[w], [в] тартыклары
план-конспект урока (5 класс) на тему

Язуда бер үк хәрефләр белән белдерелә торган [w], [в] тартыклары турында төшенчә формалаштыру;

[w], [в] тартыклары арасындагы охшашлык һәм аерманы ачыкларга, аларның үзенчәлеген аңларга өйрәтү;

үз фикереңне дөрес, матур итеп әйтә белу сәләтен үстерү. Сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.docx23.7 КБ

Предварительный просмотр:

 

             “ТР  Кайбыч муниципаль районы   Олы Урсак урта

гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет  гомуми   белем бирү      

                                               учреждениесе

                         Тема: [w], [в] тартыклары

5 нче сыйныфта ачык дәрес

эшкәртмәсе.

                                                                        Башкарды: татар теле

                                                                        һәм    әдәбияты укытучысы

                                                                        СафиуллинаЗөлфия

                                                                         Кашафетдин кызы

                                         2016

                                                       

                                                                       

Тема: [w], [в] тартыклары

Максат: язуда бер үк хәрефләр белән белдерелә торган [w], [в] тартыклары турында төшенчә формалаштыру;

[w], [в] тартыклары арасындагы охшашлык һәм аерманы ачыкларга, аларның үзенчәлеген аңларга өйрәтү;

үз фикереңне дөрес, матур итеп әйтә белу сәләтен үстерү. Сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләү.

Дәресне оештыру.

  1. Дәфтәрләрне ачып матур язу өстендә эшләү.

Ветераннарга мәңгелек дан!

Фонетик күнегү

[б], [в], [г], [гъ], д, ң, з, җ, ң,

[п], [ф], [к], [къ], т, ш, с, ч, д

- Авазларны дөрес итеп әйтү.

- һәр юлдан артык авазны табарга

- беренче юлдагы авазларны нинди авазларга кертәбез

- икенче юлдагы авазларны нинди юлга кертәбез

- яңгырау һәм саңгырау тартыкларга билгеләмә

2) Яңа белем күнекмәләр формалаштыру

Слайдта: Авылдашлар, ватан, вакыт, ветеран, вагон, һава, верталет, вокзал, яу (сугыш),авиация, вәхшәт, завод, ватык,

  • Бу сүзләрне нәрсә берләштерә?
  • Бу сүзләрне нинди ике төркемгә бүләр идегез?
  • Сүзләрнең транскрипциясен күрсәтегез. Бу сүзләр белән җөмләләр төзү.
  • Билгеләмәләрне уку.

Бу сүзләрне сугыш темасы берләштерә. Тиздән Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бүгенге матур тормышыбыз өчен әби-бабай дошманга каршы аяусыз көрәшкәннәр. Күпләре яу кырыннан әйләнеп кайтмаган. Безнең авылдан да 143 ир-егет фашистларга каршы көрәшә, шуларның 116 әйләнеп кайтмый. Иң кызганычы бүгенге көндә безнең авылда бер генә дә ветеран калмады. Матур тормыш бүләк иткәннәре өчен без алар алдында бурычлы.

Шигырь юллары укып китик.

Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.

Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар!

Сугышта арыслан булып

Ватанга җиңү яулаган.

Тест.

  1. Тел арты [к], [г] булган сүзләрне табыгыз.

А) табак, суган, коймак

Ә) (вәгъдә) газиз, Гали, катык

Б)графин, көзге, гөл

2) Кече тел тартыгы къ, гъ булган сүзләрне табыгыз

А) карга, гозер, гомер

Ә) герой, газета, коллектив

Б) китап, герб, галстук

3) Күп нокталар урнына нинди хәрефләр язарга?

...өнәр, ...ади, зин...ар, ...ат, ...әзинә

А) һ һәм х

Б) һ

В) к һәм х

4) Дөрес түгел язылышын табыгыз

А) зинһар, хәйкәл, хаман

Ә) хат, бәхет, хәзинә

Б) һава һәлак, Һади

5) Парсыз яңгырау тартыкларны табыгыз

А) х, һ, ц, щ

Ә) м, н, ң, л, р, й, w

Б) м, н, ң, л, р, й, w, х

Җавапларны тикшерү.

Тыныч хезмәттә дан алган

Һәр ветеран чын каһарман.

“в” хәрефе белән нинди сүзләр нинди авазны белдерә?

Физминут.

Яздым укыдым җөмлә, иҗек, сүз

Бик арыган мине  күз.

Йомам күзем ял итсен

Ачам күзем күп күрсен

Белемнәрне ныгыту

3. Дәреслекләр белән эш

121нче күнегү

2.Командалар ярышы

W                                    в

5. Карточкалар өстендә эш.

“в” хәрефе белән сүзләр

6. Төшеп калган хәрефне куярга

Укучылар, бүген нинди тема үттек?

Охшаш, аермалы яклары.

Өй эше: w, в хәрефе кергән бишәр сүз язарга һәм өч җөмлә төзергә.

Дәресемне мондый юллар белән тәмамлыйсым килә:

Сулар аксын, җилләр иссен,

Сугыш уты янмасын.

Җир йөзендә берәү дә

“Сугыш” сүзен белмәсен.

Дәрескә үз бәя.

Йомгак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[Һ] һәм [х] , [н] һәм [ң] тартыклары

5 нче сыйныф  өчен әлеге тема буенча дәрес-сәяхәт презентациясе....

[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары 5 класста татар теле дәресе

5 класста татар теленнән "[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары" темасына дәрес планы...

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....

[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары

[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары...

[къ] [гъ] һәм [к] [г] тартыклары

[къ] [гъ] һәм [к] [г] тартыклары...