Разработка урока для 8 класса на тему "Тиңдәш кисәкләрне кабатлау"
план-конспект урока (8 класс) на тему

Сафина Халидя Гусмановна

8 класста "Тиңдәш кисәкләрне кабатлау" темасына дәрес эшкәртмәсе Сингапур методикасын кулланып төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл singap._urok_8a_safina_h.g.docx30.14 КБ

Предварительный просмотр:

Сингапур методикасы белән үткәрелә торган  татар теле                     дәресе.

ТЕМА:  Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

8а сыйныфының татар төркеме.

Укытучы: Сафина Халидә Госмановна

2014 нче ел

ТЕМА:  Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

МАКСАТ: 1.Укучларның тема буенча алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау һәм системалаштыру, сөйләмдә дөрес куллана белү.

2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен , монологик, диалогик һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3.Татар теленә карата ихтирам, һәрвакыт бер-береңә ярдәм итү теләге тудыру, Габдулла Тукай иҗатына хөрмәт хисләре тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:8 нче сыйныф “Татар теле” дәреслеге.

ТЕХНИК ЧАРАЛАР: проектор , ноутбук, магнитофон.

              Демонстрацион һәм таратма материал: Г.Тукай әсәрләреннән язылган таблицалар,  кәгазь битләре, карточкалар, төрле структуралар куллану өчен әзерләнгән язулар, схемалар, татар халык биюләре язылган музыка.

                    ДӘРЕС ТИБЫ :  белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру һәм  ныгыту.

                ДӘРЕС БАРЫШЫ.

1. Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

            2) Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

            3) Дәрес максатын хәбәр итү.

МЭНЭДЖ МЭТ.

   - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып эшләрбез,  алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.

2

2. Актуальләштерү:

1)  Г.Тукай шигыреннән өзек уку.        

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

  • Бу шигырьнең исеме ничек? Авторы кем?
  • Без ни өчен дәресне Тукай шигыре белән башладык?
  •  26 апрель - Бөек шагыйребезнең туган көне.
  • Әйе, балалар, апрель ае -Тукай ае. Бу дәрестә аның шигырьләрен тагын ишетербез әле.
  • Ә хәзер соңгы юлга игътибар итегез әле, анда сезгә таныш кисәкләр юкмы?
  • Бар, бик тыныч һәм бик җиңел сүзләре- тиңдәш кисәкләр.
  • Алар җөмләнең нинди тиңдәш кисәкләре?
  • Тиңдәш хәлләр, каршыларсың сүзен ачыклыйлар, соравы-ничек?
  • Ә төре нинди?
  • Җәенке, чөнки үзләренә ияреп килгән сүзләре бар.

(Укучыларның сөйләм телен үстерү максатыннан, хезмәтнең кыйммәте турында кыскача әңгәмә оештыру)

      -   Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди?

  • Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

         -    Дәфтәрләргә числоны, теманы язып куегыз.

- Сез тиңдәш кисәкләр турында нәрсәләр беләсез?

2) КУИЗ -КУИЗ-ТРЕЙД  (опроси-опроси-обменяйся) структурасы.

Алдыгыздагы буш карточкаларга иң яхшы дип санаган бер соравыгызны язасыз һәм шул соравыгызны биткә-бит утырган иптәшегезгә бирәсез. Иптәшегез җавап бирә, җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Алга таба ул сезгә сорау бирә, ә сез җавап бирәсез, җавапларда тиңдәш кисәкләр булырга тиеш. Соңыннан бер-берегезгә рәхмәт әйтәсез. Бу эшкә 2 минут вакыт бирелә.

3

Вакыт башланды.  Вакыт бетте.

Ә хәзер һәр командадан 1,4 нче номерларны тыңлыйбыз.  Соңыннан һәр укучы  тиңдәш кисәкләрне генә әйтеп чыга. Җөмләгезне дәфтәрләргә язып куясыз.

3. 1) Алган белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру.

Сораулар ярдәмендә кагыйдәләрне искә төшерү.

  1. Укучыларга карточкалар өләшенгән.  Командагыз белән эшлисез. Сезнең карточкаларда сораулар язылган. Сез башта укып чыгасыз, аннан соң бергә киңәшеп, сорауларга җавап әзерлисез. Җавап бирүчене үзегез билгелисез.

1нче команда
    Тиңдәш кисәкләр дип нәрсәгә әйтәбез? Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә? 

 2 нче команда
   Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә һәм алар нинди төрләргә бүленә? 

3 нче команда 
   Гомумиләштерүче сүзләр дип нәрсәгә әйтәбез? Алар ничек белдерелә?


Вакыт башланды. Вакыт бетте.

 Һәр командадан  1 укучы  гына җавап бирә.

  1. КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы.Слайд. Слайдта Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр язылган, шулардан тиңдәш кисәкләрне табарга, нинди җөмлә кисәге икәнлеген билгеләргә. Командалар белән эшлибез. Укучылар түгәрәк буенча фикер алышалар. 

