"Антонимнар"
методическая разработка (5 класс) на тему

Сагдатшина Аниса Минсалиховна

 

“Антонимнар” темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл antonimnar.docx28.07 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Антонимнар

Максат:

1. «Антонимнар» төшенчәсе белән таныштыру,ныгыту. Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера һәм кулана белергә өйрәтү.

 2. Укучыларның сүз байлыгын арттыру, тел культурасын үстерү, фикер йөртү сәләтен көчәйтү.

 3. Укучыларны әдәплелеккә, тәрбияле, игътибарлы булырга өйрәтү.

Дәрес тибы:  Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Җиһазлау: Татар теле дәреслеге, “Антонимнар” темасына презентация.

Дәрес  барышы:

 I.  Оештыру этабы.

    Исәнләшү, сыйныфта психологик уңай халәт булдыру.

  •  Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Укучылар теләкләр телиләр:

  • Яңа көн тынычлык алып килсен!
  • Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!
  • Әти - әниебезгә ягымлы булыйк!
  • Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

II.   Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, әйдәгез үткән дәрес темасын  искә төшереп алыйк.  

 - Нәрсә  ул синонимнар? Мисаллар китерегез.

 - Синоним дип  мәгънәдәш сүзләргә әйтәләр.

 - Кем башкача җавап бирергә тели?

 - Алар мәгънә төсмерләре белән аерылырга мөмкин. Мәсәлән, чибәр кыз диләр, нәфис кыз дип әйтмиләр, чибәр, нәфис – үзләре синонимнар.

 - Ягез, барысын да җыеп әйтеп карыйк әле.

 - Мәгънәләре белән бердәй яки мәгънә төсмерләре белән генә аерылып торган сүзләр синонимнар дип атала.

- Бирелгән сүзләрнең синонимарын атап чыгыгыз әле

КЕШЕ ( адәм, инсан, зат, бәндә)

ЧИСТА ( саф, ару, пөхтә)

АКЫЛЛЫ ( зирәк, тапкыр, зиһенле)

III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

 

-Укучылар, рәсемнәрдә нәрсәләр  сурәтләнгән? (слайд №2)

- Җәй  һәм  кыш

- Бу сүзләр  бер-берсенә нинди мәгънәдә кулланылган?

- Капма – каршы  мәгънәдә

- Әйдәгез хәзер кыш белән җәйне чагыштырп карыйк (слайд №3)

- Кыш салкын, ә җәй җылы

  Кышкы көн кыска, ә җәйге көн озын

  Кышын табигать йокыга тала, җәен уяна.

-Бу җөмләләрдә нинди сүзләр капма-каршы куелган? (слайд №4)

-Кыш-җәй, салкын-җылы, кыска-озын, йокыга тала-уяна

-Дөрес, укучылар, ә капма- каршы мәгънәле сүзләрне ничек атыйлар соң?

- Антонимнар.

- Димәк, укучылар, бүген без сезнең белән  « Антонимнар » дигән теманы өйрәнүгә керешербез. Без өйрәнгән лексик берәмлекләр сезнең телегезне баетыр. Аларны дөрес итеп билгеләргә, урынлы кулланырга өйрәнү – дәресебезнең төп максаты.

- Хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз.  

- Ә хәзер антонимнарның билгеләмәсен искә төшерик (слайд №5)

- Укучылар ак төскә нинди төс антоним була? (слайд №6)

- Кара.

-Ә сары төс була аламы? Бу сорауга җавапны бирелгән җөмләләрне күзәтеп җавап бирергә була.

- 1) Кара җиргә ак кар ява. 2) Ак йөзең сагыштан сары булды. (слайд №7)

- Димәк, укучылар, антонимнар, шартлы рәвештә, даими һәм очраклы антонимнарга бүленә (слайд №8)

- Антонимнар ни өчен кулланыла соң? (слайд №9)  (Дәреслектәге аңлатмалар укыла)

- Чагыштыру һәм капма- каршы кую (слайд №10)

- Сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә (слайд №11) 

IV. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

- Димәк:
             1.  Антонимнар -  капма – каршы мәгънәле сүзләр.
             2.  Алар, шартлы рәвештә, даими һәм очраклы антонимнарга бүленә.
             3.  Антонимнар чагыштыру һәм капма- каршы кую өчен кулланыла.

              4.  Алар сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә.

                                 

V. Яңа белемнәрне ныгыту.

- Хәзер әйдәгез биремнәр эшләп карыйк.(слайд №12)

1. Рәсемнәрдән антонимнар табарга. (слайд №13)

2. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын язарга (слайд №14)

АЧЫ (тәмле)

УҢГАН (ялкау)

БАШЛАУ (тәмамлау)

КЫСКА (озын)

ЯКТЫ (караңгы)

ТУРЫ (кыек)

ТАБУ (югалту)

ДУС (дошман)

АЗ (күп)

КИЧӘ (бүген)

3.Антонимнар куеп мәкальләрнең ахырын язып бетерергә (слайд №15-16)

Иң ачы нәрсә дә тел, иң (татлы нәрсә дә тел)

Кыю бер үләр, (куркак мең үләр)

Яхшы тел яз кебек, (яман тел көз кебек)

Картлар сүзен капчыкка сал, (яшьләр сүзен янчыкка сал)

-Бу мәкальләр безне нәрсәгә өйрәтә?

4.ФИЗКУЛЬТМИНУТ

    Яздым җөмлә, иҗек , сүз –             Тагын йомам һәм ачам,

    Бик арыды минем күз.                    Бер йомам да, бер ачам.

    Йомам күзем - ял итсен                  Күзләр хәрәкәте белән

    Ачам күзем – күп күрсен               Зур әйләнә сызам.

5. Эшебезне дәвам итәбез, киләсе бирем: шигъри юллардан антонимнар табарга (слайд №17)

6. Антонимнарны табып, төрен билгеләргә (слайд № 18)

VI.  Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

 -  Өй эше итеп, «Кышкы  табигать» темасына  антонимнар  кулланып, миниатюр сочинение язып килергә. (слайд № 19)

VII.    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

- Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

- Антонимнар турында нәрсә белә идегез?

- Хәзер нәрсә беләсез?

- Дәрестә кемнәр бик яхшы эшләде?

- Кемнәр дәрестә аз катнашты? һ.б.

 

 

 

 5 нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Антонимнар

Татар теленнән антонимнар темасын өйрәнү һәм ныгыту буенча презентация...

Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.

Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....

Антонимнар

Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера һәм куллана белергә өйрәтү,укучыларның тел байлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру өчен үткәрелгән дәрес....

Дәрес план-конспекты "Антонимнар"

Урок татарского языка и литературы...

Ачык дәрес "Антонимнар"

Цель урока: 1. «Антонимнар» төшенчәсе белән таныштыру, сүзләргә антонимнар табарга өйрәтү, тексттан антонимнар таба белү, аларны сөйләмдә кулана белү.2. Укучыларның сүз байлыгын арттыру, тел куль...

Антонимнар дөньясына сәяхәт

Бу дәресемнең максатлары:1)Антонимнарны искә төшерү,белемнәребезне тирәнәйтү2)Ел фасыллары,атнадагы көн исемнәрен,саннарны искә төшерү,сорауларга җавап формасында яз турында сөйләшү3)Бөек язучыбыз-Габ...

Антонимнар

5 нче сыйныфта "Антонимнар" темасына дәрес эшкәртмәсе.Дәреслек авторлары:Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов.Дәрес җиде этаптан тора....