2 нче класс. Дәрес эшкәртмәсе. Ю хәрефе
план-конспект урока по теме

Атняшева Венера Марсовна

Объяснение нового материала. Тема: буква Ю и звук [ЙУ].

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yu_hrefe.pptx2.07 МБ
Файл yu_harefe.docx23.25 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Оя, яңа, язу, дөя,я рма,куян , яшел,чия,яшелчә

Слайд 2

Килә бер батыр атлап, Аягы баса лап-лап; Урманда йөри, Умартадан бал көри.

Слайд 4

Юмарт, юан, юл, юеш, юкә, юлчы, кыю, Юныс, юа.

Слайд 5

Ю . ( йу ) ( йү )

Слайд 7

[ йу ] [ йү ] юыну юеш юк ютәл юрган биюче юл юри юка юкә Юныс җәю юан

Слайд 8

Ко... ш , ...ңгыр, а..., ...кә, ...лан, би...ләй, ... рган .

Слайд 9

Кояш , яңгыр, аю , юкә, ялан , бияләй, юрган .

Слайд 10

Ю ( йу ) ( йү )



Предварительный просмотр:

Тема: Ю хәрефе

Максат: Укучыларны ю хәрефенең икешәр авазга

билге булып йөрүен аңлату,бу хәрефләр булган

сүзләрне дөрес язарга өйрәтү;

транскрипция төшенчәсе һәм үзенчәлекләре белән танышу;

мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

Материал:

Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова «Татар теле» дәреслеге, 2 класс 30-40 битләр, Казан “Мәгариф-вакыт нәшрияты”, 2013; Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова «Татар теле» укытучылары өчен методик ярдәмлек; эш дәфтәрләре.

Җиһазлау: презентация дәреслек, аю рәсеме, сүзләр язылган аншлаглар, йорт рәсемнәре.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр бирү

Дәрес төре: дәрес- эзләнү

Дәрес барышы:

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы

1).Оештыру өлеше

Исәнләшү.

- Исәнмесез,укучылар!

--Кәефләрегез ничек?

2). Үткән дәрес материалын ныгыту.

-Укучылар, бу сүзләрдә я хәрефе ничек укыла? Я хәрефе турында нәрсә әйтә аласыз? Искә төшереп китик әле/Слайд 2 /

Оя, яңа, язу, дөя,ярма,куян,яшел,чия,яшелчә

(парларда эшләү)

-Калын әйтелешле сүзләрдә (йа),нечкә әйтелешле сүзләрдә (йә)дип укыла.

-Куян сүзендә ничә аваз?Ничә хәреф? Транскрипция  (тактада эшләү)

-Әкият сүзендә ничә аваз?Ничә хәреф? Транскрипция

3). Уку мәсьәләсен кую.

-Ә хәзер табышмак чишеп итик әле.

Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап;

Урманда йөри,

Умартадан бал көри.

Бу нәрсә булыр икән?

(Слайд 2)

-Тыңлап үтегез, мин сезгә менә бу көрән аюлар турында кызыклы мәгълүмат биреп китәм.

Көрән аюлар урманнарда яшиләр. Урмандагы җиләкләр,җимешләр белән тукланалар. Аюлар тагын бал яраталар.Көз көне алар язга кадәр тыныч йокларга мөмкин булган урын эзлиләр. Аю балалары кечкенә булып тусалар да зур булып үсәләр. Соңыннан 2 м озынлыкта,750 кг авырлыкка җитәләр. Көрән аюлар 50 елга якын яшиләр.

-Укучылар, аю сүзендә ике авазга билге булып йөри торган нинди хәреф бар?

-Ю хәрефе. (Слайд 6)

-Димәк,укучылар, без бүген сезнең белән дәрестә нинди хәреф турында өйрәнербез? (Без бүген ю хәрефе турында өйрәнәбез)

- аю сүзендә ничә хәреф языла?

-Ә ничә аваз ишетелә?

-Ни өчен авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?

2. Уку мәсьәләсен чишү

Ю хәрефе булган сүзләрне укыйк.(Слайд 7)

Юмарт, юан, юл, юеш, юкә, юлчы, кыю, Юныс, юа.

-Бу сүзләрдә ю хәрефе ничек укыла?(парларда эшләү)

-(йу), (йү) дип укыла. (Слайд 8)

-Кайсы сүзләрдә (йу) дип? Ни өчен?

- Кайсы сүзләрдә (йү) дип? Ни өчен?

-Калын әйтелешле сүзләрдә (йу) дип, нечкә әйтелешле сүзләрдә (йү) дип укыла.(парларда бер-берсенә кабатлау)

Дәреслектәге кагыйдәне укып танышу.(40 нчы бит)

2. Уен уйныйбыз! Һәр сүзне үз өенә кую. Сүзләрне ике төркемгә бүлү.

Юа,юл, юкә, юан, кыю, юрган, юеш, сөю,аю, юлдаш, Әюп.

(Төркемнәрдә эш)

Ял итү. Җырлы- бию “Уенчыклар полька бииләр”

5. Яңа материалны ныгыту .

1.Фәрит абый һәм Русланның сөйләшүе белән танышу.39 бит

-Кулларны ничек юарга кирәк? Кем күрсәтә? (Слайд)

2. 52 нче күнегү- сүзләрне ике төркемгә бүлеп язу, транскрипциядә күрсәтү. (мөстәкыйль эш)

-Кайсы сүзләр калын әйтелә?

-Кайсылары нечкә әйтелә?

     

   [йу]                                                                      [йү]

юыну                                                                   юеш

юк                                                                       ютәл

юрган                                                                  биюче

юл                                                                       юри

юка                                                                      юкә

Юныс                                                                    җәю

юан

4. Нокталар урынына я,ю хәрефләренең тиешлесен куеп язу (Слайд 11)

Ко...ш, ...ңгыр, а..., ...кә, ...лан, би...ләй, ...рган.

3.Рефлексив-бәяләү этабы

1.Йомгаклау

-Укучылар, бугенге дәрескә нәтиҗә ясыйк.

-Без бүгенге дәрестә нинди хәреф турында сөйләштек?

- Ю хәрефе нинди авазларга билге булып йөри?

-Нинди сүзләрдә (йу) дип, нинди сүзләрдә (йү) дип укыла?

-Бүгенге дәрескә үзегезгә нинди билге куяр идегез?

2. Өй эше

1.Кагыйдәне кабатларга;

2. 33,34 нче күнегүләр, эш дәфтәрендә.

3. Иҗади эш .Юкә агачы турында материал тупларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Тартык [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефе 1класс

Тема: Тартык [җ] авазы һәм   Җ, җ  хәрефеМаксат: 1. Сүзләрдә җ авазын ишетергә күнектерү. Җ   хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;2. Җөмлә төзү күнекмәләрен ...

Татар теле. Ы хәрефе

Башлангыч сыйныфларда татар теленнән дәреснең план-конспекты...

К к хәрефе һәм авазы.

Данный урок предназначен для учащихся 1 класса основной школы....

презентация м хәрефе

1 нче сыйныф өчен Әлифба дәресенә...

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

Презентация урока татарского языка на тему "Ө хәрефе" (татарская группа), 2 класс

Тема: Ө хәрефе. Максат:1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.3. Активлык хисен тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, ...