Татар әдәбиятыннан эш программасы 11 нче сыйныф
календарно-тематическое планирование (11 класс) на тему

Татар әдәбиятыннан эш программасы

11 нче сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 11kl_edeb.doc168.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия Федерациясенең Конституциясе(26,68 м.);Татарстан Республикасының Конституциясе (8 м.) “ Россия Федерациясенең Мәгариф турында”гы  Федераль Законы №273-ФЗ(Федераль закондагы үзгәрешләрне  исәпкә алып, 3 февраль 2014 ел,№11-ФЗ,15-ФЗ), Татарстанның “Мәгариф турында”гы Законы, №68-3РТ22 июль,2013 ел, 8м., Татарстан  Мәгариф  һәм фән Министрлыгының  рус мәктәпләрдәге  татар  төркеме укучыларына татар теленнән гомуми  белем бирүнең  дәүләт стандарты (2008) салынды ;”Россия Федерациясе халыкларының   телләре турында”законы (24 июль ,1998 ел,№126-ФЗ;Россия Федерациясенең милли мәгариф сәяси концепциясе  (3август,2006 ел, №201); ”Татарстан  Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында “ Татарстан Республикасы Законына (8июль 1992 ел №1560-XII (03.03.2012);”2014-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк”-“Будущее);”2014-2024 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм үстерү” буенча программасы), “ Татарстан Республикасында 2014-2020 нче елларга мәгариф һәм фәнне үстерү” дәүләт программасына;“Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм   әдәбиятыннан үрнәк программалар укыту программалар” га (төзүче авторлары: Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина, Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2011), “Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева; Татарстан республикасы  Әлмәт муниципаль районының  муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе  “2 нче  урта гомуми белем мәктәбе”нең   укыту планына (2015-2016 уку елы өчен) һәм мәктәпнең   «Положение о рабочей программе» локаль актына  нигезләнеп төзедем.

10-11нче сыйныфларда татар әдәбияты тарихын хронологик тәртиптә һәм хәзерге идея-эстетик таләпләрне искә алып яктырту күздә тотылды. Программада әдәбиятны милли сүз сәнгате итеп карауга аеруча игътибар ителде. Ул түбәндәге максат һәм бурычларны куя:

-татар әдәбиятының тарихы турында гомуми карш булдыру;

-әдәбиятныңчорларга бүленешен, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын өйрәнү, анализлау һәм бәяләргә өйрәтү;

-әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, гомуми, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү;

-татар һәм рус әдәбиятында уртак темага, проблемаларга багышланган әсәрләрне чагыштырып укыту;

-аерым автор, аның әсәре, гомумән, әдәбият турындагы кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша табарга күнектерү һ.б.

Татар әдәбиятыннан 11 нче сыйныф укучылары  үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр:

-        матур әдәбиятның сәнгать төрләре арасындагы урынын, үзенчәлекләрен билгеләү;

-        татар матур әдәбиятының гомуми үсеш юлын, аның чорларын белү, ул чорларга хас үзенчәлекләрне күрергә өйрәнү;

-        матур әдәбиятның халык тарихы, аның  катлаулы борылышлары, аеруча хәлиткеч вакыйгалары белән аерылгысыз бәйләнгән булуын, аларның язучыларга ясаган тәэсирен күрсәтеп бирү;

-        классик язучыларның әдәбият үсешендәге ролен аңлату;

-        матур әдәбиятның сәнгатьлелек ягыннан эволюциясен тоемлау;

-        әдәбиятның үзләренә таныш гомуми мәсьәләләре, аерым язучылар иҗаты, аларның дәрестә үтелгән яки мөстәкыйль өйрәнелгән әсәрләре турында инша, изложение, реферат кебек язма эшләрдә һәм телдән ирекле рәвештә үз карашларын бәян итү.

