Антоним.
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Малаткина Альфинур Салиховна

Аноним,синоним турында өйрәнүне дәвам итү.Табышмаклар әйтү.Тест.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл antonim.docx19.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Антонимнар.

Максат:

  1. Укучыларның омоним, синоним, темалары буенча алган белемнәрен камилләштерү, системалаштыру.

  1. Антоним буенча белемнәрен арттыру.

  1. Укучыларның матур язу күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм үстерү өстендә эш алып бару

  1. Мәкаль, әйтемнәр нигезендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Магнит такта, магнитлар, туп, карточкалар, “ Синоним һәм                                                           антоним сыйфатлар” таблица,презентация.

Материал:

1.Татар теле дәреслеге. 5 нче сыйныф.

2. Татар теле программасы.

3.5 нче сыйныфта татар теле дәресләрен тематик планлаштыру

4.“Татар халык табышмаклары” китабы.

                                                                               Дәрес барышы

                                                                                              Эпиграф:

                                                                                             Авыз күрке- тел

                                                                                             Тел күрке- сүз

Ориентлашу этабы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар елмайдык. Күзләрне йомдык. Минем артымнан кабатлыйбыз. Мин дәрестә. Мин хәзер укый башлыйм. Мин моңа куанам. Мин игътибарлы. Мин барысын да истә калдырам. Минем хәтерем нык. Минем укыйсы килә. Мин укыйм.

Ә хәзер укучылар дәфтәрләрегезне ачыгыз. Числоны языгыз.

Матур язу күнекмәләре.

Ямьле, матур яз җитте. Күктә кояш көлә. Без дәрестә утырабыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

А)Укучылар үткән дәресләрдә без сезнең белән нәрсә үттек?

Б) Синонимнар, омонимнар дип, нинди сүзләр атала?

Җаваплар. Укучыларкагыйдәләрне әйтәләр. Матур язу күнекмәләренә бирелгән җөмләләрдән синоним сүзләр табу.

В) Хәзер сезгә карточкалар өләшәм. Карточкаларда бирелгән җөмләләрдән синон7им һәм омоним сүзләрне табарсыз.

Нәтиҗә ясау:

  • Мәгънәдәш сүзләр һәм язылышлары бер булып та, мәгънәләре төрле булган сүзләр ничек атала?

Җаваплар.

Яңа материалны үзләштерү.

  1. Яңа карточкалар өләшәм. Анда антонимнар язылган.
  • Укучылар, ә болар нинди сүзләр?
  • Алар ничек ясалган?

Җаваплар.

  • Әйе, дөрес. Болар мәгънәләре капма- каршы булган сүзләр. Мондый сүзләр антоним сүзләр дип атала. Тактага “ Антонимнар” дип, язып куям.

Укучылар, ә хәзер карточкадабирелгән антонимнар белән җөмлә төзегез әле. Җөмләләрне уку.

  1. Китап белән эш.

Китапларыгызны ачыгыз. 109 нчы бит. Бирелгән мәкаль һәм табышмакларны укыйбыз. Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатабыз, табышмакларның җавапларын табабыз. Капма- каршы мәгънәдәге сүзләрне табабыз.

Нәтиҗә: димәк, антонимнарны мәкальләрдә, табышмакларда еш очратырга мөмкин.

  1. Магнит тактасында эш.

Буташтырып антоним сүзләр бирелгән. Бер укучы чыгып, шуннан капма- каршы мәгънәдәге сүзләрне таба.

Нәтиҗә: Антонимнар нинди сүз төркеменнән ясалалар?

  • Әйе, укучылар. Грамматик яктан караганда, антонимнар да синонимнар кебек үк бер сүз төркеменнән ясалалар. Антонимнар да омонимнар кебек үк сүзлек хәзинәсен баеталар, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтәләр. Сөйләмдә аларны капма- каршы куеп, чагыштырып карау, контраст картиналар бирү өчен кулланалар.

Әдипләр, язучылар, тел осталары мондый сүзләрне кулланып, сөйләмне җанландыралар.

Физкультминутка.

Китап белән эш.

1 нче төркем 187 нче күнегүне эшли, 2 нче төркем 189 нчы күнегүне эшлиләр. Бирем: бирелгән җөмләләрне, табышмакларны укып чыгарга һәм антоним сүзләрне парлап язып алырга.

Нәтиҗә ясау.

Укучылар, сез инде күргәнегезчә, антоним сүзләр табышмакларда, мәкальләрдә бик күп очрый. Язучылар, шагыйрьләр дә капма- каршы мәгънәдәге сүзләрне бик оста файдаланалар. Менә бу өзекләрдә Р. Миңнуллинның әсәрләреннән шигъри юллар алынган. Роберт Миңнуллинны барыгыз да беләсездер.  Ул, иң беренче чиратта балалар шагыйре. Балалар аның шигырьләрен яратып укыйлар. Мин бүген дәрескә аның “ Хәрефләр бәйрәме” китабын алып кердем. Хәзер мин сезгә “ Шүрәле” шигырен укырмын, сез игътибар белән тыңлап торыгыз. Аннары бу шигырьдә антоним сүзләр бармы икәнен әйтерсез.

