Рабочая программа по татарской литературе 9 класс
рабочая программа (9 класс) на тему

Инсафова Лилия Минсахиевна

9 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 нче ел) җыентыгына кертелгән “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә (татар балалары өчен)  татар әдәбиятын укыту  программа”сына (Төзүче - авторлары: Ф.Г.Галимуллин., З.Н.Хәбибуллин.,Х.Г. Фәрдиева), мәктәпнең белем бирү планына, эш программасы структурасын раслау турындагы мәктәпнең локаль актына нигезләнеп төзелде.

Программада үтеләчәк тема курсларының  эчтәлеге, бүлекләр буенча сәгатьләр  бүленеше, уку процессының логикасын, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, предметара һәм    предмет эчендәге бәйләнешләрнең эзлеклелеген истә тотып күрсәтелгән.

    2014/2015нче уку елына мәктәпнең укыту планы нигезендә 9 сыйныфта татар әдәбиятын  өйрәнүгә атнага 2 сәгать исәбеннән 68 сәгать карала. (әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 54 сәгать, дәрестән  тыш уку – 4 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 10 сәгать.)

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9kl.anl_.docx16.27 КБ
Файл 9kl.dbiyat_.docx30.58 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге хокукый- норматив документларга нигезләнә:

1.”Россия Федерациясе мәгарифе турында”гы федераль закон (2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1 нче сентябреннән гамәлдә).

2. “Татарстан Республикасы  дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы  башка телләр турында”гы Татарстан Республикасы законы.

3. “ Мәгариф турында”гы  Татарстан Республикасы законы (№68, 2013 нче елның 22 нче  июле).

4.” 2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы ( ТР Министрлар кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары).

9 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 нче ел) җыентыгына кертелгән “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә (татар балалары өчен)  татар әдәбиятын укыту  программа”сына (Төзүче - авторлары: Ф.Г.Галимуллин., З.Н.Хәбибуллин.,Х.Г. Фәрдиева), мәктәпнең белем бирү планына, эш программасы структурасын раслау турындагы мәктәпнең локаль актына нигезләнеп төзелде.

Программада үтеләчәк тема курсларының  эчтәлеге, бүлекләр буенча сәгатьләр  бүленеше, уку процессының логикасын, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, предметара һәм    предмет эчендәге бәйләнешләрнең эзлеклелеген истә тотып күрсәтелгән.

    2014/2015нче уку елына мәктәпнең укыту планы нигезендә 9 сыйныфта татар әдәбиятын  өйрәнүгә атнага 2 сәгать исәбеннән 68 сәгать карала. (әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 54 сәгать, дәрестән  тыш уку – 4 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 10 сәгать.)

            Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

  • матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү;
  • дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;
  • әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны, китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны, сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗын; укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү;
  • әдәбият белеменең нигез төшенчәләренә һәм әдәбият тарихының төп факторларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне аерып ала белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалана белү күнекмәләре булдыру.

         

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

сүз сәнгатенең образлы табигате;

өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;

өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;

әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау;

геройларга характеристика бирү;

сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

автор позициясен ачыклау;

укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;

укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;

татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

                                                                                         Укыту – методик комплекты

  1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 нче ел) җыентыгына кертелгән “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә (татар балалары өчен)  татар әдәбиятын укыту  программа”сы (Төзүче - авторлары: Ф.Г.Галимуллин., З.Н.Хәбибуллин., Х.Г. Фәрдиева)
  2. Уку әсбабы: Татар әдәбияты . 9 нчы сыйныф. ( З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.  Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012.)      
  3. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика

колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,  М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева.  Казан:Мәгариф, 2005



Предварительный просмотр:

                                        9  сыйныф  өчен  татар әдәбиятыннан  календарь- тематик  план

Дәреснең темасы

Үткәрү вакыты

Белем бирү эчтәлеге элементлары

Сә

гать саны

Искәрмә

план

факт

1

Халык авыз иҗаты.

Риваятьләр.

1атна

Риваять һәм легендаларның үзенчәлекләре

1

2

Халык авыз иҗаты. Легендалар.

1атна

Легендаларның үзенчәлекләрен билгеләү.

1

3

Шәриф Камал.Тормыш юлы һәм иҗаты. ”Буранда”хикәясе.

2атна

Хикәя жанрына хас үзенчәлекләр .Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү, куелган проблема буенча фикереңне раслау

1

4

Ш.Камал. ”Буранда”хикәясе. Әсәрдә образлар бирелеше.