Укучылар үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм мәгълүмат:

-        программада өйрәнү өчен каралган әсәрләргә, аларга карата тәкъдим ителгән хезмәтләр;

-        өстәмә белем чыганакларыннан (әдәби әсәрләр, фәнни әдәбият, тәнкыйди хезмәтләр, Интернеттан алынган материаллар) әдәбиятның гомуми мәсьәләләре, аерым язучыларның иҗаты,тормыш юлы, шәхси кичергәннәренең иҗат иткән әсәрләрендә чагылышы турында;

-        программада каралмаган, әмма теге яки бу чорның әдәби мохитен киңрәк аңларга ярдәм итүче кайбер башка язучыларның тормыш юллары һәм иҗатлары;

-        татар һәм рус әдәбиятлары бәйләнешенә караган кайбер материаллар һәм хезмәтләр;

-         хәзерге татар әдәбияты авторларының укучыларның үзләрен кызыксындырган әсәрләре;              

-        хәзерге татар вакытлы матбугатында басылучы аерым әсәрләр һ.б.;

-        хәзерге татар әдәбияты белән театр, музыка, кино кебек сәнгать төрләре арасындагы бәйләнешләр .

Укучының шәхси үсеш-үзгәреше:

-        укучының мөстәкыйль фикерләве, гомумиләштереп нәтиҗә ясау сәләте үсү;

-        матур әдәбияттә халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә төшенү; кешелеклелек, горурлык, үз-үзен бәяләү үсү;

-        укучыда мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң да матур әдәбият укуга ихтыяҗ булу;

-        әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен аңларлык зәвык формалашу.

Атнага       -   2 сәгать

Чиреккә    -   18-14-20-16 сәгать

Елга           -   68 сәгать

Программаның эчтәлек һәм гамәли өлешләре материалны берләштерү исәбенә үтәлә.

Бүлек атамасы

Дәрес темасы

Сәг.

саны

1

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү

1917 елдан соңгы әдәбият, 1917 елдан соңгы әдәбият, 20нче еллар әдәбияты, 30нчы еллар әдәбияты, Һ.Такташның тормыш юлы, иҗаты, “Мәхәббәт тәүбәсе”, Г.Кутуйның  тормыш юлы, иҗаты, “Тапшырылмаган  хатлар”, 40нчы еллар әдәбияты, 50нче еллар әдәбияты, М.Җәлилнең тормыш юлы, М.Җәлилнең  иҗаты “Җырларым”, “Ышанма”, “Тик булса иде ирек”,“Моабит дәфтәрләре” җыентыгы, Ф.Кәримнең тормыш юлы, Ф.Кәримнең  иҗаты. “Сибәли дә сибәли”, Ф.Кәрим “Разведчик язмалары”, 1960 еллар һәм хәзерге чор әдәбияты, 1960 еллар һәм хәзерге чор поэзиясе, Х.Туфанның тормыш юлы, Х.Туфанның иҗаты, “Кармәт истәлекләре”, Сибгат Хәкимнең тормыш юлы, Сибгат Хәкимнең иҗаты “Гел кояшка карый тәрәзәләрең”  “Башка берни дә кирәкми”, “Туган як җырчысы”, Г.Афзалның тормыш юлы, иҗаты “Өф - өф – итеп”, “Кызыл балчык” промартелендә,  “Мыек борам”, Р.Хариснең тормыш юлы, иҗаты “Кеше кайчан матур?” “Хәл - әхвәл”, Р.Гаташның тормыш юлы, иҗаты, Р.Фәйзуллиннең тормыш юлы, иҗаты, “Яздан аерып булмый Тукайны!” “Якты моң”, Зөлфәтнең тормыш юлы, иҗаты “Тылсым”, “Дүрт җыр”, Г.Бәшировның тормыш юлы, Г.Бәшировның иҗаты, Г.Бәширов “Җидегән чишмә”, Ә.Еникинең тормыш юлы, Ә.Еникинең иҗаты, Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”, “Әйтелмәгән васыять” хикәясе, М.Хәсәновның тормыш юлы, М.Хәсәновның иҗаты, М.Хәсәнов “Язгы аҗаган” романы, Н.Фәттахның тормыш юлы, Н.Фәттахның иҗаты, Н.Фәттах “Итил суы ака торур”, “Итил суы ака торур” романы, М.Мәһдиевнең тормыш юлы, М.Мәһдиевнең иҗаты, М.Мәһдиев “Бәхилләшү” повесте,Т.Миңнуллинның тормыш юлы, Т.Миңнуллинның иҗаты, “Үзебез сайлаган язмыш”, “Үзебез сайлаган язмыш” драмасы, Балалар әдәбияты, Җ.Тәрҗеманов , Х.Халиков, Җ.Дәрзаман,  Ш.Галиев “Урман күчә урамга”, “Багана”, Р.Миңнуллин “Туган телемә”, “Һәйкәлләрне тыңлыйк”.

