Кая? Кайда? Кайдан? ачык дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект на тему

Гильманова Гульнара Равефовна

1) 1.1. Кая?Кайда?Кайдан?сорауларын кабатлау.

1.2. Кая?Кайда?Кайдан?сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен   камилләштерү.

2)Тема буенча өйрәнелгән лексиканы,грамматик конструкцияләрне   сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен  үстерү.

 3)Балаларда тырышып, яхшы уку теләге уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_d_res_kaya_kayda.docx17.77 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле. 2нче сыйныф, рус төркеме.

Тема: Кая?Кайда?Кайдан?сорауларын кабатлау.

Тип: ГКК

Максат:1) 1.1. Кая?Кайда?Кайдан?сорауларын кабатлау.

                1.2. Кая?Кайда?Кайдан?сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен   камилләштерү.

               2)Тема буенча өйрәнелгән лексиканы,грамматик конструкцияләрне   сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен  үстерү.

               3)Балаларда тырышып, яхшы уку теләге уяту.

Җиһазлау:дәреслек,проектор,ноутбук,битләр,карточкалар,презентация.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

(Исәнләшү,дәрескә уңай халәт тудыру)

Өй эшен тикшерү.

II.Актуальләштерү.

Укучылар, без сезнең белән Кая?Кайда?Кайдан?сорауларын өйрәндек.Бүген тема буенча өйрәнелгән лексиканы,грамматик конструкцияләрне   кабатлыйбыз. Белемнәрне ныгытабыз.

III.Яңа төшенчәләр бирү. 

1.Презентациядәге слайдлар  буенча  сорауларны кабатлау.

2. СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасын эшләү.Укучыларга битләр таратыла.Кая?соравына сүзләр язарга кушыла,3 минут вакыт бирелә.Кем күпме яза ала.Укучылар битләргә сүзләр яза.3 минут вакыт узганнан соң,балаларга соңгы сүзнең астына сызып куярга кушыла.Шуннан соң укытучы укучыларны бастыра,2 минут вакыт бирә.Шул вакыт эчендә балалар  әкрен генә сыйныф буенча йөреп,башка өстәл укучысы  белән парлашып, аның һәм үзенең сүзләрен карый.Үзендә булмаган сүзне  өстәп язып куя.Аннары башка укучы белән парлаша. Шулай вакыт беткәнче дәвам итә.Укытучы вакытның  төгәлләнүен хәбәр итә,укучыларны урыннарына утырта.Берничә укучыдан сүзләрне укыта.Бирем дөрес эшләнгәнме,шул тикшерелә.

3.  МИКС –ФРИЗ- ГРУП структурасын  эшләү.

Укытучы укучыларны бастыра.Музыка куша. Укучылар әкрен генә сыйныф буенча йөри.Укытучы музыканы туктата.Балалар урыннарында “катып”кала.Шуннан соң, укытучы укучыларга сорау бирә.Җавап та нинди сан булса,балалар шул сандагыча берләшәләр.

1нче сорау:

Кая?соравының ничә кушымчасы бар? (4 )

Укытучы тикшерә.Яңадан музыка куша.Шулай дәва итә.

2нче сорау:

Кайдан? соравының ничә кушымчасы бар? (6)

Укытучы тикшерә. Яңадан музыка куша.Шулай дәва итә.

3нче сорау:

Кайда? соравының ничә кушымчасы бар? (4)

Укытучы тикшерә һәм урыннарына утырта.

Физкультминутка. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР. 

Укытучы укучыларны берсе артына икенчесен бастыра.Беренче басып торган укучы лидер була. Музыка кушыла. Лидер бала,  әкрен генә,  нинди дә булса хәрәкәт күрсәтеп, сыйныф буенча йөри.Калган балалар аның артыннан бара һәм ул күрсәткән хәрәкәтне кабатлый. Укытучы музыканы туктата.Лидер артка барып баса.Икенче булып басып торган бала лидер булып кала.Укы-тучы  яңадан музыка куша.Шулай дәва итә.

4. МИКС –ПЭА- ШЭА структурасын  эшләү.

Укытучы укучыларны бастыра.Музыка куша. Укучылар әкрен генә сыйныф буенча йөри.Укытучы музыканы туктата.Балалар урыннарында кала.Укытучы әйтә:

-Үзегезгә иң якын торучы укучы белән парлашыгыз.

Балалар парлаша.

-Үзегезгә пар тапмаган укучылар, кулларыгызны күтәрегез.

Укучылар кулларын күтәреп ,үзләренә пар табалар.Әгәр берәрсе ялгыз калса,өченче итеп кушыла.

Укытучы:

-Мин сезгә сорау бирәм,3-5 сек.сорауга җавап уйлагыз.

 Сорау:

-Син кайда яшисең?

(Укучылар сорауга 3 -5 сек. җавап уйлый.)

-Вакыт бетте.Хәзер фикерләрегез белән  уртаклашыгыз.Кемнең буе озынрак, шул беренче башлый. Сезгә 30 секунд вакыт бирелә.Башладык.(1нче партнёр 2нчесенә җавап бирә)

Вакыт бетте. Хәзер икенче партнёрның вакыты. 30 секунд. Башладык.

(2нче партнёр 1нчесенә җавап бирә)

Вакыт бетте.Укытучы җавапларны тыңлый.

Укытучы:

-Ә хәзер бер-берегезгә рәхмәт әйтегез.

(Шул рәвешле дәвам итә. Укытучы 2нче һәм 3нче сорауларны  бирә).

2нче сорау:

-Син кая барасың? 

3нче сорау:

-Син кайдан кайтасың?

IV.Ныгыту.

1.Карточкалар тарату. Карточкада Кая?Кайда?Кайдан?сорауларына җавап бирүче сүзләр язылган.Бирем: Сүзләрдә  кушымчаларны билгелә. (Укучылар сүзләрдә кушымчаларны билгелиләр).

СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасын кулланып биремне тикшерү.

(1нче өстәл,1нче номер артында утырган укучы беренче сүзне укый һәм кушымчасын әйтә.Аннары 2нче номер артындагы укучы дәвам итә).

2.Ситуатив күнегүләр эшләү.

а)Навстречу тебе идёт твой друг.Он  в спортивном костюме.Как ты спросишь, куда он идёт?

-Син кая барасың?

Как он ответит,если идет на стадион?

-Мин стадионга барам.

ә)Твой друг говорит,что  он играет в футбол.Как ты спросишь,где он играет?

-Син кайда уйныйсың?

б)Ты познакомился с мальчиком(девочкой).Спроси его(её),где он(а) учится,живёт.

-Син кайда укыйсың?

-Син кайда яшисең?

V.Өй  эше. Карточкадагы сүзләрне дәфтәргә күчереп яз,кушымчаларын билгелә.

VI.Йомгаклау.

Билгеләр кую.

Тема:

Кая? Кайда? Кайдан?

сорауларын кабатлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

Ачык орлыклылар

Укучыларны ачык орлыклыларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның күптөрлелек билгеләрен аңлату, ачык орлыклыларның әһәмиятен күрсәтү....