2атна

Әсәрдә күтәрелгән проблеманы ачыклау. Образларга характеристика.

1

5

С.т.у. Ш.Камал. ”Акчарлаклар”повесте.

3атна

Мөстәкыйль укылган әсәр буена фикер алышу .Үз фикереңне эзлекле әйтү.

1

6

Хөснулла Вәлиуллин.

”Акчарлаклар” җыры

3атна

Әдәбият һәм музыканың бәйләнеше

1

7

Гаяз Исхакый.Тормыш юлы һәм иҗаты. ”Җан Баевич”комедиясе.

4атна

Язучы турында белгәннәрне камилләштерү

1

8

Г.Исхакый.  ”Җан Баевич” комедиясендә образлар системасы.

4 атна

Әсәрнең идеясе, төзелеше.Геройларга характеристика.

1

9

Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты. ”Мокамай”поэмасы.

5 атна

Шагыйрь турында белгәннәрне камилләштерү .Поэма турында кереш сүз, Такташның биографиясен үзләштерү.

1

10

Һ.Такташ. ”Мокамай”поэмасы.

5 атна

Укылган әсәр буенча фикер йөртә белү. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәтен ачыклау,әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын тикшерү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

1

11

Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты.

 “ Туган тел турында җырлар”.

6 атна

Биографиясен үзләштерү, әсәрләренең рухи тирәнлеген аңлау. Сәнгатьле уку,тел-сурәтләү чаралары. Шигырьнең эчтәлеген укучыларга төшендерү,темасын, идеясен ачыклау.

1

12

Х.Туфан .”Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре.

6 атна

Сәнгатьле уку,тел-сурәтләү чаралары. Шигырьнең   төзелеше, теле турында. Лирик герой кичерешләре белән танышу.

1

13

Х.Туфан. ”Кемнәр сез?” шигыре.

7 атна

Сәнгатьле уку, шигырьнең   темасы , идеясен ачыклау.

1

14

С.т.у. Х.Туфан . ”Гүзәл гамь” җыентыгы.

7 атна

Укылган буенча,тел-сурәтләү чаралары турында фикерләшү.

1

15

Мирсәй  Әмир.Тормыш юлы һәм  иҗаты.

8 атна

Язучы һәм аның иҗаты турында мәгълүмат алу.

1

16

М.Әмир ”Агыйдел” повесте.

8 атна

Әсәрдә 30еллар башындагы тарихи вакыйгалар сурәтләнеше, шул чор мохитенең яшьләргә ясаган тәэсире.

1

17

М.Әмир ”Агыйдел” повесте. Әсәрдә тел-сурәтләү чаралары.

9 атна

Тел-сурәтләү чараларын билгеләү.

1

18

Әсәрдә табигать күренешенең бирелеше.

9 атна

Әсәрдәге табигать күренешләренә игътибар итү, пейзаж һәм аның әһәмиятен ачыклау.

1

19

М.Әмир. ”Агыйдел”повесте. Әсәрдә образлар бирелеше.

10 атна

Сәнгатьле уку. Образларга характеристика бирү.

1

20

Б.с.ү.”Табигать һәм без”.

10 атна

Сөйләм оештыру күнекмәләре.  Үз фикереңне эзлекле әйтү.

1

21

Җырчы Фәхри Насретдинов.

11 атна

Әдәбият һәм сәнгать бәйләнеше, опера өлкәсенә караган терминнар.

1

22

Шамил Усманов.Тормыш юлы, иҗаты. ”Әптери  агай хикәясе”.

11 атна

Язучы һәм аның иҗаты турында мәгълүмат.

1

23

“Әптери агай хикәясе”.

12 атна

Геройларга характеристика бирү.

1

24

Таҗи Гыйззәт.Тормыш юлы, иҗаты. ”Изге әманәт” драмасы. Әсәрдә күтәрелгән проблема, темасы.

12 атна

Драма әсәре, рольләргә бүлеп уку күнекмәләре. Күтәрелгән проблема.Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү, куелган проблема буенча фикереңне раслау.

1

25

Т.Гыйззәт. ”Изге әманәт”. Әсәрдә  образлар системасы

13 атна

Образларга характеристика.

1

26

Б.с.ү. ”Батырлыкны син ничек аңлыйсың?”

13 атна

Бәйләнешле телдән һәм язма сөйләм.

1

27

Фатыйма  Ильская, Гөлсем Камская иҗатлары. Театр темасына сөйләшү.

14 атна

Артистлар иҗаты турында мәгълүмат бирү. Татар театры турында белемнәрне тулыландыру.

