ФДББС буенча эш программалары (татар әдәбияты)
рабочая программа (5 класс) по теме

Нуриева Эльвира Азатовна

5 нче сыйныф өчен ФДББС буенча татар әдәбиятыннан эш программалары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_a_b_tat.lit_fgos.docx107.21 КБ

Предварительный просмотр:

«Каралган»                                                                          «Килешенгән»                                                                  «Раслыйм»                  

             методик берләшмә утырышында                                   26 нчы мәктәпнең милли  мәгариф                         “26 нчы урта мәктәп” МБГББУ директоры

             МБ җитәкчесе _______/ Э.А.Нуриева /                        буенча җаваплы                                                           _________/ М.С.Пушканова /                                                                                                                                                                                                                                                                  

              Беркетмә №______                                                           __________/ С.Х. Гайнетдинова/                            Боерык № ________

              «___»  ____________2015 ел.                                         «___»____________2015 ел.                                     «___»_____________2015 ел

                                                                                                                                                                       .              

         

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

«Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми  белем  бирү учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нуриева Эльвира Азат кызының

 5 А, 5 Б сыйныфларының  рус  төркемендә укыту өчен татар әдәбиятыннан
ЭШ ПРОГРАММАСЫ

       

Педагогик   киңәшмә

утырышында каралды.

                                                                                                                                                                                                              Беркетмә №_______

«___»________2015 ел

Аңлатма язуы

  1. нче сыйныфлар өчен (рус төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы:
  • Россия Федерациясенең 2012 нче елның 29нчы декабрендә гамәлгә кертелгән 273 нче номерлы «Мәгариф турында»гы Федераль Законына;
  • төп гомуми белем бирүче федераль дәүләт укыту стандартына;
  • төп гомуми белем бирүче Түбән Кама муниципаль районы “26 нчы урта мәктәб”енең төп укыту программасына;
  • Түбән Кама муниципаль районы “26 нчы урта мәктәб”е МБГББУнең  укыту планына;
  • Тататарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы  “Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» МБГББУнең эш программалары, уку фәннәре, курслары, модульләре турындагы нигезләмә буенча төзелде.

Рус телендә сөйләшүче балаларга  татар телен  укыту максатлары

          5  сыйныфта рус телле балаларга татар әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып  белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге.

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үзяшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта  баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш –көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу;  Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге.

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда,бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге.

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла, сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге

    Матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны белү, татар классик әдәбияты, балалар әдәбиятының, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән өзекләрнең эчтәлеген аңлау, татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияте буенча мүгълүматлы булу, бүгенге татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.

Программага эчтәлек сайлау үзенчәлекләре

Татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән эш программасы дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.Х. Хисмәтова  тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларне да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш  үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.

Урта баскычта базис укыту планы буенча татар  әдәбиятын укытуга һәр сыйныфта сәгатьләр саны түбәндәгечә каралган:

V – 2 cәгать (70сәг.)

VI – 2 cәгать (70 сәг.)

VII – 2 cәгать (70сәг.)

VIII – 2 cәгать (70сәг.)

IX – 2 cәгать (68 сәг.)

Барлыгы: 348сәгать

Укыту предметына гомуми аңлатма

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүне, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәләрне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чаралары белән танышуны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый  торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Төп мәктәп уку-укыту системасында 5 нче сыйныф әһәмиятле урын алып тора. Татар әдәбияты дәресе атнасына 2 сәгать укытыла. Әлеге курсны үтүгә 70 сәгать каралган.

Эчтәлек

Сәгать саны

Борын-борын заманда...

8

Әкият яздым – укыгыз...

5

Хыял канатларында.

5

Белем баскычлары.

7

Балачак – хәтердә мәңге калачак...

9

Ватаным өчен.

15

Кояшлы ил – бәхет иле.

9

Кеше − табигать баласы.

7

Эш беткәч көләргә ярый.

5

Барысы:

70

Шул исәптән ел буена 8 тест, 4 проект, әсәрләрне өйрәнүгә 58 сәгать бирелә.

6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе атнага 2 тапкыр укытыла,  курсны үтүгә 70 сәгать бирелә.

Эчтәлек

Сәгать саны

1. Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

6

2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

6

3. Кадерле син, кеше-туганым!

14

4. Энҗе карлар явып үткән...

6

5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

13

6. Ил өстендә илле дустың булсын.

10

7. Көлке көлә килә...

5

8. Һәр фасылың гүзәл, табигать!

