Олы йөрәкле кеше
творческая работа учащихся (11 класс) на тему

Фахрутдинова Алена Ришатовна

Иҗади-эзләнү эшебезнең максаты булып Василий Филипп улы Орешковның хәтирәләрен барлау, киләчәк буынга истәлекләр калдыру. Максат түбәндәге бурычларны хәл итүне таләп итте- Василий Орешков белән бергәләп яңадан шул елларны күз алдына китерү, ул сөйләгән хәтирәләрне түкми-чәчми язып бару. Хезмәтнең тикшерү объекты булып шәхси кешенең  сугыш елларындагы ачы тормышы. Максат һәм бурычлардан чыгып хезмәт кереш, төп өлеш,йомгактан тора. Материаллар мәктәпнең “Вакытлар мирасы” музеендагы музей активистлары тарафыннан алынган интервьюдан алынды (музей җитәкчесе Захарова Надежда Леонид кызы).

Нинди авыр булган ул сугыш еллары! Әмма дә ләкин халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны җиңәргә теләгән. Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.  

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан – ел ераклаша бара. Әмма халкыбыз 1418 көн буена дәвам иткән ул коточкыч вакыйгаларны һич тә оныта алмый.  Ватан сугышы беткәнгә дә инде 70 ел тула. Шушы еллар һәр гаиләдә хәтирә булып калдылар. Кемнеңдер бабасы, әбисе, абыйсы, тормыш иптәше сугышта үз өлешен керттеләр. Тере шаһитларның саны көннән-көн кими бара. Безнең өчен кыйммәтле истәлекләр сандыгын һәрвакыт ачарга әзерләр. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Сүз шуларның берсе- Василий Филипп улы Орешков турында бара. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon oly_yorkle_keshe.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

                           Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән

                                        Олы йөрәкле кеше

(материаллар мәктәпнең “ Вакытлар мирасы” музеннан алынды)

                                                      Казан, 2015

Нинди авыр булган ул сугыш еллары! Әмма дә ләкин халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны җиңәргә теләгән. Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.  

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан – ел ераклаша бара. Шушы еллар һәр гаиләдә хәтирә булып калдылар. Кемнеңдер бабасы, әбисе, абыйсы, тормыш иптәше сугышта үз өлешен керттеләр. Тере шаһитларның саны көннән-көн кими бара. Безнең өчен кыйммәтле истәлекләр сандыгын  алар һәрвакыт ачарга әзерләр. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Сүз шуларның берсе- Василий Филипп улы Орешков турында бара.         

Модельщик Василий Филипп улы Орешковны Казан авиация  сәнәгать берләшмәсе заводында кеше-легенда дип йөртәләр. Аның тормышында барсы да булды: сугыш, блокада, ачлык, югары дәрәҗәдәге Дәүләт премияләре, хөрмәт һәм дан. Ул СССРның Югары Совет депутаты булып сайланды һәм безнең заводыбызда 67ел армый-талмый хезмәт итте. Күз алдына да китерүе авыр-67 ел бит ул заводта! Шушы елларны артка чигереп карыйк...

Ерак 1940 елларның эссе җәе. Харино авылы.  Кыска балаклы, яланаяклы малайлар олылар белән иртәдән тирән кичкә кадәр печән чабуда башын да күтәрмичә эшли. Алар белән беррәттән 15 яшьлек Василий Орешков та була. Соң гына өйгә кайтканда, юлда, ул авылга Ленинградтан хезмәт резервлары җыю вәкилләре турында ишетә. Алар көчле һәм белемле балаларны үзләренең һөнәри училищеларына укырга сайлап алалар. Бу һөнәри училище Ленинградтагы машина төзелеш заводы өчен белгечләрне әзерли. Шушы аз санлы балалар исемлеге арасында Василийга да бәхет елмая. Вакыт бик тиз узып китте. Тиздән ул туган яклары белән хушлаша. Берничә елга гына түгел, ә гомерлеккә....

Бер елдан  соң аның туган авылының эзе дә калмаячак. Фашистлар Ярцево район үзәген җир йөзеннән юкка чыгаралар, Василий Филипп улының туган авылы беркайчан да яңадан торгызылмаячак. Аның кечкенә энеләре һәм сеңелләрен фашистлар Германиягә куып китәләр. Бары тик могҗиза белән генә сабыйлар исән кала. Әмма бу вакыйгалар 1941елда гына булачак әле. Ә без сезнең белән яңадан сугышка кадәрге Харино авылы кешеләренең үзләренең иң яхшы укучыларын Ленинградка озатуы турында язып үтик.

