Антонимнар
план-конспект урока (5 класс) по теме

Зиятдинова Чулпан Хайдаровна

Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера һәм куллана белергә өйрәтү,укучыларның тел байлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру өчен үткәрелгән дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon antonimnar.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Антонимнар.

Максат. 1. Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера һәм куллана                                                                          белергә өйрәтү.

               2. Әдәбиятта аларның әһәмияте турында мәгълүмат бирү.

               3. Укучыларның тел байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре  булдыру.

Җиһазлар: дәреслек, интерактив такта, слайдлар, сүзлекләр, туп.

Дәреснең тибы: катнаш.

Дәрес планы. I. Кереш өлеш.

  1. Исәнләшү, барлау.
  2. Дәреснең темасын һәм максатын аңлату.
  3. Актуальләштерү.

II. Яңа теманы аңлату.

  1. «Антоним» сүзенең мәгънәсе.
  2. Үзенчәлеге, кулланылышы.
  3. Таблицаны тутыру

III. Эш төрләре.

  1. Күнегүләр эшләү.
  2. Грамматик биремле диктант.
  3. Уеннар.

IV. Йомгаклау.

Дәрес барышы.

- Хәерле көн , укучылар, исәнмесез!

- Әйбәт.

- Тагын ничек әйтергә мөмкин?

- яхшы, ару гына, матур яшибез.

- Җавапларыгызда нинди сүзләр кулландыгыз?

- Синонимнар.

- Укучылар, әйдәгез синонимнарны искә төшереп алыйк. Аннан соң «Антонимнар» дигән теманы өйрәнүгә керешербез. Без өйрәнгән лексик берәмлекләр сезнең телегезне баетыр. Аларны дөрес итеп билгеләргә, урынлы кулланырга өйрәнү – дәресебезнең төп максаты.

- Нәрсә соң ул синонимнар? Мисаллар китерегез.

- Синоним дип бертөле мәгънәле сүзләргә әйтәләр.

- Кем башкача җавап бирергә тели?

- Алар мәгънә төсмерләре белән аерылырга мөмкин. Мәсәлән, чибәр кыз диләр, нәфис кыз дип әйтмиләр, чибәр, нәфис – үзләре синонимнар.

- Ягез, барысын да җыеп әйтеп карыйк әле.

- Мәгънәләре белән бердәй яки мәгънә төсмерләре белән генә аерылып торган сүзләр синонимнар дип атала.

- Дөрес, мисалларны менә бу таблицага язарсыз. IV бүлеге калып торсын.

Сүзләр

Омонимнар

Синонимнар

Антонимнар

Чишмә

Чаба

Ат

Ай туган

Чәч

(төенне) чишмә

(печән) чаба

(мылтык) ат

Айтуган

Орлык чәч

кизләү

йөгерә

ыргыт

ай чыккан

тарат

елга

туктый

атма

ай баткан

җый

Укучылар, бу таблицаны тулысынча тутырыр өчен, тагын бер теманы, лексиканың тагын бер бүлеген өйрәнеп китик. Сез бу темага караган сүзләр белән бик еш очрашасыз. Менә бу җөмләне  укыйк әле.

Яхшы тел – яз кебек, яман тел көз кебек. Бу мәкальдәге яхшы һәм яман сүзләре, сезнеңчә, синонимнармы, омонимнармы?

- Яхшы сүзенең синонимы - әйбәт, яманныкы – начар. Болар синонимнар түгел.

- Бәлки омонимнардыр?

- Юк, язылышлары да, әйтелешләре дә охшаш түгел.

- Инде без аларның мәгънәләренә тукталыйк. Бу сүзләр нинди мәгънәләрне белдерәләр?

- Киресен, капма-каршысын.

- Тагын бер мәкальне карап китик. Монда да шундый бер-берсенә капма-каршы мәгънәле сүзләрне табарга тырышыгыз.

Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләр сүзен янчыкка сал.

- Картлар – яшьләр, капчык – янчык сүзләре.

- Ә хәзер дәреслекләрегезне ачып, бу сүзләрнең кайсы бүлеккә керүләрен укып китик (билгеләмә укыла).

- Әйдәгез әле, укучылар, 203нче күнегүдәге мәкальләрне һәм табышмакларны укып, андагы антонимнарны табыйк.(Күнегү телдән башкарыла)

-204нче күнегүдә, укучылар, сүзләр бирелгән. Хәзер шул сүзләргә капма-каршы мәгънәдәге сүзләр табабыз.Нәрсә соң ул капма-каршы мәгънәдә? (Антоним)

-  Шул антонимнар белән үзегез җөмләләр уйлагыз.

- Грамматик биремле диктант язарбыз. Әйтелгән сүзләрнең антонимнарын үзегез уйлап язарсыз.

1. Өйгә керсән (тышка чыксаң), шатлыклы тавыш иде. 2. Сүз әкрен генә әйтелсә дә, (каты) әйтелгәндәй тоелды. 3. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә, һәм (үләргә) кыю ир булып. (М. Җәлил). 4. Иртән башланган яңгыр (кичен) дә тукталмады. 5. Алар караңгылыктан (яктылыкка) килеп чыктылар.

- Хәзер тикшереп чыгыйк. Антонимнарны аерып әйтегез.

- Сез ничек уйлыйсыз, антонимнар ни өчен кирәк?

Тактадагы аңлатмалар укыла.(Слайд күрсәтелә)

- Туп белән бер уен уйнап алыйк. Туп ыргытучы укучы бер сүз әйтә, кабул итүчесе антонимын әйтә һәм иптәшенә бирә. Мәсәлән, алга-артка, биек-тәбәнәк, матур-ямьсез, ак-кара, күп-аз, идән-түшәм, керә-чыга һ. б. •        

- Укучылар, тәрәзәгә күз салыйк әле, бүген нинди матур көн. Соклангыч, шулай бит? Ә кичәге көн бүгенгедән аерыла идеме?

•        Җаваплар.

•        Әйе, еш кына без бу үзгәрешләрне сизмибез дә. Шул турыда уйлап килгәндә, минем күңелгә менә мондый әкият килде. Тыңлап карагыз әле, әкияттә нинди гадәттән тыш вакыйгалар бар икән?

Борын-борын заманда

Ерак түгел Казаннан

Яшәгән ди кешеләр -

Бары да бер ишеләр.

Сәер булган ди алар:

Тумаган-үлмәгәннәр,

Еламый- көлмәгәннәр,

Йокламый-тормаганнар.

Мәктәпкә бармаганнар,

Өйгә дә кайтмаганнар,

Бик күңелсез ди монда:

Көн дә юк ди, төне дә

Гел бер төрле гомергә,

Шуңа күрә бу кешеләр

Яшь тә, карт та түгел ди,

Бу җирдә күптәннән инде

Яз да, көз дә булмый ди,

Кар да юк, ди- чирәм дә,

Эссе дә, салкын да түгел.

Уйлап карыйкмы бергә-

Ниләр җитми бу илгә?

Укучылар, бу ил кешеләренең яшәве нигә кызык түгел икән?

•        Җаваплар.

•        (Тактада язылган әкияттән алып, укучылар әйткән сүзләрне карау). Игътибар итегез әле, бу сүзләрнең мәгънәләре бер-берләренә мөнәсәбәттә нинди?

•        Капма-каршы.

•        Дөрес. Ә безнең тормышыбызда капма-каршылыклар бармы?

•        Җаваплар.

205нче күнегү телдән башкарыла, бирем үтәлә.

Бирелгән җөмләләрдән антонимнарны язып алалар.(Слайд күрсәтелә)

107 нче биттәге сораулар нигезендә белемнәрен тикшерү.

Өй эше итеп, «Кышкы табигать» темасына антонимнар кулланып, миниатюр сочинение язып килергә әйтелә.

Дәрескә йомгак ясала. Билгеләр куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Антонимнар

Татар теленнән антонимнар темасын өйрәнү һәм ныгыту буенча презентация...

Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.

Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....

Дәрес план-конспекты "Антонимнар"

Урок татарского языка и литературы...

Ачык дәрес "Антонимнар"

Цель урока: 1. «Антонимнар» төшенчәсе белән таныштыру, сүзләргә антонимнар табарга өйрәтү, тексттан антонимнар таба белү, аларны сөйләмдә кулана белү.2. Укучыларның сүз байлыгын арттыру, тел куль...

Антонимнар дөньясына сәяхәт

Бу дәресемнең максатлары:1)Антонимнарны искә төшерү,белемнәребезне тирәнәйтү2)Ел фасыллары,атнадагы көн исемнәрен,саннарны искә төшерү,сорауларга җавап формасында яз турында сөйләшү3)Бөек язучыбыз-Габ...

"Антонимнар"

“Антонимнар” темасына дәрес эшкәртмәсе...

Антонимнар

5 нче сыйныфта "Антонимнар" темасына дәрес эшкәртмәсе.Дәреслек авторлары:Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов.Дәрес җиде этаптан тора....