Антонимнар
методическая разработка (5 класс) на тему

Юнысова Альфия Вадутовна

5 нче сыйныфта "Антонимнар" темасына дәрес эшкәртмәсе.Дәреслек авторлары:Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов.Дәрес җиде этаптан тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл antonimnar_5klass.docx22.08 КБ

Предварительный просмотр:

                              Антонимнар.

( 5 нче сыйныфта “Антонимнар”  темасын өйрәнү)

        Эшчәнлек максаты:кара-каршы сөйләшү нәтиҗәсендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү максаты: 1)Антонимнар турында гомуми мәгълүмат бирү.

2)Антонимнарның халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрдә тоткан урынын ачыклау.        

Тәрбия бирү максаты:халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр тәэсирендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

УУГ формалаштыру.

Шәхси гамәлләр:үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу.

Регулятив гамәлләр:үз эшеңне планлаштыра белү;төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру.

Танып белү гамәлләре:антонимнар турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәй тү, күнегүләрне мөстәкыйль эшләү алымнарын үзләштерү, теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту.

Коммуникатив гамәлләр:партнер гамәлләре белән идарә итү яки партадашың белән төркемдә хезмәттәшлек итү.

Материал:Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов “Татар теле”.

Җиһазлау: слайдлар, “Халык авыз иҗаты”(Табышмаклар,мәкальләр) , туп.

                                Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

-Хай Файв!(Тынычландыру сигналы).Хәерле көн укучылар, кәефләрегез ничек?(Җаваплар).Мин сезнең дәрестә актив булуыгызны, яхшы билгеләр алуыгызны телим.Дәресебезне башлыйбыз.

II.Актуальләштерү.

  • Нәрсә соң ул синонимнар?
  • Синоним дип бертөрле мәгънәле сүзләргә әйтәләр.Мәсәлән: баллы-татлы.
  • Дөрес. Хәзер лексиканың тагын бер тармагы булган омонимнарны искә төшереп китик. Нәрсә ул омоним? Мисаллар китерегез.
  • Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре белән башка булган сүзләр омнимнар дип атала.Мәсәлән: зур аю – зураю.

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

        Укытучы: Балалар, шулай итеп без уебызны, фикеребезне анык, төгәл чагылдырырга ярдәм итүче синонимнар һәм сөйләмебезне образлы итүче омонимнар белән таныштык.Бүген дә татар әдәби теленең гаять бай сүзлек хәзинәсен өйрәнүебезне дәвам итәбез.Башта экранда бирелгән мәкаль һәм табышмакларны укып үтик.

        1 нче слайд ачыла.(Мәкаль һәм табышмаклар укыла, мәкальләрнең мәгънәләре, табышмакларның җаваплары ачыклана.)

Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.(М.

Сакалы бар, акылы юк.(Т.)

Укытучы:Укучылар, ничек уйлыйсыз,биредә яхшы-яман, бар-юк сүзләре нинди мәгънәгә ия?( Бу сүзләр капма – каршы мәгънәгә ия.)

        Нәтиҗә ясала.

Укытучы:Антонимнар кулланылган тагын нинди мәкаль һәм табышмаклар әйтә аласыз?(Җаваплар тыңланыла)

Укытучы: Укучылар, шулай итеп антонимнар нинди әсәрләрдә киң кулланыла?( Җавап алына.)  

Укытучы: Антонимнар халык авыз иҗаты әсәрләрендә генә түгел, әдәби әсәрләрдә дә очрый.Экранда бирелгән Ф.Яруллинның “Тапты һәм югалтты” шигырен укып китик.                                                                                               2 нче слайд ачыла.(Шигырь укыла)

Берәү юлдан алтын тапты,

Йөгерә – йөгерә өенә кайтты,

Яшерде дә сандыгына –

Тынычлыгын ул югалтты.

        Укытучы:Бу шигырьдә кайсы сүзләр капма- каршы мәгънәгә ия?(Тапты һәм югалтты сүзләре)

        Укытучы: Антонимнар әдәби әсәрләргә ни өчен кирәк?(Алар ярдәмендә автор сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә)

        Укытучы: Әйе, балалар, сөйләмдә аларны капма-каршы куеп, чагыштырып карау, контраст картиналар бирү өчен дә кулланалар.