Ленинград аларны оркестр һәм чәчәкләр белән каршы алды. Иң беренче чиратта, авыл малайларын мунчада юындырдылар, киендерделәр, ашаттылар һәм шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштырдылар. Бәлки менә шул вакытта, Орешковның Ленинградка мәхәббәт хисләре уянгандыр. Берничә көннән һөнәри училищеда укулар башланды. Дәресләрне югары квалификацияле белгечләр алып бардылар. Мондый осталарны Орешковның очратканы булмады. Укытучылар ниндидер сиземләү тойгысы белән сәләтле балаларны аера белә ала иделәр. Бу аларга 1941 елны, сугыш башлангач, сәләтле балалардан аерым төркем җыеп, аларны машинатөзелеш заводына юнәлттеләр, ә калганнары укуларын дәвам иттеләр. Шул сәләтле балалар арасында Василий Орешков та бар иде. Блокада тоткынлыгында Ленинградта яшәр өчен аны якларга кирәк иде.

Ленинград блокадасы- хәрби Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрьнән алып 1944 елның 27 гыйнваренә кадәр-872 көн дәвамында  барды. Блокада башлануга шәһәрдә азык-төлек, ягулык запаслары җитәрлек күләмдә юк иде. Шәһәр белән бердәнбер тоташу юлы булып Ладога күле иде. Улда көне-төне атыш астында булды. Кырыс кыш,ачлык,җылылык һәм транспорт белән авырлыклар- болар барысы да меңләгән шәһәр халкының үлүенә китерде.

16 яшьлек егетләр Ленинградны яклауда катнаштылар-окоплар казыдылар, немец атакаларына каршы бардылар. Шуңа күрәдер Василий Филипп улы Орешков үзенең күпсанлы  бүләкләре арасыннан иң кадерлесе дип ике медальне аерып атый -“Ленин ордены”, “Ленинградны яклау өчен”

Ленинград кешеләренә 1941 елның ноябрь-декабрь айларында аеруча авыр булды. Дошман шәһәрне чолгап алды, завод фабрикалар тукталды. Су, ут, җылылык булмады, ачлык башланды. Шәһәрдәге машинатөзелеш заводында бары тик соңгы көчләренә эшләүче һөнәрчеләр хәрби заводларны-диңгез миналары өчен колодкалар ясаучылар калды. Хәлсез куллар фуганкаларны көчкә тоттылар, ләкин яшь Василий организмы чыдады, түзде. 1942 елның 5 мартында аны Ленинградтан Ладога елгасы буенча чыгардылар. Василий Филипп улы бу мизгелләрне әле дә булса бүгенгедәй яхшы хәтерли: тирә якта снарядлар шартлый, күктә немец самолетлары козгын кебек очалар. Күпне күрергә туры килә Адәм баласына.

Ач, ялангач, хәлсез балаларны башта Кубаньга җибәрделәр. Василий Орешков елмаеп, үзе бу вакыйга турында болай ди: “ Безне симертергә Кубаньга җибәрделәр”, -дип искә ала. Монда да алар эшсез утырмадылар. Колхозчыларга булыштылар, төзелештә ярдәм иттеләр. 1942 елның июнендә яшь ленинградчылар безнең шәһәргә, Казанга килделәр. Аларга завод вәкиле яшь белгечлекләрдә мохтаҗ булуын аңлатып, завод вәкиле үзебездә эшләргә күндерде. Василий Орешков үзенең тормыш юлын безнең заводыбыз, ә төгәлрәк 35 цех белән бәйле булыр дип күз алдына да китерә алмады.

Бу коллективта ул 67 ел буе хезмәт куйды. Шул дәвердә-9 директор, 15 цех начальнигы, 20 мастер алмашынды. Аңа мөнәсәбәт һәрвакытта да аеруча яхшы иде. Василий Филипп улы үзенең тыйнаклыгы, зыялыгы, эчке дөньясы белән кешеләрне үзенә җәлеп итә иде. Шуның өстенә аны алтын куллары өчен дә хөрмәт иттеләр. Чынлап та, ул тотынган һәрбер эш җиренә җиткерелеп эшләнә иде.

Завод ветераннары бер искиткеч вакыйганы һаман да оныта алмыйлар. Заводка кыска гына вакыт эчендә шактый күләмле заказ үтәлергә бирелде, әмма цех бу заказны вакытында үтәп өлгерә алмавы көн кебек ачык иде. Цех  администрациясе ярдәм белән Василий Орешковка мөрәҗәгать итте, 1әм ул үзенең бар осталыгын җыеп, цехны мондый катлаулы ситуациядән чыгару юлын уйлап та тапты. Күпләр аның башкарып чыгаруына ышанып бетерә алмадылар, чөнки бу пресс-формаларны ясар өчен төгәл сызымнар кирәк иде, ә алар әзер түгел. Орешков сызымнарны гадиләштереп, 40 көн эчендә, күләмле эшне башкарып чыгара алды. Бер смена эчендә 2 норма үтәлде. Моңа кадәр беркем тарафыннан башкарылмаган эш иде. Василий Орешков өчен эш дәверендә мондый очраклар күп булгалады. Юкка гына  1970 елда завод җыелышында аны Советлар Союзының Югары Советына депутат буларак тәкъдим  иттеләр.

