Татар әдәбиятыннан эш программасы 10 нчы сыйныф
календарно-тематическое планирование (10 класс) на тему

Татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 10kl_edeb.doc196.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия Федерациясенең Конституциясе(26,68 м.);Татарстан Республикасының Конституциясе (8 м.) “ Россия Федерациясенең Мәгариф турында”гы  Федераль Законы №273-ФЗ(Федераль закондагы үзгәрешләрне  исәпкә алып, 3 февраль 2014 ел,№11-ФЗ,15-ФЗ), Татарстанның “Мәгариф турында”гы Законы, №68-3РТ22 июль,2013 ел, 8м., Татарстан  Мәгариф  һәм фән Министрлыгының  рус мәктәпләрдәге  татар  төркеме укучыларына татар теленнән гомуми  белем бирүнең  дәүләт стандарты (2008) салынды ;”Россия Федерациясе халыкларының   телләре турында”законы (24 июль ,1998 ел,№126-ФЗ;Россия Федерациясенең милли мәгариф сәяси концепциясе  (3август,2006 ел, №201); ”Татарстан  Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында “ Татарстан Республикасы Законына (8июль 1992 ел №1560-XII (03.03.2012);”2014-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк”-“Будущее);”2014-2024 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм үстерү” буенча программасы), “ Татарстан Республикасында 2014-2020 нче елларга мәгариф һәм фәнне үстерү” дәүләт программасына;“Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм   әдәбиятыннан үрнәк программалар укыту программалар” га (төзүче авторлары: Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина, Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2011), “Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева; Татарстан республикасы  Әлмәт муниципаль районының  муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе  “2 нче  урта гомуми белем мәктәбе”нең   укыту планына (2015-2016 уку елы өчен) һәм мәктәпнең   «Положение о рабочей программе» локаль актына  нигезләнеп төзедем.

Эш программасы структурасы

      Татар әдәбиятының  эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус мәктәбендә татар әдәбиятына  өйрәтүнең  төп максаты һәм бурычлары.

 10-11 нче  сыйныфларда татар әдәбияты тарихын хронологик тәртиптә һәм хәзерге идея –эстетик таләпләрне искә алып яктырту күздә тотылды.

  • Татар әдәбиятының тарихы турында гомуми караш булдыру.

- әдәбиятның чорларга бүленешен , чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын өйрәнү, анализлау һәм бәяләргә өйрәтү.

-әдәби- теоритик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең , язучы иҗатының , гомумән татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.

- татар һәм татар әдәбиятында уртак темага , проблемага багышланган әсәрләрне чагыштырып укыту.

- аерым автор,аның әсәре ,гомумән әдәбият турындагы кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият , вакытл матбугат ,Интернет чаралары аша табарга күнектерү.

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятына  үрнәк программа буенча 68 сәгать каралган.Мәктәпнең  планы буенча атнага 2 сәгать, 1 чиректә-18 , 2нче чиректә -14, 3нче чиректә -20, 4 нче чиректә -18сәгать. Елга 70 сәгать. Программаның эчтәлек һәм гамәли өлешләре материалны берләштерү исәбенә  үтәлә.

Татар әдәбияты    уку-укытуның эчтәлеге

                        

Бүлек темасы

Дәреснең темалары

Сәгатьләр саны

1

 Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты.

 Татар әдәбияты тарихына кереш. Әдәбиятның чорларга бүленеше. Кол Гали. “Кыйссаси Йосыф” поэмасы. Кол Гали. “Кыйссаси Йосыф” поэмасын ныгыту. Алтын Урда чоры тарихы. Сәйф Сараи. “Сөһәил вә Гөлдерсен”дастаны. “Идегәй” дастаны. “Идегәй” дастанын ныгыту. Казан ханлыгы чоры әдәбияты һәм мәдәнияте турында кыскача мәгълүмат. Мөхәммәдьяр иҗаты. Мөхәммәдьяр. “Төхфәи мәрдан” поэмасы. Мөхәммәдьяр. “Төхфәи мәрдан” поэмасын йомгаклау. XVII-XVIII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү.

