[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары
план-конспект урока (5 класс) на тему

Вагыйзова Ләюзә Гыйлембаян кызы

[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kg_tartyklary.docx35.11 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең  темасы:  [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары

Максат:

  1. [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары турында белем бирү;
  2.  [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары кергән сүзләрне дөрес итеп укый белү күнекмәләрен булдыру;
  3. Укучыларда бергәләп эшләү күнекмәләре тәрбияләү.
  4. Укучыларда татар халкына ихтирам, горурлык һәм зәвык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек,презентация, карточкалар

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату

Кулланылган метод һәм алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, күнегүләр, дәреслек белән эшләү, укучыларның мөстәкыйльэшләүләре.

Дәрес барышы

Оештыру

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле көннәр сезгә

Белем һәм тел ачкычлары

Телибез һәммәгезгә.

  • Утырыгыз. Дәрескә барыгыз да әзерме? Китап-дәфтәрләрегез өстәлдәме?
  • Дәресебезне башлыйк. Узган дәрестә без сезнең белән тартык авазлар турында сөйләштек.
  • Безнең татар телендә ничә тартык аваз бар? (28)

  • Тартык авазлар ничә төргә бүленә? (2)

  • Ниндиләр инде алар? (яңгырау һәм саңгырау)

Белемнәрне актуальләштерү

Ә хәзер тактага игътибар итик әле. Сезгә күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куярга кирәк.

...ас..әр, зәвы..., ...а...ыйдә, шө...ыль, олу..., ...ореф-...адәт, ...арлы...ач, ...ү...әрчен, ...үңел, е...ерме, ...өмбә, яң...ыр, саес...ан, ...алфа... .

Күп нокталар урынына нинди хәрефләр куйдык? (К, Г)

Яңа теманы аңлату

Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез икән?

Тактагы плакатларга карыйк. Шушы плакатларга карап нәтиҗәләр ясап карыйк.

[к]                                                                        [г]

        

к                                                                           г

[къ]                                                                       [гъ]

Бу тартык аваз хәрефләренең характеристикасын язарга. Мисаллар китерергә. (ФРЕЙЕР)

- к, г хәрефләре ике авазга билге булып йөриләр

  • калын әйтелешле сүзләрдә – [къ],[гъ], ә нечкә әйтелешле сүзләрдә [к],[г] әйтелә
  • [къ],[гъ] – кече тел тартыгы, [к][г] – тел арты тартыгы

- [къ],[гъ] авазлары рус телендә юк, шуңа күрә рус теленнән кергән сүзләрдә алар булмыйлар

- [к],[г] авазлары татарның үз сүзләрендә дә, алынмаларда да булалар

- Ә хәзер мин сезгә текст таратам. Текстны укып чыгыгыз. Анда сүз нәрсә турында бара? Асларына сызылган сүзләрнең транскрипциясен язарга.

Арча читекләре

Алтын медаль! Арча читекләре бу зур бүләкне Лейпциг ярминкәсендә яулады.

Күннән бизәкләр ясау, нәкышле сафьян чүәкләр һәм башмаклар тегү – татарларның борынгы һөнәре. Арча һәм Биектау районнарында бу һөнәр 50 нче  елларда  яңадан торгызылды. Хәзер Арчада милли аяк киемнәре фабрикасы бар. Анда йөзләрчә чигүче эшли. Фабрика ел саен миллионга якын пар аяк киеме җитештерә. Чүәк һәм читекләрне бигрәк тә әбиләр яратып кия.

Сүзлек.

Нәкышле – бизәкле.

Сафьян – югары сыйфатлы күн.

Физминутка  

Сазлыктагы бакалар

Иртән үк уяндылар,

Аннары, бергәләшеп,

Зарядкага бастылар.

Алга да иелделәр, артка да иелделәр,

Уңга да бөгелделәр, сулга да бөгелделәр,

Ныгыту.