10

Барысы:

70

        

Әдәби әсәр өйрәнүгә -  54 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләренә - 10 сәгать, сыйныфтан тыш уку дәресләренә  - 4 сәгать, кабатлауга -  2 сәгать  бүленгән.

7 нче сыйныфта татар әдәбияты атнага 2 тапкыр үткәрелә.Курсын үтүгә 70 сәгать бирелгән.

Эчтәлек

Сәгать саны

1. Халык әйтсә — хак әйтә

7

2. Аталар сүзе — акылның үзе

12

3. Ил язмышы — ир язмышы

13

4. Һәр чорның үз герое

9

5. Туган җир ул була  бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә!

13

6. Актыктан хаклык җиңә

10

7. Табигатькә дә табиб кирәк

6

Барысы:

70

Әсәрләрне уку һәм өйрәнүгә – 58 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерүгә - 7 сәгать, дәрестән тыш укуга -  4 сәгать, еллык кабатлауга – 1 сәгать бирелгән.

Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метарпредмет һәм предмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.
       Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә
гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
– укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
– коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
– “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
       
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
       Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
– шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
– әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
– әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
– “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
     Укытуның метапредмет нәтиҗәләре
Төп белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
       
Танып белү нәтиҗәләре:
– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
– иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
– объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
– төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
– тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
         Регулятив нәтиҗәләр:
– уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
– эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
– уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
– билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
– укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
– дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
– дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
          Коммуникатив нәтиҗәләр:
– әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
– әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
– парларда һәм күмәк эшли белү;
– мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
– әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укыту предметының эчтәлеге

Укыту курсының бүлекләре,

сәгатьләр саны

Эчтәлек элементлары

Эш төре

(сәгатьләр саны)

УУГ

Контроль формалары

Теоретик белемнәр

Лаборатор һәм практик эшләр

Контроль эшләр һәм диктантлар

Төп гомуми белем бирү

5 сыйныф (70 сәгать)

1 бүлек

Борын-борын заманда...

(8сәг.)

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау.

Халык әкиятләре.

3

1

1

Танып белү: объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре)

тест

2 бүлек

Әкият яздым – укыгыз...

(5 сәгать)

«Автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләре.

К.Насыйриның «Патша белән карт»,  Г.Тукайның «Су анасы», «шигъри

әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләре Т.Миңнуллинның «Гафият турында әкият»е

2

1

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру 

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү

тест

3 бүлек

Хыял канатларында

(5 сәгать)

А.Тимергалинның «Сәер планетада» әсәре.

Әкият белән фантастиканы

аера белү күнекмәләре

1

1

1

Танып белү: объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү Регулятив: билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү Коммуникатив:

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

тест

4 бүлек

Белем баскычлары

(7 сәгать)

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Казанның Татар укытучылар мәктәбе, Казан университеты, Г.Исхакый-ның «Мөгал-лим» әсәре, Дәрдемәнднең «Кил, өйрән…» шигыре

4

1

Танып белү: тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару

тест

5 бүлек

Балачак – хәтердә мәңге калачак...

(9 сәгать)

Г.Тукайның

«Исемдә кал-

ганнар» авто-

биографик

әсәре, Рәссам

Х.Казаков иҗаты, Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее

2

1

1

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру 

Регулятив: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

тест

6 бүлек

Ватаным өчен

(15 сәгать)

Гадел Кутуй «Рөстәм маҗаралары», Муса Җәлилнең «Сагыну», «Соңгы җыр» шигырьләре, «Алтынчәч» әсәре, «опера», «либретто» төшенчәләре, композитор Нәҗип Җиһанов, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, Фатих Кәримнең «Кыр казы», «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырьләре, Ш.Галиевнең «Аталы-уллы солдатлар» балладасы, «баллада» төшенчәсе

7

2

1

Танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү 

Регулятив: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү

тест

7 бүлек

Кояшлы ил – бәхет иле

(9 сәгать)

Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» шигыре, «Мин җирдә калам» әсәре, Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре, «Кояшлы ил — бәхет иле» җыры

2

1

Танып белү: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү 

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес  эш итә белү 

Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре)

тест

8 бүлек

Кеше − табигать баласы

(7 сәгать)

Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» әсәре, Мөдәррис

Әгъләмнең  «Матурлык минем белән», «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрләре, Рәссам

И.И.Шишкин

3

1

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру 

Регулятив: билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

тест

9 бүлек

Эш беткәч көләргә ярый

(5 сәгать)

Л.Леронның «Пирамида» әсәре, А.Гыймадиевның«Зөлфия +...мин» әсәре, Ш.Галиев-

нең «Ул кем?», «Әлләкем» шигырьләре.

1

1

Танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү 

Регулятив: укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү Коммуникатив:

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

тест

                                                               6 сыйныф (70 сәгать)

1 бүлек

Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка

(6 сәг.)

Халык авыз иҗаты

(әкият, табышмак, мәкаль), “Шүрәле”, “Шүрәлене ничек алдарга?” мифлары, “миф” төшенчәсе, “Су иясе”, “Өй иясе”, “Дедал һәм Икар” мифлары, “Албасты” мифы, Батулланың “Албасты” пьесасы, мәкальләр һәм әйтемнәр

4

1

1

Танып белү: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару

тест

2 бүлек

 Халык моңнары: җырлата да, елата да...

(6 сәг.)

Халык авыз иҗатында җыр жанры, йола җырлары, Сөмбелә, Чуклеме бәйрәмнәре, тарихи җырлар, “Көзге ачы җилләрдә” җыры, уен җырлары: “Кәрия-Зәкәрия”, “Әпипә”, Г.Тукайның “Туган тел”, “Туган авыл”шигырьләре, А.Монасыпов иҗаты, Татарстан Республикасының Дәүләт гимны, халык җырлары, җыр жанрлары, автор җырлары, гимн

3

1

1

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

тест

3 бүлек

Кадерле син, кеше-туганым!

(14 сәг.)

Н.Исәнбәтнең “Өч матур сүз” шигыре, “лирик герой” төшенчәсе, М.Гафури иҗаты, “Әтәч белән Сандугач” мәсәле, “сынландыру”, “мәсәл”, М.Гафури “Ана” шигыре, Г.Тукай иҗаты, “Шүрәле” әкият-поэмасы, Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты, М.Җәлил иҗаты, “Чәчәкләр”, “Тик булса иде ирек” шигырьләре, Ә.Еники иҗаты, “Туган туфрак” хикәясе, “символик образ” төшенчәсе

3

1

Танып белү: объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

Регулятив: билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү

тест

4 бүлек

 Энҗе карлар явып үткән...

(6 сәг.)

Г.Ибраһимов иҗаты, “Кар ява” хикәясе, К.Нәҗми иҗаты, “Кызыклы хәл” шигыре, М.Фәйзуллина иҗаты, “Чыршы күлмәкләре” шигыре, Р.Вәлиева иҗаты, “Нәни чыршы” шигыре, Т.Миңнуллин иҗаты, “Акбай һәм Кыш бабай пьесасы

1

1

1

Танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

Регулятив: укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару

тест

5 бүлек

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое

(13 сәг.)

К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре,  “кыйсса” төшенчәсе, К.Насыйри музейлары, Г.Сабитов иҗаты, “Чүкеч” хикәясе, “хикәяләү” төшенчәсе, А.Алиш иҗаты, “Әни ялга киткәч” хикәясе, Ф.Яруллин иҗаты, “Кояшта тап” хикәясе, “притча төшенчәсе, Г.Зәйнашева иҗаты, “Кем булырга” шигыре, М.Латыйфуллинның “Сәйдәшнең юл башы” хикәясе, “биографик әсәр төшенчәсе, С.Сәйдәшев иҗаты, Р.Фәйзуллин иҗаты, “Бердәнбер” шигыре

4

1

1

Танып белү: тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану

Регулятив: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

тест

6 бүлек

 Ил өстендә илле дустың булсын

(10 сәг.)

Дәрдемәнд иҗаты, “Ике туган” әсәре, Һ.Такташ иҗаты, “Мокамай” поэмасы, “поэма” төшенчәсе, Р.Харис иҗаты, “Серле алан” пьесасы, “диалог”, “монолог”, “символик образ” төшенчәләре, Э.Шәрифуллина иҗаты, “Дуслык, чын дуслык” шигыре, Ш.Галиев иҗаты, “Дуслык” шигыре

2

1

Танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

тест

7 бүлек

 Көлке көлә килә...

(5 сәг.)

Ш.Галиевнең “Курыкма, тимим!”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре, Ф.Шәфигуллин иҗаты, “Ике тиен акча” хикәясе, “Акбай белән Карабай” хикәясе, В.Радловның “Шаян кеше” хикәясе

1

Танып белү: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре)

тест

8 бүлек

Һәр фасылың гүзәл, табигать!

