Сингапур системасы буенча уздырылган ачык дәрес
план-конспект урока (5 класс) на тему

Камалова Ляйсан Рафисовна

Сингапур системасы буенча уздырылган ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл singapur_buencha_dres.docx17.01 КБ

Предварительный просмотр:

Камалова Ләйсән Рәфис кызының Сингапур системасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Минем дустым бар. Билгесез үткән заман, ныгыту.

Максат: 

-Үткән теманы ныгыту.

-Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

-Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү.

-Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.

-Чиста,пөхтә булырга өйрәтү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I.     Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)

1.    Исәнләшү (укчылар бер-берсе белән кул бирешеп исәнләшәләр)

2.    Уңай психологик халәт булдыру.

II.   Өй эшен тикшерү. (5нче күнегү,106б. план буенча текст төзергә иде. 1-2  сөйли, 3 һәм 4 тыңлыйлар, бәялиләр)

III. Актуальләштерү.

1. Кагыйдәне искә төшерәләр (Билгесез үткән заманга туры килгән сүзләр уйлыйлар) (карточкалар белән) кабатлау.

а)  Партада битләр тора, 1нче номерлы укучы битне алып икегә бүлә һәм каршыда утыручыга бирә, ул, шулай ук, бүлә һәм янәшәдә утыручыга бирә.  МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү.Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләргә билгесез үткән заман кушымчасын ялгап язалар. А лар Б белән, Б лар А белән  алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берсенең эшен тикшерәләр.

Тор-          Иснә-    Уйла-       Сикер-

Кач-          Кит-      Чык-          Әйт-

Мен-         Кайт-     Булыш-     Ят-

(2нче номерлы укучы үзенең сүзләрен тактага чыгып яза)

б) Шулай ук тезмә фигыльләр (билгесез үткән заман) язылган карточкалар бирелә. Тәрҗемә итәләр. Тикшерәләр. Хаталарын төзәтәләр.

Юлга чыкканнар-                     Сузылып яткан-                        Агачтан төшкән-

Урманга җиткәннәр-                   Аякларын иснәгән-                 Иптәшеннән сораган-

Менеп качкан -                              Китеп барган-                        Колагына әйткән-

Укытучы балаларга сорау бирә: “Бу сүзтезмәләр без узган кайсы хикәягә туры килә? (“Куркак юлдаш”). Әкият нинди заманда (вакытта) язылган? (Билгесез үткән заманда язылган) Әйдәгез шул әкияткә сәяхәт итик” (мультфильм карау)

2.Текстны кабатлау. (12 дәге иптәше белән очрашалар. Бер-берсенә “Куркак юлдаш” текстын сөйлиләр. КЛОК БАДДИС кулланып эшләү.

3.Текстан чыгып геройларга исем бирәләр.

а) индивидуаль төзиләр. 3нче номерлы укучылар агач башына менгән геройга кушкан исемнәрен әйтәләр (иң матур исем сайлана)

б) 2нче номерлы укучылар юлга яткан геройга кушкан исемнәрен әйтәләр (иң матур исем сайлана, тактага укучы чыгып яза.)

IV.Физкультминут.  Татар көйләренә йөриләр.(лидер билгеләнеп бию элементын күрсәтә, башкалар кабатлый) Музыка туктый, балар алмашына һәм шулай ук биюне дәвам итәләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану.

V. “Куркак юлдаш”  әкияте буенча фикер алышу.

1.Тактада эш.               1нче герой нишли?                                2нче герой нишли?

                           (1,2 өстәлдән укучылар                      (3,4 өстәлдән укучылар

                            чыгып-чыгып язалар,бер-                  чыгып-чыгып язалар,

                           берсен тулыландыралар)                    бер-берсен тулыландыралар)

2.Комплимент әйтү. Киңәш бирү.

                          1нче геройга киңәш бирәләр.                            2нче геройны мактыйлар.

                           (1,2 өстәл)                                                           (3,4 өстәл)

3.Хикәяне үз исеменнән үзгәртеп, эчтән укыйлар. Хикәяне үз исеменнән кычкырып “4нче №лы” укучылар укыйлар.

VI. Йомгаклау.

      Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган, шулар кулларын күтәрәләр)

      Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)

      Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Бүгенге дәрестә без кемнәр турында сөйләштек. Син нинди булыр идең?

Өй эше: хикәяне үз исемеңнән сөйләргә. (Билгеләр алдагы өй эшен тикшергәндә куелган иде.Үзгәртеп куярга мөмкин.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган "Татарстан - минем ватаным" темасына  ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

Сингапур методы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе

Бу дәрес эшкәртмәсе 2 сыйныфта укучы рус балалары өчен сингапур методы структуралары  белән төзелгән. "Көндәлек режим " темасын кабатлау булып бара....

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...

Сингапур системасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Афзал Шамовның "Госпитальдә" әсәре...