Фәнис Яруллинны да барыгыз да белә. Сез аның “ Кем син абый”, “Яңгырлы төндә” хикәяләрен укыдыгыз. Ул әле шигырьләр дә яза. Хәзер мин сезгә аның бер шигыреннән өзек укыйм, ә сез шуннан антоним сүзләрне табып әйтерсез. Язучылар логик яктан үзара бәйләнешкә керә алмастай антонимнарны файдаланып, сөйләмне җанландыра торган махсус сурәтләү чаралары тудырганнар. Мәсәлән, бай хәерче, сакалны сабый, надан галим һәм башка шундыйлар. Бу төр антонимнар сөйләмне тагын да җанландырып җибәрәләр.

  1. Укучылар, ә хәзер кечкенә генә ярыш уздырып алыйк.

Малайлар вакытны белдергән, ә кызлар урынны белдергән антоним парлар языгыз. Кайсы төркемкүбрәк язар икән?

  1. Уен. Актерлык осталыгы. Бер укучы, сүзләрне әйтмичә, төрле ишарәләр яки кул хәрәкәтләре белән иптәшләренә антоним  сүзләрне аңларга ярдәм итә. Сүзләрне калган укучылар” танырга” тиеш. Мәсәлән, тәмле- әче, озын – кыска, киң-тар, бөек- тәбәнәк.

Өй эше. Карточкаларда.

  • Муса Җәлил шигырьләреннән антонимнарга мисаллар табып языгыз.( 8-10 антоним)
  • Антоним парлар кергән мәкальләр языгыз ( 5 мәкаль)
  • Бу сүзләрнең антоним парларын табыгыз:

яңа-                                                                    биек-

уян-                                                                     дус-

яшь-                                                                    озак-

чиста-                                                                  кичә-

куе-

Йомгак ясау.

  1. Укучылар, без сезнең белән бүген нәрсә өйрәндек?
  2. Нинди сүзләр антоним дип атала?
  3. Грамматик яктан  караганда антонимнар ничек ясалалар?
  4. Антонимнарның кулланыфлышы турында нәрсә әйтә аласыз?

Укытучы: Татар әдәби теленең сүзлек хәзинәсе бай. Бары тик дөрес итеп куллана гына белергә кирәк. Туган тел байлыгыннан, шул исәптән аның сүзлек хәзинәсеннән тулы һәм дөрес файдалана белү- һәркайсыбызның изге бурычы.  Туган телдә дөрес сөйләү һәм язу, фикерне ачык һәм төгәл итеп белдерә алу, ягъни туган тел культурасы. Кешенең гомуми культурасының иң әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Ә инде синоним, омоним, антоним сүзләрне куллану сөйләмебезне җанлы, образлы, кабатлаулардан азат итүдә әһәмиятле урын алып тора.

Билгеләр кую.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Антон Семёнович Макаренко - писатель и педагог

Разработка учебного занятия (внеклассного мероприятия) ко Дню Учителя....

Презентация к уроку литературы на тему "Антон Павлович Чехов.Жизнь и творчество".

Презентация содержит материал об образовании, первых произведениях, театральной деятельности А. П. Чехова....

"Борьба Антония и Октавиана" История Древнего мира. 5 класс.

Интерактивная презентация к уроку по истории Древнего мира в 5 классе. План урока  с пояснительным текстом к презентации. Закрепление материала....

"Борьба Антония и Октавиана" История Древнего мира. 5 класс.

Интерактивная презентация к уроку по истории Древнего мира в 5 классе. План урока  с пояснительным текстом к презентации. Закрепление материала....

Размышление о родном городе. Антонов Максим. 10 А класс

В этом году нашему городу 230 лет. Что мы знаем, что мы можем показать туристам? Какой красатой наслаждались первые "тетюшане" . Вся история России и Татарстана связана с этим  маленьким городком...

Нравоучительное содержание и причудливый сюжет литературной сказки .Антоний Погорельский. "Чёрная курица, или Подземные жители".

¨«Черная курица, или Подземные жители» прелестна в своей безыскусной поучительности и яркости наивного смысла о чудесной птице, помогающей доброму и честному мальчику, и уходящей от него , когда он ст...

"Антон Павлович Чехов. Жизнь и творчество"

Цель презентации - познакомить учащихся с жизнью и творчеством А.П. Чехова. Это своеобразная экскурсия по чеховским местам. Учитель рассказывает биографию классика и дополняет свой рассказ иллюстрация...