(10 бүлек)

Р.Әхмәтҗановның “Иртә әле...” шигыре, “пейзаж” төшенчәсе, Г.Рәхимнең “Апрель” хикәясе, “портрет” төшенчәсе, Г.Бәшировның “Язгы сабан туйлары” әсәре, Л.Фәттаховның “Сабантуй” картинасы, “Сабантуй” журналы

2

1

1

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

Регулятив: билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү

тест

                                                                7 сыйныф (70 сәгать)

1 бүлек

 Халык әйтсә — хак әйтә

(7 сәг.)

Йола фольклоры, гаилә йолалары, бәби туе, туй, Ф.Бурнаш иҗаты, “Яшь йөрәкләр” драмасы, “Сак-Сок” бәете, Мөнәҗәтләр, “Туган ил исемнән китмәс”, Г,Тукай иҗаты, “Милли моңнар” шигыре

2

1

1

Танып белү: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

тест

2 бүлек

 Аталар сүзе — акылның үзе

(12 сәг.)

Ф.Әмирхан иҗаты, “Ай өстендә Зөһрә кыз” әкияте, әдәбиятта фольклоризм, Н.Исәнбәт иҗаты, “Җирән Чичән белән Карачәч” драмасы, Г.Ибраһимов иҗаты, “Алмачуар” хикәясе, татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре, Р.Миңнуллин иҗаты, “Килен төшкәндә” шигыре, Р.Яхин иҗаты, Х.Мөдәррисова иҗаты, “Көмеш дага” шигыре

2

2

1

Танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

Регулятив: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

тест

3 бүлек

 Ил язмышы — ир язмышы

(13 сәг.)

Ә.Маликов иҗаты, “Ил язмышы – ир язмышы” шигыре, гражданлык лирикасы, пафос, Г.Кутуй иҗаты, “Сагыну” нәсере, нәсер, инверсия, С.Хәким иҗаты, “Бакчачылар” поэмасы, “Бу кырлар, бу үләннәр” шигыре, Р.Төхфәтуллин иҗаты, “Җиләкле аланнар” повесте, М.Мәһдиев иҗаты, “Без – кырык беренче ел балалары” повесте, тартмалы композиция, М.Мирза иҗаты, “Изге сукмак” шигыре

3

1

Танып белү: тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану

Регулятив: билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү

тест

4 бүлек

 Һәр чорның үз герое

(9 сәг.)

Н.Думави иҗаты, “Беренче кар” шигыре, Һ.Такташ иҗаты, “Алсу” поэмасы, рефрен, кабатлау, Х.Туфан иҗаты, “Агыла да болыт агыла” шигыре, “Тамчылар ни диләр?” шигыре, Г.Тавлин иҗаты, “Кояш болытка кергәндә” (романнан өзек),

1

1

1

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

Регулятив: укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару

тест

5 бүлек

 Туган җир ул була  бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә!

(13 сәг.)

А.Гыйләҗев иҗаты, “Өч аршын җир” повесте, И.Юзеев иҗаты, “Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасы, ремарка, Ф.Сафин иҗаты, “Туган җиремә” шигыре, М.Галиев иҗаты, “Нигез” повесте, повесть

2

1

1

Танып белү: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

тест

6 бүлек Актыктан хаклык җиңә

(10 сәг.)

Ф.Хөсни иҗаты, “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре, тема, идея, Р.Хафизова иҗаты, “Әти кайткан көн” хикәясе, Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе, Р.Корбан иҗаты, “Ярдәм итик” шигыре, Р.Галиуллин иҗаты, “Биш икеле” хикәясе, А.Әхмәтгалиева иҗаты, “Табыш” хикәясе

1

1

1

Танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре)

тест

7 бүлек Табигатькә дә табиб кирәк

(6 сәг.)

М.Әгъләмов иҗаты, “Сөйли ак каен” шигыре, З.Мансуров иҗаты, “Балык кычкыруы” шигыре, Х.Ибраһим иҗаты, “Карач” хикәясе

1

Танып белү: объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү

тест

Укыту – методик яктан тәэмин ителеш

дәреслек

методик әсбаплар

1. «Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 5 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары  Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

2. «Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6 нчы с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары  Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

3. «Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 7 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары  Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Г.Г.Мулласалихова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

1. Хәйдарова Р.З.,Фәтхуллова К.С.,Әхмәтҗанова Г.М. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы, –Казан, 2013

2. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К., Гыйззәтуллина Л.М. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 5 нче сыйныф. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014. – 167 б.

3. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Гыйззәтуллина Л.М., Мифтахетдинова Ә.З. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 6 нчы сыйныф. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014. – 175 б.

4. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Мулласалихова Г.Г., Гыйззәтуллина Л.М. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 7 нче сыйныф. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014. – 191 б.

        

Материаль-техник әсбаплар

1. Аудио һәм видео әсбаплар;

  1. Мультимедиа укыту программалары;
  2. Электрон дәреслекләр;
  3. Компьютер программалары;
  4. Интерактив  программалар;
  5. Татар сайтлары;
  6. Электрон китапханә;
  7. Татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);

9. “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.

Курсны өйрәнү буенча көтелгән нәтиҗәләр

5 нче сыйныф укучылары өчен:

– әдәби әсәрләрне, сүзләрен  дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби – теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен  татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән  истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, фантастика белән әкият арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып,  кирәкле материалны таба белү;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәргә, тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

6 нчы сыйныф укучылары өчен:

 әдәби әсәрләрне, сүзләрен  дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

– 10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен  татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән  истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

7 нче сыйныф укучылары өчен:

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
  •  авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
  •  әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;
  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
  • 10—12 татар, рус, чит ил язучы, шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
  • 4 – 5 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;
  •  Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;
  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
  •  6 мәкаль, 6 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
  • төрле авторларның 3 –  4 шигырен яттан сөйли белү;
  • сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
  • төрле темаларга проект эше яклау;
  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

8

9

10-11

1.

Тыңлап аңлау  (минутларда)

1

1

1

1,5

1,5

2

2.

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

7

8

9

10

10

12

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

8

9

10

12

12

14

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле  монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—7 хаталы монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп  укыганда, «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата булганда, «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4—6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен,  төрле биремнәр кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение); шәхси хат язу һ. б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе — грамоталы язуга.

Изложениеләрне бәяләү

Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып, нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына төп игътибар бирелә.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1—2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4—5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4—5 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган һәм эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2—3 эчтәлек ялгышы, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуацион хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4—5 орфографик, 4—5 пунктуацион һәм грамматик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Көтелгән нәтиҗә

Дәрес тибы,

кулланылган укыту технологияләре

Дата

план

Дата

факт

шәхси

предмет

метапредмет

Борын-борын заманда... (8 сәг. )

1.1.

Акыллы сүзгә ни җитә!

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәнү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.

1.2.

Белмәгәнгә — әкият, белгәнгә— чын.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу.

«Әкиятләр» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.

1.3.

Яхшылыкка каршы яхшылык. (“Ак бүре” әкиятенең I бүлеге)

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

«Ак бүре» әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен билгеләү.

Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару.

1.4.

Яхшылыкка каршы яхшылык. (“Ак бүре” әкиятенең II бүлеге)

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

«Ак бүре» әкиятен укып үзләштерү

Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару.

1.5.

Яхшылыкка каршы яхшылык. (“Ак бүре” әкиятенең III бүлеге)

Яхшылык эшләргә өндәү.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

«Ак бүре» әкиятен укып үзләштерү

Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару.

1.6.

Булма син төлке, булырсың көлке («Абзар ясаучы Төлке» әкияте)

Балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

«Абзар ясаучы Төлке» татар халык әкиятен өйрәнү.

Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгели белү.

1.7.

Ана дигән хәзинә («Өч кыз» әкияте)

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

«Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү, кызларга сыйфатнамә бирү.

Дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр эшләп, әкиятнең эчтәлегенә төшенү,

геройларга бәяләмә бирү.

1.8.

Борын-борын заманда... (Кабатлау дәресе)

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.

Әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.

Бәйләнешле сөйләм

телен үстерү, белемнәрне тикшерү.

2.

Әкият яздым – укыгыз... (5 сәг.)

2.1.

Яшәгән, ди,

булган, ди... (К.Насыйри)

Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,  «Патша белән карт» әкиятен өйрәнү;

«автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен  аңлату.

Әңгәмә, сәнгатьле уку. Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. Үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.

2.2.

Юк дип әйтмә, бардыр ул...(Г.Тукай)

Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату.

Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү,

«Су анасы» әкиятен өйрәнү;

«шигъри әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен  аңлату.

Әкиятне уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, әкият-поэмада әкияткә хас

сыйфатларны табу.

2.3.

Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Укучыларда рәсем сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Рәссам Б.Әлменовның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.

2.4.

Әкиятче бездә кунакта. (Т.Миңнуллин)

Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

Укучыларда театр сәнгате аша әкиятләр укуга кызыксыну уяту.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү, «әкият-пьеса», «драма әсәре» төшенчәсен аңлату.