1

28

Б.с.ү. Казанда яшәгән бөек кешеләр.

14 атна

Бөек шәхесләр турында белгәннәрен камилләштерү.

1

29

Шәриф Еникеев.Тормыш юлы, иҗаты.

15 атна

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү.

1

30

Ш.Еникеев.””Солтангәрәйнең язмышы” повесте.

15 атна

Әсәрдә күтәрелгән проблема, вакыйгалар үстерелеше

1

31

Ш.Еникеев.”Солтангәрәйнең язмышы" әсәренең сюжет-композициясе.

16 атна

Сәнгатьле уку . Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү. Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның сурәтләнеше.

1

32

Ш.Еникеев”Солтангәрәйнең  язмышы”. Әсәрдә образлар бирелеше.

16 атна

Образларга характеристика. 

1

33

Самат Шакир.Тормыш юлы, иҗаты. ”Үлемнән көчлерәк” очеркы.

17 атна

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә, “Үлемнән көчлерәк” очеркында фашистлар   ерткычлыгы тасвирланышы. Совет солдатларының батырлыгы турында әңгәмә. Сәнгатьле уку,темасын ачыклау.

1

34

С.Шакир”Үлемнән көчлерәк”. Хәйретдин Мөҗәй образы.

17 атна

Патриот шагыйръ Хәйретдин Мөҗәй образы, аның батырлыгы.

1

35

Әдәбият теориясе. Очерк жанры турында.

18 атна

 “Үлемнән көчлерәк” әсәренең очерк булуын раслау.Әдәби һәм публицистик очерк  турында мәгълүмат бирү.

1

36

Аяз Гыйләҗев.Тормыш юлы, иҗаты.

18 атна

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат.

1

37

А.Гыйләҗев. ”Җомга көн кич белән” повесте.

Әсәрдә күтәрелгән проблема.

19 атна

Сәнгатьле уку,әсәрдә күтәрелгән проблеманы ачыклый белү. Авторның кешеләрдә кешелеклелек сыйфатлары кими баруына борчылуы .

1

38

“Җомга көн кич белән” әсәрендә образлар бирелеше.

19 атна

Сүзлек белән эш, образларга характеристика. Әсәрдә Бибинурдагы кешелеклелек, тормыш авырлыгын җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлары.

1

39

А.Гыйләҗев. ”Җомга көн кич белән” повесте.

20 атна

Әсәрнең үзенчәлекләрен ачыклый белү .Әсәрдәге тел-сурәтләү чаралары.

1

40

С.т.у. А.Гыйләҗев. ”Күзгә күз”

20 атна

А.Гыйләҗевнең “Күзгә-күз” әсәре буенча фикер алышу.

1

41

Илдар Юзеев.Тормыш юлы,иҗаты.

”Таныш моңнар”поэмасы.

21 атна

Әдипнең тормыш юлы , иҗаты турында мәгълүмат . Сәнгатьле уку. Образларга характеристика бирү.

1

42

43

Б.с.ү. ”Яшьлек- табигать бүләге”.

И.Юзеев. ”Гашыйклар тавы” повесть-поэмасы.

21 атна

22 атна

Бәйләнешле телдән һәм язма сөйләм оештыру. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

Әсәрнең сюжет –композициясе.

1

44

И.Юзеев. ”Гашыйклар тавы”. Әсәрдә образлар бирелеше.

22 атна

Сәнгатьле уку, монологик сөйләм оештыру.

1

45

“Гашыйклар тавы”повесть-поэмасы.

23 атна

Әсәрдә күтәрелгән проблемаларны ачыклый белү. Туган ягыннан, сөйгәненнән аерылу кешегә  нинди газаплар китерүен ачыклау.

1

46

Эдуард  Касыймов.Тормыш юлы, иҗаты. ”Гомер ике килми”повесте

23 атна

Язучы турында мәгълүмат .Әсәрдә күтәрелгән проблемаларны ачыклый белү.

1

47

“Гомер ике килми” повесте. Образлар системасы.

24 атна

Әсәрнең үзенчәлеген билгели белү. Төп геройларга характеристика.

1

48

С.т.у .”Гомер ике килми”.

24 атна

Укылган әсәр буенча фикер йөртә белү

1

49

Рәссам Лотфулла Фәттахов. ”Игеннәр өлгерде”картинасы.

25 атна

План төзү,монологик сөйләм оештыру.Фикерне эзлекле бирергә өйрәнү. Рәссам Л.Фәттаховның иҗаты турында белешмә. “Игеннәр өлгерде” картинасын аңларга өйрәнү; картина геройларының икмәккә карата мөнәсәбәтен билгеләү, игенче хезмәтенең иң борынгы ,иң гүзәл хезмәт икәнен искәртү.

