

Хаталар өстендә эш . “ Үз ” алмашлыгының төрләнеше  

1

18.03

78

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.  

1

30.03

79

Ия белән хәбәр арасында сызык.

1

1.04

80

Алмашлыклар.

Битлгесезлек  алмашлыклары.

4.04

81

Билгеләү алмашлыклары  (барлык, бөтен, үз, һәр)

1

6.04

82

Алмашлыкларның кулланышын күнегүләрдә ныгыту .

1

8.04

83

Ия белән хәбәр арасында сызык.

1

11.04

84

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау .

1

13.04

85

 Тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмлә.

1

15.04

86

“Без Татарстанда яшибез”темасын кабатлау .

1

18.04

87

”Без Татарстанда яшибез”темасы буенча тест эшләү

1

20.04

Әдәбият-сәнгать дөнясында (Татарстанның күренекле әдипләре)

88

Антонимнар.Синонимнар.

1

22.04

89

Гади һәм кушма җөмлә.

1

25.04

90

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.  

1

27.04

91

Контроль эш  “ Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше”          

1

29.04

92

Хаталар өстендә эш. Сыйфат дәрәҗәләре.  

1

2.05

93

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

4.05

94

Сүз ясалышы:кушма,парлы һәм тезмә сүзләр.

1

6.05

95

Сүз төркемнәрен аера белү.

1

11.05

96

Исем фигыль.

1

13.05

97

Һәм,ләкин,чөнки,ә теркәгечләренең  җөмлә төзүдә кулланышы.

1

16.05

98

Инфинитив.

1

18.05

99

Сыйфат   фигыль.

1

20.05

100

Арадаш аттестация: диктант

1

23.05

101

Ымлыклар. Хаталар  өстендә  эш

1

25.05

102

Сүзтезмәләрдән җөмлә төзү күнегүләре

1

27.05

103

 Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

29.05

104

 Алда каникуллар көтә.

1

30.05

105

Кабатлау

1

31.05

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистик фәне координатив типтагы (ана телендә, өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралаша), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Безнең социолингвистик ситуациядә программа авторлары татар теленә өйрәтүнең төп максатын субординативтиптагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укытуда балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “коммуникативно-достаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, коммуникативно-недостаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5. Ул “4”ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8 була. Ул “4”ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары:

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү.

 Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә  төрле язма эшләр үткәрелә.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

-өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);

-контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

-Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү.

7нче сыйныфта 18-20 сүз.

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.

 Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

 Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган  эшкә “3”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган  эшкә “2”ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү.

7нче сыйныфта уку елы башында 55-60 сүз, уку елы ахрында 60-65 сүз.

 Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5”ле куела.

 Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3”ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7дән артык орфографик, 7дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка ”2”ле куела.

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү.

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә.

Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә куллана: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән  татар теленә текстларны язмача

тәрҗемә итү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән

тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение) һ.б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына  һәм эзлеклегенә, җөмлә

калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение

өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.

Изложениеләрне бәяләү.

          Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасфирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә

сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне

истә тотып сайланырга тиеш.

     Укылкан яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, сүз байлыгынан һәм җөмлә

калыпларыннан урынлы файдалана алуларына, грамоталылыгына төп игътибар бирелә. 7нче сыйныфта уку елы башында 90-95 сүз, уку елы ахрында 100-110 сүз.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә  

“5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион

яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә  “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә  

“3”ле куела.

         Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан

артык грамматик хатасы булган эшкә  “2”ле куела

Сочинениеләрне бәяләү.

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең

эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның

тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган

эшкә “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4”ле

куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5  пунктуацион һәм җөмлә

төзелешендә хаталары булган эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм

грамматик хаталары булган  эшкә “2”ле куела. Йомгаклау билгесе.

 Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела.Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сӛйләм күнекмәләре,

бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мӛмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең

нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Укытуның методик тәэмин ителеше

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Электрон ресурслар

1.Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын  коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар).  Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011.

2.Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе өчен дәреслек

(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/  Р.З.Хәйдәрова.-    Казан:

Татарстан китап нәшрияты,  2008) буенча укыту планлаштырыла

1.Р.З.Хәйдәрова, ситуатив күнегүләр, Яр Чаллы, 2008

2.Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.МалафееваРус

телендә сӛйләшүче балаларга татар телен һәм уку дәресләрен оештыру, Яр Чаллы, 2008.

3.«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

1.Сборник правил по татарскому языку для рускоязычных учащихся . Автор –составитель Р.С. Нурмухаметова. Казань: Гыйлем, 2011-72 стр.

2.Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся. Автор-составитель     Р.Н. Насибуллина- Казань :Гыйлем, 2011.

1.татар сайтлары (belem.ru;

tatarile.org.com һәм

башкалар);

2. Диск, мультфильмнар

―Тылсымлы сәхифәләр.

3. edu.tatar.ru 

4.Татар теленең орфографик сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2010;

5.Русча-татарча, татарча – русча сүзлек. –Казан. 2008;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Рус мәктәбендә  5 нче сыйныфының татар төркемендә укучы балаларга  татар теленнән эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

7 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан    2009 нчы елда расланган вакытлы дәүдәт стандартларына нигезләнеп       төзелгән....

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...