Рабочая программа по татарской литературе для 5 класса
рабочая программа (5 класс) на тему

Рабочая программа по татарской литературе для 5 класса предназначена для детей русской школы на 2015-2016 учебный год. Всего 70 часов,  2 раза в неделю. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_5nche_s_d2015_tatar_bal-16.docx43.01 КБ

Предварительный просмотр:

               Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

              “Починок Сутер   авылы  гомуми урта  белем бирү мәктәбе”

                Муниципаль  бюджет  белем  бирү  учреждениесе

Тикшерелгән

Методик берләшмә җитәкчесе

____________/Л.П.Яковлева/

Педагогик киңәшмә утырышында кабул ителде                                                            Протокол №1  17 август

2015 ел                                                                      

                                                           

                                                   

"Килешенгән"

укыту эшләре буенча директор урынбасары

___________/В.Н.Ахметова/

        15 август 2015ел.

"Раслыйм"

Мәктәп директоры

___________/Л.Н.Михайлов/

Приказ №153 от 29 август 2015 ел

                         

                         

                       

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Починок Сутер   авылы  гомуми урта  белем бирү мәктәбе”

2 квалификацион категорияле  татар  теле  һәм  әдәбият

Укытучысы  Каюмова  Рауза

Заһретдин  кызының   5 сыйныф өчен

татар  әдәбиятыннан  2015 – 2016 нчы  уку елына

эш программасы.

                                                                                       

                                           

                                                   

                                                                     2015

                                           

                                          Аңлатма язуы

 5 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка ор  ганизации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

5 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:     Рус телендә урта ( тулы) гомуми белем  мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына 1- 11нче сыйныфлар Казан 2010;

  Татарстан  Республикасы Кукмара муниципаль районының МББО “Починок Сутер авылының УБМ” белем бирү программасына;

   Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының 2015 – 2016 уку елына (Приказ №   153    29  август 2015 ел)  муниципаль бюджет белем бирү оешмасының “Починок Сутер авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең уку планына нигезләнеп төзелде.

    Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа.”

 Дәреслек:  Татар әдәбияты: Рус телендә   урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек/ татар балалары өчен– Ф.Ф.Хәсәнова,Г.М.Сафиуллина,М.Я Гарифуллина.Ике кисәктә.”Мәгариф-Вакыт”нәшрияты.

 Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының 2015 – 2016 уку елына муниципаль бюджет  белем бирү оешмасының “ Починок  Сутер авылы урта гомуми төп белем бирү” мәктәбенең 1 – 11 сыйныфлар өчен укыту планы буенча 5 сыйныфта татар әдәбиятына 70 сәгать, атнага 2 сәгать бүленеп бирелә.

 

Төп максатлары:

1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының мәктәптә уку дәвамында тупланган тел, лингвистик, коммуникатив компетенциясен билгеләү; сөйләү һәм язу телен үстерү.

2. Мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрне анализларга, аны бәяләргә өйрәтү.

Төп бурычлар:

1. Матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итәргә өйрәтү.   2.Төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик төшенчәләрне белдертү.

3. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты,  сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен  үзләштерүләренә ирешү.

4. Халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

       Арадаш  аттестацион  контроль тест : 11.04.2016 ел

   

 Әдәби белем бирүнең нигезе :

-әсәрне уку,анализлау,әсәрне аңлау өчен кирәк булган авторның биографик белешмәләре,тарихи- мәдәни фактлар белән таныштыру. 5 сыйныфта татар әдәбиятына 70 сәгать, атнага 2 сәгать бүленеп бирелә.

 5 нче сыйныфны тәмамлаган  татар  балалары татар әдәбиятыннан  укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:

- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;

- күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;

- уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;

- индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру:

- төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интернет ресурслар һ.б.) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану;

- активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртергә, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкару, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

- үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү гамәлләре:

- танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра

- белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

- мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

- уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;

- фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

Коммуникатив УУГ

- тыңлый белү;

- диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

- сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

 - төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү;

- төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

- мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициативасы күрсәтү;

- укылган текстлар буенча сораулар бирә алу;

- бирелгән текстларның дәвамын үзлектән сөйләп карау, фикер әйтү автор фикере белән чагыштыру;

- үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына ярдәм итү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

- үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;

- башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү;

- сыйныфташлары каршында төрле темаларга, башкарылган проектлар буенча чыгыш ясау;

- иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Регулятив УУГ:

- дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;

- проблеманы аңлап гипотеза чыгару, үз фикереңне дәлилләр китереп раслый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;

- максатка ирешү юлларын билгеләү;

- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

- кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;

- эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Предмет нәтиҗәләр:

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап тһәм иҗади уку;

- сәнгатҗле уку;

- текстларны яисә чәчмә әсәррдән өзекләрне яттан өйрәнү;

-әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;

-татар һәм башкахалыклар фолҗклорында, Россия һәм чит ил кассиклары иҗатында төп проблемаларны  аңлау;әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнеш,аларда салынган вакыт, шәхси кыймәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау;

-әдәби әсәрләрне анализлау,аларның билгеле бер ңанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясын тотып ала белү;

- геройларга характеристика ббирү,төрле әсәрләрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

- әдәби әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология куллану;

-өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында белү;

-татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре,аларның иҗаты турында белү;

 - сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү;

- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

- укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

                                 

                                     

       Укыту тематик план

Төп темалар

Сәг.саны

1.

ӘСӘРЛӘРНЕ ӨЙРӘНҮ: . Халык авыз иҗаты. Әкиятләр. “Ак байтал”, “Үги кыз”, “Хәйләкәр төлке”, “Солдат балтасы”, Камыр батыр”, “Өч каләм”, “Кәтән Иваныч”.

9

2.

Халык иҗаты белән рухланып. Габдулла Тукайның “Төлке һәм йөзем җимеше”, “Көзге һәм Маймыл”,  “Аккош, Чуртан һәм Кыскыч”, Ә.Исхакның “Төлке һәм виноград”, И.Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла”, Г.Шамуковның “Көзге белән Маймыл” мәсәлләре.

3

3.

Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре. К.Гали “Кыйссаи Йосыф”, Ш.Галиев “Кол Галигә”.

3

4.

Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре. Мөхәммәдъяр иҗаты. “Хикәят”.

1

5.

XIX йөз әдәбияты үрнәкләре. К.Насыйри. “Патша белән карт”, “Бай һәм хезмәтче”, “Аңгыралык бәласе”, “Әбүгалисина”.

3

6.

ХХ йөз башы татар әдәбияты үрнәкләре. Г.Тукай “Су анасы”.

1

7.

ХХ йөз  татар әдәбияты үрнәкләре. Г.Ибраһимов “Яз башы”, “Фагыйлә” хикәясе”. М.Җәлил “Алтынчәч”.

5

8.

Сугыш чоры әдәбияты. М.Җәлил “Кызыл ромашка”, “Җырларым”, “Бүреләр”. Ф.Кәрим “Кыр казы”, “Ватаным өчен”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”, “Гармунчы аю белән җырчы Маймыл”. Г.Кутуй “Сагыну”. А.Алиш “Килделәр”. С.Хәким “Колын”. Р.Харис “Ветеран дәфтәрләр”.

9

9.

Сугыштан соңгы чор әдәбияты. Ф.Хөсни “Чыбыркы”. Р.Әхмәтҗанов “Солдатлар”. Н.Дәүли “Бәхет кайда була?”, “Кар нинди җылы”. Ф.Яруллин “Зәңгәр күлдә Ай коена”, “Бөтенесе кирәк”. Р.Вәлиева “Бәхет”.

7

10.

Туган ил, туган як турында. Н.Исәнбәт “Туган ил”. Э.Шәрифуллина “Татарстан шуннан башлана”, Г.Зәйнашева “Үз илемдә”. Н.Мадьяров “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем”. С.Хәким “Бер горурлык хисе”, “Башка берни дә кирәкми”. Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый”. Р.Вәлиева “Табигать баласына”. М.Әгъләмов “Матурлык минем белән”. Г.Афзал “Туган җиреңнән китмә”. Р.Вәлиев “Туган телдә дәшсәм генә”.

8

11.

Тәрҗемә дәресләр. А.Платонов “Ягъфәр бабай”. Дж.Родари “Әбинең кошчыклары”. А.Экзюпери “Нәни принц”. Р.Вәлиев “Балачак илчесе”.

3

12.

Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор. А.Гыймадиев “Телефонлы кәҗә”, “Интернетта ALF”, “Дианаларда кунакта”. Ш.Галиев “Борау”, “Эш кушып булмый”. Л.Лерон “Зөһрә кыз – безнең авылдан”, “Песи булсаң иде”. Р.Миңнуллин “Әгәр мин икәү булсам”, Р.Корбан “Үзем”.Ф.Яруллин “Җыр калдырыйк”.

