"Батыр да, шагыйрь дә" әдәби- музыкаль кичә
план-конспект урока на тему

Шайхутдинова Роза Маратовна

Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан башалнгыч сыйныф укучылары катнашында үткәрелгән әдәби-  музыкаль кичә эшкәртмәсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chara.docx30.69 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Чистай муниципаль районы “ 1 нче гимназия” бюджет белем бирү учреждениесе

“Батыр да, шагыйрь дә.”

Муса Җәлилнең 110 ел тууына багышланган

әдәби-музыкаль кичә.

                                                         Әзерләде: татар теле һәм      әдәбияты          укытучысы

Шәйхетдинова Роза Марат кызы

                 

                                          2015 ел

   

Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

                2. эстетик тәрбия бирү; җыр, бию, нәфис сүз сәнгатенә җәлеп итү.

                3. Балаларда туган илгә мәхәббәт хисләре булдыру.

Җиһазлау: презентация, костюмнар, сәхнә.

Кичә барышы:

Җыр. “Бөек шагыйрь - Муса Җәлил”

Ренур

        ...Сынаулары белән сыный тормыш,

          Моабитлар аша үткәрә...

        Рух вә җаны көчле булганнарны

           Йолдыз итеп күккә күтәрә!

Укытучы.

 “ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл, яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен тарихта шагыйрь буларак та, батыр буларак та мәңгеләштерә алганнар. Шундый язучылар арасында, әлбәттә, татар язучылары да бар. Болар: Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Муса Җәлил һәм башкалар”. Ә бүген сез шулар арасыннан бөек татар шагыйре Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел (15 нче февраль) булу уңаеннан аның тормышы һәм иҗаты белән танышып үтәрсез.

1 нче алып баручы.

Сынаулары аша сыный тормыш,

Җиз иләктән кат-кат үткәрә

Рухлары көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә.

2 нче алып баручы.

Җырың белән дусны иркәли бел

Җырың белән җиң син дошманны.

Шул максатың алга куеп, Муса,

Үтәдең син намус кушканны.

( көй дәвам итә.)

1 нче алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар! Тиздән татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Бүген  мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән “Батыр да, шагыйрь дә;” дигән әдәби-музыкаль кичә карарсыз.

2 нче алып баручы. Дорогие ребята и гости! Мы сегодня собрались на литературно-музыкальный вечер, посвящённый 110летию со дня рождения татарского поэта-героя Мусы Джалиля.

      Музыка

 

1 нче алып баручы. Иксез-чиксез Оренбург далаларында Мостафа исемле әллә ни зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар.

2 нче алып баручы. Великий поэт-герой Муса Джалиль родился 15 февраля 1906 года, в небольшой татарской деревне Мустафино, Оренбургской области. Он рос в многодетной семье, и был таким же мальчиком, как и мы. Любил слушать сказки,  которые рассказывала ему бабушка, и слушать песни, которые пела ему мама. 

1 нче алып баручы. Муса кечкенәдән үк бик шук булып үсә. Киндер ыштан киеп, кызыл сатин күлмәген җилфердәтеп, җәйнең – җәйләр буе ул авыл урамында чабып йөри. Гәүдәгә артык зур түгел, шомырт кара күзләрендә шаян очкыннар чәчелә.

2 нче алып баручы.  Мусе не было ещё и 6 лет, когда с братьями и сёстрами стал проситься в школу, чтобы поскорее самому научиться читать. Маленький Муса  был очень прилежным и хорошим учеником. Он очень быстро научился читать, писать и считать. В 9 лет он уже сам много читал и начал писать стихи, а в 13 лет его произведения начали печатать в газетах и журналах.

Шигырь: “Беренче дәрес”, “Первый урок” (1нче б сыйныфы укучылары Гатин Әмир һәм Кашапова Гөлназ укыйлар)

1нче алып баручы. Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов үзенең истәлекләрендә Мусаның укуы турында менә нәрсә яза:

“ ...Гарәп хәрефләренең күпчелеген Муса мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде... Хәтере дисәң, ис китмәле. Авызыңнан чыккан һәр сүзеңне йотып бара. Бер ай да узмады, улм үз ишләрен нык узып китте. Шунан аны икенче класска күчерергә туры килде.