56

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

БСҮ  “Батырлар даны мәңгелек”, БСҮ  “Туган як моңнары”, БСҮ  “Һөнәр сайлау”, БСҮ  “Яраткан язучым”, Уку тизлеген тикшерү, йомгаклау, резерв

8

3

Дәрестән тыш уку

Дәрестән тыш уку  Р.Мостафин “Өзелгән җыр эзеннән”, Дәрестән тыш уку  М.Хәсәнов “Язгы аҗаган”, Дәрестән тыш уку  М.Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә”, резерв

4

Программа эчтәлеге

5-11нче сыйныф укучыларының әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләренә гомуми таләпләр

Татар халык иҗаты жанрларыннан:

-әкиятләр, аларның төрләрен, геройларының төп сыйфатларын;

-язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен;

-дөнья халыклары әкиятләрен аера белү;

-мәкальләр, табышмаклар һәм кешенең тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен аңлау;

-җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;

-бәетләр, аларда сурәтләнгән чынбарлык вакыйгаларын;

-риваятьләр һәм легендаларны, аларның жанр үзенчәлекләрен белү таләп ителә.

Әдәбият теориясеннән:

-хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;

-автобиографик повестьны;

-шигырь һәм поэманың үзенчәлеген белү;

-комедия жанры хасиятләрен аңлатып бирү;

-мәсәл жанрының үзенчәлеген;

-әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү;

-уңай герой, тискәре герой, лирик герой төшенчәләрен белү;

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү сорала.

Татар мәдәниятеннән:

-татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү;

-милли орнаментларны аера белү;

-әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлата белү сорала.

10-11нче сыйныфларда:

-халык авыз иҗаты һәм әдәбият;

-халык авыз иҗаты жанрларыннан бәет, дастан, риваятьләр турында мисаллар китереп, аларга аңлатма бирә белү;

-аларның текстларыннан өзекләр китереп, мәгънәсен ачыклап бирә белү;

-әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә алу;

-татар әдәбияты тарихын чорларга бүлә алу;

-5-9нчы сыйныфларда үзләштергәннән тыш, XIX-XX гасыр татар әдәбияты турында өстәмә мәгълүмат туплап, аңлатып бирә алу: әдәби әсәрләрнең сурәтләү чараларыннан метафора, эпитет, чагыштыру, җанландыру, гипербола, аллегория һ.б. белү һәм мисаллар белән дәлилли алу;

-әдәби төрләр һәм жанрлар;

-әдәби әсәрләрнең эчтәлеген һәм төзелешен (тема, идея,сюжет, композиция, образлар системасы һ.б.) анализлый белү;

-матур әдәбияттагы мәңгелек темалар, әдәбиятның башка сәнгать төрләре белән бәйләнеше.

Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:

-текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;

-укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;

-өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;

-укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;

-тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү;

-уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;

-балалар һәм үсмерләр өчен чыкан вакытлы матбугатны уку һәм файдалана алу.