Мәүлә Колый иҗаты.

 12

2

 XIX гасыр әдәбияты.

 XIX гасыр әдәбиятына һәм мәдәниятына күзәтү. Габделҗәббар Кандалый. Тормыш юлы һәм иҗаты. Габделҗәббар Кандалый . “Сахибҗәмал” поэмасы.

Шиһабеддин Мәрҗани иҗаты. Шиһабеддин Мәрҗани турында татар әдипләре. Мифтахеддин Акмулла. Тормыш юлы һәм иҗаты. Мифтахеддин Акмулла иҗатыннан үрнәкләр. Каюм Насыйри . тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге.

Каюм Насыйри  “Әбугалисина кыйссасы” турында.  Каюм Насыйри китапларыннан үрнәкләр. Йомгаклау. Муса Акъегетзадә иҗаты. Муса Акъегетзадә. “Хисамеддин менла” повесте. Муса Акъегетзадә. “Хисамеддин менла” повестен йомгаклау. Заһир Бигиев. Тормыш юлы иҗаты. Заһир Бигиев. “Меңнәр , яки гүзәл кыз Хәдичә” романы. Заһир Бигиев. “Меңнәр , яки гүзәл кыз Хәдичә” романында образларның бирелеше. Заһир Бигиев. “Меңнәр , яки гүзәл кыз Хәдичә” романын йомгаклау.

17

3

XX  гасыр башы әдәбияты.

XX  йөз башы әдәбиятына күзәтү. Гаяз Исхакый иҗаты. Г.Исхакый. “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре. Г.Исхакый. “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы. Габдулла Тукай иҗаты. Габдулла Тукай. “”Сәрләүхәсез”,”Өзелгән өмид” шигырьләре.

Композитор Нәҗип Җиһанов. Рәссам Бакый Урманче иҗаты. Дәрдемәнд. Тормыш юлы һәм иҗаты. Дәрдемәнд иҗатыннан үрнәкләр. Дәрдемәнд иҗатыннан үрнәкләр. Аларның темасы,идеясе. Сәгыйть Рәмиев. Тормыш юлы һәм иҗаты. Сәгыйть Рәмиев. “Таң вакыты”, “Мин” шигыре. Галиәсгар Камал иҗаты. Г.Камал. “Бүләк өчен” комедиясе. Г.Камал. “Бүләк өчен” комедиясе. Әсәрнең проблематикасы, образларның бирелеше. Артист һәм язучы Габдулла Шамуков иҗаты. Фатих Әмирхан иҗаты. Ф.Әмирхан. “Хәят” повесте. Ф.Әмирхан. “Хәят” повесте. Әсәрнең идеясе Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты. М.Фәйзи. “Галиябану” драмасы. М.Фәйзи. “Галиябану” драмасында образлар бирелеше. М.Фәйзи. “Галиябану” драмасы. Йомгаклау.

Шәехзадә  Бабич иҗаты. Ш.Бабич. Язгы җыр. Гомумиләштереп кабатлау.

27

4

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Татар каһарманнары. Мәгърифәт учаклары (мәшһүр татар мәдрәсәләре). Милләтнең киләчәге. Минем Ватаным. .”Шүрәле” балетын карагач...” Тарих һәм сәнгать. Минем яраткан героем. Татар артистлары. Сәламәтлек һәм спорт.

9

5

Сыйныфтан тыш уку.

