"Аергыч" темасына ачык дәрес
план-конспект урока на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

ФГОС таләпләренә туры китереп язылган дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aergych_po_fgos.doc80 КБ

Предварительный просмотр:

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. 4 сыйныф (татар төркеме)

Альбина Ваганова,

Казан шәһәре Совет районы 8нче гимназиясенең 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1. Аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау, аны дөрес  

                  билгеләүләренә ирешү, сөйләмдә дөрес куллану;

2. Белемнәрне актуальләштерү максатыннан  тест язу күнекмәләрен булдыру;

3. Башкалабыз Казанга ихтирамлы караш тәрбияләү, туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту;

Дәрес тибы: яңа белем “ачу” дәресе

Җиһазлау: тест, таблица, перфокарта, интерактив такта, компьютер.

                                                            Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Уңай халәт тудыру.

-        Хәерле көн, балалар һәм хөрмәтле кунаклар!

-        Укучылар, безгә бүген кунаклар килгән. Без аларга үзебезнең чын татар балалары булуыбызны, туган телебезне, әдәбиятыбызны теләп һәм яратып өйрәнүебезне күрсәтергә торышырбыз.

2. Матур язу күнекмәсе.

-  Укучылар,  игътибар белән экранга карагыз.(Өзекне укыйм)

-  Шигырь нәрсә турында? (Туган як, Туган җир турында)

-  Шигырьне кем язган дип уйлыйсыз? (Г.Тукай)

-  Дөрес, тиздән, 26нчы апрель  көнне  Г.Тукайның туган көне булачак.

-  Ә Г.Тукай ничәнче елда туган? (1886) Аның тууына ничә  ел була?

-  Уйлап карыйк, бу юллар кайсы шигырьдән алынган? ( Г.Тукайның “Туган авыл”шигыреннән алынган)

- Туган ягына шагыйрь ничек карый? (Туган ягын яратып, хөрмәт белән  карый.)

- Дөрес, без дә бөек шагыйрьләребез кебек туган телебезне яратып, туган ягыбызны, халкыбызны хөрмәт итеп, горурланып яшәргә тиеш.

- Дәресебезне дәвам итәбез, дәфтәрләрегезне ачып, число һәм сыйныф эшен язып куегыз.

- Ә хәзер шигырьне дәфтәрләрегезгә матур итеп күчереп языгыз.

(Язганда  дөрес утыру кагыйдәләрен әйтү)

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

                                               Габдулла Тукай.

-        Укучылар без бу шигырь  юлларына дәрес ахырында тагын әйләнеп кайтырбыз.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Тест эшләү.
  • Укучылар, без җөмлә кисәкләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Яңа темага керешкәнче, тест ярдәмендә белемнәребезне тикшереп алыйк әле. Тест сорауларын игътибар белән укыгыз, бер дөрес җавапны билгеләгез.
  • Алдыгыздагы бланкларны алыгыз, тест эшләүгә керешәбез.

Тест.

А1.Тәмамланган уйны белдерә

      а) сүзтезмә

      б) җөмлә

А2. Сөйләм нәрсәләрдән төзелә?

     а) сүзтезмә

     б) сүз

     в) җөмлә

А3. Туган өен белмәгән

      Туган авылын  белерме?

 Әйтү максаты ягыннан бу нинди җөмлә?

      а) өндәү җөмлә

      б) хикәя җөмлә

      в) сорау җөмлә

А4. Түбәндәге схемага туры килгән җөмлә ничек атала?

_____     ______

               ___________ .

        а) җәенке җөмлә

     б) җыйнак җөмлә 

А 5. Җыйнак җөмләне күрсәтегез:

     а) Яз җитте.

     б) Ямьле яз җитте.

     в) Тиздән җәй җитәр.

А 6.  Без дүртенче сыйныфны тәмамлыйбыз. Бу нинди җөмлә?

     а) Раслау

     б) Инкарь .

А7.Җөмлә төзүдә катнашкан сүзләрне ничек дип атыйлар?

     а) җөмлә кисәкләре

     б) сүз төркемнәре

     в) ия белән хәбәр

А8.  Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге:

      а) хәбәр

      б) ия

А9. Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган баш кисәге

      а) хәбәр

      б) ия

В (1)Казан –Татарстан Республикасының башкаласы. (2)Ул Идел елгасының сулъяк ярында урнашкан. (3) Казан елдан-ел үсә, яңара. (4)Шәһәребездә яңа мәктәпләр, шифаханәләр,  ял парклары  төзелә.  

В1.  Текста ничә ялгызлык исем бар? Санын языгыз.

В2.  2нче җөмләнең иясен, хәбәрен язып алыгыз.

В3.  4нче җөмләдәге яңа сүзенең антонимын языгыз.

Нәтиҗә ясау.

  • Укучылар үз-үзләрен перфокарта ярдәмендә тикшерәләр, билгеләр куялар.
  • Һәр дөрес җавап 1 балл.
  • 11 - 12 балл – “5”

9 – 10балл –   “4”

7- 8 балл  –    “3”

6 балл....   -    “2”

- тест бланкларын җыю

2. Кабатлау.

- Таблица ярдәмендә җөмлә кисәкләрен искә төшерик әле.

Сораулар:

  • Нинди сүзләр җөмлә кисәкләре дип атала?

(Җөмлә төзүдә катнашкан сүзләрне җөмлә кисәкләре дип атыйлар)

  • Нинди кисәкләр баш кисәкләр дип атала?

( Ия, хәбәр) (Укучы интерактив тактага яза.)

  • Нинди җөмлә кисәге ия була?

(Баш килештә килеп, кем?, нәрсә? сорауларына җавап бирә торган җөмлә кисәге ия дип атала.)

