Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".
план-конспект урока на тему

Васильева Ирина Ивановна 5

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vasileva_yangyrau_hm_sangyrau_tartyklar.docx23.34 КБ

Предварительный просмотр:

2нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе

Тема: Яңгырау һәм саңгырау тартыклар

 Васильева Ирина Ивановна,

1 нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес тибы: яңа белем үзләштерү

Максат: укучыларның сузык һәм тартык авазлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны сөйләмдә, язуда таный, аера белергә өйрәтү, балаларның иҗади активлыгын үстерү, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, дәреслек, дәфтәр.

Дәрес барышы. 

  1. Оештыру.  
  1. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Бүген без дәрестә яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны өйрәнербез.

  1.  Матур язу күнегүләре. Слайд.

•         Са  Сс  Са  СС

•         Эшн.ң  б.тк.сы  т.мл.

     Сузык авазлар турындагы белемнәрне искә төшерү.

- Төшеп калган хәрефләрне куеп, сүзләрне укыгыз.

-Татар телендә сузык авазлар нинди  ике төркемгә бүленә? (калын, нечкә)

 -Сузык авазлар ничек әйтелә? (Сузып)

-Тартык авазларны сузып әйтеп буламы? Ни өчен? (Тартык авазларны әйткәндә, һава агымы каршылыкларга очрый)

3. Тартык авазларга күзәтү. Слайд.

Яңгырау тартыклар: яңгырап, тавыш һәм шау белән әйтеләләр.

[б],[в],[w],[г],[гъ],[д],[ж],[җ],[з],[й],[л],[м],[н],[ң],[р]

Саңгырау тартыклар:шаудан гына торалар.

[п],[ф],[к],[къ],[т],[ш],[с],[ч],[х],[һ],[ц],[щ], [‘]

-Кайсы тартыклар рус телендә юк?(`[ң], [w],[һ],[къ],[гъ],[‘] )

Слайд.

Яңгырау   [б], [в],[w],[г],[гъ], [д],[ж],[җ],[з],[й],[л],[м],[н],[ң],[р]

Саңгырау [ п],[ф],      [к],[къ],[т],[ш],[ч], [с],   [х],[һ],[ц],[щ], [‘]

- Кайсы тартыкларның пары юк?

4. Белемнәрне ныгыту.

  • Сез ике төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем “яңгырау тартыклар”, икенче төркем “Саңгырау тартыклар” булыр. Мин биргән сорауларга кул күтәреп кенә җавап бирәбез, кайсы команда беренче кул күтәрә шулардан сорыйм, дөрес җавап өчен сезгә түгәрәкләр бирә барам, дәрес ахырында кайсы команданың җиңүен шушы түгәрәкләр санына карап билгелибез.

1 бирем. Слайд.

Яңгырау һәм саңгырау тартыклардан башланган
җидешәр сүз языгыз.

Яңгырау тартыклардан        Саңгырау тартыклардан

башланган сүзләр                  башланган сүзләр

•         Б                                              П 

•         В                                              Ф

•         Г                                               К

•         Д                                              Т

•         Ж                                             Ш

•         Җ                                             Ч

•         З                                              С

2 бирем. Слайд.  ИНСАЙД АУТСАЙД СЕКЛ өйрәтү алымы.

Сораулар:

  1. Син нинди яңгырау тартыклар беләсең?
  2. Син нинди саңгырау тартыклар беләсең?

3 бирем. Сүз башында яңгырау тартыкны саңгырау тартыкка үзгәртегез һәм яңа сүз языгыз.

Җиләк (чиләк)

Гөл (  )                Җәй (   )

Бал (  )                Мин (   )

Без  (  )                Кач  (   )

Күл (  )                 Аз    (   )

Бар (  )                Ал   (   )

5. Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.

  4 бирем. Дәреслек белән эш. 85 нче күнегү, 31 нче бит. Бирелгән хәрефләрдән шәһәр исемнәре ясап яз. (Мәскәү, Казан ...)

  5 бирем. Слайд. МИКС-ПЭА-ШЭА  . Рәсемгә карагыз. Саңгырау тартыкка башланган сүзне  табыгыз. Шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.

  6 бирем. Сорау- табышмаклар.

                     - Сорау- табышмакларга җавап бирү:

а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)

ә) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)

б) малай башында ни бар? (м)

в) таң нәрсәгә бетә? (ң)

г) елан башында нәрсә бар? (е)

д) әбидә бар- миндә юк,

   бабайда бар- синдә юк. (б)

е) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)

ё) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)

ж) Җәй нәрсә белән бетә? (й)

җ) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)

7 бирем. 86 нчы күнегү. Укыгыз һәм күчереп языгыз. Саңгырау тартыкларның  астына сызыгыз.

Аю кабат табак юа.

Кире яктан карап

Укып кара кабат:

           Аю кабат табак юа.

8 бирем.  Буталган хәрефләр. Слайд.  Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

9 бирем .Сүз эченә яшеренгән сүзләрне табу. Бирелгән сүз эченә яшеренгән сүзләрне табарга кирәк. “Сыйныфташларым” (чиратлап укыйлар)

-Укучылар безнең бәйгебез ахырына да якынлашты, барыгыз да бик яхшы катнаштыгыз, барыгызга да зур рәхмәт. Хәзер инде түгәрәкләрне саныйбыз. (җиңүче команданы тәбрикләү, бүләкләр бирү)

-Дәрестә яхшы катнашучыларга билгеләр кую.

6.Өй эше.

89 нчы күнегү. Шигырьне сәнгатьле итеп укы. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне аваз ягыннан тикшер.

Кызыл- 5 аваздан тора:

[ы]-калын сузык,

[к], [з], [л]- тартыклар.

Бу-калын сүз.

       

5.Йомгаклау.

-Авазлар нинди ике зур төркемгә бүленә?

-Татар телендә тартык авазлар нинди төркемнәргә бүленә?