Депутат буларак ул үзенең игътибарын җәмәгатьчелек эшенә күбрәк юнәлтте. Василий Орешков тагын бер кызыклы фактны исенә төшереп үтте. Торак-коммуналь бүлекләренең эшләреннән халык канәгатьсезлек белдерә башлады. Бу ризасызлык (заводның генераль директоры В.Копыловны) бик борчый иде. Беркөнне ул Орешковны үзенә чакырды, модельщик буларак түгел, ә депутат итеп. Василий Филипп улына торак-коммуналь бүлегенә “ ике куллап” тотынырга кушты. Анда тәртип урнаштырырга әйтте. Моңа каршы килеп Орешков: “ Сез нәрсә, мин бит модельщик”, - диде. Директор: “Ныклап уйла, башка куярлык кеше юк”, - диде. Орешков бары тик бер генә елга дип ризалыгын белдереп гариза язды. Үзегез беләсез, кайда ел, шунда 2,3.

Директор кабинетыннан эш киемен кигәнчә  Василий Орешков Торак-коммуналь бүлегенең начальнигы яңа коллективы белән танышырга китте.

Василий Филипп улы баштанаяк эшкә чумды. Нәрсәгә генә тотынса да, ахырына кадәр җиткерә иде. Көн  саен аңа дистәләгән кешеләр үзләренең сораулары- борчулары белән килә иделәр. Һәрбер кешенең зарын игътибар  белән тыңлап, вакытында хәл итә иде. 11ел буена ул Торак-коммуналь бүлегенең начальнигы  булып эшләде. Әмма күңел һаман заводка, станок янына тартылды һәм ул яңадан үзенең 35 цехына күчерүен сорады. Аңа үз цехына кайтырга насыйп булды.

Үз эшенә кире кайткач, Василий Орешков бернәрсәгә инанды, һәрбер кеше яраткан эше белән шөгыльләнергә тиеш, аның өчен бу зур бәхет, ә Орешков өчен бу-самолет модельләрен ясау.

Бу вәхшәтле сугыш елларында фронт өчен хәрби самолетлар җыю завод өчен куелган алдынгы бурыч булып исәпләнде. Хезмәт ветераны тагын исенә төшереп шуны сөйләде: көнне-төнне белмичә эшләдек, кайвакыт тәүлегенә 13 әр самолет чыгара идек. Безнең ише  яшь егетләрнең яшәү дәрте, җиңү дәрте белән эшләвебез заводыбызга туктамаска, фронт өчен бик кирәк булган. Хәрби самолетларны ясау безнең өстә иде.

Цех коллективы белән Василий Орешков бары тик 2009 елда гына саубуллашты. Соңгы көннәренә кадәр иң катлаулы модельләрне ясады, кызыклы очраклар да булгалады. Инженер-технологлар  һәм цех нормировщиклары бүгенге көндә дә бер вакыйганы елмаеп, исләре китеп сөйлиләр. Орешковка бик катлаулы модель ясатырга йөкләтелгән иде. Эш авыр, ә вакыт аз иде. Василий Филипп улы сүзсез генә эшкә алынды: сызымнар ясады, модельләрне чагыштырды, проектлады, һәм ниһаять, ике детальне ясарга универсаль модель барлыкка килде. Цехта күпләрнең исләре китте. 82 яшендә шундый үзенчәлекле юл табу-бер модель ике детальга яраклы. Ә түләве? Нәтиҗәдә мәсьәлә уңай хәл ителде.

Уңыш һәм Бәхет Василий Орешковны баштан ук юлдашлары булды. Тормышында да аңа үзе кебек акыллы, тугрылыклы кешеләр очрады. Бу аның хатыны, балалары, оныклары дисеңме? Олы йөрәкле кеше бүгенге көндә дә үзенең гомер буе эшләгән туган оешмасын, гаиләсен, бакчасын яратып яши һәм язмышына бары тик рәхмәтләр бедерә.

 Василий Филипп улы Орешков  бүгенге көндә дә исән һәм киләчәктә дә аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Безгә, моңа кадәр булган каһарманнарыбызны данлап һәм хөрмәтләп, тыныч тормышта матур гына гомер итәргә язсын! Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакыбыз юк.

Игелек – кояштыр. Якты, саф нурларын бирсен

Һәр кешегә, һәр җан иясенә сипсен җылысын.

Йөрәгеңдә тусын шәфкать – сүнмәс бер җыр булсын,

Кояш булып мәңгегә балкысын.

Яхшылыкка багышла син елның һәрбер көнен,

Башкаларга өлге булсын яхшылык үрнәгең.

Яңарсын мәрхәмәт җирдә, йөрәкләрдә дә тусын,

Яхшылык һәрвакыт кеше күңелендә булсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"

Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм....

Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле

татар теле укытучылары өчен педагогик доклад...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Табигать һәм кеше (9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)

Кеше һәм табигать(9нчы сыйныфта  профиль алды әзерлеге өчен)...