Г.Тукай - халыкның үз баласы (укучылар эшләре)
творческая работа учащихся (8 класс) на тему

Гимадиева Гузель Самигулловна

Г.Тукай иҗатын өйрәнү барышында эшләнгән иҗади эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay.docx12.99 КБ
Office presentation icon tukay_prezi.ppt1.37 МБ

Предварительный просмотр:

Автор: Валеева Ландыш Айратовна

Класс: 8Г

Школа:РТ, г.Альметьевск МАОУ СОШ №16

Руководитель: учитель татарского языка и литературы

Гимадиева Гузель Самигулловна

Г.Тукай – халыкның үз баласы.

 Г. Тукай- халыкның сөйгән, халык тормышын кайгырткан, аның уй-кичерешләре белән яшәгән, бервакытта да, җаны-тәне белән аннан аерылмаган шагыйрь.

  Г.Тукай үз иҗатында халык моңнарын, халык яшәешен иҗ биек  дәрәҗәдә дөрес чагылдыра алган. Бер яктан ,ул халык әдәбияты белән нык кызыксынган, икенче яктан, ул һәрвакыт гади катлам кешеләре белән аралашкан, аларның кичергән шатлыкларын уртаклашырга, хәсрәтләрен үз йөрәге аша уздырырга тырышкан.

  Г.Тукай якшәмбе көннәрендә “Мотыйгыя”дагы шәкерттәше Ярулла Морадый белән Хан мәйданында уздырыла торган халык ялына чыга торган булган. Ул вакытта Кремль тирәсендәге табигать хозур: агачлар үсә, Казансудагы дулкын шаулары да ишетелеп тора. Тукай уйнаган-көлгән, су коенган һәм солдатлар тарафыннан уйнала торган көйләрне бик бирелеп тыңлаган.

   Тукай кая гына барса да, аның янына шул төбәктә, шәһәрдә, авылда яшәгән татарлар җыела торган булган. Халык арасыннан күтәрелгән һәм тугры язган шагыйрьне күрү, аның белән әңгәмә кору һәркем өчен мәртәбә булган.

   Тукай опера да тынлый, театрларга  да йөри,әмма барыннан да бигрәк халык җырларын ярата. “Уел”, “Ашказар”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”, “Порт-Артур”, “Әминәкәй гүзәлем” кебек борынгы җырларны, иҗтимагый вакыйгаларга бәйле туган халык фольклорын аеруча ярата ул.

  “Шәрык” клубындагы кичәләрдә барлык төрки халыкларның көйләре уйнала. Бервакыт Г.А.Трейтер ханым онытыла башлаган татар көйләрен җырлый. Зыялылар аңа рәхмәт хаты язалар, һәм имза куючылар арасында тукай фамилиясе беренче тора.

   Тукайны үзе исән чагында ук Хәбибрахман Зәбири, Фатих Әмирхан һәм башка зыялылар халык шагыйре дип атаганнар. Борһан Шәрәф “габдулла Тукаев” исемле бер мәкаләсендә шагыйрьнең һәр әсәре, басылып чыгу белән, халык тарафыннан яратылып укыла, ятлана, телләрдән телләргә күчеп йөри, ди. Халык күп йөргән әдәби кичәләрнең берсе генә дә Тукай катнашлыгыннан башка узмый. Аларда яңа әсәрләре укылмый калмый. Һәм милләтнең һәр сыйныфы, һәр яшьтәге баласы аны ярта.

   Г.Тукайның балалар өчен махсус язылган әсәрләре генә түгел, “Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш” кебек олыларга юнәлтелгән җитди әсәрләре дә мәктәп дәреслекләре сыйфатында файдаланыла. Димәк, Тукайны һәр бала белеп, үз итеп үсә.

   Кайчандыр халыктан үсеп чыккан олы шагыйрь турында аның иң якын дусты Фатих Әмирхан тхбәндәге сүзләрне язып калдырган:

 “Һәрбер талант зурая һәм акрынлап үсә.

Мөстәкыйль шагыре булган бер әдәбият- бәхетле әдәбияттыр”.

  Без, бу сүзләргә өстәп, шуны әйтә алабыз: Тукай кебек каләм иясе булган  халык – зур халыктыр.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.

Слайд 2

Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. (“Туган авыл” Г.Тукай)

Слайд 3

Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе үлеп китә. Ике елдан соң әнисе Мәмдүдә Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә чыга. Ләкин озак та үтми, Габдулла әнисез дә кала – 1890 елның гыйнварында егерме биш яшендә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри.

Слайд 4

Баштан Габдулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. 1891 елда, ачлыкка түзалмыйча, малайны Казанга озатып, Печән базарында «саталар»: аны асрамага Яңа бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала. Мөхәммәтвәли белән Газизә малайны бик кадерләп тәрбиялиләр. Ләкин авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы өенә Өчилегә кайтаралар.

Слайд 5

Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Аның алдагы тормышында, язучы булып китүендә Кырлай ның роле зур була. Габдулла тугыз яшенә хәтле авылда яши. Авыл малайлары белән су буенда, балыкта. Печәне җитсә — ул да печәндә. Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем … (Г.Тукай)

Слайд 6

“ Шүрәле ” әкият е үзе генә дә Кырлай истәлегең гүзәл бер шигъри hәйкәле итеп санала. .

Слайд 7

Казан да Тукай үзенең берсеннән- берсе матур шигырьләрен иҗат итә.

Слайд 8

Тукай шагыйрь буларак тиз формалаша. Алты-җиде ел эчендә татар халкының иң яраткан, иң популяр милли шагыйренә әйләнеп китә

Слайд 9

1910 елда ул үпкә чире белән интегә башлый. 1913 елның 2 (15) апрелендә Казанның Клячкин шифаханәсендә бөек шагыйребезнең йөрәге тибүдән туктый.

Слайд 11

Габдулла Тукай музейлары

Слайд 12

Габдулла Тукай hәйк ә лләре


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына

Урок татарской литературы в 7 классе на тему «Судьба народа в творчестве Дардеманда»...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Халык җырлары. Моңлы халыкның илһамлы баласы.

6 нчы сыйныфның рус төркемендә халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына таянып  үткәрелгән  татар әдәбияты дәресе планы....

Төрле халыкның хәрәкәтле уеннары аша экологик тәрбия бирү

Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сә...

Моңлы халыкның илһамлы баласы

Моңлы халыкның илһамлы баласы...