Кол Гали. “Кыйссаси Йосыф. Минем яраткан китабым. Г.Исхакый. Кәләпүшче кыз. Ф.Әмирхан. “Хәят”. Ибраһим Нуруллин. Тукай

5

                                 

Гомуми урта (тулы) белем мәктәбен тәмамлаучы укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

  • халык авыз иҗаты һәм әдәбият;
  • халык авыз иҗаты жанрларыннан бәет, дастан, риваятьләр турында мисаллар китереп, аларга аңлатма бирә белү;
  • аларның текстларыннан өзекләр китереп, мәгънәсен ачыклап бирә белү;
  • әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белү;
  • татар әдәбияты тарихын чорларга бүлә белү;
  • 5-9 сыйныфларда үзләштерелгәннән тыш, XlX-XX гасыр татар әдәбияты турында өстәмә мәгъләмат туплап, аңлатып бирә алу;
  • әдәби әсәрләрнең сурәтләү чараларыннан метафора, эпитет, чагыштыру, җанландыру, гипербола, аллегория һ.б. белү һәм мисаллар белән дәлилли алу;
  • әдәби төрләр һәм жанрлар;
  • әдәби әсәрләрнең эчтәлеген һәм төзелешен (тема, идея, сюжет, композиция, образлар системасы һ.б.) анализлый белү;
  • матур әдәбияттагы мәңгелек темалар, әдәбиятның башка сәнгать төрләре белән бәйләнеше.

                                         

                              Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:

  • текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;
  • укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;
  • өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;
  • укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;
  • тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча 12-14 җөмләдән торган текст белән сәйли белү;
  • уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;
  • балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.

 

Календарь – тематик план.

Дәрес темасы

(дәрес тибы)

Сәг. Саны

Эчтәлекнең мәҗбүри элементы

Укучылырның әзерлегенә таләпләр

(көтелгән нәтиҗә)

Контроль төре

Уку эчтәлегенә характеристика

Үткәрелү вакыты.

План.

Факт.

Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты.

1

Татар әдәбияты тарихына кереш. Әдәбиятның чорларга бүленеше.

Яңа

1

Татар әдәбияты тарихына күзәтү ясау. “Борынгы” һәм “урта гасыр” төшенчәләрен аңлата белү. Борынгы төркиләр һәм алардагы язу.  Бу чорлар әдәбиятында төп тема һәм мотивлвр (гуманлылык, әхлакый сафлык, мәхәббәт, кешенең бәхеткә хокукы,сабырлык, изгелек)әдәбиятның милли үзенчәлеге. Сурәтләүдә Урта гасыр романтизмы өстенлек итүе, аның төп сыйфатлары. Жанрлар төрлелеге.

Татар халкының барлыкка килүен төшендерә белү. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге турында аңлата белү.

Бирелгән темаларны уку, сөйләү, конспектлау. Сүзлек белән эш.

01.09

2

Кол Гали. “Кыйссаси Йосыф” поэмасы.

Яңа

1

Кол Гали турында белешмә. Поэманың төп образлары, сюжеты, автор күтәргән төп мәсьәләләр.

Әсәрнең үзеннән сонгы әдәбиятыбыз үсешенә ясаган тәэсире аңлата белү.

Уку, сүзлек эше, эчтәлеген сөйләү.

04.09

3

Кол Гали. “Кыйссаси Йосыф” поэмасын ныгыту.

Ныгыту

1

Образларга характеристика бирү.

11.09

4

Сыйныфтан тыш уку. Кол Гали. “Кыйссаси Йосыф”

С.Т.У.

1

әсәрне тулысы белән уку.

әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны турында белү.

Сәнгатьле уку.

Сүзлек эше,әңгәмә.

12.09

5

Алтын Урда чоры тарихы.

Яңа

1

Алтын Урда чоры тарихы һәм мәдәниятына күзәтү.

Алтын Урда чоры тарихы һәм мәдәнияты турында сөйли белү.

Сүзлек эше, уку, конспектлау, сорауларга җавап бирү.

15.09

6

Сәйф Сараи. “Сөһәил вә Гөлдерсен”дастаны.

Яңа

1

Язучы турында белешмә бирү, бирелгән әсәрләрне аңлап укуга ирешү. “Гөлестан бит төрки” поэмасына күзәтү.