        Чыгарылган нәтиҗә кагыйдәләр дәфтәренә  яздырыла.

        Укытучы:Укучылар , без карап үткән яхшы – яман, көн – төн, тапты югалтты антонимнары нинди сүз төркемнәренә карый?( Яхшы – яман антонимнары икесе дә сыйфат, көн –төн антонимнары икесе дә  исем, тапты – югалтты антонимнары икеседә  фигыль сүз төркеменә карый.)

        Нәтиҗә чыгарыла, кагыйдәләр дәфтәренә яздырыла.

        Капма – каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала.Антоним грек сүзе, каршы мәгънәсендә.        Антонимнар телнең сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә, сөйләмдә аларны капма-каршы куеп, чагыштырып карау, контраст картиналар бирү өчен дә кулланалар.

Антонимнар халык авыз иҗаты әсәрләрендә , бигрәк тә мәкаль һәм табышмакларда киң кулланыла.                                                          

Грамматик яктан караганда, антонимнар бер сүз төркеменә керәләр.Мәсәлән, көн-төн (исем), тапты – югалтты(фигыль)

Даими һәм контекстуаль антонимнар белән танышу.

        

IV.Белемнәрне беренчел ныгыту.

Туп белән уен уйнау.(Туп ыргытучы укучы бер сүз әйтә, кабул итүче антонимын әйтә һәм иптәшенә бирә.Мәсәлән, киң-тар, карт-яшь һ.б.)

V.Мөстәкыйль эш.

88 нче күнегүне язмача эшләү.

VI.Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

1)86, 87  нче күнегүләрне телдән башкару, биремне үтәү.

2)Сайланма диктант язу.(Укылачак җөмләләрдән антонимнарны гына сайлап алып парлап язырга)

Өйгә керсәң, тышка чыксаң , шатлыклы тавыш иде.

Сүз әкрен генә әйтелсә дә, каты әйтелгәндәй тоелды.

Иртән башланган яңгыр, кичен дә тукталмады.

Алар караңгылыктан яктылыкка килеп чыктылар.

Ак йөзләрем сары булды, гел сине уйлап кына.

VII.Йомгаклау.Рефлексия.

        Укытучы: Укучылар, без бүген  татар әдәби теленең гаять  бай сүзлек хәзинәсенең тагын бер өлешен –антонимнарны өйрәндек. Антонимнарның сөйләмдә сәнгатьлелекне көчәйтү, вакыйгаларны капма- каршы куеп, чагыштырын карау өчен әдәби һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә актив кулланылуын күрдек.

        Дәрескә нәтиҗә ясала, өй эше итеп, дифференцияләштерелгән иҗади эш бирелә:

        1)Антонимнар кулланып, ирекле темага хикәя төзергә.

        2)Антонимнар кулланып, 5 җөмлә төзергә, антонимнарны сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

        3)Антонимнар кулланылган 5 мәкаль язырга.

Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Антонимнар

Татар теленнән антонимнар темасын өйрәнү һәм ныгыту буенча презентация...

Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.

Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....

Антонимнар

Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера һәм куллана белергә өйрәтү,укучыларның тел байлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру өчен үткәрелгән дәрес....

Дәрес план-конспекты "Антонимнар"

Урок татарского языка и литературы...

Ачык дәрес "Антонимнар"

Цель урока: 1. «Антонимнар» төшенчәсе белән таныштыру, сүзләргә антонимнар табарга өйрәтү, тексттан антонимнар таба белү, аларны сөйләмдә кулана белү.2. Укучыларның сүз байлыгын арттыру, тел куль...

Антонимнар дөньясына сәяхәт

Бу дәресемнең максатлары:1)Антонимнарны искә төшерү,белемнәребезне тирәнәйтү2)Ел фасыллары,атнадагы көн исемнәрен,саннарны искә төшерү,сорауларга җавап формасында яз турында сөйләшү3)Бөек язучыбыз-Габ...

"Антонимнар"

“Антонимнар” темасына дәрес эшкәртмәсе...