Татар теле. Ы хәрефе
методическая разработка (5 класс) на тему

Фатхутдинова Резеда Ильдусовна

Башлангыч сыйныфларда татар теленнән дәреснең план-конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Тема: Ы хәрефе63 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Ы хәрефе һәм [ ы ] авазы.     .

Максат 1.Укучыларның Ы хәрефе турындагы белемнәрен ныгыту, яңа ( аның ике      авазга билге булып йөрүен) белемнәр үзләштерү.

              2.Ы хәрефен язуда кулланырга өйрәтү.

              3. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү,  игътибарлылык, күзәтүчәнлек һәм игенче хезмәтенә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Интерактив такта, дәреслек, карточкалар.

                                                 Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.
  2. Үтелгәнне актуальләштерү.

           Өй эшен тикшерү.  ( 78 нче күнегү.)

  1. Яңа темага кереш.

                  1.Балалар, сез кроссворд чишәргә яратасызмы?

                    - Бүгенге дәреснең темасы кроссвордны чишсәк кенә белә алырбыз. Бик игътибар белән табышмакларны тыңлагыз һәм җавапларын әйтегез.

                       

          Кроссворд тактада. 1. Суда йөзә, суда тора, аны аю бик ярата. (балык)

                                            2.  Аягы юк – йөри,

                                                 Теле юк – сөйли.    (хат)

                                            3.   Башы – тарак,

                                                  Койрыгы – урак.

                                                  Кычкыртып быргысын

                                                  Уята барысын. (әтәч)

                                           4.   Энәсе бар, тегә алмый. (керпе)

                                            5.   Сорыдыр төсе, үткендер теше,

                                                  Урманда йөри, бозаулар эзли.  ( бүре)

                                            6.   Әрекмәндәй зур колак,

                                                  Аяклары бер колач,

                                                  Борыны җиргә тигән

                                                  Килгән ул ерак илдән. (фил)

                                            7.   Йомры – йомшак сары йомгак

                                                  Йөгереп йөри чирәмдә. (чеби).

  1. Вертикаль буенча килеп чыккан сүзне укыгыз. (ы хәрефе).

  1. Димәк, бүген без “Ы хәрефе” темасын өйрәнәбез.

        3. Матур язу.

  1. Дәфтәрләрне ачтык, числоны язабыз. Матур язу күнегүләре.

Ы ы Ы ы ыл ым ыз ыс ыш ыр

Югалган әйбер табылса да, югалган вакыт табылмый.

Мәкальне укыгыз, мәгънәсен аңлатып карагыз.

  1. Яңа теманы өйрәнү.

  1. Бирелгән сүзләрне дөрес итеп әйтеп парлап укыгыз.

                             

                              Ылыс                    вышка  - (биек башня, күзәтү өчен ясалган корылма, телевышка).

                              Салкын                рычаг

                              Кыр                      крышка

                              Җырчы                посылка

                              Җылы                  сыр

                              Сабын                  мыло

                              Чыршы                тыл

- Беренче һәм икенче баганадагы сүзләрдә ы хәрефе бертөрле укыламы?

- Беренче баганадагы сүзләрдә ы хәрефе кайсы авазны белдерә, ул ничек әйтелә? [ ы ]- тар һәм кыска

 - Икенче баганадагы сүзләрдә ы хәрефе кайсы авазны белдерә, ул ничек әйтелә? [ ы ] – киң һәм озынрак.

- Икенче баганадагы сүзләр кайсы телдән кергән?

 - Димәк, ы хәрефе турында ничек нәтиҗә ясап була?

     

!  (Ул татар телендә ике авазга билге булып йөри.)

                 

 - “Кем күбрәк?” уены уйнап алабыз.

 -[ ы] авазы  кергән сүзләр уйлап әйтегез.

  1. Яңа теманы ныгыту.

 

              а)  Рәсемнәрне карагыз. Предмет исемнәрен атагыз.?

  ( Рубанок- ышкы, кайчы, ылыс, тырма, пила – пычкы, чыршы).

Хәзер шул сүзләрне иҗекләргә бүлеп языгыз. Ы хәрефенең астына сызыгыз.

           ( дәфтәрдә язалар)

 Татар телендә Ы хәрефе сүзнең кайсы урыннарында килә ала?

          ( Сүз башында, сүз уртасында,сүз ахырында)

  1. Ә рус телендә Ы хәрефе сүз башында киләме? (юк)
  2. Хәзер шул сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтегез.

            Физминутка.

Таңнан күбәләк уянды,
Киерелде, елмайды,
Иртәнге чыкта юынды,
Матур итеп әйләнде
Яшел чирәмгә утырды,
Аннары очып китте.

            б)   82 нче күнегү.[ О ] һәм  [ ы ] авазларын дөрес әйтеп укыгыз.