әсәрдәге вакыйгаларның чынбарлыктагы нигезе,реальлеген аңлата белү.

Сүзлек эше,сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

18.09

7

“Идегәй” дастаны.

Яңа

1

Дастан турында төшенчә бирү. Аның иҗат ителү тарихы. Төп образларның бирелеше.

әсәрдә ил идарәсе, халык ,дәүләт язмышы мәсьәләсен аңлатып бирә белү.

Сәнгатьле уку

Сүзлек эше, кычкырып уку.

21.09.

8

“Идегәй” дастанын ныгыту.

Ныгыту

1

Сорауларга җавап бирү. Дастанның тоткан урыны. әңгәмә.

25.09

9

Казан ханлыгы чоры әдәбияты һәм мәдәнияте турында кыскача мәгълүмат.

Яңа

1

Шул чорда иҗат иткән әдипләр, аларның үзенчәлекләре.

Шул чор әдәбияты һәм мәдәнияты турында күзаллау булдыру.

Уку, укытучы сөйләве,укучылар чыгышы. Сор. Җавап бирү.

28.09

10

Мөхәммәдьяр иҗаты.

Яңа

1

Мөхәммәдьяр иҗаты турында күзаллау булдыру.  “Нәсыйхәт” шигыре.

Язучының әсәрләренә хас булган үзенчәлекләрне аңлата белү. әдип- “гуманизм җырчысы” төшенчәсен аңлата белү.

әсәрләрне уку,анализлау,сор.җавап бирү.

02.10

11

Мөхәммәдьяр. “Төхфәи мәрдан” поэмасы.

Яңа

1

Кычкырып сәнг-ле итеп уку, сор.җавап бирү.

05.10

12

Мөхәммәдьяр. “Төхфәи мәрдан” поэмасын йомгаклау.

Әңгәмә

1

Сәнгатьле уку.

Уку,сүзлек эше, әңгәмә.

09.10

13

XVII-XVIII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү.

Мәүлә Колый иҗаты. Хикмәтләр :”Юмартлык бу күңелне рушан кылыр...”

Яңа

1

XVII-XVIII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү ясау. Шул чорда иҗат иткән әдипләр.

Мәүлә Колый иҗатына күзәтү.

Татар ханлыкларның бетерелүе. Бу чорның ярлы булуы. М.Колый иҗатына күзәтү.

Сүзлек эше,уку, әңгәмә.

12.10

XIX гасыр әдәбияты.

14

XIX гасыр әдәбиятына һәм мәдәниятына күзәтү.

Әңгәмә  

1

XIX гасыр әдәбиятына һәм мәдәниятына күзәтү ясау. Иҗтимагый- тарихи, мәдәни мохит, әдәби иҗаттагы төп юнәлешләр. тормыш –чынбарлыкны әдәби күзаллауның яңа баскычы буларак XIX йөз урталарында реализм мәйданга чыгу. Яңа төр жанрлар барлыкка килү. Дөньяви проблемаларның дини карашлар белән кушылып китүе.  Ф.Кәрими. “Морза кызы Фатыйма” повесте.

Шул чор әдәбияты турында сөйли белү. Татар теленең халыкара тел булуы турында аңлату.

Уку, сөйләү, әңгәмә,сорауларга җавап бирү.

16.10

15

Габделҗәббар Кандалый. Тормыш юлы һәм иҗаты.

Яңа

1

Габделҗәббар Кандалыйның әдәбиятка алып кергән яңалыгы. “Йакутлар табыладыр вакыт берлән...”, “Бу илләрдә торып калсам...” шигырьләре.

Габделҗәббар Кандалый иҗатыннан үрнәкләрне сәнгатьле уку, аларда яктыртылган темаларны аңлата белү.

Уку, сөйләү, әңгәмә,сорауларга җавап бирү.

19.10

16

Габделҗәббар Кандалый  “Сахибҗәмал” поэмасы.

Яңа

1

23.10

17

Шиһабеддин Мәрҗани иҗаты.

Яңа

1

Шиһабеддин Мәрҗани иҗаты. Аның татар иҗтимагый фикер үсешендәге роле.

Шиһабеддин Мәрҗани турында татар әдипләренең язмаларын уку, мәгънәләрен ачыклау.

Уку, сөйләү, әңгәмә,сорауларга җавап бирү.

26.10

18

Шиһабеддин Мәрҗани турында татар әдипләре.

Ныгыту

1

30.10

19

Б.С.Ү. Татар каһарманнары.

Б.С.Ү.

1

Татар каһарманнары турында белемнәрне тирәнәйтү.

Татар каһарманнарына хас сыйфатлар турында сөйләү.

 Сорауларга җавап бирү. Алдан әзерләнгән чыгышларны тыңлап китү.

10.11

20

Мифтахеддин Акмулла. Тормыш юлы һәм иҗаты.

Яңа

1

Мифтахеддин Акмулла иҗатын өйрәнү. Иҗатына идея- тематик яктан күзәтү ясау. “Башка милләт алга таба барыр булды...”, “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән” шигырьләре, “Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе” поэмасыннын өзек

Татар әдәбияты тарихында Акмулла тоткан урын. Ул- гаделлек җырчысы.

Уку,сорауларга җавап бирү. әңгәмә.

14.11

21

Мифтахеддин Акмулла иҗатыннан үрнәкләр.

Яңа  

1

17.11

22

Каюм Насыйри . тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге.

Әңгәмә

1

Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. “Әбугалисина кыйссасы” турында. Фантастик сурәтләү алымнарының сюжетны оештырудагы әһәмияте, гуманистик идеяләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәш.

Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында күзаллау булдыру.

Презентация, әңгәмә,китаптан уку.

21.11

23

Каюм Насыйри  “Әбугалисина кыйссасы” турында.  

Яңа

1

Каюм Насыйри  “Әбугалисина кыйссасы” турында сөйли белү.

Уку, сор.җавап бирү, анализлау.

24.11

24

Каюм Насыйри китапларыннан үрнәкләр. Йомгаклау.

Йомгаклау

1

Бирелгән үрнәкләрнең әдәбиятта тоткан урыны. Аларның мәгънәләрен ачыклау.

Уку, аңлату, бүгенге тормыш белән чагыштыру.

28.11

25

Б.С.Ү.  Мәгърифәт учаклары (мәшһүр татар мәдрәсәләре)

Б.С.Ү.

1

татар мәдрәсәләре турында күзаллау булдыру.

татар мәдрәсәләре турында сөйли белү.

Чыгышлар тыңлау,әңгәмә, бүгенге кән белән чагыштыру.

01.12

26

Муса Акъегетзадә иҗаты.

Яңа

1

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Татар әдәбиятында җәдитчелек- кадимчелек мәсьәләләренең мәйданга чыгуы. Милләтнең бүгенгесе, киләчәге турында төшендерү. Хатын-кыз язмышы мәсьәләсе,

Иҗатына күзәтү. әдәбиятта тоткан урыны.

Уку,конспект язу,сор.җавап бирү.

05.12

27

Муса Акъегетзадә. “Хисамеддин менла” повесте.

Яңа

1

әсәрнең бүгенге чорга аваздаш якларын күрсәтә белү. әсәрнең тормышчанлыгы турында сөйләү.

Уку,сор.җавап бирү.

08.12

28

Муса Акъегетзадә. “Хисамеддин менла” повестен йомгаклау.

Йомгаклау

1

Уку, сор.җавап, анализ ясау.

12.12

29

Б.С.Ү. Милләтнең киләчәге.

Б.С.Ү.

1

Милләтнең бүгенгесе, киләчәге турында төшендерү

Милләт язмышы хәзерге буынга бәйле икәнен аңлата белү.

әңгәмә.

15.12

30

Заһир Бигиев. Тормыш юлы иҗаты.

Яңа

1

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. әсәрнең темасы, идеясе, образларның бирелеше, төзелеше.

Роман жанры турында белемнәрне тирәнәйтү.

Тормыш юлына күзәтү.

Уку,сөйләү, сор. Җавап. Конспект.

19.12

31

Заһир Бигиев. “Меңнәр , яки гүзәл кыз Хәдичә” романы.

Уку дәресе

1

Укылган өлешне сөйли белү.

Бүлекләрне кычкырып уку,сор.җавап бирү,аңлату.

22.12

32

Заһир Бигиев. “Меңнәр , яки гүзәл кыз Хәдичә” романында образларның бирелеше.

Әңгәмә

1

Образларга характеристика бирү. әсәрнең тоткан урыны.

26.12

33

Заһир Бигиев. “Меңнәр , яки гүзәл кыз Хәдичә” романын йомгаклау.

Йомгаклау

1

Уку, сор.җавап бирү. Образларга характеристика язу.

12.01

34

Сыйныфтан тыш уку. Минем яраткан китабым.

С.Т.У.

1

Яраткан китабың турында сөйләү.

Китап турында сөйли белү.

Һәр укучы яраткан китабы турында сөйли.

16.01

XX  йөз башы әдәбияты.

35

XX  йөз башы әдәбиятына күзәтү.

Яңа  

1

XX  йөз башы әдәбиятына күзәтү ясау. Татар әдәбиятының Яңарыш чорына керүе. Чынбарлыкны реалистик һәм романтик сурәтләү алымнары ярдәмендә чагылдыру. 20-30 нчы елларда әдәбиятның каршылыклы үсеше.

Шул чорда иҗат иткән язучыларны әйтә белү.

Күзәтү, әңгәмә. Сор.җавап бирү.

19.01

36

Гаяз Исхакый иҗаты.

Яңа

1

әдип иҗатының яңалыгы. Татарча яшәү рәвешен башка мохиткә куеп карауда автор позициясе. Катнаш гаилә мәсьәләсе чагылышы. Холык ,әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәләләренең үзара нык керешүе.

Иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү.

Уку, сөйләү, сор. Җавап бирү.

23.01

37

Г.Исхакый. “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре.

Яңа  

1

Укылган өлешләрне сөйли белү, сорауларга җавап бирү.

Уку, сөйләү, сор. Җавап бирү.

26.01

38

Г.Исхакый. “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы.

Әңгәмә

1

Укылган өлешләрне сөйли белү, сорауларга җавап бирү.

Уку, сөйләү, сор. Җавап бирү. әңгәмә.  Бүгенге көн белән актуаль булуы.

30.01

39

Сыйныфтан тыш уку. Г.Исхакый. Кәләпүшче кыз.  

С.Т.У.

1

әсәргә  анализ ясау. Бугенге көндә актуальлелеге.

әсәрне анализлый белү.

Эчтәлеген сөйләү. Анализлау.

02.02

40

Габдулла Тукай иҗаты.

Дәрес презентация

1

Тукай иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү. Аның татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше. Шагыйрьһәм милләт язмышы мәсьәләсе.

әзер презентациял арау

През-ия карау,сөйләү.

06.02

41

Габдулла Тукай. “Милли моңнар”, “И каләм” “Күңел”шигырьләре.

Яңа

1

әсәрләренең темасын,идеясен аңлата белү. Тукай образының әдәбиятта музыкада чагылышы.

Сәнгатҗле уку.

Шигырьләрне сәнгатьле уку, сор. Җав.бирү,анализлау.

09.02

42

Габдулла Тукай. “”Сәрләүхәсез”,”Өзелгән өмид”, “Мәхәббәт”, “Кыйтга”  шигырьләре.

Яңа

1

Яттан сөйләү.

Яттан сөйләү,шиг.уку,анализлау.

13.02

43

Б.С.Ү. Минем Ватаным.

Б.С.Ү.

1

Сөйләм телен  үстерү.

Сораулар аша теманы ачып бирү.

Сөйләү, сор.җавап бирү.

16.02

44

Композитор Нәҗип Җиһанов.

Дәрес-әңгәмә

1

“Кырлай” симфоник поэмасы  

Тыңлау, хар.бирү.

әсәрне тыңлау.

20.02

45

Б.С.Ү.”Шүрәле” балетын карагач...”

Дәрес-әңгәмә

1

Балетның татар сәнгатендә токан өлеше.

Үз фикереңне белдерә белү.

әңгәмә.

23.02

46

Рәссам Бакый Урманче иҗаты.

Дәрес-әңгәмә

1

Иҗатына күзәтү.

Тукай образын гәүдәләндергән әсәрләре.

Сөйләү, сор.җавап бирү.

27.02

47

Б.С.Ү. Тарих һәм сәнгать.

Дәрес-әңгәмә

1

Тарих һәм сәнгать төшенчәләре.

сәнгать әсәрләре аркылы тарихка күзәтү ясау.

Сорауларга җавап бирү. әңгәмә.

02.03.

48

Дәрдемәнд. Тормыш юлы һәм иҗаты.

Яңа

1

Томыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Шигырьләренең темасы,идеясе.

Тормыш һәм иҗаты турында сөйли белү.

Уку,конспект язу,сор.җавап бирү.

06.03

49

Дәрдемәнд иҗатыннан үрнәкләр. “Кораб”, “Гөрләгән сулар башында”, “Без” шигыре

Яңа

1

иҗатыннан үрнәкләр уку, анализлый белү.

Шигырьләрен сәнгатле уку, анализлау.

09.03

50

Дәрдемәнд иҗатыннан үрнәкләр. Аларның темасы,идеясе.

Яңа

1

әсәрләренең темасы,идеясе турында сөйләү.

Яттан сөйләү.

Шигырьләрен снгатле уку, анализлау. Сор.җавап бирү.

13.03

51

Сәгыйть Рәмиев. Тормыш юлы һәм иҗаты.

Яңа

1

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. әдип иҗатында гыйсъянчы герой.

Иҗаты турында сөйли белү. Шигырьләренә анализ ясау.

Уку, сөйләү, конспет язу. Сор.җавап бирү.

16.03

52

Сәгыйть Рәмиев. “Таң вакыты”, “Мин” “Пәйгамбәр”шигыре.

Кабатлау

1

Яттан сөйләү.

Шигырьләрен сәнгатле уку, анализлау. Сор.җавап бирү.

20.03

53

Галиәсгар Камал иҗаты.

Яңа

1

Иҗаты турында белешмә. . “Бүләк өчен” комедиясе. Әсәрнең проблематикасы, образларның бирелеше

Иҗаты турында белемнәрне киңәйтү.

Презент-я карау, әңгәмә.

 03.04

54

Г.Камал. “Бүләк өчен” комедиясе.

Яңа

1

Аңлап укуга ирешү. әсәрнең проблемасын күрә белү.

Рольләргә бүленеп уку. Сөйләү.

 06.04

55

Г.Камал. “Бүләк өчен” комедиясе. Әсәрнең проблематикасы, образларның бирелеше.

Йомгаклау

1

Әсәрнең проблематикасы, образларның бирелешен аңлата белү.

әсәргә анализ ясау. Образларга хар-ка бирү.

10.04

56

Б. С.Ү. минем яраткан героем.

Дәрес -әңгәмә.

1

Каралган яки укылган әсәр буенча яаткан герой турында сөйләү.

Каралган яки укылган әсәр буенча яраткан герой турында сөйләү.

әсәргә анализ ясау. Образларга хар-ка бирү.

13.04

57

Артист һәм язучы Габдулла Шамуков иҗаты.

Яңа

1

Иҗаты. Аның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

Артист һәм язучы турында сөли белү.

әңгәмә. Уку, сор.җавап бирү.

17.04

58

Б.С.Ү. Татар артистлары.

Б.С.Ү.

1

Татар артистлары турында белемнәрне тирәнәйтү.

Артистларның сәнгатьтә тоткан урыны

Сөйләү. әңгәмә.

20.04

59

Фатих Әмирхан иҗаты.

Яңа

1

Иҗаты турында белешмә. әсәрнең идеясе, кеше психологиясен тасвирлауда авторның осталыгы.

Иҗаты турында сөйли белү.

Уку,конспект. әңгәмә. Сор.җавап бирү.

24.04

60

Ф.Әмирхан. “Хәят” повесте.

Яңа

1

әсәргә анализ ясый белү. әсәрнең идеясен аңлату.

Уку, сор.җавп. образларга характеристика.

27.04

61

Ф.Әмирхан. “Хәят” повесте. Әсәрнең идеясе.

йомгаклау  

1

әсәрдән өзекне яттан сөйләү.

01.05

62

Сыйныфтан тыш уку. Ф.Әмирхан. “Шәфигулла агай” хикәясе..

С.Т. У.

1

әсәрне тулысы белән уку,анализлау.

әсәргә анализ ясый белү. әсәрнең идеясен аңлату.

Бүлекләрне өлешләп сөйләү,сор.җавап бирү. Образларга хар-ка.

04.05

63

Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты.

Яңа

1

Тормыш юлы,иҗаты. әсәрдә мәхәббәт гүзәллеге һәм сафлыгы гәүдәләнеше, образлар бирелеше. Драманың беренче музыкаль сәхнә әсәрләренең берсе булуы.

Иҗатына тулырак күзәтү чсау.

Пре-ия карау. Сөйләү. әңгәмә. Конспект

08.05

64

М.Фәйзи. “Галиябану” драмасы.

Яңа

1

Драманы аңлап укуга ирешү.

Рольләргә бүленеп уку.

11.05

65

М.Фәйзи. “Галиябану” драмасында образлар бирелеше.

Ныгыту.

1

Драмада образлар бирелешен анализлау.

Сәнгатьле уку.

Ролҗләргә бүленеп уку. Образларга хар-ка бирү.

15.05

66

М.Фәйзи. “Галиябану” драмасы. Йомгаклау.

Йомгаклау.  

1

Образларга хар-ка бирү. Бугенге көндә иң популяр сәхнә әсәре.

Спектакльдән өзек карау. Артистларга бәя бирү.

18.05

67

Б.С.Ү. Сәламәтлек һәм спорт.

Б.С.Ү.

1

Хәзерге көндә сәламәт булу өчен спрот иң мөһим шарт

Тема аша сөйләм үстерү . спортның тоткан урыны

Дәрес әңгәмә.

22.05

68

Шәехзадә  Бабич иҗаты. Ш.Бабич. Язгы җыр.

Яңа

1

Тормыш юлы һәм иҗаты. Шагырьнең күңел дөньясы чагылышы.

Шиг. Сәнгатҗле укуга ирешү,анализлый белү.

Яттан сөйләү.

Сәнгатьле уку, сор.җавап бирү.

25.05

69

Сыйныфтан тыш уку. 

Ибраһим Нуруллин. Тукай.

С.Т.У.

1

Язучы әсәрендә тукай образы.

әсәрнең идеясе, тематикасы.

Сор.җавап бирү. Сөйләү.

29.05

70

Гомумиләштереп кабатлау.

Йомгаклау.

 1

Алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

әнгәмә, сор.җавап бирү.

30.05



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

Татар әдәбиятыннан эш программасы 5 сыйныф

Рус мәктәбенең татар төркемендә белем алучы 5 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы. Авторлары: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, 2014...

Татар әдәбиятыннан эш программасы 10 сыйныф

Татар әдәбиятыннан эш программасы 10 сыйныф...