Сингапур системасы буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (9 класс) на тему

Хәлимуллина Индира Фаизовна

Афзал Шамовның "Госпитальдә" әсәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл seminarga_dres.docx21.12 КБ

Предварительный просмотр:

Афзал Шамовның “Госпитальдә” әсәре

 ( 9 нчы сыйныфның рус группасы өчен

сингапур элементлары кулланылган дәрес эшкәртмәсе)

Дәрес эшчәнлегенә куелган максатлар

1.Белем бирү максаты.

Исемнәрдә килеш,күплек һәм тартым кушымчаларының кулланылышын искә төшерү.

2. Үстерү максаты.

Укучыларда бер-беренең фикеренә игътибарлылык дәрәҗәсен арттыру,логик фикерләү һәм аралашуга чыгу өчен җирлек тудыру.

3.Тәрбияви максат.

Укучыларны группалап эшләргә,дәрес барышында максат куярга һәм үз эшчәнлекләрен билгеләргә өйрәтү.Ата-анага карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация,карточкалар,экран,проектор,төсле карандашлар.

Кулланылган структуралар: клок баддис,ол райт раунд робин,релли робин,тайм раун робин.

Дәрес төре: яңа материалны ныгыту.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. Исәнләшү.Хай-вайф структурасын куллану. Укучылар,бер-беребезгә яхшы кәеф теләп елмаеп алабыз. Җилкә партнёрлары белән исәнләшәбез ( кул кысышу)
  2. Актуальләштерү.

-Укучылар без алдагы дәресләрдә кайсы язучының әсәре белән таныштык?                            ( Слайд 1- Афзал Шамовның портреты)

-Әсәр ничек атала иде? ( “Госпитальдә»)

   Әйе,укучылар,без сезнең белән түбәндәге әсәрнең ике бүлеген дә өйрәндек.Өй эшенә әсәрдән алынган сүзләрнең кушымчаларын билгеләргә кушылган  иде.Моны башкару өчен клок баддис структурасын кулланабыз. Узган дәрестә без бу структураны кулландык. Эшне дәвам итеп,бүген 12 гә билгеләнгән очрашуга барабыз.                                   ( 1 нче номерлар җавап бирә)

( Слайд 2)

4 нче күнегү,99 нчы бит

Яралыларның : яра-тамыр,лы-ясагыч кушымча,лар-күплек кушымчасы,-ның-килеш кушымчасы;

Урыннарын: урын-тамыр,нар-күплек кушымчасы,-ы-тартым кушымчасы,-н-килеш кушымчасы;

Мендәрләрен: мендәр-тамыр,-ләр-күплек кушымчасы,-е-тартым кушымчасы,-н-килеш кушымчасы;

Батырлыкларына:батыр-тамыр,-лык-сүз ясагыч кушымча,-лар-күплек кушымчасы,-ы-тартым кушымчасы,-н-килеш кушымчасы,-а-килеш кушымчасы;

Улына: ул-тамыр,-ы-тартым кушымчасы,-н-килеш кушымчасы,-а-килеш кушымчасы;

Аякларымны:аяк-тамыр,-лар-күплек сан кушымчасы,-ым-тартым кушымчасы,-ны-килеш кушымчасы;

  1. Укучылар,текст өстендә эшләү өчен без узган дәрес материалын искә төшерергә тиешбез. Моның өчен ол райт раун робин структурасын кулланып эш башкарабыз.Түбәндәге сорауга җавап эзлибез. ( Слайд 3-Әсәрнең темасы нинди?) (2 нче номерлар җавап бирә)

Хәзер теманы тулырак ачу өчен синквейн төзибез

Исем- ана мәхәббәте

Сыйфат- чиста,эчкерсез

Фигыль- саклый,кайгыра.

Дөрес укучылар,әлеге әсәрдә төп темаларның берсе-ана мәхәббәте. Әйдәгез әле,әниләр турында сөйләшеп алыйк. Нинди соң алар безнең әниләребез? ( Тайм раунд робин структурасы)

( 3 нче номерлар җавап бирә)

100 нче биттәге 6 нчы күнегүнең биремен укып китик әле.(укыйлар) Җавапны тулыландырабыз.

Слайд 4

Бер ярты сәгатьтән соң инде ул палатада ята торган яралыларга аналары кебек якын,сөекле иде.

    Яхшы,хәзер 100 нче биттәге 7 нче күнегүгә күчәбез.Слайд 5

Ни өчен егет аягы киселгәнен әнисенә әйтергә теләми? Шул өзекне табып укыгыз.

   Әлеге бирем индивидуаль,һәрберегез үзе эзли.

    Укучылар,мин һәр группага икешәр сораудан торган карточкалар таратам.Релли робин структурасын кулланып җавап бирәбез.

1 сорау:Ана улының хәлен ничек кабул итә?

2 сорау:Ана палатадагы яралыларга нинди ярдәм күрсәтте?

3 сорау: Ананың ныклыгы һәм батырлыгы нәрсәдә күренә?

4 сорау: Егет нәрсәдән курыкты?

 Молодцы,укучылар!Без бүгенге текстны бар яклап ачтык. Һәммәбезгә үз эшчәнлеген билгеләргә вакыт җитте. Үз-үзегезгә нинди билге куяр идегез?  ( Ак битләрдә смайл ясыйлар,чыгып киткәндә тактага беркетәбез )

  • Дәрес өчен билгеләр куелды.Хәзер өй эшен язып куябыз.                                     101 нче бит,11 нче күнегү. Өй эшенең биреме аңлашыламы?

( әсәрне сөйләргә өйрәнегез)

  Шуның белән дәресебез тәмам,чыгарга мөмкин.

1 сорау:

Ана улының хәлен ничек кабул итә?

2 сорау:

Ана палатадагы яралыларга нинди ярдәм күрсәтте?

3 сорау:

Ананың ныклыгы һәм батырлыгы нәрсәдә күренә?

4 сорау:

Егет нәрсәдән курыкты?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10...

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен...

Сингапур системасы буенча уздырылган ачык дәрес

Сингапур системасы буенча уздырылган ачык дәрес...

«Җиләк - җимешләр, яшелчәләр. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.» (1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән технологик карта (В.Н. Мещерякова системасы буенча дәрес))

Урок проводится с применением коммуникативных технологий. Обучение проходит в группе через совместные игры, общение....