7

13.

Дәрестән тыш уку

3

14

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

8

Барлыгы

70


                              Эш программаның эчтәлеге

 ӘСӘРЛӘРНЕ ӨЙРӘНҮ:Халык авыз иҗаты. Әкиятләр. “Ак байтал”, “Үги кыз”, “Хәйләкәр төлке”, “Солдат балтасы”, Камыр батыр”, “Өч каләм”, “Кәтән Иваныч”.Халык иҗаты белән рухланып. Габдулла Тукайның “Төлке һәм йөзем җимеше”, “Көзге һәм Маймыл”,  “Аккош, Чуртан һәм Кыскыч”, Ә.Исхакның “Төлке һәм виноград”, И.Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла”, Г.Шамуковның “Көзге белән Маймыл” мәсәлләре.Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре. К.Гали “Кыйссаи Йосыф”, Ш.Галиев “Кол Галигә”.Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре. Мөхәммәдъяр иҗаты. “Хикәят”.XIX йөз әдәбияты үрнәкләре. К.Насыйри. “Патша белән карт”, “Бай һәм хезмәтче”, “Аңгыралык бәласе”, “Әбүгалисина”.ХХ йөз башы татар әдәбияты үрнәкләре. Г.Тукай “Су анасы”.ХХ йөз  татар әдәбияты үрнәкләре. Г.Ибраһимов “Яз башы”, “Фагыйлә” хикәясе”. М.Җәлил “Алтынчәч”.Сугыш  чоры әдәбияты. М.Җәлил “Кызыл ромашка”, “Җырларым”, “Бүреләр”. Ф.Кәрим “Кыр казы”, “Ватаным өчен”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”, “Гармунчы аю белән җырчы Маймыл”. Г.Кутуй “Сагыну”. А.Алиш “Килделәр”. С.Хәким “Колын”. Р.Харис “Ветеран дәфтәрләр”.Сугыштан соңгы чор әдәбияты. Ф.Хөсни “Чыбыркы”. Р.Әхмәтҗанов “Солдатлар”. Н.Дәүли “Бәхет кайда була?”, “Кар нинди җылы”. Ф.Яруллин “Зәңгәр күлдә Ай коена”, “Бөтенесе кирәк”. Р.Вәлиева “Бәхет”.Туган ил, туган як турында. Н.Исәнбәт “Туган ил”. Э.Шәрифуллина “Татарстан шуннан башлана”, Г.Зәйнашева “Үз илемдә”. Н.Мадьяров “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем”. С.Хәким “Бер горурлык хисе”, “Башка берни дә кирәкми”. Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый”. Р.Вәлиева “Табигать баласына”. М.Әгъләмов “Матурлык минем белән”. Г.Афзал “Туган җиреңнән китмә”. Р.Вәлиев “Туган телдә дәшсәм генә”. Тәрҗемә дәресләр. А.Платонов “Ягъфәр бабай”. Дж.Родари “Әбинең кошчыклары”. А.Экзюпери “Нәни принц”. Р.Вәлиев “Балачак илчесе”.Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор. А.Гыймадиев “Телефонлы кәҗә”, “Интернетта ALF”, “Дианаларда кунакта”. Ш.Галиев “Борау”, “Эш кушып булмый”. Л.Лерон “Зөһрә кыз – безнең авылдан”, “Песи булсаң иде”. Р.Миңнуллин “Әгәр мин икәү булсам”, Р.Корбан “Үзем”.Ф.Яруллин “Җыр калдырыйк”.

Дәрестән тыш уку

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Татар әдәбиятыннан укучыларның белемнәрен бәяләү критерийлары һәм нормалары 

I. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

  5нче сыйныфта – 100 – 110 сүз

II. Язма эшләрне бәяләү:  

Сочинениене бәяләү

1) Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2)  Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3)  Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик,  бер пунктуацион, ике стиль хаталары)  изложениедә, 6 хата сочинениедә.

 4)  Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, “2” ле куела.


                                  Укыту-методик әсбаплар исемлеге

                                                     Әдәбият исемлеге

I. Төп:

1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

2. Әдәбият 5 нче сыйныф: татар телендә  гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.-Ф.Ә.Ганиева,Л.Г. Сабирова.- Казан: тат.кит. нәшр.,2014  нче ел.