  • Нинди җөмлә кисәге хәбәр була?

(Ия турында хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр дип атала.)

  • Фикер төгәл, аңлаешлы булсын өчен ия белән хәбәрдән башка тагын нинди

җөмлә кисәкләре кулланырга кирәк?

( Иярчен кисәкләр куллана алабыз.)

  • Җөмләнең нинди кисәкләре иярчен кисәкләр дип атала?

(Җөмләнең ия белән хәбәрдән башка сүзләре иярчен кисәкләр дип атала.)

  • Нинди иярчен кисәкләр беләсез?

(Тәмамлык, хәл, аергыч.)

(Укучы интерактив тактага яза.)

Физминутка.

3.Тактада бирелгән сүзләр өстендә эш.

- Игътибар белән тактага карыйбыз. Бирелгән сүзләрне парлап язарга кирәк. Сүзләрне уклар ярдәмендә тоташтырабыз.

(дәфтәрдә эшлиләр, бер укучы тактада уклар белән тоташтыра)

Борынгы                    башкаласы

Дүртенче                    шәһәр                

Татарстанның          сыйныф

  • .., барлыкка килгән сүзтезмәләрне  укып чык.

4.Интерактив тактада эш

1.Алдагы сүзтезмәләргә таянып бирелгән таблицаны тутырабыз.(баганалар башта буш була, балалар укытучы ярдәмендә тутыралар)

Предметның билгесен белдергән сүзләр

    Соравы

Нинди сүз төркеме белән белдерелгән

Нинди сүз төркемен ачыклый

1

2

3

Борынгы

Дүртенче

Татарстанның

Нинди?

Ничәнче?

Кемнең?

Сыйфат

Тәртип саны

Исем (И.к.)

Исем

Исем

Исем

Нәтиҗә ясау:

- Укучылар, таблицага карап нинди нәтиҗә ясап була?  Җөмләдә исемне ачыклап, Нинди? Ничәнче? Кемнең? Нәрсәнең? сорауларына җавап бирә торган сүз ничек атала икән?

- .., нәтиҗәне тулы итеп әйтеп бир.

Җөмләдә исемне ачыклап,  нинди?, ничәнче?, кемнең?, нәрсәнең? сорауларына җавап бирә торган сүз аергыч дип атала.

  • Аергыч нинди сүз төркеме белән белдерелә?

(Аергыч сыйфат, тәртип саны, исемнәр белән белдерелә.)-таблицага карап әйтәләр)

5.Дәреслектәге кагыйдәне уку.

- Без кагыйдәне дөрес чыгардык микән, әйдәгез, дәреслектән укып карыйк.

138нче бит.

(Бер укучы кагыйдәне укый, калган укучылар куллары белән дөресме, юкмы икәнен күрсәтәләр)

6.Күнегү  өстендә эш.

Проблемалы сорау:  Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?

  • Әйдәгез әле, күнегүләр эшләү ярдәмендә  бу сорауга җавап эзләп карыйк.

Текстны укыйбыз.

Казан - ..... һәм ..... шәһәр. Мең ел эчендә ул күп вакыйгалар кичергән, ләкин .....  исемен югалтмаган. Башкалабыз .....Сөембикә манарасы, ..... Кол Шәриф мәчете белән генә дә горурлана ала. Казан минем өчен ....., чөнки биредә туганмын, ..... адымнарымны  атлаганмын.

(Данлы,борынгы, күркәм, тәүге,кадерле, изге, тарихи)

  • Түбәндә бирелгән аергычларны тиешле урыннарына куеп җөмләләрне матурайтып, баетып күчереп языгыз.

(Берәм-берәм укучыларны такта янына чыгару)

7. Рәсем өстендә эш.

-   Һәрберегезгә шәһәребезнең тарихи һәм истәлекле урыннары сүрәтләнгән рәсемнәр таратам. Рәсемгә нигезләнеп аергычлар кергән җөмләләр  ярдәмендә кечкенә генә хикәя язып карагыз.

(Рәсемнәр экранда да күрсәтелә).  

  • Берничә укучы такта янына чыгып, хикәяләрен укып күрсәтә.

Сорау:  Дәрес барышында биргән соравыма әйләнеп кайтам. 

  • Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?

(Аергычлар җөмләне матурлыйлар, сүзләрне төрле яклап ачыклыйлар, сөйләмне баеталар)

  1. Рефлексив бәяләү. 
  1. Сорау – җавап

   

 

- Димәк, бүген дәрестә  без нинди тема өстендә эшләдек? (аергыч)

- Буш калдырган юлга теманы язып куегыз.

- (Укытучы шакмаклардагы сорауларны бирә).

- Дөрес җаваплар бирдегез. Әфәрин!

2.Өй эше.

Укучылар, матур язу күнекмәсендә язган шигырь юлларына кабат әйләнеп кайтыйк әле. Габдулла Тукайның бу шигыре, әйткәнебезчә, туган җир, туган ил турында.  Мин дә сезгә бүген өй эше итеп аергычларны кулланып үзегезнең туган җирегез турында хикәя язарга бирәм. Бәлки, арагызда шигырь иҗат итүчеләр дә табылыр. Уңышлар телим!

  1. Үзбәя, бәя.

-Укучылар, дәрестә эшләү нәтиҗәсе буенча үзегезне ничәнче баскычта дип саныйсыз?

- Бүген дәрестә бик актив катнаштыгыз. Мин сезнең белән канәгать. Алга таба да үз ана телегезне яратып, хөрмәт итеп гыйлем алырга омтылыгыз!

- Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

Ачык орлыклылар

Укучыларны ачык орлыклыларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның күптөрлелек билгеләрен аңлату, ачык орлыклыларның әһәмиятен күрсәтү....