Әкият-пьесаны сәнгатьле итеп уку, аңлаганны сораулар ярдәмендә тикшерү, анализлау.

2.5.

Әкияттә кунакта.

Балаларда театр сәнгатенә карата кызыксыну, ихтирам уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

«Әкият» курчак театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу.

3.

Хыял канатларында (5 сәг.)

3.1.

Әкият тә түгел, чын да түгел...

(А.Тимергалин)

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту.

А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу,

«Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.

Хикәяне уку, сүзләрне аңлату, сораулар буенча төп фикерне табу, нәтиҗә ясау.

3.2.

Фантастика жанры

Укучыларда фикерләү сәләтен үстерү

Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту.

Фантастика жанры турында мәгълүмат алу

Төшенү, анализлау, нәтиҗәләр ясау

3.3.

Рудольф Эрих Распе “Сигез аяклы куян”

Укучыларда кызыксыну хисе уяту, фикерләү сәләтен үстерү

Укучыларда әсәрләр укуга кызыксыну уяту

“Сигез аяклы куян”әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү

Хикәяне уку, сүзләрне аңлату, сораулар буенча төп фикерне табу, нәтиҗә ясау

3.4.

Кабатлау дәресе.

Хыял дөньясын-

да.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала

белү.

Әкият жанрын фантас-тикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Сайлап алып уку, укыганны анализлый белү, үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү.

3.5.

Дәрес-проект.

Укучыларда хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

Үз куллары белән китапчык ясау, команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

Әкият жанрын фантас-тикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укучылар үзләре уйлап язган яки башка авторларныкы булган, тәрҗемә иткән әкият һәм фантастик әсәрләрне китапчык итеп, рәсемнәр белән бизәп, сыйныфташларына тәкъдим итәләр.

4.

Белем баскычлары (7 сәг.)

4.1.

Белем —

бәхет ачкычы.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Татар әдәбиятының үсешен тарих белән бәйләп өйрәнү.

«Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының

белемле булуы

турында сөйләшү,  «мәгърифәт-челек хәрәкәте» төшенчәсен аңлату.

Уку, эчтәлеге буенча фикер алышу, мәкальләр уку, рәсемнәр күзәтү. Төрле биремнәр эшләү.

4.2.

Белем

укудан

башлана.

Балаларда белемгә омтылыш  тәрбияләү.

Укыган

текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Китаптагы текст белән  танышу, уку, укытучының истәлекләр белән таныштыруы.

4.3.

Укытучылар мәктәбе.

Балаларда белемгә омтылыш, укытучы һөнәренә ихтирам  тәрбияләү.

Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну  уяту.

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Тема буенча укытучының кереш сүзе, текстны укып, әңгәмә оештыру.

4.4.

Казан университеты.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Казан университеты тарихы белән таныштыру.

Казан университеты турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Текст җөмләләрен кыс-картып әйтү, анализ ясау.

4.5.

Галим кеше хөрмәткә лаек!

(Г.Исхакый)

Балаларда укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Г.Исхакыйның  «Мөгаллим» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.

Әсәрне аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.

4.6.

Кил, өйрән…

(Дәрдемәнд)

Укучыларда телләр өйрәнүгә кызыксыну тудыру.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү.

Текстның эчтәлеген аңлап, үз фикереңне әйтә белү.

4.7.

Укысаң – белерсең...

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Мәгърифәтче-лек чоры һәм әдәбияты белән танышуны гомумиләште-

реп кабатлау.

Сайлап алып уку, укыганны анализлый белү, үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү.

5.

Балачак – хәтердә мәңге калачак... (9 сәг.)

5.1.

Автобиографик әсәр.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала

белү.

Автобиографик жанрны аера белү

Әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару

5.2.

Г.Тукай “Исемдә калганнар”

( I бүлек)

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбияләү.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы  белән таныштыру.

Әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, сүзлек эше, анализ, биремнәр эшләү.

5.3.

Г.Тукай “Исемдә калганнар”

( II бүлек)

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбияләү.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы  белән таныштыру.

Әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, сүзлек эше, анализ, биремнәр эшләү.

5.4

Г.Тукай “Исемдә калганнар”. Йомгаклау.

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбияләү.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы  белән таныштыру.

Әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, сүзлек эше, анализ, биремнәр эшләү.

5.5.

Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш.

Балаларда Г.Тукайның балачагына, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Рәссам

Х.Казаковның  тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.

5.6.

Музейларда — хәтер.