1.Сезгә шундый бирем бирелә. Һәрберегез г хәрефе кергән сүзләр уйлап яза, ләкин ул хәреф беренче сүздә алда килә, аннан соң икенче урында килсен, өченче урында, дүртенче урында һәм бишенче урында килсен.

Гөл

Угыл

Суган

Зәңгәр

2.Бирелгән сүзләрне укыгыз. Аларны,үрнәктә күрсәтелгәнчә, икегә бүлеп языгыз.

                                                       Тел арты тартыклары [к],[г] ныбелдерә: тигез…

Үрнәк: к,г хәрефләре

                                                       Кече тел тартыклары: [къ],[гъ]ныбелдерә: гади…

Тигез, гади, гадәт, каен, кардәш, гайрәт, сигез, газиз, гөмбә, кәгазь, каләм, икмәк, кагыйдә, кеше, гел, игелекле, гомер, кыйммәт, Гали,гасыр,көн, Казан, өлкән, туган,газета.

3. Табышмакларчишү

1.Яз һәм көз нәрсә белән тәмамлана?(кыш)

  • Укучылар,кыш сүзенең  транскрипциясен  тактага чыгып языгыз әле. Бер укучы тактага чыгып яза.

2. Бер кисәгем тамырлардан агып йөри,

   Икенчесе җир өстендә чабып йөри,

  Табып, икесен бергә кушаласың,

   Аның белән һаваларга очаласаң. (Канат)

  • Укучылар, әйдәгез әле, канат сүзенең транскрипциясен тактага чыгып языгыз әле. Бер укучы тактага чыгып яза.

3. Башы Т, койрыгы Н, дошманы М. Ул нәрсә?( тычкан)

  • Укучылар, әйдәгез әле, тычкан сүзенең транскрипциясен тактага чыгып языгыз әле. Бер укучы тактага чыгып яза.

4. Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә була? (күл, мәк)

         -   Укучылар, әйдәгез әле, күл, мәк сүзләренең транскрипциясен тактага чыгып языгыз әле. Укучылар тактага чыгып язалар.

5. К дан башлап укысаң,

  Җир ашларга китә.

  Г дән башлап укысаң,

  Чәчәк атып үсә. (көл,гөл)

  • Укучылар, әйдәгез әле, көл, гөл сүзләренең транскрипциясен тактага чыгып языгыз әле. Укучылар тактага чыгып язалар.Яхшы,укучылар.

Йомгаклау

Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?([к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары турында сөйләштек)

  • Тагын нәрсәләр белдегез?( калын әйтелешле сүзләрдә – [къ],[гъ], ә нечкә әйтелешле сүзләрдә [к],[г] әйтелә. [къ],[гъ] – кече тел тартыгы, [к][г] – тел арты тартыгы. [къ],[гъ] авазлары рус телендә юк, шуңа күрә рус теленнән кергән сүзләрдә алар булмыйлар. [к],[г] авазлары татарның үз сүзләрендә дә, алынмаларда да булалар

Өй эше бирү

 1 вариант [къ], [гъ] тартыклары кергән 5 җөмлә төзергә;

2 вариант  [к], [г]  тартыклары кергән 5 җөмлә төзергә;

Белемнәрне бәяләү.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[Һ] һәм [х] , [н] һәм [ң] тартыклары

5 нче сыйныф  өчен әлеге тема буенча дәрес-сәяхәт презентациясе....

[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары 5 класста татар теле дәресе

5 класста татар теленнән "[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары" темасына дәрес планы...

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....

[w], [в] тартыклары

Язуда бер үк хәрефләр белән белдерелә торган [w], [в] тартыклары турында төшенчә формалаштыру;[w], [в] тартыклары арасындагы охшашлык һәм аерманы ачыкларга, аларның үзенчәлеген аңларга өйрәтү;үз фикер...

[къ] [гъ] һәм [к] [г] тартыклары

[къ] [гъ] һәм [к] [г] тартыклары...