Антонимнар.
проект ( класс) на тему

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Дәреснең максатлары:
1) Белем бирү максаты:Антонимнарның нинди төрләре була? Антонимнар нинди сүз төркемнәренә карый? Ни өчен?Антонимнар турындагы мәгълүматларны без нинди чыганаклардан ала алабыз?
2) Үстерелеш максаты: сүзлекләр һәм мәкальләр, кызыклы текстлар белән эш барышында укучыларның сөйләм телен баету, проблеманы чишүнең төрле юллары булуын аңлату; үз фикерләрен җиткерергә өйрәтү.
3)  Тәрбияви максат: төркемнәрдә үзара килешеп эшләү һәм эш белән җитәкчелек итү күнекмәләрен ныгыту, дәрескә уңай мотивация формалаштыру.
Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү, ныгыту.
Дәреснең формасы: проект - дәрес.
Өйрәтү методлары: ИКТ, укучыларның күзәтү, эзләнү эше, яңалык ачу ситуациясе булдыру, әңгәмә.
Җиһаз: укытучы презентациясе, таратма материаллар (чыганаклар, текстлар язылган карточкалар, үрнәк буклет, антонимнар сүзлеге,  мультимедиа  җиһазлары.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәрес эшкәртмәсе

Тема.  Антонимнар.

Дәреснең максатлары:

  1. Белем бирү максаты:Антонимнарның нинди төрләре була? Антонимнар нинди сүз төркемнәренә карый? Ни өчен?Антонимнар турындагы мәгълүматларны без нинди чыганаклардан ала алабыз?
  2. Үстерелеш максаты: сүзлекләр һәм мәкальләр, кызыклы текстлар белән эш барышында укучыларның сөйләм телен баету, проблеманы чишүнең төрле юллары булуын аңлату; үз фикерләрен җиткерергә өйрәтү.
  3.  Тәрбияви максат: төркемнәрдә үзара килешеп эшләү һәм эш белән җитәкчелек итү күнекмәләрен ныгыту, дәрескә уңай мотивация формалаштыру.

Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү, ныгыту.

Дәреснең формасы: проект - дәрес.

Өйрәтү методлары: ИКТ, укучыларның күзәтү, эзләнү эше, яңалык ачу ситуациясе булдыру, әңгәмә.

Җиһаз: укытучы презентациясе, таратма материаллар (чыганаклар, текстлар язылган карточкалар, үрнәк буклет, антонимнар сүзлеге,  мультимедиа  җиһазлары.

Дәрес барышы

I.Уңай халәт булдыру.

II.Актуалләштерү.

а) лексикология турында белемнәрне гомумиләштерү;

б) тексттан синонимнар таптыру, мисаллар китерү

3. Проект эшенә кертү.

III.  Проблема кую, максатларны билгеләү, эш алгоритмы белән таныштыру. (укытучы презентациясе)

- дәреснең темасы нинди проблемаларны ача?

- дәрестә без ниләр өйрәнергә тиеш булабыз?

-бүген без сезнең белән проект эшләү дәресе үткәрәбез, ахырда һәрберебез үз эшенең нәтиҗәсен тәкъдим итәр. Эш 2 дәрестә барачак, өйдә дә иҗади эшләр башкарырбыз.

Эшебезнең нәтиҗәсе презентация һәм буклетлар булачак. Хәзер мин сезне проект эшенең эзлеклелеге белән таныштырам.(проект-дәрескә таләпләр турында өстәмә презентация күрсәтелә)

  • Бу проект эшендә кулланырга мөмкин булган эш формалары:

буклет ясау, газета чыгару, терәк схема ясау, таблица тутыру,брошюра ясау, электрон презентация эшләү.

  • Проектлау күмәк рәвештә төркемнәрдә алып барыла;

Буклет- (ингл.) – брошюра, китапчык. Бер биттә башкарыла, ачыла-ябыла торган итеп эшләнә.

