«Инфинитив»
план-конспект урока (5 класс) по теме

Валиахметова Элфия Габделбариевна

Презентация и план открытого урока по татарскому языку на тему «Инфинитив» по сингапурской методике 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл План урока20.26 КБ
Файл Презентация2.63 МБ

Предварительный просмотр:

Ачык дәрес.  5А. Татар теле.

 

Тема: “Инфинитивны сөйләмдә актив куллану” темасы буенча лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрес максатлары: (укытучы өчен)

1. -рга, -ргә

-ырга, -ергә

-арга, -әргә

-ярга, -яргә

- аффиксларын сөйләшүдә актив куллану.

2. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

3. Төркемнәрдә эшләү аша дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга булышу.

Укучылар өчен:

         Аффиксларны урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, дәреслек, сузлекләр, карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

-Уңай психологик халәт тудыру: (Исәнләшү, кагыйдәләрне искә төшеру)

Балалар кара-каршы утыралар, өстәл артында дүртәү утыралар.Һәрбер укучының үз номеры бар.

II. Теманы актуальләштерү.

-Балалар,  мин сорау бирәм, сез риза булсагыз, басасыз:

- Балалар, хәзер кыш ел фасылы. Мин кышны  яратам (басалар)

- Мин чаңгыда шуарга яратам (басалар)

- Мин кардан төрле сыннар ясарга яратам (басалар)

-Мин күңелле ял итәргә яратам (басалар)

-Рәхмәт. Балалар минем сорауларым нинди аффиксларда кулланылды?

-ырга, -ергә

- арга, -әргә

- Бу аффикслар кайсы сүз төркеменә карый?

- Инфинитив.

-Дөрес. Һәм без инфинитив белән эшләүне дәвам итәбез.

III. Төркемнәрдә эш.

  – Балалар, хәзер сорауга җавап бирегез. Сезгә уйлар өчен 30 секунд бирелә, аннан 15 сек  эчендә һәрберегез җавап бирә. Беренче булып 1 нче номерлы укучылар җавап бирә.        

(Һәр бала 15 сек эчендә җавабын сөйли, дүртесе дә әйтеп чыга. Һәм уңышлы җавапны тыңлыйбыз)

а) Нәрсә ул инфинитив?

б) Инфинитивның нинди аффикслары була һәм аларның кулланышын аңлатыгыз. Уйларга вакыт бирелә (30 сек һәр балага). Беренче булып 2 нче номерлы укучылар җавап бирә.

үзбәя.

IV. Бирем.

- Алдагы бирем: һәр балага сүзләр белән карточка бирелә. Алар 30 секунд эчендэ уйлыйлар, сүзләргә дөрес кушымча ялгыйлар, һәм үз почмакларына басалар, үзләренә пар табалар, бер- берсенә кагыйдәне 15 секунд эчендә сөйлиләр,  дәлиллиләр (слайдта җавапларын тикшерү.) Укучыларның җаваплары тыңланыла.

а)-рга, -ргә.

Башла, тукта, кара, сөйлә, яшә, эшлә, бие.

б)-ырга, -ергә.

Бар, тор, бул, ал, кал, күр, кер.

в)- арга, -әргә.

Кач, тап, яз, ят, йөз, кит, үс.

г)-ярга, -яргә.

Җый, ки, ти, куй.

үзбәя.

V. Тәрҗемә эше. (Слайд)

Балалар, игътибар белән тактага карыйбыз, 15-20 секунд  уйлыйбыз һәм җилкә буенча партнерыгызга сүзтезмәләрне тәрҗемә итәбез, һәм алышынабыз. Һәрбер җавапка 15 секунд бирелә.

Полить

Подмести

Стирать

Утюжить

Заправить постель

Приготовить

үзбәя.

VI. Ситуатив күнегү.

-Балалар, әйдәгез такта янына чыгабыз, биибез (йөриләр) музыка уйный. Музыка туктагач, үзегезгә  пар табасыз. Һәм сорау тыңлыйсыз. 30 сек. уйлыйсыз. Һәм 15 секунд эчендә башта берегез җавап бирә, аннары 15 сек икенчегез. Җавапны тикшерәбез: Беренче былып ... җавап бирә:

  • Кемнең исеме озынрак.
  • Кемнең туган көне кыш көне?
  • Кемнең бүген аягында туфли.

Как скажете о том, что:

а) маме надо помогать.

б) нельзя опаздывать на урок.

в) не забудьте положить дневник на стол .

г) надо быть внимательным к родителям.