Кулланылган әдәбият

  1.  «Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты» Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2008
  2.  « Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар» , Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011
  3.  11нче сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге, Ф.М.Мусин, З.Н.Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанов, Казан, Татарстан китап нәшрияты , 2012
  4. «Татарско-русский словарь», Ф.Г.Ганиева, Казан, Татарстан китап нәшрияты , 1995
  5. «Русско-татарский словарь», Ф.Г.Ганиева, Москва, «Русский язык», 1985
  6. «Раушан көзге», Р.Ш.Халикова, Казан, «Мәгариф», 1993
  7. «Көч һәм рух тамырлары»,  1-3нче сыйныфлар өчен хрестоматия , Казан, «Мәгариф», 2000
  8. «Көч һәм рух тамырлары»,  5-11нче сыйныфлар өчен хрестоматия, Казан, «Мәгариф», 2000

11нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан тематик план (т.т.)

Дәрес темасы

(дәрес тибы)

Сәг.

са

ны

Эчтәлекнең мәҗбүри элементы

Укучыларның әзерлегенә таләпләр

(Көтелгән нәтиҗә)

Контроль

Уку эчтәлегенә характеристика

Үткәрү вакыты

План

факт

1.

Кереш дәрес

 1917 елдан соңгы әдәбият.

(яңа)

1

 Бу чорда иҗтимагый-идеологик система олышынуның әдәбияткә йогынтысы турында төшенчә бирү.

Туган телебезнең әһәмияте турында әңгәмә.

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү.

02.09

2.

1917 елдан соңгы әдәбият

(яңа)

1

1917 елдан соңгы әдәбиятка күзәтү

Чорга хас үзенчәлекләр һәм аларның әдәбиятка кагылышы.

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү.

11.09

3.

 20нче еллар әдәбияты

(яңа)

1

 20нче еллар әдәбиятына күзәтү

Чорга хас үзенчәлекләр һәм аларның әдәбиятка кагылышы.

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү.

12.09

4

 Һ.Такташның тормыш юлы, иҗаты.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.

Биография буенча эш.

17.09

5

“Мәхәббәт тәүбәсе”

(яңа)

1

Поэма буенча беренче мәхәббәт турында фикер алышу

Әсәрдә яшьләр тормышының мораль этик мәсьәләләрен чагылдыру үзенчәлекләрен күрсәтү; образларга бәяләмә бирү.

Өзекне ятлау

Әсәр буенча эш.

18.09

6

Һ.Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе”йомгаклау

1

Поэма буенча беренче мәхәббәт турында фикер алышу

образларга бәяләмә бирү

21.09

7.

Г.Кутуйның  тормыш юлы, иҗаты.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

 Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.

Биография буенча эш.

25.09

8.

“Тапшырылмаган  хатлар”.

(яңа)

1

Әсәрне уку аша гаиләдәге мөнәсәбәтләрне күзаллау

Әсәрне уку, анализлау, образларга бәяләмә бирү.

Язма эш.

Үз исемең-

нән Искән-дәргә хат язу.(5   нче хат.)

Әсәр буенча эш.

28.09

9.

Уку тизлеген тикшерү

(контроль)

1

Норматив буенча уку тизлеген тикшерү.

Норматив буенча уку тизлеген тикшерү.

Контроль

Уку тизлеген тикшерү.

02.10

10.

40нчы еллар әдәбияты.

(яңа)

1

40нчы еллар әдәбиятын күзәтү

Сугыш чоры сынаулары һәм кыенлыкларның әдәбиятка тәэсирен күрсәтү.

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү.

05.10

11.

50нче еллар әдәбияты.

(яңа

1

50нче еллар әдәбиятына күзәтү

Сугыштан соңгы кыенлыкларның әдәбиятка тәэсирен күрсәтү.

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү.

09.10

12.

М.Җәлилнең тормыш юлы.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең әсирлектәге һәм иҗатын яктырту.

Биография буенча эш.

12.10

13.

Дәрестән тыш уку  

Р.Мостафин “Өзелгән җыр эзеннән”

(катнаш)

1

Р.Мостафин әсәре аша М.Җәлил белән тулырак танышу

Бәйләнешле сөйләмне үстерү

16.10

14.