Проектны эшләгәндә укучылар эшчәнлеге:

  1. Төркемдә барыбыз да тигез.
  2. Төркемнәр ярышмый, бер- берсенә ярдәм итеп, иҗади эшли.
  3. Эш сезгә рәхәтлек, үз-үзеңә ыәаныч хисе бирергә тиеш.
  4. Һәрбер укучы үз өлешен кертергә һәм бәяли белергә тиеш.
  5. Соңгы нәтиҗә өчен бөтенебез дә җаваплы, билге куйганда үзбәя һәм иптәшләрегез бәясе игътибарга алыначак.

IV.  Эзләнү эше:

  • Дәреслек материалын анализлау
  • Укытучының үрнәк презентациясен һәм буклетын өйрәнү
  • Карточкалар һәм дидактик материаллар белән эш
  • Антонимнар сүзлеге белән эш

V.  Укучыларның шәхси теләкләрен исәпкә алып, төркемнәр формалаштыру:

- телчеләр һәм математиклар, ягни теория, схема һәм таблиалар, анализ һәм исәпләүләр белән эшләргә яратучылар;

- әдәбиятчылар (иҗади фикер йөртүчеләр, әдәби әсәрләр белән эшләргә яратучылар);

- компютер һәм интернет дуслары (интернет аша теләсә нинди мәглүматны эзләп, тиешле дәрәҗәдә җиткерә белүчеләр).

       

VI.   Укучыларның үз эшләренең схемасын сызулары, фактик материалны җиткерүнең эзлекле планын төзүләре

- кагыйдәләрне укыгыз һәм нәтиҗә ясагыз: теоретик материалны ничек аңлаешлы һәм зәвыклы итеп буклетка яисә презентациягә урнаштырып була?

1. тарихи материал: кем антонимнарны өйрәнгән һәм сүзлекләр төзегән (Ф.С.Сафиуллина)

2. уен: сүзнең антонимын тап (сүзләр белән эш, сүзлекне баету)

3. антонимнар кергән мәкальләр әйт һәм үзеңә язып куй.

4. антонимнарга туры килә торган рәсемнәр эзлә һәм материалны шуның аша җиткерү юлларын эзлә.

5. башкаларны өйрәтү өчен биремнәр әзерлә.

VII. Үз эшеңне презентацияләү

- нинди максатлар куйдыгыз?

- нинди нәтиҗәгә ирештек?

- сезнең буклетны кайларда кулланып була?

- презентацияне кайларга тәкъдим итеп була дип уйлыйсыз?

- дәрестә нинди яңалыклар алдык?

- нәрсәләр эшләргә өйрәндек?

- дәреснең кайсы яклары ошады яисә ошамады?

- нинди гомуми нщтиҗәгә киләбез?

VIII.  Укучыларның эшләрен бәяләү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Антонимнар

Татар теленнән антонимнар темасын өйрәнү һәм ныгыту буенча презентация...

Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.

Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....

Антонимнар

Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера һәм куллана белергә өйрәтү,укучыларның тел байлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру өчен үткәрелгән дәрес....

Дәрес план-конспекты "Антонимнар"

Урок татарского языка и литературы...

Ачык дәрес "Антонимнар"

Цель урока: 1. «Антонимнар» төшенчәсе белән таныштыру, сүзләргә антонимнар табарга өйрәтү, тексттан антонимнар таба белү, аларны сөйләмдә кулана белү.2. Укучыларның сүз байлыгын арттыру, тел куль...

Антонимнар дөньясына сәяхәт

Бу дәресемнең максатлары:1)Антонимнарны искә төшерү,белемнәребезне тирәнәйтү2)Ел фасыллары,атнадагы көн исемнәрен,саннарны искә төшерү,сорауларга җавап формасында яз турында сөйләшү3)Бөек язучыбыз-Габ...

"Антонимнар"

“Антонимнар” темасына дәрес эшкәртмәсе...