“Парларын табыгыз” уены.  
торна                              лёд                                            
кош                                 птица                                    
боз                                  горох                                
борчак                           журавль

 Тырма                            арбуз

 Кыш                      сорок

 Карбыз                      зима

 кырык                      грабли

         

в)  83 нче күнегү.  Язып эшләнә.

Качкан хәрефләрне урыннарына кайтар.

Нарат, ч...рш... - ыл...слы. агачлар.

Ар...слан, юлбар...с – ертк...члар.

Ч...пч...к, карл...гач, т...рна – к...шлар.

         г) Рәсем буенча эш.

1. - Укучылар, рәсемдә нәрсә күрәсез?      ( Иген кыры һәм икмәк.)

  1. Иген кыры һәм икмәк арасында нинди бәйләнеш бар?
  2. Нишләп мин аларны янәшә куйдым икән?
  3. Иген кырында нинди үсемлекләр үсә?
  4. Аларны ни өчен үстерәләр?   (икмәк пешерү өчен).
  5. Ә хуш исле икмәк безнең табыннарыбыздан өзелмәсен өчен, бик күп кешеләр хезмәт куялар. Игенчеләр көнне төнгә ялгап эшлиләр.
  6. Сез игенчеләр һәм икмәк турында нинди мәкаль-әйтемнәр, шигырьләр  беләсез?
  7. Игенчеләр хезмәтен олылап, бөек рәссамнарыбыз картиналар иҗат иткәннәр.
  8. Рус рәссамы И.И. Шишкин үзенең “Рожь” дигән, Лотфулла Фәттахов “Игеннәр өлгерде” картинасын иҗат иткәннәр. (Күрсәтәм)

2. 84 нче күнегү. Нокталар урынына о һәм ы хәрефләренең тиешлесен куеп,     текстны укыгыз.

                                         Кырда.

Әнә иген к...р... . К...рда б...дай, ар...ш, с...л..., б...р чак үсә. Абый – комбайнч... .Ул ар...ш ура. Ар...ш бөртекләре сап- сары. Ар...штан тегермәндә ...н тарталар.  ...ннан икмәк пешерәләр.

  1. Йомгаклау.
  1. Бүгенге дәрестә нинди яңа нәрсә белдегез?
  2. Ы хәрефе кайсы  авазларга билге булып йөри?
  3. Татар сүзләрендә ы хәрефе ничек укыла?
  4. Рус теленнән кергән сүзләрдә ул ничек әйтелә?

Билге кую.

  1. Өйгә эш.
  2. 1 вариант –Текстка нигезләнеп, “Икмәк” турында кечкенә хикәя язарга
  3. 2 вариант – Орфографик сүзлектән ы хәрефе кергән 10 сүз язып килергә.

                                   

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.

Әниемә эш күп өйдә -

Мин шуңа да бул...шам.

Менә әле дә мин аңа

Ч...наяклар ю..шам.

Бул...шам шул, ю...шам шул,

Мин бит инде бул...шч... .

Уф! Ар...дым! Һаман бетми!

Әнием, кил, булы...шч... !

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.

Әниемә эш күп өйдә -

Мин шуңа да бул...шам.

Менә әле дә мин аңа

Ч...наяклар ю..шам.

Бул...шам шул, ю...шам шул,

Мин бит инде бул...шч... .

Уф! Ар...дым! Һаман бетми!

Әнием, кил, булы...шч... !

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.

Әниемә эш күп өйдә -

Мин шуңа да бул...шам.

Менә әле дә мин аңа

Ч...наяклар ю..шам.

Бул...шам шул, ю...шам шул,

Мин бит инде бул...шч... .

Уф! Ар...дым! Һаман бетми!

Әнием, кил, булы...шч... !

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.

Нарат, ч...рш... - ...л...сл... агачлар.

Ар...слан, юлбар...с – ертк...члар.

Ч...пч...к, карл...гач, т...рна – к...шлар.

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.

Нарат, ч...рш... - ...л...сл... агачлар.

Ар...слан, юлбар...с – ертк...члар.

Ч...пч...к, карл...гач, т...рна – к...шлар.

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.

Нарат, ч...рш... - ...л...сл... агачлар.

Ар...слан, юлбар...с – ертк...члар.

Ч...пч...к, карл...гач, т...рна – к...шлар.

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.

Нарат, ч...рш... - ...л...сл... агачлар.

Ар...слан, юлбар...с – ертк...члар.

Ч...пч...к, карл...гач, т...рна – к...шлар.

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.

Нарат, ч...рш... - ...л...сл... агачлар.

Ар...слан, юлбар...с – ертк...члар.

Ч...пч...к, карл...гач, т...рна – к...шлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...