М.Җәлилнең  иҗаты.

“Җырларым”.

“Ышанма”.

“Тик булса иде ирек”.

“Моабит дәфтәрләре” җыентыгы.

(яңа)

1

Патриотизм хисенең бүгенге көндә актуальлеге.

Шигырьләрне уку, аларга чагылган идеяләр хакында фикер алышу.

Шигырьне

ятлау

Әсәр буенча эш.

19.10

15.

Ф.Кәримнең тормыш юлы.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

Биография буенча эш.

23.10

16.

Ф.Кәримнең  иҗаты. “Сибәли дә сибәли”.

(яңа)

1

Әдәбият теориясеннән лирик герой турында мәгълүмәт

Әдәбият теориясеннән лирик герой турында мәгълүмәт.

Өзекне ятлау

Әсәр буенча эш.

26.10

17.

Ф.Кәрим “Разведчик язмалары”

(яңа)

1

Әсәрнең идея-эчтәлеге турында фикер алышу.

Образлар системасына бәяләмә

Әсәр буенча эш.

30.10

18.

БСҮ  “Батырлар даны мәңгелек”

(катнаш)

1

БВС батырларына, ветераннарга карата хөрмәт хисе тәрбияләү

Бәйләнешле сөйләмне үстерү

Бәйләнешле сөйләмне үстерү

02.11

19.

1960 еллар һәм хәзерге чор әдәбияты.

(яңа)

1

1960 еллар һәм хәзерге чор әдәбиятына күзәтү

Илдәге җанлануның татар әдәбиятына йогынтысын күрсәтү.

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү.

12.11

20.

1960 еллар һәм хәзерге чор поэзиясе

(яңа)

1

1960 еллар һәм хәзерге чор поэзиясенә күзәтү

Илдәге җанлануның татар әдәбиятына йогынтысын күрсәтү.

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү.

16.11

21.

Х.Туфанның тормыш юлы.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Шагыйрьнең тормыш юлы.

Биография буенча эш.

19.11

22.

Х.Туфанның иҗаты.

(яңа)

1

Сөргендә язылган шигырьләрнең проблиматикасы һәм яңалыгы.

 

 

Шагыйрьнең  иҗаты турында белешмә.  

 

Әсәр буенча эш.

23.11

23.

Х.Туфан

“Кармәт истәлекләре”

(яңа)

1

26.11

24.

Сибгат Хәкимнең тормыш юлы.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Аның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

Биография буенча эш.

30.11

25.

Сибгат Хәкимнең иҗаты.

“Гел кояшка карый тәрәзәләрең”

“Башка берни дә кирәкми”.

“Туган як җырчысы”.

(яңа)

1

 Шигырьләрдә чагылыш тапкан мәсьәләләр хакында фикер алышу.

 Шагыйрьнең иҗатына күзәтү ясау, туган якның бирелеше, аларда нечкә лиризм.

Шигырьне

ятлау

Әсәр буенча эш.

03.12

26.

БСҮ  “Туган як моңнары”

(катнаш)

1

Туган як турындагы җырлар аша Туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү

Бәйләнешле сөйләмне үстерү

Бәйләнешле сөйләмне үстерү

07.12

27.

Г.Афзалның тормыш юлы, иҗаты.

“Өф - өф – итеп”

“Кызыл балчык” промартелендә

“Мыек борам”.

(яңа)

1

Танылган әдип һәм аның иҗаты белән танышу

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә бирү; шагыйрь иҗатында сатираның тоткан урыны.

Биография, әсәрләр буенча эш.

10.12

28.

Р.Хариснең тормыш юлы, иҗаты.

“Кеше кайчан матур?”

“Хәл - әхвәл”.

(яңа)

1

Танылган әдип һәм аның иҗаты белән танышу

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә, шигырьләргә күзәтү, анализ,нәтиҗә ясау.