 ...Тагын ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга икенче класс материалы да артык җиңел. Шулай итеп, уку елының урталарында инде ул өченче класска күчте, ә язга мәктәпнең барлык дүрт классын тәмамлап чыкты.

 Күпме еллар укытучы булып эшләдем, әмма башка андый хәлнең булганын хәтерләмим...

2 нче алып баручы. Воспоминания первого учителя Мусы Габдуллы Усманова: 

У Мусы была отличная память. Когда пришел в первый класс, он уже знал арабские буквы. Он впитывал каждое слово учителя. Через месяц его уже перевели во второй класс. Не прошло и полторы месяца Муса начал прислушиваться к заданиям третьего класса(тогда дети с первого по четвертый класс обучались вместе). Быстро выполняет свои задания и помогает другим. Таким образом, к концу учебного года Муса закончил все четыре класса. Столько лет я проработал учителем, но такого я больше не припоминаю...

1 нче алып баручы.  Җыр дәресләрендә Муса һич тә тартынусыз беренче булып җыр башлый торган була.

Без дә хәзер 3нче сыйныф укучылары башкаруында М.Җәлил сүзләренә язылган “Сәгать”җырын тыңлап үтәрбез

1 нче алып баручы. Шулай бервакыт Муса әнисенә ияреп туганнарына кунакка килә. Хәл-әхвәл сорашып, чәйләп алгач, әнисе Мусаны кунарга калдырып кайтып китә. Туганнан туган сеңлесе Мәрьям белән икәү генә бүлмәдә калгач, ул аңа серен ача:  аның теләге – зур шагыйрь булу. Ул хәтта беренче шигырьләрен дә укып күрсәтә. Кызганычка, алар сакланмаган. Ләкин кечкенә Мусаның зур хыялы чынга аша. Муса Җәлил балалар өчен дә, олылар өчен дә бик күп шигырьләр яза.

2 нче алып баручы. Как то в далеком детстве, будучи в гостях у родственниках, Муса своей двоюродной сестре открывает секрет, что мечтает стать большим поэтом. И ей же читает свои первые стихи. К сожалению, эти стихи не сохранились. Но сбылась большая мечта Маленького Мусы. Муса Джалиль написал много стихотворений и для детей, и для взрослых.

(Стихотворение “Родник” читают учащиеся 1а класса Бекренев Данил и Сафина Азалия)

2нче алып баручы.

 Мусин Амир 1а класс стихотворение “Звонок”

1 алып баручы.

... 2нче б сыйныфы укучылары “Көз җитте” шигыре.

“Карак песи” башкаралар 2а сыйныфы укучылары. (сәхнәләштерелгән)

2 алып баручы.

Жукова Злата, Явгареева Софья учащиеся 1а класса стихотворение “Мой пес”.

2 алып баручы. Стихотворение “Мой пес” Джалиль написал еще 1936 году, как будто предвидел, что ему придется защищать родную страну от врагов.

1нче алып баручы. 1941 ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елда Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә.

                  Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса

                 Әкрен генә поезд кузгалды

                 Калды Казан, киттең син сугышка

                  Ерак иде солдат юллары.

Җыр. «Солдатлар».

1 нче алып баручы. 1942 нче елның җәендә сафларында шагыйрь сугышкан Икенче удар армия чолганышта кала. Дошман тозагын өзү өчен барган бәрелешләрнең берсендә каты яраланган Муса әсирлеккә төшә. Ул бер концлагерьдан икенчесенә “яшәү белән үлем” арасында озын юл уза.  Әмма төрмәнең “таш капчыгы” нда да М.Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә.

2 алып баручы. Каждый год наша страна отмечает День Победы в Великой Отечественной войне.