Балаларда Г.Тукай белән бәйле истәлекләргә карата кызыксыну, ихтирам уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Тукай музее белән танышу. Видео, презентацияләр карау.

5.7.

Кабатлау дәресе.

Ямьле

балачак.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-

лүматны

аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Укыганнарны искә төшереп, гомумиләштереп кабатлау. Тексттан мисаллар китереп, теорияне искә төшерү. Белемнәрне тикшерү.

5.8.

«Салават

күпере» журналы.

Балаларда «Салават күпере» журналына карата кызыксыну уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

«Салават күпере» журналы белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Хикәя төзү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

5.9.

Проект-дәрес

«Салават күпере — дуслык күпере».

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру, үзара сөйләшеп, күмәк эшләргә өйрәтү.

Командада эшләргә, проект эше  башкарырга өйрәнү.

«Салават күпере» журналы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү.

Командалап эшләү, рубрикаларны укып, фикер алышу, булган материалдан кирәклесен сайлап алып эшкәртү, эшне аудиториягә тәкъдим итү.

6.

Ватаным өчен (15 сәг.)

6.1.

«Әгәр мин тылсымчы булсам...» (Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары: әби әкияте”)

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.

6.2.

Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары: Яз җиткәч”

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.

6.3.

Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары: сихерле чәчәкләр”

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.

6.4

Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары: Расад”

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.

6.5.

Мин сине шундый сагындым...

(Муса Җәлил)

Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.

Балаларга язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Муса Җәлилнең

«Сагыну»

шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Язучы иҗаты белән танышу, әсәрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау.

6.6.

Гомере аның моңлы бер җыр иде...

Балаларга язучының үлем куркынычы астында да туган илгә, халкыбызга туг-рылык саклап калган шагыйрь икәнлеген аңлату.

Сугышчылар-ның батырлыгына ихтирам, фашизмга

карата нәфрәт хисе тәрбия-

ләү.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, «Соңгы җыр» шигырен өйрәнү.

Шигырьне уку, сорау-биремнәргә җавап эзләү.

6.7.

М.Җәлил «Алтынчәч».

Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату.

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү.

Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку.

6.8.

М.Җәлил «Алтынчәч» операсының темасы

Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату.

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү.

Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку.

6.9.

Опера ничек туа? (Нәҗип Җиһанов)

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтү.

6.10.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну, ихтирам уяту.

Театр, балет, опера сәнгате белән әдәбиятны бәйләп өйрәнү.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, диалогик сөйләм үстерү.

6.11.

Фатих Кәрим ”Кыр казы”

Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.

Сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату.

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү.

Сәнгатьле уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр аша лирик әсәрне анализлау.

6.12.

Фатих Кәрим “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”

Укучыларда  азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.

Фатих Кәрим иҗатын  өйрәнүне дәвам итү, «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку.

Сәнгатьле уку өстендә эшләү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

6.13.

Ш.Галиев “Аталы-уллы солдатлар”

Укучыларда илебез халкының фашистларга каршы гомерләрен дә кызганмыйча көрәш алып барулары турында фикер алышу, ветераннарга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны

аерып ала

белү.

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Аталы-уллы солдатлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлау.  

Уку, рәсемнәр буенча әсәрнең эчтәлеген сөйләү, фикерне ачу.

6.14.

Кабатлау дәресе.

Сугыш кайтавазы.

Укучылар белән тынычлык өчен көрәш алып баручылар турында фикер алышу, аларга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң мө-

һим мәгълү-

матны аерып

ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү.

6.15.

Дәрес-проект

«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...»

Укучыларда көрәшчеләргә ихтирам, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

Команда белән эшләү күнекмәләрен

булдыру.

Әдәбиятта сугыш сурәтләнешен бәяләү.

Командалап эшләү, китапчыклар, буклетлар яки плакатлар ясау, аларны тәкъдим итү.

7.

Кояшлы ил – бәхет иле (9 сәг.)

7.1.

Нәби Дәүли «Бәхет кайда була?»

Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-

ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.

Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Язучы иҗатына күзәтү ясау, әсәрен укып, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү.

7.2.

«Бәхет кайда була?» темасы буенча әңгәмә

Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-

ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.

«Бәхет кайда була?» темасына әңгәмә оештыру

Фикер алышу

7.3.

Н.Дәүли”Туган җирдә минем бәхетем”.

Балаларда туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү.

Укучыларга әдәби әсәр аша туган илнең кадерен төшендерү.

«Мин җирдә калам» әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку.

Уку, сораулар, биремнәр ярдәмендә эчтәлеген аңлау, әсәр буенча фикер алышу.

