Сингапур методы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему

Имамутдинова Гульсина Насыбулловна

Бу дәрес эшкәртмәсе 2 сыйныфта укучы рус балалары өчен сингапур методы структуралары  белән төзелгән. "Көндәлек режим " темасын кабатлау булып бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klass.docx20.4 КБ

Предварительный просмотр:

Класс: 2 нче А (рус төркеме)  

Укытучы: Имамутдинова Г.Н.  МБОУ “Гимназия № 126” Казань

                           Тема: «Көндәлек режим» темасын  кабатлау.

Максат:

1.”Сәгать ничәдә” конструкциясен үзләштерү.

2.Сөйләм телен һәм сүзлек байлыгын арттыру

3.Бердәмлек, дуслык һәм хезмәттәшлек булдыру.

Җиһазлау: дәреслек( И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И. Литвинова 2 нче сыйныф өчен татар теле һәм уку китабы), биремнәр язылган карточкалар, такта

Дәреснең тибы: катнаш ,кабатлау дәресе.

Кулланылган структуралар: Хай-файф (игътибар), Куиз-куиз –трэйд, рэйли тэйбл.

                                 Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.
  2.  Өй эшләрен тикшерү һәм укучыларның элек үзләштерелгән белемнәрен актуальләштерү.
  3. Яңа теманы аңлату
  4. Материалны ныгыту ягъни белем күнекмәләрен камилләштерү, аны гамәлдә куллану.
  5. Дәрескә йомгак.
  6. Өйгә эш бирү.

                               Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.
  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле көн сезгә!
  • Яныгыздагы иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез.
  • Көннәр кояшлы булсын!
  • Каршыдагы иптәшегезгә хәерле көн теләгез.
  • Көнебез хәерле үтсен!
  • Укучылар бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Утырыгыз, укучылар.
  1. Өй эшләрен тикшерү һәм укучыларның элек үзләштерелгән белемнәрен актуальләштерү.
  • Хәзер өй эшләрен тикшерәбез. Өй эше нәрсә бирелгән иде?
  • Сорау-җавап әзерләп килергә иде.
  • Әйе, сорау –җавап  ул “Куиз-куиз- трейд” дип атала.
  • Әйдәгез, өй эшләрен тикшерәбез. Барыбыз да басабыз.Урындыкларны өстәл астына төртеп куеп  үзегезгә пар табасыз. ( укучылар бер-берсенә сораулар биреп,җавап алгач “Дөрес әйттең, яхшы” сүзләрен әйтеп карточкаларын алышыналар һәм кулларын күтәреп яңа парлар эзлиләр. Шулай берничә тапкыр кабатлана)
  • Укучылар, әйдәгез әле, бу парны тыңлап карыйк!   ( бер-ике парны тыңлап үтәбез)
  • Молодцы,  бик яхшы!  Урыннарыбызга утырабыз.

  1. Яңа теманы анлату.

-     Укучылар, хәзер дәреслекләрнең 49 нчы битен ачабыз. 1нче күнегүне табып биремне укыйбыз.

-...   ( бер укучы биремне укып китә)

49 нчы биттәге “ Марат”текстын  баштан укытучы укый , аннары укучылар текстны укып тәрҗемә итәләр

  1. Материалны ныгыту ягъни белем күнекмәләрен камилләштерү, аны гамәлдә куллану.

1) 49 нчы бит, 2 нче күнегү сорауларына җавап бирәләр.

   2) Көндәлек режим турында диалог әзерлиләр.

Рэлли-тэйбл структурасы.(Янәшәдәге партнерлар бер кәгазь битендә, чиратлашып диалог төзиләр. Шуннан сон А партнер диалогны укып чыга)

  • Укучылар, әйдәгез 1 нче өстәлдәге А партнерларын тыңлыйбыз. Башта 1 нче укучы укый.     ( шулай итеп 3 өстәлнең дә эшләрен тыңлап үтәбез)

-Укучылар, сез барыгыз да матур итеп диалоглар төзегәнсез, молодцы!

4.    Дәрескә йомгак.

-Бүген дә актив катнашканнары өчен ....( билгеләр куям)

5.  Өйгә эш бирү.

51 бит, 6 нчы күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10...

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Сингапур системасы буенча уздырылган ачык дәрес

Сингапур системасы буенча уздырылган ачык дәрес...

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....