3. Әдәбият предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча башлангыч,төп,урта, гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәтләр өчен методик тәкъдимнәр/ М.Г.Мозаффарова.-Казан.-ТР Мәгарифне үстерү институты.-2014 нче ел

II. Өстәмә:

1.  Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү.   7-9. -  Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.                                                                                                                                                    

2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: “Раннур”, 2002.  

3.  Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.  

4.     Юсупов Р.А. Әдәп башы – тел.   Казан. КДПУ, 2000.                                                                                                                                                  

Укучылар өчен тәкъдим ителә торган әдәбият исемлеге

1. Әхмәдуллин А. Татар әдәбиятыннан хрестоматия. – Казан: “ТаРИХ”, 2002.

2. Галиуллин Т.Н., Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

                       

                            календарь-тематик план

Дәрес темасы

Укучыларның эшчәнлегенең төп төре

   Үтәлергә            тиеш                                             вакыты

Үткәрү вакыты

Искәрмә

1.

Б.С.Ү. Китап дигән могҗиза.

01.09

2.

ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ. Татар халык авыз иҗаты. Аның жанрлары.

Әкият жанрының үзенчәлеген үзләштерү

02.09

3.

Татар халык авыз иҗаты. Аның жанрлары.

Әкият жанрының үзенчәлеген үзләштерү

08.09

4.

“Ак байтал” әкияте.

Әкиятләрнең эчтәлегенә төшенү; аларны сөйли белү

09.09

5.

“Ак байтал” әкияте.

Мөстәк. укылган әсәрне аңлый, бәяли белү

15.09

6

Тылсымлы әкият һәм аның геройлары.

Тылсымлы әкият үзенчәлекләрен истә калдыру.

16.09

7.

“Үги кыз” әкияте.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

22.09

8.

“Хәйләкәр төлке”, Солдат балтасы”.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

23.09

9.

“Камыр батыр” әкияте.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

29.09

10.

“Өч каләм әкияте”

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

30.09

11.

С.Т.У. “Кәтән Иваныч” әкияте.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

06.10

12.

Б.С.Ү.Бишек җырлары.

Җырларны истә калдыру

07.10

13.

ХАЛЫК ИҖАТЫ БЕЛӘН РУХЛАНЫП. Мәсәлләр. Г.Тукай “Төлке һәм йөзем җимеше”, Ә.Исхак “Төлке һәм виноград”

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

13.10

14.

Габдулла Тукайның,  “Аккош, Чуртан һәм Кыскыч”, И.Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла”мәсәлләре

Әсәрләрне аңлау

14.10

15.

Габдулла Тукайның “Көзге һәм Маймыл”,  Г.Шамуковның “Көзге белән Маймыл” мәсәлләре.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

20.10

16.

ХӘЗИНӘ. БОРЫНГЫ ӘДӘБИЯТЫБЫЗ ҮРНӘКЛӘРЕ. К.Гали “Кыйссаи Йосыф”.

Әсәрне аңлау

21.10

17.

К.Гали “Кыйссаи Йосыф”

Логик фикерләү сәләтенә ия булу

27.10

18.

Ш.Галиев “Кол Галигә”.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

28.10

19.

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ӘДӘБИЯТЫ ҮРНӘКЛӘРЕ. Мөхәммәдъяр иҗаты. “Хикәят”.(1 кисәк)

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

03.11

20.

К.Насыйри. “Патша белән карт”, “Бай һәм хезмәтче”, “Аңгыралык бәласе”.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

18.11

21.

Б.С.Ү. “Эш беткәч, үкенүдән файда юк”.

Тормыштан дәлилләр китерү

19.11

22.

К.Насыйри. “Әбүгалисина”.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

25.11

23.

К.Насыйри. “Әбүгалисина”.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

26.11

24.

Б.С.Ү. Әсәргә миниатюр рецензия язу. К.Насыйри музеена сәяхәт.

Рецензия яза белү

01.12

25.

ХХ ЙӨЗ БАШЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҮРНӘКЛӘРЕ. Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы”.

Шагыйр-ң балачагын истә калдыру; бөеклеген аңлау

02.12

26.

С.Т.У. Г.Тукай “Эш беткәч, уйнарга ярый”. Б.Рәхмәт “Эш беткәч”.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

08.12

27.

ХХ ЙӨЗ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҮРНӘКЛӘРЕ. Г.Ибраһимов “Яз башы” әсәре.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

09.12

28.

Г.Ибраһимов “Фагыйлә” хикәясе.

Хикәя төшенчәсен истә калдыру.

15.12

29.

М.Җәлил “Алтынчәч”, “Җик” арияләре.

Логик фикерләү сәләтенә ия булу

16.12

30.

М.Җәлил “Алтынчәч” либреттосыннан өзек.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

22.12

31.

М.Җәлил “Алтынчәч” либреттосыннан өзек.

Үз фикереңне дәлилләү

23.12

32.

СУГЫШ ЧОРЫ ӘДӘБИЯТЫ. М.Җәлил “Кызыл ромашка”, Җырларым”.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү, яттан сөйләү

29.12

33.

Б.С.Ү. “Хөкем алдыннан” картинасы буенча сочинение.

Сочинение язу

30.12

34.

М.Җәлил “Бүреләр” шигыре.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

13.01

35.

М.Җәлил музейларына сәяхәт.

М.Җәлил иҗатын истә калдыру

19.01

36.

Б.С.Ү. Картина буенча сочинение (“Сугыш узган җирдә” темасына сочинение)

Сочинение язу

20.01

37.

С.Т.У. Р.Мостафин “Балыкчы Муса” әсәре.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

26.01

38.

Ф.Кәрим “Кыр казы”, “Ватаным өчен” шиг-ре.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

27.01

39.

Ф.Кәрим “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”, “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл”.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

02.02

40.

Г.Кутуй “Сагыну” нәсере.

Нәсер төшенчәсен истә калдыру.

0302

41.

А.Алиш. “Килделәр” хикәясе.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

09.02

42.

С.Хәким  “Колын” шигыре.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

10.02

43.

Б.С.Ү. Л.Лерон “Фашист очып китте”. А.Пластов “Фашист самолеты” очы узды” картинасы.

Логик фикерләү сәләтенә ия булу

16.02

44.

Р.Харис “Ветеран дәфтәрләр” шигыре.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

17.02

45.

СУГЫШТАН СОҢГЫ ЧОР ӘДӘБИЯТЫ. Ф.Хөсни “Чыбыркы” хикәясе.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

23.02

46.

Ф.Хөсни “Чыбыркы” хикәясе.

Ф.Хөсни иҗатын истә калдыру.

24.02

47.

Р.Әхмәтҗанов “Солдатлар” шигыре.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

01.03

48.

Н.Дәүли “Бәхет кайда була?” шигыре.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

02.03

49.

Н.Дәүли “Кар нинди җылы”.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

08.03

50.

Ф.Яруллин “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

09.03

51.

Кеше кайчан бәхетле була? Р.Вәлиева “Бәхет”, Ф.Яруллин “Бөтенесе кирәк”.

Проект эш яклау тәртибен истә калдыру

15.03

52.

ТУГАН ИЛ, ТУГАН ЯК. Н.Исәнбәт “Туган ил”.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

16.03

53.

Э.Шәрифуллина “Татарстан шуннан башлана”, Г.Зәйнашева “Үз илемдә” шиг-ре.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

22.03

54.

Н.Мадьяров. “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” шигыре.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

2303

55.

С.Хәким “Бер горурлык хисе”, “Башка берни дә кирәкми” шиг-ре.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

05.04

56.

Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” әсәре.

Хикәянең идея эчтәлегенә төшенү

06.04

57.

Р.Вәлиева “Табигать баласы” шигыре.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

12.04

58.

М.Әгъләмов “Матурлык минем белән”.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

13.04

59.

Г.Афзал “Туган җиреңнән китмә”, Р.Вәлиев “Туган телдә дәшсәм генә” шиг-ре.

Үз фикереңне дәлилли алу

19.04

60.

Б.С.Ү. Шишкин наратлары. (К.Сибгатуллин. “Шишкин наратлары” шигыре)

Шишкин иҗатын истә калдыру

20.04

61.

ТӘРҖЕМӘ ДӘРЕСЛӘР. А.Платонов “Ягъфәр бабай”.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

26.04

62.

Дж. Родари “Әбинең кошчыклары” хикәясе.

Хикәянең идея эчтәлегенә төшенү

27.04

63.

С.Т.У.А.Экзюпери “Нәни принц”. Р.Вәлиев “Балачак илчесе”.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

03.05

64.

ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫНДА ЮМОР. А.Гыймадиев “Телефонлы кәҗә”, “Интернетта ALF”.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

04.05

65.

А.Гыймадиев “Дианаларда кунакта”.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

10.05

66.

Арадаш аттестацион контроль тест.

 Тест эшләү

11.05

67.

Л.Лерон “Зөһрә кыз – безнең авылдан” хикәясе.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

17.05

68.

Л.Лерон “Песи булсаң иде” шигыре.

Эпиграф төшенчәсен истә калдыру. Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

18.05

69.

Р.Мңнуллин “Әгәр мин икәү булсам”, Р.Корбан “Үзем” шиг-ре.

Шиг-нең идея эчтәлегенә төшенү

24.04

70.

Ел буе үткәннәрне кабатлау.Ф.Яруллин “Җыр калдырыйк” шиг-ре.

Үз фикереңне дәлилләү

25.05

                                     Арадаш аттестация эше.  

1.  Әкиятләрне таны, төрен билгелә,  төшереп калдырылган сүзләрне куй:

а)  Боларның булган икән, ди, өч уллары. Олы улларын ... дип, уртанчысын ...  дип, ә иң кечесен ... дип йөрткәннәр, ди.

ә) Кызларның берсе ... булганга, аны бер дә яратмаганнар. Беркөн киңәш иткәннәр дә  ул ... .... урманга илтеп адаштырмакчы булганнар.  Бу ... ... ... әйткән:

-Әйдә, минем белән урманга. Син ... җыярсың, мин ...кисәрмен, - дигән.

б) ... ...,  күл читен тырный-тырный,  төн буе улаган да, ... янына керә алмагач,  таң алдыннан тагын ... кайтып киткән.

2.  Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре ничек атала?

а)  халык авыз иҗаты

ә)  әкият

б)  телдән сөйләү

  3.  Бу төр әкиятләр хыялга бай, күләмнәре ягыннан зуррак, сурәтләнгән вакыйгалар катлаулырак?

а)   хайваннар турында әкиятләр ә)   тормыш-көнкүреш әкиятләре

б)   тылсымлы әкиятләр

4. Вакыйга һәм күренешләрне артык зурайтып сурәтләү?

а)  литота ә) гипербола

б) чагыштыру

5. Габдулла Тукайның Сез яраткан 10 әсәре исемен языгыз.  

1.  6.  

2.  7.  

3.  8.  

4.  9.  

5.  10.  

6. Габдулла Тукайның “сүтелгән” шигырь юлларын кире үз хәленә кайтарыгыз. Әсәрнең исемнәрен атагыз.  Исеме:  _________ , ___________ .

Юк урман да кара Шүрәле асрап ята торган, Һич юк кырлар, сахралар да албасты, өрәк булган.

1. Һәр әсәр исеме янына авторын язып куегыз. Төп яки исегездә калган башка геройларның исемен 4 нче баганага яза аласыз.  

1 2 (әсәр исеме) 3 (автор) 4 (катнашучы геройлар)

1.  “Тукран малае Шуктуган”

2.  “Аучы мәргән белән Болан кыз”

3.  “Зәңгәр күлдә ай коена”

4.  “Нәҗип”

2. Шигъри юлларны дәвам ит (куплетны язып бетер), авторын һәм шигырьнең исемен билгелә:

 а) Ерак түгел моңаеп  ...

 ә) Туган тел – иң татлы тел,

8. Г.Тукайның тормыш юлына караган эпизодларны дөрес хронологик тәртиптә урнаштырыгыз.

 Сорауларга җаваплар язуны бәяләү:

Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә (1 сөйлләм хатасы яки 1 пунктуаөион хата булырга мөмкин)- “5” ле куела.

Сорауларга дөрес җавап бирсә,ләкин 2 сөйләм хатасы,3 орфографик ,2 пунктуаөион хата булса яки, сорауга җавап язганда,2 төгәлсезлек җибәрелсә – “4” ле куела.

Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелсә, ләкин 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик,5 пунктуаөион хата булса –“3” ле куела.

Җавапларның яртысы дөрес булмаса,сөйләм хаталары 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуаөион хата булса – “2” ле куела.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарской литературе 9 класс

9 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ...

рабочая программа по татарской литературе. 5 класс.

Рус балаларына татар әдәбиятыннан эш программасының бер өлеше. 5 нче сыйныф....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 6 класс

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 7 класс

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 7 класс...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 8 класс

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 8 класс...