1

50

Б.с.ү. ”Икмәк- ил тоткасы”.

25 атна

План төзү, монологик  сөйләм оештыру.Икмәкнең кадере, әһәмияте, бөеклеге турында сөйләшү.

1

51

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы, иҗаты.  ”Җилкәннәр җилдә сынала” повесте.

26 атна

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрне тулыландыру. Автобиографик әсәрнең үзенчәлекләрен, повестьнең  темасын ачыклый белү. Ихтыяр көче һәм кеше язмышы мәсьәләсенең бергә үрелеп бирелүе.

1

52

Ф.Яруллин. ”Җилкәннәр җилдә сынала”әсәрендә образлар бирелеше.

26 атна

Әсәрдә бирелгән образларга бәя бирү, тормыштагы прототиплары белән чагыштырып карау. . Фәниярга тирә-юньдәге кешеләрнең күрсәткән ярдәме.                                                            

1

53

Ф.Яруллин. ”Ана” балладасы.

27 атна

Баллада жанрының үзенчәлекләре, сәнгатьле уку. Ана мәхәббәтенең сурәтләнүе.

1

54

Ф.Яруллин. ”Иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.

27 атна

Сәнгатьле уку. Укытучыга соклану хисенең сурәтләнүе. Шигырьгә анализ.

1

55

С.т.у.  Ф.Яруллин. ”Яши белү”

28 атна

Монологик сөйләм оештыру. Фикерне эзлекле бирергә өйрәнү.

1

56

Миргазиян Юныс .Тормыш юлы, иҗаты.

28 атна

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү.

1

57

М.Юныс . “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте.

29 атна

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы, халкыбызның  фидакарьлеге. Татар  халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы.

1

58

“Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте. Әсәрдә образлар бирелеше.

29 атна

Геройларның эчке кичерешләре сурәтләнүе.Геройларга бәя бирү.

1

59

М.Юныс . “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте.

30 атна

Якташ язучыбыз иҗатында туган як образы бирелеше. Туган як төшенчәсенең әһәмияте.

1

60

Б.с.ү. Сугыш җимергән язмышлар...

30 атна

Сугыш китергән фаҗигалар, сугыш җимергән язмышлар турында  .

1

61

Мәдинә Маликова. Тормыш юлы, иҗаты.

31 атна

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү.

1

62

М.Маликова. ”Чәчкә балы” повесте. Әсәрдә күтәрелгән проблема.

31 атна

Әсәрдә күтәрелгән проблемаларны ачыклый белү. Сурәтләнгән вакыйгаларны, геройларның эш-гамәлләрен күзәтү, аңлау. Гаиләдә хезмәтнең роле, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

1

63

”Чәчкә балы”повесте. Әсәрдә образлар системасы.

32 атна

Геройларга бәя бирү. Сәламәт яшәү рәвеше турында  белемнәрне тирәнәйтү. 

1

64

С.Т.У. М.Маликова. ”Чәчкә балы”

32 атна

Укылганнарга бәя бирү. Төп идеясын аңлау,геройларның эш-гамәлләре аша үзеңә нәтиҗә ясый белү.

1

65

Н.Нәҗми.  “Татар теле”шигыре.

33 атна

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү.Сәнгатьле уку, телгә хөрмәт тәрбияләү.

1

66

Б.с.ү. ”Тел тарихы-халык тарихы”

33 атна

Сөйләм телен ,фикерләү осталыгын камилләштерү.

1

67

Арадаш аттестация.

34 атна

Белемнәрне тикшерү.

1

68

Йомгаклау  дәресе

34атна

Ел буе өйрәнгәннәрне камилләштерү.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарской литературе для 11 класса

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.  Программа нигезенә Россия Федерациясе , Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу станд...

Рабочая программа по татарской литературе для 5 класса

Рабочая программа по татарской литературе для 5 класса...

Рабочая программа по татарской литературе для 6 класса.

Рабочая программа по татарской  литературе для 6 класса....

Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся, 7 класс

Рабочая программа по татарской  литературе для русскоязычных учащихся, 7 класс, составлен по учебнику Р.Р. Нигъматуллиной....

Рабочая программа по татарской литературе.9класс.Татарская группа русской школы

Аңлатма язуы   Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәреле...

рабочая программа по татарской литературе для 5 класса (татарская группа)

I.Аңлатма язуы5 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар әдәбиятыннан  эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:  - Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем ...