Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү
методическая разработка на тему

Имамутдинова Гульсина Насыбулловна

публикация

Скачать:


Предварительный просмотр:

         Укучыларда гражданлык   һәм патриотик    хисләр тәрбияләү

Г.Н.Имамутдинова, Г.З.Минневалеева, учителя татарского языка

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Гимназия №126” Советского района г.Казани

 

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәктәптә һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.Ул иң элек укучыларда туган илгә һәм туган җиргә карата мәхәббәт тәрбияләүне, патриотизмны  күздә тота.

Патриотизм нәрсә  ул? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Патриотизм - ул үз илеңне, халкыңны өзелеп ярату һәм үз  Ватаның өчен армый – талмый көрәшергә әзер тору. Патриотизм-гасырлар буе тәрбияләнеп килгән тирән хис”- дигән мәгънәдә.   Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына   чын   күңелдән  бирелгән Кеше,Гражданин һәм Патриот тәрбияләү.Ә кем соң ул патриот? Патриот – үзенең туган җирен, халкын, Ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга  да әзер булган кеше.

Җәмгыятьнең мораль кризис кичерүе, әхлак нормаларының таркала баруы, игелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими баруы яшьләргә тискәре йогынты ясый. . Хәзерге балаларга совет чоры әсәрләрен, бигрәк тә патриотик рухта язылганнарыннарын аңлау кыенлашты. Ләкин җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшы белән начарны, ак белән караны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Чөнки бәхетле тормышны үз илебездә үзебезгә төзергә туры киләчәк.

Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне укытучы үти.Укытучы –ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча,укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә, шәхес тәрбияләүче дә. Ә шәхес - җәмгыятебезнең җимеше. Җимешне өлгертер өчен күпме вакыт һәм көч кирәк: җирен йомшартып орлык чәчәргә,  кибәргә бирмичә суын сибеп  торырга. Заманча технологияләр никадәр генә алга китмәсен, күпме генә аларны мактамасыннар, барыбер укучыга рухи тәрбияне укытучы бирә.

Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү юнәлешләре:
а)республикабыз,туган ягыбыз тарихы, мәдәнияте турында мәгълумат бирү;              
б)төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрү;
в)халкыбызның гореф-гадәтләре,традицияләре белән тулырак таныштыру;
г)хезмәт һәм сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрү.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар.Шәһәребезнең  тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. 

Әдәбият һәм татар теле дәресләрендә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирергә тырышабыз.8 нче сыйныфларда татар теленнән укыту  планы буенча рус төркемнәрендә укучы балалар өчен Р.Р Нигъмәтуллинаның “Татарча да яхшы бел” дәреслекләрендә туган як темасына “Мин яратам сине Татарстан”, “Туган җиреңнән китмә”, “Истәлекле урыннар”, “Башкалабыз яңарды, матурайды,зурайды” кебек темалар кертелгән. Бу дәрес темалары укучыларда тарихи һәм истәлекле урыннарга сакчыл караш,Татарстан республикасы белән горурлану хисе тәрбияли, Казан тарихына карата кызыксыну уята. Балалар үзләре теләп туган якка, Казан ханлыгы чорына багышланган легендалар табып докладлар, презентацияләр әзерләп киләләр.

Туган ил тарихының һәрнәрсәгә, һәркемгә, шул исәптән үзләре яшәгән гаиләгә дә, кагылышлы булуын тирән аңлату, төшендерү кирәк. Шул максаттан укучыларга әби-бабайларының Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы белән кызыксындыру өчен сочинение язып килергә, нәсел шәҗәрәләрен төзеп килергә кушабыз.

8нче сыйныфта Г.Кутуйның “Сагыну” нәсерен өйрәнгәндә дә укучыларга патриотик тәрбия бирергә мөмкин. Әсәрдә солдатның туган илен сагыну хисләре чагылдырыла. Туган ил һәркем өчен кадерле һәм якын. Шулай ук М.Җәлил, А.Алиш иҗатларын өйрәнү дә укучыларга патриотик тәрбия бирүдә матур үрнәк булып торалар.

Башлангыч сыйныфларда  әлеге максатка ирешү өчен, яңа материал аңлатканда, диалоглар  уздырганда, укучыларның белемнәрен тикшергәндә, Казан турында җөмләләр, текстлар файдаланабыз . Өйдә эшләп килер өчен “Минем  шәһәрем” темасына инша язу уңышлы бер алым дип саныйбыз. Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора һәм мөстәкыйль, ирекле, намуслы, үз Ватанының лаеклы улы яки кызы булырлык шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.  Шул максаттан чыгып,без укучыларда милли тарихыбызга, туган телебез һәм әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт тойгысы, үз халкың белән горурлану хисләре, аның тарихын, уңай гореф – гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү белән кызыксындыру шикелле сыйфатлар булдыруны күз алдында тотабыз. Һәр дәрес ,бигрәк тә әдәбият дәресләре, класстан тыш чаралар патриотик тәрбия бирү мәктәбе булырга тиеш

Безнең гимназиядә күп еллардан бирле ике залдан торган, бик күп экспанатларга бай булган музей эшләп килә. Беренче зал  татар халкының милли традицияләре, гореф - гадәтләре, йолаларына , ә икенче зал Бөек Ватан Сугышы чорына багышланган. Без кайбер класстан тыш чараларны, тәрбия сәгатьләрен музейда үткәрү гадәтен алдык. Биредәге татар халкының көнкүреш җиһазлары, милли киемнәре укучыларда халкыбыз тарихына кызыксыну уята, милли тәрбия бирүдә зур роль уйный. Ветераннар белән очрашу чараларын шулай ук музейда үткәрергә тырышабыз. Балалар ветераннардан сугыш турында күп мәгълүмат алалар, алар белән әңгәмә коралар.Ил өчен барган аяусыз көрәш барганда да, Ватаныбызга булган чын ярату, Ватан өчен көрәшнең изге, хак булуына ышанудан көч алып җиңүгә ирешкән ветераннар яшь буында патриотизм, гражданлык хисләре уяталар.

      Шулай итеп, бүгенге авыр, катлаулы чорда әдәпле һәм итагатьле патриот шәхес тәрбиялим дисәң, эшне,  балага кечкенәдән үк туган ягы, халкы тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Укучыларга патриотик тәрбия бирү

Тарих дәресләрендә һәм иҗади эшчәнлек аша укучыларга патриотик тәрбия бирү....

“Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү

Бүгенге көндә  татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы- эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның х...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Проект: Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне гражданлык- патриотик тәрбия бирүдә куллану.

Проект: Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне гражданлык- патриотик тәрбия бирүдә куллану....

"Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә музей педагогикасы"

quot;Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә музей педагогикасы"...