Вакыт башланды. Вакыт бетте.

1нче команда.

а.Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән

4

2нче команда

б. Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы – хатыны-кызы, баласы-чагасы –болынлыкка төштеләр.

3нче команда

в. Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра, 

Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

Димәк, барлык җөмлә кисәкләре дә тиңдәш кисәкләр була ала.

Дәреслек  белән эш. 243 нче күнегүдә тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре булырга тиеш, шуларны иңгә-иң утыручы иптәшегез белән  билгелисез. Сезнең алдыгызда номерлар язылган карточкалар бар, анда ничәнче номер язылган, шул номер биремен эшлисез. 1,3нче номерлар җавап бирәләр. ( 1нче команда – 1,2 нче  биремнәрне,  2 нче команда – 3,4 нче биремнәрне, 3 нче команда – 5,6 нчы биремнәрне тикшерәләр).

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) МИКС-ПЭА-ШЭА 

(татар бию көе  яңгырый, укучылар урыннарыннан чыгып бииләр, көй туктагач, “5” не биреп, якында торган иптәше белән парлашалар. 1 нче укучы (кемнең чәче озын, шул башлый) иртәдән алып дәресләр беткәнчегә кадәр булган режимы турында тиңдәш кисәкләр  кулланып сөйли.(Бик кыска формада, 2-3 җөмлә җитә). Тагын  музыка уйный, хәзер 2 нчеләре дәресләр беткәч йоклаганчыга кадәр булган режимы турындә кечкенә хикәя сөйли). Укучылар бер-берсенә рәхмәт әйтеп урыннарына утыралар.

Укытучы 1 пардан сөйләтә.

2) КОНЕРС (углы).

- Хәзер почмакларда төзелгән схемаларны өйрәнәсез һәм  шул схемалар буенча 1 җөмлә уйлыйсыз.

1нче почмак. [Т, Т, Т]         2нче почмак [Т, Т, Т-Г]

5

3нче почмак[Т,Т, ләкинТ]    4нче почмак [Г:Т,Т,Т]

Вакыт башланды.  Вакыт бетте.

  • Үзегез уйлаган җөмләне әйтеп, урыныгызга утыра барасыз.

Дәфтәрләргә үзегез уйлаган җөмләне язып куясыз.

5. ЙОМГАКЛАУ.

1) Рефлексия.

-Без бу дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

2) Теманы аңлау дәрәҗәләренә карап, билгеләрне үзләре куя. Укытучының рәхмәт сүзе. ТИМ ЧИР.

6. Өй эше  бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

 а. Өйдә халык авыз иҗаты әсәрләре белән эшлисез. Тиңдәш кисәкләр кергән 3 мәкаль, яки 3 табышмак, яки 3 жыр, яки 3 тизәйткеч язып киләсез.

б. 242 нче күнегүдәге Г.Тукайның “Көзге һәм Маймыл” исемле мәсәлен укырга, тиңдәш кисәкләрне табарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

методические разрадотки,презентации к уроку и конспекты уроков : Методическая разработка урока 6 класс математика "Проценты. Решение текстовых задач"

Урок по теме " Проценты" составлен так, что начало урока представлено  как путешествие в сказочную страну.Решение текстовых задач показывает межпредметные и метопредметные связи.  Происходит...

Методическая разработка урока - мастер - класса по английскому языку в 9 классе "Международные организации по защите прав человека"

Урок английского языка разработан к УМК Афанасьевой О.В., Михеевой И.В. для 9 класса. В ходе урока учителем решались следующие цели:Учебный аспект:...

Разработка урока. 6 класс. История России. Тема урока: «Древняя Русь. Расселение, быт и верования восточных славян».

Методическая разработка урока является примером сочетания всех компонентов учебной деятельности: мотивационного компонента, который  основан на поддержке компьютерных технологий (интерактивная до...

Разработка урока. 6 класс. История России. Тема урока: «Древняя Русь. Расселение, быт и верования восточных славян».

Методическая разработка урока является примером сочетания всех компонентов учебной деятельности: мотивационного компонента, который  основан на поддержке компьютерных технологий (интеракт...

Мультимедийная разработка урока, 4 класс, 1 четверть Раздел 2. Тема “The Animals I Like”. Урок разработан по авторской программе В.П. Кузовлева

Урок разработан по авторской программе В.П. Кузовлева, Э.Ш. Перегудовой, О.В. Дувановой, О.В. Стрельниковой; научный руководитель коллектива авторов профессор Е.И. Пассов. ...

Разработка урока 8 класса "Решение экспериментальных задач по основным классам неорганических соединени"

Практическое занятие в 8 классе после изучения раздела "Классы неорганических соединений"...

Разработка урока 6 класс УМК Ю.А. Комарова, К. Гренджер. «Урок межпредметных связей. Доисторический период»

ТемаУрок межпредметных связей. Доисторический период.  (раздел 7)Тип урокакомбинированныйЦельРазвивать умения во всех видах речевой деятельности с опорой на междисциплинарный материал по теме &la...