үзбәя.

VII. Слайд.

62 урок (диск)

- Балалар, игътибар белән карыйбыз. Диалог кайсы схемага туры килә?

- Наташа, мина булыш әле.

- Нәрсә эшләргә?

- Савыт-саба юарга.

- Оля, минем вакытым юк.

а) вопрос – ответ – предложение – согласие.

б) восхищение – вопрос – ответ – отказ.

в) просьба – уточнение – ответ – отказ.

- Яхшы, ә хәзер бер-берегез белән сөйләшегез. Балалар үрнәк буенча сөйләшәләр.

үзбәя.

VIII. Йомгаклау. Нәтиҗә. Бәяләү.

Рәхмәт, балалар, нәтиҗә ясыйк: без бүген нинди тема өйрәндек? Аларның аффиксларын искә төшерегез. Дәрес буенча сорауларыгыз бармы?

IХ. Өй эше.

Балалар,  вопрос – ответ – предложение – согласие конструкциясенә туры китереп инфинитивны кертеп диалог язып килергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Яр Чаллы ш әһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе Муни ц ипал ь бюд жет гомуми белем бирү учре ж дениесе «25 нче номерлы гомуми урта белем бир ү м әктәбе » Сингапур системасы буенча ачык дәрес 5 нче А сыйныфы “ Инфинитивны сөйләмдә актив куллану ” Төзүче: I нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиәхмәтова Әлфия Габделбари кызы 12.12.2013 г.

Слайд 2

Башла , тукта , кара, сөйлә , яшә , эшлә , бие Кач , тап, яз , ят , йөз , кит, үс Бар , тор, бул , ал, кал, күр , кер Җ ый , ки , ти , куй

Слайд 3

Аффикслар - рга , - ргә Башла , тукта , кара, сойлә , яшә , эшлә , бие

Слайд 4

Аффикслар - ырга , - ергә Бар , тор, бул , ал, кал, күр , кер

Слайд 5

Аффикслар арга ,- әргә Кач , тап, яз , ят , йөз , кит, үс

Слайд 6

Аффикслар - ярга , - яргә Җый , ки , ти , куй

Слайд 7

Азатка h әм Алсуга нишл әргә кирәк ? полит ь приготовить заправить постель Вынести мусор утюжить

Слайд 8

Как скажете о том, что... а) маме надо помогать б ) нельзя опаздывать на урок в ) не забудьте положить дневник на стол г ) надо быть внимательным к родителям . д ) утром надо убирать постель

Слайд 9

вопрос предложение ответ согласие просьба ответ уточнение отказ восхищение ответ вопрос просьба Наташа, ми ңа булыш әле. Нәрсә эшләргә? Савыт – саба юарга. Оля , минем вакытым юк. просьба ответ уточнение отказ вопрос предложение ответ согласие восхищение ответ вопрос просьба - Шундый кызыклы китап! - Нәрсә турында? - Африка турында. А нда пальмалар , попугайлар … - Мин дә укыйм әле. восхищение ответ вопрос просьба вопрос предложение ответ согласие просьба ответ уточнение отказ Апа, син нишлисең? Китап укыйм. Әйдә , әнигә булышабыз. Ярый.

Слайд 10

Өй эше В опрос – ответ – предложение – согласие конструк ц иясенә туры китереп инфинитивны кертеп диалог язып килергә .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Инфинитив (The Infinitive).

В статье дана информация о формах и  употреблении инфинитива. Представлены правила употребления, таблицы, огромное количество глаголов и предложений с переводом. Материал может быть использован п...

Инфинитив

Укучыларны инфинитив төркемчәсе белән таныштыру. Ааларны башка фигыльләрдән аера белүләренә ирешү; балаларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү. Хезмәтне яратырга, тырыш булу омты...

Грамматический материал по теме "Инфинитив и герундий"

INFINITIVEAdvise + object +toAffordAgreeAimAllow + object +toAppearApplyArrangeAskAttempt +Be accustomed to +Be about toBe able toBe afraid toBe certain +Be gladBe going toBe happyBe interested toBe ...

Презентация, правила по татарскому языку. Инфинитив.

Презентация, правила по татарскому языку. Инфинитив. (Неопределённая форма глагола)....

тестовый контроль учащихся старших классов по теме "Инфинитив"

Тест направленный на тренировку и контроль знаний учащихся старших классов  по темам "Употребление инфинитива с to или без to", "Сложное дополнение" и "Сложное подлежащее"....

"Инфинитив и герундий"

Проверочная работа по теме...