Биография, әсәрләр буенча эш.

14.12

29.

Р.Гаташның тормыш юлы, иҗаты.

“Ирләр булыйк!”

“Укытучы”.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Әсәрләрдә күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның сәнгатьчә эшләнеше.

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

Әсәрләрдә күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның сәнгатьчә эшләнеше.

Шигырьне

ятлау

Биография буенча эш.

Әсәр буенча эш.

17.12

30.

Р.Фәйзуллиннең тормыш юлы, иҗаты.

“Яздан аерып булмый Тукайны!”

“Якты моң”.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

Биография буенча эш.

21.12

31.

Зөлфәтнең тормыш юлы, иҗаты.

“Тылсым”

“Дүрт җыр”

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә, иҗатына күзәтү ясау, шигырьләргә анализ.

Биография, әсәрләр буенча эш.

24.12

32.

Г.Бәшировның тормыш юлы.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Әдипнең тормыш юлы.

Биография буенча эш.

14.01

33.

Г.Бәшировның иҗаты.

(яңа)

1

Әсәр аша туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү

Әдипнең  иҗаты турында белешмә.

Әсәр буенча эш.

18.01

34.

Г.Бәширов “Җидегән чишмә”

(катнаш)

1

Әсәрне уку, анализлау, образларга бәяләмә бирү.

21.01

35.

“Җидегән чишмә”

(катнаш)

1

25.01

36.

Ә.Еникинең тормыш юлы.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Әдипнең тормыш юлы.

Биография буенча эш.

28.01

37.

Ә.Еникинең иҗаты.

(яңа)

1

Әсәр аша төрле гыйбрәтле язмышлы геройлар белән танышу, фикер алышу

Әдипнең  иҗаты турында белешмә.

Әсәр буенча эш.

01.02

38.

Ә.Еники

“Әйтелмәгән васыять”.

(катнаш)

1

 Язучының халык мирасына һәм аны үзендә йөртүчеләргә хәзерге мөнәсәбәтне яктырту үзенчәлекләре.

04.02

39.

“Әйтелмәгән васыять” хикәясе.

(катнаш)

1

08.02

40.

М.Хәсәновның тормыш юлы.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Әдипнең тормыш юлы.

Биография буенча эш.

11.02

41.

М.Хәсәновның иҗаты.

(яңа)

1

Әсәр буенча репрессия корбаннары тормышы белән танышу

Әдипнең  иҗаты.

Әсәр буенча эш.

18.02

42.

М.Хәсәнов.

“Язгы аҗаган”.

(катнаш)

1

Әдипнең иҗаты, әсәрдә сталинизм заманын сурәтләүдә яңа караш.

22.02

43.

“Язгы аҗаган”.

(катнаш)

1

25.02

44.

Дәрестән тыш уку

М.Хәсәнов “Язгы аҗаган”

(катнаш)

1

01.03

45.

Н.Фәттахның тормыш юлы.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Язучының тормыш юлы.

Биография буенча эш.

04.03

46.

Н.Фәттахның иҗаты.

(яңа)

1

“Итил суы ака торур”романы буенча тарихка күз салу

 

Язучының  иҗатына күзәтү

Әсәр буенча эш.

08.03

47.

Н.Фәттах.

“Итил суы ака торур”.

(катнаш)

1

Язучының иҗатына күзәтү. Әсәрдә Бөек Болгар дәүләте төзелү һәм шул заман кешеләренең язмышы чагылышы.

 

11.03

48.

“Итил суы ака торур”.

(катнаш)

1

15.03

49.

Н.Фәттах.

“Итил суы ака торур”.

(катнаш)

1

Язучының иҗатына күзәтү. Әсәрдә Бөек Болгар дәүләте төзелү һәм шул заман кешеләренең язмышы чагылышы.

18.03

50.

М.Мәһдиевнең тормыш юлы.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Әдипнең тормыш юлы.

Биография буенча эш.

22.03

51.

М.Мәһдиевнең иҗаты.

(яңа)

1

Әсәр аша төрле гыйбрәтле язмышлы геройлар белән танышу, фикер алышу

Әдипнең  иҗатын күзәтү.

Әсәр буенча эш.

01.04

52.

М.Мәһдиев

“Бәхилләшү”.

(катнаш)

1

Әдипнең иҗатын күзәтү, истәлекләр белән танышу, әсәрдә авыл кешеләре язмышын һәм рухи дөньясын күрсәтү узенчәлекләре.

05.04

53.

“Бәхилләшү”.

(катнаш)

1

08.04

54.

Дәрестән тыш уку

М.Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә”

(яңа)

1

12.04

55.

Т.Миңнуллинның тормыш юлы.

(яңа)

1

Танылган әдип белән танышу

Тормыш юлы.

Биография буенча эш.

15.04

56.

Т.Миңнуллинның иҗаты.

(яңа

1

Үз-үзеңә дөрес бәяләмә бирүнең файдалы яклары турында фикер алышу

Иҗаты турында белешмә.

Әсәр буенча эш.

19.04

57.

“Үзебез сайлаган язмыш”.

(катнаш)

1

Иҗаты турында белешмә; мәктәп тормышының һәм укытучылар образларның бирелеше.

22.04

58.

“Үзебез сайлаган язмыш” драмасы.

(катнаш)

1

26.04

59.

БСҮ  “Һөнәр сайлау”

(катнаш)

1

Һөнәр сайлауга җитди караш тәрбияләү

Бәйләнешле сөйләмне үстерү

Бәйләнешле сөйләмне үстерү

29.04

60.

Уку тизлеген тикшерү

(контроль)

1

Норматив буенча уку тизлеген тикшерү.

Норматив буенча уку тизлеген тикшерү.

Контроль

Уку тизлеген тикшерү.

3.05

61.

БСҮ  “Яраткан язучым”

(катнаш)

1

Матур әдәбият укырга өндәү

Бәйләнешле сөйләмне үстерү

Бәйләнешле сөйләмне үстерү

06.05

62.

Балалар әдәбияты.

(яңа)

                   

1

Татар балалар әдәбиятна күзәтү, төп тема һәм проблемалар.

Әдипләр турында белешмә, әсәрнең тәрбияви роле.

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү.

10.05

63.

Җ.Тәрҗеманов, Х.Халиков, Җ.Дәрзаман

(яңа)                    

1

Танылган әдипләр һәм аларның иҗаты белән танышу

 Әдипләр турында белешмә, әсәрләрнең тәрбияви роле.

Биография, әсәр буенча эш.

13.05

64.

Ш.Галиев

“Урман күчә урамга”,

“Багана”.

(яңа)

1

Танылган әдип һәм аның иҗаты белән танышу

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә; шигырьләрендә кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең чагылышы.

Биография, әсәрләр буенча эш.

17.05

65.

Р.Миңнуллин

“Туган телемә”,

“Һәйкәлләрне тыңлыйк”.

(яңа)

1

Танылган әдип һәм аның иҗаты белән танышу

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

Аның балалар поэзиясен үстерүдәге эшчәнлеге. Шигырьләрдә темалар, образларның бирелеше.

Биография, әсәрләр буенча эш.

20.05

66.

Йомгаклау дәресе.

(кабатлау)

1

Белемнәрне ныгыту һәм системалаштыру. Уку елына нәтиҗә ясау.

Белемнәрне ныгыту һәм системалаштыру. Уку елына нәтиҗә ясау.

Үткәннәрне кабатлау, билгеләр чыгару.

24.05

67-68

Резерв

2

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

Татар әдәбиятыннан эш программасы 5 сыйныф

Рус мәктәбенең татар төркемендә белем алучы 5 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы. Авторлары: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, 2014...

Татар әдәбиятыннан эш программасы 10 сыйныф

Татар әдәбиятыннан эш программасы 10 сыйныф...