Когда началась война Муса Джалиль пошёл добровольцем на защиту Родины и родного народа, он смело сражался, но во время штурма был тяжело ранен и попал в плен фашистам. Находясь в плену он продолжал писать стихи, которые вошли в цикл “Моабитские тетради”. Стихи Джалиля призывали к борьбе с врагами, давали веру и надежду в Победу. Послушайте отрывок из стихотворения: “Мои песни”. Читают учащиеся 2а класса.

Сахабетдинова Диляра.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп

Йөрәгем һәм хаклык кушканны.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.

Хузина Самира

В песне зажег я огонь, исполняя

Сердца приказ и народа приказ.

Друга лелеяла песня простая.

Песня –врага побеждала не раз.

Замалетдинов Рәсүл

                             Үлгәндә дә йөрәк туры калыр 
                              Шигыремдәге изге антына.
                              Бар җырымны илгә багышладым, 
                              Гомеремне дә бирәм халкыма.               

Садиков Илмир                            

                          Сердце с последним дыханием жизни

                              Выполнит твердую клятву свою:

                              Песни всегда посвящал я отчизне,

                              Ныне отчизне я жизнь отдаю.

1нче алып баручы. 1944 елның 7 февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчелерне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җазалап үтерелә.

 

Муса Җәлил жирдә аз яшәде,

Күпне күрде, күпне кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде.

2 алып баручы. 25 августа 1944 года фашисты казнили Мусу Джалиля и его одиннадцать соратников. 

       1нче алып баручы.    1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ә 1957 нче елның 22 апрелендә М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре”  исемле шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелә.

2 алып баручы. Долгое время судьба Мусы Джалиля оставалась неизвестной. Только благодаря многолетним усилиям следопытов была установлена его трагическая гибель. 2 февраля 1956 г. (через 12 лет после его гибели) за исключительную стойкость и мужество, проявленные в борьбе с немецко-фашистскими захватчиками, ему посмертно присвоено звание Героя Советского Союза. Еще одна высшая правительственная награда – звание лауреата Ленинской премии – была присуждена ему посмертно за цикл стихотворений «Моабитская тетрадь».

1нче алып баручы

Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр Ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр

Көннәрегез авыр булды,

Юлларыгыз чокыр, тигезсез...

Ә шулай да, борчылмагыз,

Ватан өчен җанын биргәннәр

Мәңге яши, алар үлемсез!

2 алып баручы. В  городе Казани есть большой театр оперы и балета имени Мусы Джалиля, есть памятникии и музеи, его произведения переведены на все языки мира. Его именем названы улицы, пароходы,  детские лагеря.

Танец “Красная ромашка”(“Кызыл ромашка”).

Җыр: “Матур булсын!” (Кояшлы ил)

                             Укытучы сүзе                                                                                          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательская работа - презентация "Вехи Памяти" к уроку тат.литературы в 7 классе "Батыр егет-ил курке"

Исследовательская работа - презентация " Вехи Памяти"к уроку татарской литературы в 7 классе "Смелый джигит - радость страны" Использование местного материала об участниках Великой Отечественной войны...

Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. М.Җәлилгэ багышланган кичә

БуранКүз ачкысыз каты буран чыкты,Юл табалмый атлар туктады.Кар пәрдәсе аша күренеп калаЕрак түгел авыл утлары....

Язучы да Алиш, батыр да.

Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты турында...

Р.Шәкүр "Урал батыр иле - сал Урал"

Р.Шәкүр "Урал батыр иле - сал Урал"....

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе."Батыр егет-ил күрке".(Бәйләнешле сөйләм үстерү)

6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе."Батыр егет-ил күрке"....

“Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк...” (Муса Җәлил әсәрләрендә АНА образы турында уйланулар)

ldquo;Аналарның бөеклеген яши-яши аңлыйсың”, – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ана ул җәмгыятьтә элек-электән һәм хәзерге көнне дә югары урын алып тора, чөнки ул – тәрбияче. Кешенең н...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...