Дәрес планы
план-конспект урока (6 класс) по теме


Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема. Синоним һәм антоним  сыйфатлар.

Максат. 

            а) белем бирү:

  • Синоним һәм антоним сыйфатлар турында төшенчә бирү.

б)күнекмәләр булдыру:

  • Мөстәкыйль эшләү,
  • логик фикер йөртү,
  • синоним антоним сыйфатларны куллану күнекмәләрен үстерү.

           в) тәрбия бирү:

       туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Матерал: Татар теле дәреслеге 6 сыйныфында укучы татар балалары өчен Д.Г. Тумашева. Ф.Юсупов К.З. Зиннатуллина, Б.М.Мифтахов149-151нче битләр..

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.

Методлар : өлешчә эзләнү, проблемалы ситуация тудыру.

Алымнар:, аңлатмалы сөйләү,  дәреслек белән эш, техник чаралардан файдалану, төркемләп уен оештыру, карточкалар белән эш.

Җиһазлау.  Информацион технологияләр куллану: компьютер,  , экран, презентация. Уен “ Парын тап”.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Укучыларда уңай халәт тудыру.

 а) Исәнләшү.Танышып алыйк.

Исәнмесез, укучылар  Мин Камалова Фаягөл Зуфаровна – 129 нчы мәктәптән сезнең белән татар теле дәресендә очрашам.

 б)   Уен “ Энергизатор”

        - Исәнме ,дустым( кулларын бирешәләр)

       - Хәлләрең ничек? ( куларын иңсәгә куялар)

      - Син кайда булдың? ( колакларын тоталар)

       - Мин сагындым. ( кулны йөрәккә кую)

      - Син килдеңме? ( кулларны якка җәяләр)

       - Бик яхшы( кочаклашалар)

      Рәхмәт дәресне башлыйбыз.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  Укытучы:

   Укучылар, тактадан игътибар белән мәкальләрне һәм табышмакларны укыйк әле. Сыйфатларны табып ачыклыйк. Нинди сыйфатлар табарсыз?

-Инсаф укы әле.!.....

3 слайд. 1. Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Теле озынның акылы кыска.(м)

Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

Аяксыз-кулсыз ----- антонимнар,

ак-кара---антонимнар,

озын-кыска--- антонимнар,

акыллы-акылсыз---антонимнар,

пакъ-ак—синонимнар

- Әлеге сыйфатларның мәгү

К. Җ.: - Бирелгән мәкальләрдә һәм табышмакларда синоним һәм антоним сыйфатлар кулланылган.

Укытучы:Димәк, без бүген синоним һәм антоним сыйфатлар турында сөйләшәбез.

4 слайд Дәреснең темасы : Синоним һәм антоним сыйфатлар. Укучылар, дәфтәрләрне ачып, чило белән теманы язып куыйк.

 5 слайд (Схема чыга)  -

Укытучы: -Димәк, укучылар,  нинди сүзләр ул синоним сыйфатлар һәм антоним сыйфатлар? (Уртак мәгънәле сүзләр,  мәгънәдәш сыфатлар – синоним сыйфатлар. Мәгънәләре капма-каршы булган сүзләр- антоним сыйфатлар.).

 Укытучы:  Бик дөрес, укучылар.

      -Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатларны мәгънәдәш ягъни синоним сыйфатлар дип атыйлар. Ә антоним сыйфатлар – мәгънәләре  буенча предметның бер - берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр.

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз синоним һәм антоним сыйфатларны куллану ни өчен кирәк.?
  • К. Җ.: Синоним һәм антоним сыйфатларны яхшы белгән кеше үз уен ачык, төгәл әйтә сөйләм образлы, кабатлаулар аз, җөмләсе җыйнак була, предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

          Укытучы:  Антоним сыйфатлар өстәп , җөмләләрне әйтеп бетерегез.

 Кышын көн кыска, ә төн ......( озын)

 Күп укыгыган бала белемле, ә аз укыгыан ........( белемсез)

      Китап калын, ә дәфтәр........( юка)

   Таш авыр,  ә шар .......( җиңел )

      Алма баллы,ә лимон....... ..... ( ачы)

 Кар йомшак, ә боз.........(каты)

  • Үзегезгә охшаган ике генә җөмләне дәфтәрләргә язып куйыйк.

   Укытучы: Укучылар, әйдәгез “ Парын тап” уенын уйныйк. Синоним сыйфатларның парларын табарга. (Тактага 6 сүз беркетелгән, шуннан парын сайлап алынган).

     Акыллы                                                   Зирәк

Татлы                                                        Баллы

Кечкенә                                                     Бәләкәй

Күренекле                                                 Атаклы

Салкын                                                      Суык

Матур                                                        Күркәм

7. Дус уйнадыгыз, рәхмәт.

4. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.   

1.Дәреслек белән эш.

Дәреслекләрнең 149 нчы битен ачтык, 192 нче күнегү.

 Бирем. Синоним сыйфатларның мәгънәләрен ачыклагыз. Аларны файдаланып, җөмләләр төзеп языгыз.

  1. Кешенең күркәмлеген.2) Уңайсызлану3) Кешенең зур булу 4) Кешенең ябыклыгын  аңлата
  1. Йомгаклау.  

 Укучылар, бүген без дәрестә сыфат турында тагын бер мәгълүмат алдык.

 Антоним һәм синоним сыйфатлар турында ниләр белдек? Ничек белдек?  

Көтелгән җаваплар. Антоним, синоним сыйфатлар турында белдек. Күнегүләр эшләдек, уен уйнадык, җөмлә төзедек. Кызыклы булды.

   Өй эше: 139 нчы күнегү

Иҗади эш. Синоним һәм антоним сыйфатларны кертеп, дустыңа характеристика язу.

Билгеләр кую.

Саубуллашу.

 

   

                                                                               

                             

                                         

                                               

                                   


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Синоним һәм антоним сыйфатлар. 6 нчы сыйныф.

Слайд 2

- Исәнме, дустым! ( кулларын бирешәләр) - Хәлләрең ничек? ( куларын иңсәгә куялар) - Син кайда булдың? ( колакларын тоталар) - Мин сагындым! ( кулны йөрәккә кую) - Син килдеңме? ( кулларны якка җәяләр) - Мин бик шат! ( кочаклашалар)

Слайд 3

Бирем. Игътибар белән мәкальләрне һәм табышмакларны укыйк әле. Сыйфатларны табып ачыклыйк. Нинди сыйфатлар табарсыз? Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә. Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап. Вөҗданы пакъ - йөзе ак . Теле озынның акылы кыска .

Слайд 4

Аяксыз-кулсыз ак-кара озын-кыска пакъ-ак

Слайд 5

Дәреснең темасы : Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Слайд 6

Егерме сигезенче гыйнвар. Сыйныф эше. Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Слайд 7

Синоним сыйфатлар Антоним сыйфатлар Сыйфатлар .

Слайд 8

Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатларны мәгънәдәш ягъни синоним сыйфатлар дип атыйлар. ( Олы, зур, дәү; начар, яман, әшәке) Антоним сыйфатлар – мәгънәләре буенча предметның бер - берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр. ( Чиста-пычрак, бай-ярлы, юеш – коры)

Слайд 9

Шикәр ак, ә күмер.... Кышын көн кыска, ә төн ...... Бирем. Антоним сыйфатлар өстәп , җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Слайд 10

Таш авыр, ә шар ..... Китап калын, ә дәфтәр.........

Слайд 11

Алма баллы, ә лимон....... Кар йомшак, ә боз.........

Слайд 12

“ Парын тап” уены. Синоним сыйфатларның парларын табарга. Акыллы Татлы Баллы Кечкенә Бәләкәй Күренекле Атаклы Салкын Матур Күркәм Суык Зирәк

Слайд 13

149 нчы бит, 192 нче күнегү. Бирем . Синоним сыйфатларның мәгънәләрен ачыклагыз. Аларны файдаланып, җөмләләр төзеп укыгыз. 1) матур , чибәр , сылу , гүзәл , зифа ; 2) кыен , читен ; 3) олы , өлкән , зур ; 4) юка , нәзек , нечкә .

Слайд 14

Антоним һәм синоним сыйфатлар турында ниләр белдек? Ничек белдек? Дәрестә нәрсә эшләдек?

Слайд 15

Өй эше: 139 нчы күнегү.Сыйфатларның антоним парларын табып сызык аша языгыз. Иҗади эш. Синоним һәм антоним сыйфатларны кертеп, дустыңа характеристика язу.

Слайд 16

Рәхмәт миңа! Рәхмәт сиңа! Рәхмәт сезгә! Рәхмәт безгә! Рәхмәт барчабызга!

Слайд 17

Д әрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...

Бизнес-план. Основные разделы бизнес-плана.

Образовательная программа:  Программа среднего (полного) общего образования по технологии  (базовый уровень). Составлена на основе федерального  компонента государственного  станда...