7.4

Минем холкым —
минем язмышым (Фатих Хөснинең «Чыбыркы»)

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү

Әсәрне өлешләргә бүлү. Эчтәлекнең идеясен таба белү.

7.5

Сюжет, сюжет элементлары

Сюжетның нәрсә икәнен аңлату

Иң мөһим мәгълүматны аерып ала белергә өйрәтү

Сюжет элементларын өйрәнү.

Исем табу — тема — идея — эчтәлек бәйләнешләрен табу, анализлау.

7.6.

Фоат Садриев “Көнбагыш чәчәге”

Укучыларда тормышка мәхәббәт хисләре уяту

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясау

Бәхет турында сөйләшү

Фикер алышу, төркемнәрдә эшләү

7.7.

Әхмәт Рәшитов “Кояшлы ил – бәхет иле”

Туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Укучыларга патриотик тәрбия бирү

Әхмәт Рәшитов “Кояшлы ил – бәхет иле” шигырен укып анализлау

Сәнгатьле уку өстендә эшләү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү

7.8.

Мәгъсүм Хуҗин “Туган көн”

Олыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясау

Мәгъсүм Хуҗинның “Туган көн” әсәрен өйрәнү, анализ ясау

Уку, сораулар, биремнәр ярдәмендә эчтәлеген аңлау, әсәр буенча фикер алышу.

7.9.

Кабатлау дәресе.

Кояшлы ил — бәхет иле.

Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, җыр өйрәнү, белемнәрне тикшерү.

8.

Кеше − табигать баласы ( 7 сәг.)

8.1.

Р.Фәйзуллин “Табигать кочагында”

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.

Уку, әңгәмә, биремнәрне үтәү, рәсем ясау.

8.2.

М.Әгъләмов

”Матурлык минем белән”

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү.

Уку, сорауларга җавап бирү. Хикәя буенча фикер алышу.

8.3.

М.Әгъләмов

”Матурлык минем белән” шигырендәге идея

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү.

Уку, сорауларга җавап бирү. Хикәя буенча фикер алышу.

8.4.

М.Әгъләмов

 “Җир-ана, кояш һәм башкалар”

Укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү.

Экологик тәрбия бирү.

Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау.

Сүзлек өстендә эш, эчтәлек буенча фикер алышу.

8.5

Җир-анабыз —рәсемнәрдә

(И.И. Шишкин)

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата

кызыксыну уяту.

Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Рәссам

И.И. Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.

8.6

Кабатлау дәресе.

Туган илем —
иркә гөлем.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү.

8.7.

Дәрес-проект

«Гүзәл табигатьле туган җирем».

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.

9.

Эш беткәч көләргә ярый (5 сәг.)

9.1.

Белем —
нур, белмәү — хур

(Л.Лерон “Пирамида”)

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

Укучыларда укуга, фәннәргә карата кызыксыну уяту.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Пирамида» әсәрен өйрәнү, «юмор» төшенчәсен аңлату.

Текстны уку, сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү.

9.2.

Беренче хисләр...

(А.Гыймадиев «Зөлфия +...мин»)

Укучыларда бер-берләренә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү.

Әдәби әсәрләрдә укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Зөлфия +...мин» әсәрен өйрәнү.

Дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәрне эшләп, хикәянең эчтәлегенә төшенү, геройларга бәяләмә бирү.

9.3.

Шәвәли шуклыгы (Ш.Галиев)

Укучыларның хайваннарга карата игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү, матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Укучыларга эстетик тәрбия бирү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү,  «Әлләкем» шигырен өйрәнү.

Шигырьне укып, сорау-лар буенча анализлау, нәтиҗәләр ясау.

9.4.

Кабатлау дәресе.

Уйныйк та көлик!

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү сыйфатын тәрбияләү.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләштереп кабатлау.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү.

9.5.

Йомгаклау дәресе. “Балачак дөньясында”

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләштереп кабатлау.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

ФДББС буенча эш программалары ( татар теле)

5 нче сыйныф өчен татар теленнән ФДББС буенча эш программалары...

Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программалары

Татар мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында  куллану өчен эш программалары....

5 нче сыйныф өчен ФДББС буенча төзелгән татар әдәбиятыннан эш программасы

5 нче сыйныф өчен Ә.Р.Мотыйгуллина әдәбияты буенча ФДББС таләпләренә туры килгән эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ( ФДББС буенча)

6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ( ФДББС буенча)...

6 сыйныфында татар төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы

6 Г  сыйныфында татар төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы...